Электив курс Сарманым — туган ягым
Сарманым-туган ягым (электив курс)
(9 нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)
Аңлатма язуы
Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате,аңа бәйле кызыклы фактлар,аның тарихы,халыкның көнкүреше,гореф-гадәтләре,милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген,мәдәниятен һәм рухи дөньясын,телен һәм тарихын,табигый-географик мохитен,традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен,аның үзенчәлекләрен,халкын,традицияләрен,мәдәниятен,тарихын яхшы белергә тиеш.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була.Алар турында горурланып сөйләнелә,кылган гамәлләре хөрмәтләнә,яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.Укучыларны туган якта туып- үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып,әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.
Без Сарман төбәгенең шифалы туфрагында туып –үскән якташ әдипләребез,шагыйрьләребез,галимнәребез,сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз.”Сарманым-туган ягым”дип исемләнгән электив курслар түбәндәге максатларны куя:
1.Сарман төбәгеннән чыккан язучылар,сәнгать кешеләре һәм аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.
2.Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне,мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү.
3.Укучыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтергә булышу.
4.Укучыларда туган җиргә мәхәббәт,туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Төп бурычлар:
Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен,эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.
Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Укучыларның дәрестә алган белемнәрен системага салу,тирәнәйтү,үстерү һәм ныгыту,эзләнү күнекмәләре булдыру.
Көтелгән белем нәтиҗәләре:
Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.
Әдәби әсәрләрне анализлый белү.
Әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу,үз фикереңне әйтү
Укучыларда милли үзаң формалашу,туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту.
Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү,аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.
”Сарманым-туган ягым”электив курсы белем биреп кенә калмый,ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга,өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.
Календарь-тематик план
№ Тема Сәг Үткәрү формасы Өстәмә эш
1. 1нче блок
Сарманым-туган ягым 1 әңгәмә,лекция сочинение
2. Районыбыз тарихы 1 әңгәмә,лекция Район тарихына караган материаллар туплау
3. Районыбызның туган як музеена сәяхәт 1 Сәяхәт-дәрес Иҗади эш “Туган ягымның киләчәге”
4 Сарман төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары 1 Эзләнү-тикшеренү эше Иҗади эш.Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре
5 “Җиде бабаңны беләсеңме?”
Шәҗәрәләр төзү 1 Гамәли эш Шәҗәрәләр төзү
6 Туган ягыбызның тел үзенчәлекләре 1 Эзләнү-тикшеренү эше Туган ягыбызда тел үзенчәлекләрен өйрәнү
7 Район матбугаты тарихы.”Сарман”газетасы үсеше 1 Редакциягә сәяхәт Вакытлы матбугатка күзәтү,төбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу
8 Районыбыздан чыккан күренекле кешеләр(һөнәр ияләре,хезмәт алдынгылары) 1 Әңгәмә, күзәтү 9 2нче блок
Данлыклы шәхесләребез.
Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру 1 Лекция,күзәтү Сарманлылар иҗат иткән җырларны тыңлау
10 Язучылар,шагыйрьләр
1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Ошаган шигырьләрне ятларга
11 ГөлшатЗәйнәшева 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга
12 “Җәлил чаткылары”әдәби-иҗат берләшмәсе иҗаты 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырь язарга
13
14 Аяз Гыйләҗев 2 Лекция, күзәтү әңгәмә Китап укучылар конференциясе
15
16 Марсель Зарипов 2 Лекция, ,күзәтү әңгәмә Әсәрләре буенча фикер алышу
17 Клара Булатова,Вәсимә Хәйруллина 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга
18
19 Мәдинә Маликова 2 Лекция, ,күзәтү әңгәмә Китап укучылар конференциясе
20 Фәрит Яхин 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга,ятларга
21 Әзһәр Габиди 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга
22 Ямаш Игәнәй 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга
23 Нияз Акмал 1 Лекция, ,күзәтү әңгәмә Әсәрләрен укырга
24 Рафис Гыйззәтуллин 1 Лекция, ,күзәтү әңгәмә Мәкаләләр бәйгесе
25 Артистлар
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев 1 Әңгәмә,күзәтү Театральләштерелгән күренеш әзерләү
26 Илһам Шакиров 1 Әңгәмә,күзәтү 27 Зөһрә Шарифуллина 1 Әңгәмә Лекция,күзәтү Материаллар тупларга
28 Гөлдания Хәйруллина 1 Әңгәмә,күзәтү Җырларын тупларга
29 Галимнәр
Дамир Гарифуллин 1 Лекция, ,күзәтү әңгәмә Фәнни эш-реферат язарга
30 Гамирҗан Дәүләтшин 1 Лекция, ,күзәтү әңгәмә КДУ тарихын укырга
31
32 Авылдаш язучы Адлер Тимергалин 2 Лекция, ,күзәтү әңгәмә “Минем яраткан укытучым”-хикәя язарга
33 Адлер Тимергалин белән очрашу 1 Очрашу,әңгәмә Альбом эшләргә
34 Йомгаклау.Зачет-дәрес 1 Зачет-дәрес
Файдалану өчен әдәбият
”Җәлил чаткылары” әдәби – иҗат берләшмәсе иҗаты. Чаткылардан кабынган ялкын. Татарстан Республикасы – Җәлил бистәсе, 2006
Булатова К. Якты сагыш. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Әлмәт,1995
Габиди Ә. Урман читендәге имәннәр без ...
Габиди Ә.Көзге барлау – Яр Чаллы,”Камаз” нәшрияты, 1999
Гарифуллин Д. Язганнарны укып уйлар тукып... – Яр.Чаллы, 2006
Гаффарова Г. Мәхәббәткә мәдхия – Әлмәт, 2001.
Игәнәй Я. Игелекле төбәк – Казан, Тат. кит. нәшр.,1987
Маҗаралар дөньясында: Повестьлар – Казан, Тат. кит. нәшр., 1990
Мәрданшин И.Җәлил чаткылары. Шигырьләр – Әлмәт, 1996
Мәрданшин И.Тарихта кала эзләре – Әлмәт, 2009
Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү – Казан, Тат. кит. нәшр. ,1984
Тимергалин А.К. Адашкан йолдыз. Фантастик һәм маҗаралы повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – 176 б.
Тимергалин А.К. Ерак планетада. Фантастик һәм маҗаралы хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1967. – 156 б.
Тимергалин А.К. Кабул булсын теләгең: Фантастик һәм маҗаралы повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. – 448 б.
Тимергалин А.К. Кайтыр юллар. Фантастик һәм маҗаралы повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981. – 416 б.
Тимергалин А.К. Мәңгелек хатирәләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1969. – 195 б.
Хәйруллина В. Дуслык таганы – Казан, Тат. кит. нәшр., 2008
Яхин Ф. Иман – Казан, “Иман” нәшрияты, 1995.