“Т?рле театр т?рл?рен кулланып, балаларны татарча ?йр?т? д?р???сен ?стер?”.


Тема: “Төрле театр төрләрен кулланып, балаларны татарча өйрәтү дәрәҗәсен үстерү”.
Бурычлар:
Тәрбия бурычлары: Халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: “Ипекәй” әкиятен өстәл арты театры аша кую һәм әкияткә, җырлы уенга кызыксыну уяту; кыргый җәнлекләрнең торышлары турындагы белемнәрен ныгыту; балаларның игътибарын, аңга алуларын, диалогик сөйләмнәрен, кул моторикасын үстерү;
Белем бирү бурычлары: диалогик сөйләм аша дөрес сөйләм аралашуны дәвам итү;
Төп белем бирү өлкәсе: аралашу
Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: танып белү,, социальләштерү, музыкаль сәнгать;
Методик алымнар һәм чаралар: ипекәй әкиятен күрсәтү, бармак уены уйнау, “Күрсәт әле үскәнем”, “Ак калач”, “Дустым бар” җырлы- уеннарын уйнау.
Җиһазлар: өстәлләр, өй макетлары, беләзек театрына ясалган әкият персонажлары, каптыргычлар белән ясалган “ипекәй”театрына персонажлар,
“Бармак “ уны персонажлары; “Ак калач”, “дустым бар”, “Күрсәт әле үскәнем” (аудиоязмалары).
Эшчәнлек барышы
Балалар төркемгә керәләр
Исәнмесез балалар,
Балалар: исәнмесез
Т. Хәлләрегез ничек?
Б. Әйбәт
Т. Әйдәгез хәзер хәерле иртә теләп уйнап алабыз.
-хәерле иртә күзләр, без уяндык
-хәерле иртә колаклар, без уяндык
-хәерле иртә куллар, без уяндык
-хәерле иртә аяклар, без уяндык
-хәерле иртә кояш, без уяндык
-хәерле иртә дуслар, без уяндык.
Бу нәрсә? (аю, бүре, төлке, куян күрсәтелә)
Бик тә әйбәт булды балалар, әйдәгез бергәләшеп “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап китәбез.
(Уен уйныйлар, музыка астында алып барыла)
А сейчас закройте глаза. Отправимся мы в сказочную страну.
Ә хәзер балалар әкият иленә әкиятче белән бергәләп китәбез. Күзләрегезне йомабыз .
Т. Бер, ике, өч, ачыгыз күзләрегезне.
Менә нинди матур әкият иле. Минем арттан әкият иленә китәбез. Беренче өстәл янына киләбез.
Карагыз нинди өйләр. Домики. А кто там живет? Кто знает?
Б. Балаларның җаваплары.
Т. Әйдәгез карыйбыз. өйләрне күтәрәбез һәм карыйбыз. Бер, ике, өч. Кемнр яши инде анда?
Бармакларга киябез һәм бармаклар уенын уйныйбыз.
Бу бармак бабай бармак
Бу бармак әби бармак
Бу бармак әти бармак
Бу бармак әни бармак
Бу бармак мин
Кем соң син? Менә булдырдык та ,өйләре янына куеп калдырыйк.
-Минем арттан акрын гана(тише) барабыз, менә килеп җиттек бу нәрсә?(бүре), бу нәрсә? (аю), бу нәрсә? (куян), бу нәрсә? (төлке) дөрес (правильно).
Әйдәгез шушы җәнлекләр турында уен уйныйбыз “Күрсәт әле үскәнем”.
-Киттек икенче өстәлгә минем арттан. Тагын өй, ә бу өйдә тагын бер әкият яши. Аның исеме “Ипекәй”. Әкиятне башлаганчы рольләрне бүләбез. Кем аю була?, кем куян була? Кем төлке була?, кем ипекәй була, ә кем бүре була?
Яшәгән ди булган ди әби белән бабай. Бабай бер көнне әбигә.
- Минем ипекәй ашыйсым килә. Пешер әле миңа ипи. Бүген бит әле минем туган көнем дә.
Әбекәй: - ярар пешерермен- дип, ипи әвәләргә кереп китә. Әвәләп куя ипине тәрәзә төбенә. Ипекәй утыра утыра тәрәзә төбендә арып бетә. Устал он сидеть на подоконнике и убежал в лес, урманга качып китә.
Чабып барганда каршысына нәрсә килеп чыга?
Б. Куян
Т. Әйе куян килеп чыга.
Бала. Мин куян, мин сине ашыйм.
Ипекәй: ашама мине куян, мин сиңа җыр җырлыйм.
Мин ипекәй, ипекәй
Мин әбидән дә качтым
Мин бабайдан да качтым
Синнән дә качам
Т. Куян китеп бара, ә ипекәй тагын тәгәрәп китә. Юл буйлап барганда каршысына бүре килеп чыга.
Бүре калын тавыш белән: мин буре, мин сине ашыйм-ди
Ипекәй: ашама мине куян мин сиңа җыр җырлыйм.
Мин ипекәй, ипекәй
Мин әбидән дә качтым
Мин бабайдан да качтым
Мин куяннан да качтым
Синнән дә качам, ди дә тагын тәгәрәп китә, ә бүре үз юлы белән китә һәм каршысына аю килеп чыга:
Аю: мин аю. Мин сине ашыйм-ди
Ипекәй: ашама мине куян мин сиңа җыр җырлыйм.
Мин ипекәй, ипекәй
Мин әбидән дә качтым
Мин бабайдан да качтым
Мин куяннан да качтым
Мин бүредән дә качтым
Синнән дә качам-ди дә, тагын юл буйлптып тәгәрәп китә. Каршысына төлке килә.
Төлке: мин төлке булам. Мин сине ашыйм-ди.
Ипекәй: ашама мине толке, мин сиңа җыр җырлыйм.
Мин ипекәй, ипекәй
Мин әбидән дә качтым
Мин бабайдан да качтым
Мин куяннан да качтым
Мин бүредән дә качтым
Мин аюдан да качтым
Синнән дә качам
Төлке: туктале, туктале ипекәй, борыныма утырып жырла әле.
Ипекәй: әйдә төлке безгә кунакка. Анда бабайның туган көне, бәйрәм итәбез.
Болар бүрене дә, куянны да, аюны да алып кайтып китәләр һәм исәнләшәләр.
Исәнмесез әби, бабай. Туган көнегез белән сезне котлыйбыз һәм җыр җырлыйбыз.
Ак калач җыры музыка астында җырлана.
Әйдәгез балалар менә бу өстәлгә киләбез, нәрсәләр бар монда?
Балаларның җаваплары.
Т. Карагыз әле кемдер җылый түгелме?
Кем соң ул?
Б. Буратино.
Т. Әле шулаймы?, нәрсә булган аңа? Что случилось?
Буратино: у меня сегодня день рождения и никто ко мне не приходит.
Т. а давайте пригласим друзей. Кого хотите. Кемнәр килә?
Б: Бу шапокляк, бу чукмар, бу крокодил, бу төлке, ипекәй. Әйдәгез исәнләшәбез.
Исәнме чебурашка. Без синең дусларың. Менә сиңа торт.
Әйдәгез чебурашка белән уйнап китәбез, дуслашабыз, подружемся
Җырлы уен “Дустым бар”
Менә уйнадык та балалар.әйдәгез инде төркемгә кайтабыз. Күзләрегезне йомыгыз. Бер, ике, өч. Менә кайтып та җиттек. Без кая бардык?
Б: әкият иленә.
Т. Ошадымы инде әкияттә булу. Хәзер менә һәммәгезгә дә матур ипекәйләр бирәм, утырып ашарсыз. Сау булыгыз.
Б. Сау булыгыз.