Электив курс Туган ягымны? серл?рен чиш?м


МБОУ “Татарско-Толкишская СОШ”
“Туган төбәгемнең серләрен ачам”
махсус курсының проект эше.
(Мәктәптә татар теле буенча класстан тыш эшләр)
Задание выполнила : Ярмушева Рауза Рафиковна, учитель татарского языка и литературы ,
МБОУ “Татарско-Толкишская СОШ”
Это задание является моей собственной работой, за исключением мест, где я процитировал
работы других людей
Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк....Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы мәгълүматлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Бала үзенең төбәге, күренекле кешеләре белән горурлана белсә, туган як аның күңел түрендә булыр иде. Ул үзе дә буй җитмәслек үрләргә омтылыр, күңеле белән иң күренекле кешеләре арасында урын алыр .
Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын,табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була.Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.
Без, Чистай төбәгенең шифалы туфрагында туып –үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән без хаклы рәвештә горурланабыз.
Аңлатма язуы
”Туган төбәгемнең серләрен ачам” дип исемләнгән проект түбәндәге максатларны куя:
1.Чистай төбәгеннән чыккан язучылар,сәнгать кешеләре турында һәм аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.
2.Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне,мәгариф һәм сәнгать тарихын , сөйләм үзенчәлекләрен эзлекле өйрәнү.
3.Укучыларның гуманитар фәннәрдән алган белемнәрен тирәнәйтергә булышу.
4.Укучыларда туган җиргә мәхәббәт,туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
5.Шушы төбәкнең теле, андагы мохит , гореф-гадәт, йолаларга мәхәббәт тәрбияләү
Төп бурычлар:
Туган төбәкнең тарихын , анда яшәүчеләрнең тел үзенчәлекләрен өйрәнү.
Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен,эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.
Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Укучыларның дәрестә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү һәм ныгыту, эзләнү күнекмәләре булдыру.
Көтелгән белем нәтиҗәләре:
Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.
Әдәби әсәрләрне анализлый белү.
Әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу,үз фикереңне әйтү
Укучыларда милли үзаң формалашу,туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту.
Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү,аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.
”Туган төбәгем серләрен ачам” проект эше белем биреп кенә калмый,ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
Календарь-тематик план
№ Тема Сәг Үткәрү формасы Өстәмә эш
1нче блок
1. Чистаем-туган ягым 1 әңгәмә,лекция сочинение
2 Чистай шәһәренең символлары. 1 Күрсәтмә материал. 3. Чистай районы. 1 әңгәмә,лекция Район тарихына караган материаллар туплау
4-5 Талкыш, Болгар, Ялан авылларының тарихы. 2 әңгәмә,лекция Авыл тарихына бәйле материаллар туплау.
6 Мәктәпнең “Туган як” музеена сәяхәт 1 Сәяхәт-дәрес Иҗади эш “Туган ягымның киләчәге”
7-8 Чистай төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары 2 Эзләнү-тикшеренү эше Иҗади эш.Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре
9-10 “Җиде бабаңны беләсеңме?”
Шәҗәрәләр төзү 2 Гамәли эш Шәҗәрәләр төзү
11-12 Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре 2 Эзләнү-тикшеренү эше Туган ягыбызда тел
үзенчәлекләрен өйрәнү
13 Туган ягыбызның топонимнарын өйрәнү 1 14-15 Район матбугаты тарихы.”Чистай хәбәрләре”газетасы үсеше 2 Редакциягә сәяхәт Вакытлы матбугатка күзәтү,төбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу
16 Авылыбызның күренекле кешеләре(һөнәр ияләре,хезмәт алдынгылары) 1 Әңгәмә, күзәтү, очрашу үткәрү. 17-18 Авылымның бәетләре һәм аларның язылу тарихы. 2 әңгәмә,лекция Бәетләрнең тарихы белән танышуны дәвам итәргә.
19. Нурдидә апа истәлекләре. 1 әңгәмә,лекция Берәр шигырен ятларга.
20. Әлфия апаның мкзейга бүләк иткән дәфтәре белән танышу. 1 әңгәмә,лекция 2нче блок
21 Данлыклы шәхесләребез
районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру 1 Лекция,күзәтү “Чистай вальсы”җырын тыңлау
22 Язучы,шагыйрьләр
Мәүлидә апа Мифтахова 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Ошаган шигырьләрне ятларга
23 Тәбрис Гыймалетдинов 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга
24 Шәйхенур Хафиз 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырь язарга
25 Миңзифа Әхмәтшина 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Китап укучылар конференциясе
26-27 М.Әмирнең “Саф күңел”романы белән танышу. 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Әсәрләре буенча фикер алышу
28 Кояш Тимбикова 1 Лекция, күзәтү әңгәмә 29. Г.Исхакый. 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Әсәрләрен өйрәнүне дәвам итү
30. Флера Тарханова 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Шигырьләрен укырга
3 нче блок
31 Чистайда яшәгән күренекле хатын-кызлар 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга
32 Чистай Әмирханы 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Китап укучылар конференциясе
33 Чистайдан чыккан галимнәр 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга,ятларга
34 Чистайдан чыккан артистлар 1 35 Йомгаклау. 1
Кушымта.№1
(34 сәгать, атнага 1 сәгать исәбеннән).

Дәрес темасы Сә-гать саны Дәрес тибы Контроль төрләре, үлчәмнәре Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре Өй эше Үткәрү вакыты
План Факт
1. “Чистаем - туган ягым” 1 Яңа материал аңлату
Тест. Чистай тарихы, аның күренекле урыннары, сәнә-гате, гербы һәм әләме турында мәгълүматлы булу. Инша язарга.
(Бөтеннән өлешне алып кына) 2 Чистай шәһәренең символлары. 1 Катнаш. Герб нәрсәне аңлата?
Әләме ни өчен шундый? Гербы һәм әләме турында мәгълүматлы булу. 3 Чистай районы. 1 Катнаш Викторина Чистай районына кергән авыллар, алар турында белү Район тарихына караган материаллар туплау 4-5 Талкыш, Болгар, Ялан авылларының тарихы. 2 Катнаш. Сорау һәм биремнәргә җавап бирү. Үз туган авылларының тарихын белү, кызыксыну, өйрәнүне дәвам итү. Авыл тарихына бәйле материаллар туплау. 6 Мәктәпнең “Туган як” музеена сәяхәт 1 Катнаш Авыл тарихына бәйле материалларны искә төшерү. Музейдагы һәрбер әйбернең әһәмиятен кулланылышын, тарих материалларына бәйле рәвештә урынын аңлау. Әби –бабайларыбызның күңел дөньяларын аңларга өйрәтү, аларга карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү. Музейга материаллар тупларга ярдәм итү. 7-8 Чистай төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабалары-бызның йолалары, ышанулары 2 Эзләнү-тикшеренү эше Эзләнү-тикшеренү эше өчен төркемнәрдә проект эше
башкару Чистай төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары, ышанулары турында мәгълүматлы булу, аларны рус милләтенең гореф- гадәтләре, йолалары, ышанулары белән чагыштыру. Иҗади эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре 9-10 “Җиде бабаңны беләсеңме?”
Шәҗәрәләр төзү 2 Гамәли дәрес Укучыларның буын, шәҗәрә турындагы белемнәренең нинди дәрәҗәдә булуын тест ярдәмендә тикшерү. Буыннар чылбырының ныклыгы нигә бәйле икәнлеген, аны ни өчен сакларга кирәклеген укучыларга җиткерү. Шәҗәрә төзергә өйрәтү.(Бакирова Алсуның татар халкының чәч- толым өчен кулланыла торган чулпы формасында ясалган шәҗәрәсен үрнәк итеп күрсәтү, шулай ук Ш.Мәрҗани һ.б шундый күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләре белән танышу.) 11-12 Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре 2 Катнаш Диалектларның үзенчәлеге буенча белемнәрен тикшерү Талкыш авылының җирле сөйләме буенча эшләнгән фәнни –гамәли хезмәт белән таныштыру , аның төгәлләнеп җитмәгән өлешләрен тулыландыру, туган авылыбызга гына хас булган сөйләм үзенчәлекләрен ачыклау, аның белән горурланырга өйрәтү. Әби-бабай, туган – тумача, әти- әниләрдәге сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итү. 13 Туган ягыбызның топонимнарын өйрәнү 1 Катнаш Топонимнар турында искә төшерү Туган төбәктәге һәр калкулык, агачлык, күл –елга, сулыклар , чишмә, кыр һәм башкаларның исем нәре каян килеп чыгуын өйрәнү. Фәнни хезмәт белән таныштыру. Туган ягыбызның топонимнарын өйрәнүне дәвам итү , тулыландыру. 14-15 Район матбугаты тарихы.”Чистай хәбәрләре” газетасы үсеше 2 Катнаш
Редакциягә сәяхәтт оештыру. Матбугат, журналистика буенча алган белемнәрен искә төшерү. Үзебезнең мәктәптән чыккан журналистлар, аларның хезмәтләре белән таныштыру. Район матбугаты тарихына күзәтү”Чистай хәбәрләре” газетасы үсеше, аның хезмәткәрләре белән таныштыру. Мәкалә язу, үзләренең иҗат җимешләрен редакция хезмәткәрләренә күрсәтү, алар белән әңгәмә үткәрү. Мәктәптә ай саен чыга торган газетага материал туплау. Укучыларда иҗат эшенә кызыксыну уяту. Иҗади эшләүне дәвам итү. 16 Авылыбыз-ның күренекле кешеләре:
һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары 1 Әңгәмә, күзәтү, очрашу үткәрү. Династия нәрсә ул? Син аны ничек аңлыйсың? Авылыбызның күренекле кешеләре:һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары турында мәгълүмат бирү, Фоат абый Шакировның киез итек басуы турында Шакиров Алмазның хезмәте белән танышу. Фоат абый, Рәфис Мирсиаповлар белән әңгәмәоештыру нәтиҗәсендә аларны да алдагы тормышларында югары үрләргә рухландыру. 17-18 Авылымның бәетләре һәм аларның язылу тарихы. 2 Әңгәмә, лекция Бәет кайчан языла? Нәрсә соң ул? Авылымның бәетләре һәм аларның язылу тарихы белән танышу .1976-2013 еллар аралыгындагы безне авыл җирлегендә язылган бәетләрне уку, гыйбрәтле вакыйгалардан сабак алырга өйрәтү, аларны куркыныч хәлләрдән саклану чаралары белән таныштыру. Музейга бәетләр туплауны дәвам итү. 19 Нурдидә апа истәлекләре. 1 Катнаш Авылда иҗади эшләүчеләрне беләсезме? Нурдидә апа истәлекләре ярдәмендә ата-анага мәхәббәт. әхлак , мәрхәмәтлелек, рәхимлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.Аны “Чистай хәбәрләре” нең даими хәбәрчесе буларак таныштыру. 20 Әлфия апаның музейга бүләк иткән дәфтәре белән танышу. 1 Катнаш Аминовлар гаиләсенең күренекле кешеләре. Туган авылыбызның үткәне, бүгенгесе турында язган иҗат җимешләрен чагыштыру, аның киләчәк буынга әйтеп калдырырга теләгән фикерләрен укучыларга җиткерү. 21 Данлыклы шәхесләребез
районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру 1 Катнаш Театр сәнгате , нәфис сүз осталары хезмәтләре буенча белемнәрен барлау Данлыклы шәхесләребез
районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру. Бахта авылыннан чыккан артистка Вера Минкинаның катнашында театрлардан өзекләр карау. Шушы кечкенә генә өзекләрдән дә аның хезмәтен бәләргә мөмкинлеген аңлату, әхлак тәрбиясе бирү. .“Чистай вальсы”җырын тыңлау 22 Язучы,
шагыйрьләр.
Мәүлидә апа Мифтахова 1 Катнаш Якташ язучы,
шагыйрьләр турында белемнәрен тикшерү, барлауны дәвам итү
Якташ язучы,
шагыйрьләр турында белемнәрен тулыландыру. Бүгенге көндә дә балаларның шәфкать туташы буларакхезмәтен дәвам итүче Мәүлидә апа Мифтахованың икенче китабы белән таныштыру .Аның иҗатына кызыксыну тудыру.
23 Тәбрис Гыймалетдинов 1 Яңа материал Якташ язучы,
шагыйрьләр турында белемнәрен тикшерү, барлауны дәвам итү
Наратлы авылыннан чыккан
шагыйрь буларак иҗатына күзәтү ясау, матурлыкны , гүзәллекне күрә белергә өйрәтү. Ошаган берәр шигырен укырга әзерләнергә 24 Шәйхенур Хафиз 1 Катнаш Якташ язучы,
шагыйрьләр турында белемнәрен тикшерү, барлауны дәвам итү
Шәйхенур Хафиз шигырьләренә язылган җырлар тыңлау. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирсияпова Гүзәл Рафиковнаны үзенең остазы буларак истәлекләре турында чыгыш ясарга чакыру аңа карата хөрмәтне тәрбияләргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Кеше буларак иң мөһим сыйфатларны үзенә сыйдырган шәхескә мәхәббәт тәрбияләү Ошаган берәр шигырен укырга әзерләнергә 25 Миңзифа Әхмәтшина 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Якташ язучы,
шагыйрьләр турында белемнәрен тикшерү, барлауны дәвам итү
Китап укучылар конференциясе ярдәмендә бүгенге көндәге ямьсез күренешләрне күрергә өйрәнү һәм аларны булдырмау өлкәсендә эшләүнең бик мөһим икәнлеген аңлату. Ошаган берәр шигырен укырга әзерләнергә 26-27 М.Әмирнең “Саф күңел” романы белән танышу. 2 Лекция, күзәтү әңгәмә Язучы турында ниләр беләсез? Романның эчтәлеге белән таныштыру, образларга характеристика бирү.Әсәр буенча фикер алышу.Чистайда бүгенге көндә дә эшләп ятучы завод турында аңлату. 28 Кояш Тимбикова 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Язучы турында ниләр беләсез? Журналист һәм язучы буларак иҗатына күзәтү ясау.Әсәрләрен өйрәнү. “Ачылган хат ”әсәре белән танышу , фикер алышу.Катнаш никахның аянычлы нәтиҗәләре турында аңлатма бирү, башка язучылардагы бу тема буенча язылган әсәрләргә тукталу, күзәтү ясау. 29 Г.Исхакый 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Язучы турында ниләр беләсез? “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре буенча алдагы дәресне дәвам итү, якташ язучыбызның милләт өчен бик зур эш башкаруын күрсәтә белү, укучыларда милли горурлык тәрбияләү. 30 Флера Тарханова 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Безнең мәктәптә укытып киткән укытучы Тарханов Ильяс абый турында сөйләшү Флера Тарханованың “Мишәрләрем” шигыреннән аның иҗаты белән танышуны башлау, аның белән очрашу видеоларын
карау , аның иҗаты белән горурланырга өйрәнү. Ошаган берәр шигырен укырга әзерләнергә 31 Чистайда яшәгән күренекле хатын-кызлар 1 Лекция, күзәтү әңгәмә “Чистаем ” китабын кем язган? ... “Чистаем китабы ”буенча Чистайда яшәгән күренекле хатын-кызларбелән таныштыру. Бигрәк тә Г.Тукайның мәхәббәте –Зәйтүнә Мәүлүдовага тукталу. Хатын- кызларга хас булган сыйфатлар тәрбияләү. 32 Чистай Әмирханы 1 Лекция, күзәтү әңгәмә “Чистаем китабы ”буенча Чистай Әмирханы белән таныштыру, Равил Әмирханның Әмирханнар нәселен ничек итеп икегә бүлеп каравы турында мәгълүмат бирү. 33 Чистайдан чыккан галимнәр 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Нинди галимнәрне белүләре белән кызыксыну. Чистайдан чыккан галимнәр, фән эшлеклеләре, почетлы гражданнары белән таныштыру 34 Чистайдан чыккан артистлар 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Чистайдан чыккан артистлар турында мәгълүмат бирү. 35 Йомгаклау 1