8нче сыныфта ачык д?рес планы ?ыйнак ??м ??енке ??мл?л?р


Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр
Максат:
Укучыларныӊ лексик – грамматик белемнәрен камилләштерү.
Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.
Татар һәм рус теле грамматикасын чагыштырып өйрәтү.
Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру.
Сөйләмдә әдәплелек нормаларын кулланырга өйрәтү.
Табигатькә хөрмәт һәм сакчыл хисләр тәрбияләү.
I. Оештыру өлеше
Исәнләшү.
Балалар белән әңгәмә.
II. Төп өлеше
Үткән материалны кабатлау, сөйләмдә ныгыту. Мотивация тудыру..
-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Бүген ничәсе?Атнаның кайсы көне? Урамда һава нинди? Әйдәгез әле өй эшен тикшереп алыйк ( 4к, 82б.)
Балалар, без татар телен ни өчен өйрәнәбез:
-Чөнки без Татарстанда яшибез.
- Татарстанда ике дәүләт теле бар.Татар һәм рус телләре.
- Киләчәктә безгә татар теленнән дәүләт имтиханын бирәсе бар.
Алай булса, дәресебезне башлап җибәрәбез.
“Табигать – безнеӊ йортыбыз”. Сез моны ничек аӊлыйсыз?
Табигать кешегә су бирә.
Табигать безгә азык, һава бирә.
Димәк, безгә табигатьне нишләргә кирәк?
Димәк, безгә табигатьне сакларга кирәк.
Сез бу фикер белән килешәсезме?
Әлбәттә, мин бу фикер белән килешәм.
Сез татар телендә табигать турында нинди мәкальләр беләсез?
Урман белән су – табигать күрке.
Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
Кул пычранса, су белән юарсыӊ, су пычранса, ни белән юарсыӊ?
Балалар, бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?
- Безгә табигатьне сакларга кирәк.
Ә хәзер алдагы дәресләрдә булган теманы искә алыйк һәм бу матур фикерләрне татар халкы безгә нәрсә аша җиткергән икән?
- Бу җөмләләр.
Дөрес.
Беренче бирем.
Ә хәзер бирелгән 4 юлдан артык юлны табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу юл артык?
Кызыл алмаКар яваТатарстанныӊ табигатеСакларга кирәк
Дөрес җавап Кар ява, чөнки бу җөмлә, ә калганнары – сүзтезмәләр.
Нәрсә ул җөмлә? Рус теле дәресендә сез җөмләгә нинди билгеләмә бирәсез?
Предложение - это слово или сочетание слов, с помощью которого человек оформляет свои мысли и передает их другим.
Татар телендә дә җөмләнеӊ төшенчәсе шул ук мәгънәгә ия.
Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала.
Икенче бирем.
Аудирование. Тыӊлагыз. Текстта ничә җөмлә бар?
Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына йомшак кар куна. Кышын бакча матурлана. Вәлигә бу күренеш бик ошый.
Конерс (2,3,4,5) Дөрес җавап -4
Сүзтезмәләрдән аерылып, җөмлә составында нинди кисәкләр бар?
Җөмләнеӊ баш кисәкләре – ия һәм хәбәр.
Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре – аергыч, тәмамлык, хәл.
Өченче бирем.
Тактада бирелгән тексттан артык җөмләне табыгыз һәм аӊлатыгыз. Сезнеӊчә, ни өчен бу җөмлә артык?
Ямьле яз җитте. Җылы яктан кошлар кайта. Урманда гөрләвекләр ага. Яӊгыр ява. Язгы көннәр озыная.
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
а) Теманы һәм максатны ачыклау.
Дөрес җавап: Яӊгыр ява. Чөнки бу җөмлә баш кисәкләрдән – ия белән хәбәрдән генә тора. Ә калган җөмләләрдә иярчен кисәкләр дә бар.
Рус телендә баш кисәкләрдән генә торган җөмләләрне ничек дип атыйлар?
Нераспространенное предложение состоит только из главных членов предложения.
Баш кисәкләрдән генә торган җөмләне җыйнак җөмлә дип атыйлар. Кыш җитте.
Рус телендә баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмләләр ничек дип атыйлар?
Распространенное предложение имеет главные и второстепенные члены предложения.
Баш кисәкләрдән кала иярчен кисәкләре дә булган җөмләне җәенке җөмлә дип атыйлар. Салкын кыш җитте.
Структура ЭЙ АР ГАЙД ( утверждения).
Дәреснеӊ темасы: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Дәрестә җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясарбыз һәм сүзлек байлыгыгызны арттырырбыз.
Дүртенче бирем. Дәфтәрләрдә яздыру.
Җыйнак җөмләләрдән җәенке җөмләләр ясагыз.
Кыш җитте.
Кар ява.
Җил исә.
Балалар шуалар.
Иӊ озын, иӊ матур җөмләнеӊ авторын билгеләргә.
Белемне һәм күнекмәләрне ныгыту.
Балаларга язма рәвештә тест тәкъдим ителә
А. Җөмләнеӊ баш кисәге –
АергычТәмамлык
ХәбәрХәл
В. Аергыч җөмләнеӊ –
1. Баш кисәге
2. Иярчен кисәге
С. Җәенке җөмләне табыгыз
Агачлар үсә.
Кошлар сайрый.
Татарстан аша дүрт елга ага.
Табигатьне саклагыз!
D. Җыйнак җөмләдә:
Тәмамлык хәбәрАергыч ияИя хәбәрХәл хәбәрE. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез
Кышын балалар Кар бабай ясыйлар.
Хәл, ия, аергыч, хәбәр.
Хәл, ия, тәмамлык, хәбәр.
Ия, тәмамлык, хәбәр.
Ия, тәмамлык, хәбәр, хәл.
III. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗәләр ясау. Билгеләр кую.
Нәрсә ул җөмлә?
Җөмләнеӊ баш кисәкләре.
Җөмләнеӊ иярчен кисәкләре.
Нинди җөмлә җынак җөмлә дип атала?
Нинди җөмлә җәенке җөмлә дип атала? Мисаллар китерегез.
Структура ЭЙ АР ГАЙД
Балалар, сезнеӊчә, нинди сөйләм матуррак – җыйнак яки җәенке җөмләләрдән торган сөйләм? Җәенке җөмләләрдән торган сөйләм үрнәген тыӊлап китегез:
Кыш җитте. Кошлар киттеләр. Урамда салкын. Куллар туңа. Бит чемерти. Кар ява.
Менә салкын кыш та җитте. Кошлар җылы якка киттеләр. Урамда һава бик салкын. Һәтта куллар бик каты туңа, бит очлары чемерти. Салкын булса да көне бик матур, ябалак- ябалак кар ява.
IV. Өй эше.
8- нче күн. 83 бит, кагыйдә.
Вместо точек вставить нужное окончание.