Проект на тему Туган ягымны? ?тк?не ??м б?генгесе


Муниципальная конференция проектных работ обучающихся начальных классов
«Первые шаги в науку»
Проект эше:
«Туган ягымның үткәне һәм бүгенгесе»


2015-2016  уку елы
Эчтәлек
Кереш ................................................................................................2 бит
II. Төп өлеш:
1.Тегермәнлек авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе.... …………..3-4 б
2. Авылның көнкүреш объектлары .........................................................4 бит
3.Авылның күренекле шәхесләр. ...........................................................5 бит
III.      Йомгак............................................................................................8-9
IV.     Файдаланылган әдәбият……………………………………....9 бит
                                                     
Кереш  өлеш
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә
                                                               Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
                                                                                                        Габдулла Тукай
   Туган җир... Туган авыл...
    Йөрәккә нинди якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең дә газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык чишмә буйлары, балыклы күлләре, елга-үзәннәре, киң басулары туган якка мәхәббәт тәрбияли. Аның һәр сукмагы, һәр агачы, елга-күле күңелгә якын. Туган җиребез, туган илебез күз карасыдай  кадерле һәм газиз безгә.
          Адәм баласы үткәнне белми торып алга, киләчәккә таба дөрес юл таба алмый. Кешелекнең һәм кешенең тарихи аңы булырга тиеш. Син кем? Кайда тугансың? Туган авылың, төбәгең кайда? Аларның тарихы, язмышы нинди? Менә ни өчен адәм баласы бу сорауларга җавап эзләп, үзенең авыл, төбәк  тарихы белән яхшы таныш булырга тиеш.
Бүгенге теманың актуальлелеге:
Авылыбызның тарихын белүче кешеләр елдан ел кими. Ә авылда яшәгән һәркем аның тарихын белергә тиеш.       
Максаты :   Туган авылның тарихын өйрәнү.
Бурычлары: 1.Туган авылның тарихы турында мәгълүматларны җыю
һәм туплау;
“ Авылның күренекле шәхесләр”е турында альбом төзү.
Авылның өлкән кешеләре белән истәлекле фотоларга төшү.
Төп өлеш
Түбән Тегермәнлек авылының тарихи үткәне һәм бүгенгесе
“Туган авылым атамалары “ буенча авылыбызның өлкән кешеләре аркылы , башка җир – төбәкләрдән аермалы булган атамалар белән кызыксыну булды
Бу – Кирәмәт , Шыкмаша һәм башка атамларны үз эченә ала. Шулай итеп без кызыклы гына мәгълүматлар ишеттек. Авылдан читтә булган, киң булмаган болынлыкны бик тар гын булып агучы елга бүлә. Монда көтүлекләр дә йөри. Менә шул елганы берничек ерып чыгып булмый , чөнки ул төпсез диелә. Чыннан да бу сулыкка никадәр озынлыктагы әйберне төшерсәңдә, ул аны үз эченә йота.Авылыбызның өлкән кешесе ,бүгенге көндә мәрхүм Яруллин Рәхмәтулла бабай (1910 елда туган) сөйләвенчә , бик күп еллар элек ,(аның әтиләре сөйләвеннән ишетеп ) шул болынлыкта җир ярыла башлаган .Һәм авыл картлары шул болынлыкка барып ,бу хәвеф тукталсын өчен , бик озак вакытлар намаз укыганнар , азан кычкырганнар. Шулай итеп ,бу куркыныч хәл тукталган. .Без аңлатмалы сүзлектән “кирәмәт”сүзенә аңлатма эзләдек һәм таптык . Ул аңлатмада “кирамәт “ дип бирелгән . Чыннан да ,“хәвеф , куркыныч хәл “ дигән сүзне аңлата икән. Шулай итеп ,авылымның Кирәмәт болынлыгы хәвефле урынны белгертә дигән нәтиҗә чыгардык. “Туган авылым чишмәләре ” бүлеге буенча да авылыбыз территориясендә булган чишмәләрне барладык . Алар барлыгы дүртәү икән.Һәркайсының үзенең үзенчәлеге һәм тарихы бар. Авылыбызның үзәгендә урнашкан “Зәм- зәм” чишмәсе авыл клубыннан бераз түбәнгәрәк төшеп ага.Ул бик мул сулы. Авылның бер генә кешесе дә аның кайчаннан бирле шулай мул һәм саф сулы булып агыун хәтерләми. Ләкин авыл халкы башканы хәтерли. Монда бер түгел, ә ике чишмә булган. Бүгенге көндә дә бу чишмәләренең коесы икәү. Өске кое аерым чишмә булып аккан , аның суы катырак .Бу чишмә улагында атларга су эчергәннәр.Шуңа да бу “Ат чишмәсе “ дип аталган.Аскы коеның суы тәмле һәм бик йомшак иде диләр . Монысының суын халык үзе өчен кулланган. Ләкин , кызгыныч , бу сулык юллары бүгенге көндә кушылган , чишмә суының тәме катырак.Шулай да бүгенге көндә кешеләр моның суыннан файдалана . Авыл халкы кышын да, җәен дә улагында чишмәне мактый – мактый , Аллаһтәгаләгә рәхмәт әйтеп кер чайкый, чәй , ашка су ала. Икенче чишмә “Төмәк “ чишмәсе. Аның суы мул түгел , ләкин бик йомшак. Ул бик тирән ерганак башыннан чыга. Нәтиҗә: Димәк, авылдагы һәрбер атаманың үз тарихы бар.
   2. Авылның көнкүреш объектлары
   Мәктәп
   Беренче башлангыч мәктәп 1928 елда ачыла. Ул хәзерге мәктәп урынына түгел, ә авылдан читтәрәк салынган була. 1954 елда ул мәктәпне хәзерге мәктәп урынына күчереп куялар.
    Хәзерге көндә мәктәптә 40 балага 13 укытучы белем бирә.
    Мәдәният йортыЭлек мәдәният йорты урынында “Избач”( изба читальный) булган.
    Кибетләр
 Авылда халыкка шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган 3 кибет хезмәт итә: “Ягудин” кибете , “Рималия” кибете, «Сельпо» кибете
Медпункт
Элекке медпункт чишмә тавында урнашкан булган.Соңыннан аны авыл уртасын күчереп куйганнар.Хәзерге көндә элекке урынына бик матур медпункт салып куйдылар.
Нәтиҗә: Димәк, авылыбызның киләчәге көннән-көн алга бара.
3. Авылыбызның күренекле шәхесләре
     Авылыбызда туып-үскән, бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында яшәп, туган илебезгә, туган авылыбызның үсешенә армый-талмый хезмәт итүче күренекле шәхесләребезне дә атап китү урынлы булыр дип уйлыйбыз. Алар арасында атказанган укытучылар, механизаторларыбыз, атказанган төзүчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  дә булуы белән без чын күңелдән горурланабыз.
Ягудин Вагыйз Ахмеевич – РФ һәм РТ ның атказанган төзүчесе
Саудаханова Рабига – медицина фәннәре докторы,доцент
Гыйләҗев Илдус – доцент,ТР ның атказанган укытучысы,татар теле китабының авторы.
Вильданов Закирҗан – полковник
Сияфиев Шәмәрдән – подполковник
Барый Шәвәлиев – А.Мотросов батырлыгын кабатлый.
Бәдретдинов Васыйл – ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Исмәгыйлев Рәкыйп – Хезмәт кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Шамсевалиев Васыйл – СССРның кинематография отличныгы.
Гайнетдинова Мәрьямбикә – “Отличник соц-х соренований с/хоз”, “ Ударник коммунистического труда», «Ветеран труда», «Юбилейный медаль 60 лет Победы Вов 1941-1945»
Гарифуллина Рәсимә –  шагыйрә,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстанның журналистлар берлегенең бәллүр каләм иясе; Татарстан язучылар берлеге әгъзасы;Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы; 6 китап авторы.
Дания Галәми – шагыйрә
Нәтиҗә: Татарстанга күренекле шагыйрь, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Түбән Тегермәнлек авылы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Шундый тырыш, эшчән халкыбыз белән ничек горурланмыйсың!
Алга таба да без күренекле авылдашларыбыз турында материал туплауны дәвам итәрбез.
Йомгак
     Шулай итеп, безнең Түбән Тегермәнлек авылы - бай тарихлы, искиткеч гүзәл табигатьле авыл.
   Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланабыз.      
     Еллар үтү белән кайбер  авыллар юкка чыккан, алар тарих битләрендә генә калган. Бүгенге көндә дә яшьләр шәһәргә омтыла. Безнең авылны да бу язмыш көтмәсен иде, авылыбыз мәңге яшәсен иде.
   Эш барышында  үзебез өчен бик күп ачышлар ясадык. Авылыбызның тарихы игътибарга лаеклы булуына инандык. Түбән Тегермәнлек авылы исеменең килеп чыгышын, мәгънәсен ачыкладык. Авыл халкының игенчелек, тимерчелек, терлекчелек,  чигү белән шөгыльләнгәнлеген, хатын-кызларның мендәр-ястыкларның тышына бик матур итеп чигүләр чиккәнлеген ачыкладык.
   Бу эзләнүләр  безне бик нык мавыктырды, кызыксындырды.
   Эзләнүләребез барышында без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
  • Түбән Тегермәнлек авылының тарихы бик бай;
  • Авылның күренекле вәкилләре турында материал туплауны дәвам итәргә
    кирәк;
 • туган якның тарихын өйрәнү, күренекле кешеләрен ачыклау өчен китапханәгә    бару гына җитми, ә өлкән буын кешеләре белән очрашу да, музейларда булу    да кирәк.
Файдаланылган әдәбият
Өлкән буын кешеләре белән әңгәмә.
Авыл китаханәсеннән алган мәгълүматлар.
“Без Балык Бистәсеннән”китабы. Г.Х.Гараева
Интернет, музейлардан алынган мәгълүматлар.