6нчы сыйныф ?чен татар ?д?биятыннан эш программасы (рус группасы)


Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
«Сокольская средняя общеобразовательная школа»
Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено Согласовано Утверждаю
на заседании ШМО Заместитель директора Директор МБОУ
Руководитель ШМО школы по УР «Сокольская СОШ»
__________________ _________________ ________________
А.Ф.Садыкова Л.Н.Хабибуллина Н.Ю.Тихонова
Протокол №1 от Приказ №72 от
«24» августа 2015 г. «01» сентября 2015 г.
Рабочая программа
по татарской литературе
для 6 класса
учителя татарского языка и литературы
Галиевой Гузель Газинуровны
Рассмотрено и принято на
заседании педагогического совета
протокол №1 от «26»августа 2015 г.
2015г.
Татар әдәбиятыннан эш программасы
6 нчы сыйныф
Барлык сәгатьләр саны – 70
Атналык сәгатьләр саны - 2
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
Программа “коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы” низегендә төзелде.
( Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева).
Тематик план 2015-2016 нче уку елына МБОУ “Сокольская СОШ” укыту планы буенча төзелгән.
Дәреслек- Р.З. Хәйдарова, З.Р. Нәҗмиева.- Казан: Мәгариф, 2007.
Эш программасы структурасы.
Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.
1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды. Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды: махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы” төзелде.
Моңа кадәр рус телендә сөйләшүче балалар татар теленең грамматик нигезләрен үзләштерү дәвамында аерым күнегүләр эшләргә, диалог һәм монологлар төзергә генә өйрәнеп килделәр. Әмма сүз сәнгатенең асыл нигезен тәшкил иткән әдәби әсәр игътибардан читтә кала килде.
Сәнгатьнең бер төре булган әдәбият белән танышу әдәби уку дәресләрендә башлана. 5-9 нчы сыйныфларда эстетик әһәмияткә ия булган күләмлерәк әсәрләрне әдәбият дәресләрендә укуны дәвам итәбез.
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләре татар язучыларының иң матур әсәрләре белән танышу, аларны дөрес интонация белән, басымнарны урынлы куеп уку, аңлау, истә калдыру, аерым гыйбарәләрне, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә юнәлдерелергә тиеш. Әдәби текст баланы матур җөмләләр төзеп сөйләргә, татарча аралашуга этәрергә тиеш.
Тәкъдим ителә торган программаның максаты:
башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, алар гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;
рус телендә сөйләшүче балаларны татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләр белән таныштыру;
татар халкының тарихына, мәдәниятына ихтирам хисе тәрбияләү;
татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү;
әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:
мәктәп баласының сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү, төрле текстларны өйрәтүнең нигезләрен аңлату;
баланы мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;
татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;
татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтеп, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдырү;
тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;
татар телендә язылган әдәби әсәрнең моңын, аһәңен тоярга өйрәтү.
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, анда иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укучыларның матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итү); аерым алып карауны талап итә торган принцип итеп коммуникативлык принцибы килеп керә, чөнки әдәбият дәресләрендә алынган белем балаларның аралашу чарасына әверелергә тиеш. Укучыларны әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү дә (аерым төркемнәргә бүленеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) үзәккә алына.
Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләгән вакытта өстенлек иҗади уку (сәнгатьле уку), репродуктив методларга бирелә. Балаларның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен эзләнү методы алына. Биредә метод һәм алымнарны төрләндерүгә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, аларның әдәби үсеш үзенчәлекләренә таяну, башка әдәбиятны кабул итү шартлары, укучыга җиткереләчәк материалның күләме, әлеге курсны үзләштерүнең максаты һәм бурычлары да йогынты ясаячак.
Төрле сәнгать вәкилләре белән таныштыру, алар турында укучыларның татарча сөйли белү күнекмәләренә ирешү – программа бурычларының берсе.
Билгеле булганча, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телендә укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр эшләү дә максатка ярашлы эш төре булып тора. Аларга түбәндәгеләр керергә мөмкин:
әсәрнең планын төзү;
әсәр геройлары турында үз фикереңне язу;
әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя төзү;
күргән, ишеткән турында хикәяләп язу, һ.б.;
укылган әсәрнең эчтәлеге буенча инша язу;
бирелгән темага өйрәнелгән әдәби әсәр буенча сочинениеләр язу.
Гомүмән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын оригиналда укыта башлау татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәбият хәзинәләребезне башка халыклар арасында таратуга юл ачачак.
6 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.
Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.
Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.
Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.
Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.
текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.
Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.
тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.
Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләнгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткшндә автор кулланган сурәтдәү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр) күрә һәм аерып алырга өйрәтү.
Иҗади хикәяләр төзү: кайөсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләүкүнекмәләрен булдыру.
Язучы биографиясен билгеле бер эзлеклелектә сөйөләү күнекмәләрен булдыру.
Тематик бүленеш
№ Тема Сәгать саны
1 Яңа уку елы котлы булсын! 12
2 Мин- зур ярдәмче 13
3 Татарстан- мөстәкыйль дәүләт 8
4 Әдәбият- сәнгать дөньясында 7
5 Иптәшең үзеднән яхшы булсын 4
6 Туган көн- күңелле бәйрәм 7
7 Дүрт аяклы дусларыбыз
4
8 Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 4
9 Чәчәкле җәй, ямьле җәй 7
10 Кабатлау 4
Барлыгы 70
№ Сәгать
саны Тема Үткәрү вакыты Искәрмә
План Факт Яңа уку елы котлы булсын! 1 1 Җ. Тәрҗеманов “Якын дус” 5.09 2-3 2 “Китапка ничә яшь?” тексты 8.09
12.09 4-5 2 Каюм Насыйри – зур галим 15.09
19.09 6 1 Китапханәдә 22.09 7-8 2 Г.Зәйнашева “Бер атнада ничә көн” 26.09
29.09 9-10 2 М. Латифуллин “Гатаның хатасы” 3.10
6.10 11-12 2 М.Латифуллин “Гатаның хатасы” 2 өлеш 10.10
13.10 Мин- зур ярдәмче!
13-14 2 “Алсу” хикәясе 17.10
20.10 15 1 А.Алиш. Биография
24.10 16 1 А.Алишның әкиятләре.
27.10 17 1 А.Алиш.
“Әни ялга киткәч”
Уку тизлеген тикшерү
31.10
18 1 Дәрестән тыш уку.
10.11 19 1 Ф. Яруллин. “Әхмәт” 14.11 20 1 Д.Аппакованың биографиясе 17.11 21 1 “Сөяк саплы пәке” Беренче хикәя
21.11 22 1 “Сөяк саплы пәке” икенче хикәя.
24.11 23-24 2 “Сөяк саплы пәке” Өченче хикәя. 28.11
1.12 25 1 “Сөяк саплы пәке” әсәрнең соңгы бүлеге 5.12 Татарстан – мөстәкыйль дәүләт 26-27 2 “Англия кунаклары” хикәясе
8.12
12.12 28 1 Татарстан – мөстәкыйль дәүләт.
15.12 29 1 “Татарстан халкының бәйрәм көне” тексты
Уку тизлеген тикшерү 19.12 30 1 Дәрестән тыш уку. 22.12 31 1 “Татарстанның беренче президенты” тексты 26.12 32-33 2 “Казан – Татарстанның башкаласы” хикәясе 12.01
16.01 Әдәбият – сәнгать дөньясында
34 1 Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
19.01 35 1 Г.Камалның әсәрләренә анализ. 23.01 36 1 Салих Сайдашев- композитор 26.01 37 1 М. Җәлил. Биография
30.01 38 1 М.Җәлил. Әсәрләре.
2.02 39 1 М.Җәлил.
“Суык бабай” шигыре 6.02 40 1 Яңа ел бәйрәме белән! 9.02 Иптәшең үзеңнән яхшы булсын
41-42 2 “Наиләнең хаты” тексты 13.02
16.02 43 1 Р. Ишморатованың “Яңа чана хикәясе” 20.02 44 1 Г. Нуруллина-Мәхмүдова “Сашаның дуслары” хикәясе 23.02 Туган көн – күңелле бәйрәм
45-46 2 “Кинога барганда” хикәясе
27.02
1.03 47 1 Туган көн бәйрәмендә
5.03 48-49 2 Ш. Галиев .Биография
“Кунаклар”
Уку тизлеген тикшерү
8.03
12.03 50 1 Милләтләр турында сөйләшү.
15.03 51 1 Дәрестән тыш уку
19.03 Дүрт аяклы дусларыбыз
52 1 “Юлдаш – авыл эте” 2.04 53 1 Т. Миңнуллин иҗаты белән танышу.
5.04 54-55 2 Т.Миңнуллин.
“Авыл эте Акбай”
9.04
12.04 “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”
56 1 “Радикның бабасы” хикәясе 16.04 57-58 2 Гата Камский- атаклы шахматист 19.04
23.04 59 1 М.Садри “Мин балыкчы” 26.04 Чәчәкле җәй, ямьле җәй
60
1 “Безнең авыл” хикәясе 30.04 61 1 А. Сабировның “Фәндүс, Илдус,
Фирдүснең урманга сәяхәте” хикәясе
3.05
62 1 Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү
7.05 63-64 2 “Настяның хатасы” хикәясе 10.05 65-66 2 “Олегның эте Бим” хикәясе
14.05
17.05 67-70
4 Кабатлау дәресләре 21.05
24.05
28.05
31.05