Презентация по татарской литературе на тему Чын ?дипл?рне? гомере халык х?тере бел?н ис?пл?н? (6 класс)


Тема:Чын әдипләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә(Х.Туфан. Чәчәкләр китерегез Тукайга)
Тукай һәйкәле
style.rotationppt_wppt_y
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай;Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.(Ш.Бабич - “Габдулла әфәнде Тукаев” шигыреннән)
Иң матур моңлы җырларынХалкына бирде Тукай.Җырлары белән мәңгегәЙөрәккә керде Тукай. (Ә.Ерикәй – “Тукайга” шигыреннән)
Яздан аерып булмый Тукайны!Язда килгән, язда ул янган.Язы, киләчәге барлар ничек китсен?!Ничек югалалсын дөньядан?! (*** - Р. Фәйзуллин)
style.rotation
style.rotation Синең янда яздан кышка кадәрГөлләр балкыр иде көн саен...Әйтер иде илләр: “Күрче, ничекСөя халык үзенең Тукаен...”(Х.Туфан – “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигыреннән)
И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? Г. Тукай Безгә язмыш бүләк итте аны, Һәм шунда ук бармак янады: Саклагыз! – дип, - саклагыз! – дип, - зинһар Сакладыкмы? Саклый алмадык...  Һәм ул китте... Рәхмәт ишетмичә, Сүрелгәндә тып-тын икенде, Тыныч кына, әмма озак итеп, Яз теләми киткән шикелле... Акрын гына ... Гөрләвектәй кибеп, Табигатьтән алып бик азын... Хәтерләтеп моңлы үз сазының Иң ахыргы, иң нык авазын!..(Рүзәл Мөхәммәтшин - “Тукай истәлегенә” шигыреннән)
Кырлайда Габдулла Тукай һәйкәле янында. Сулдан-уңга: мин (Шамсова Резида Дәниф кызы), Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызы, үзебезнең мәктәп укытучысы Хакимова Гөлнара Шәрип кызы.
Хәсән Туфан
“Әни минем гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгел, әлбәттә тумыштан ук нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Ул минем күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең... Әни миндә “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән” дигән иман тудырды”. Х.Туфан
Хәсән “Галия” мәдрәсәсе шәкерте. 1916 нчы ел.
Хәсән Туфанның хатыны артистка Луиза Салиәсгарова.
Х.Туфан бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар арасында. 1940 нчы ел.
style.rotationppt_wppt_y
Х.Туфан белән Рафаэль Мостафин. Р.Ә.Мостафинның “Репрессияләнгән татар әдипләре” китабы. 2009 нчы елда басылган.

style.rotationppt_wppt_y Аксубай районы Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йорты.
Х.Туфан. Чәчәкләр китерегез Тукайга Әйләнәңдә — гөлләр...Сүзен гүяШулар аша әйтә күңелләр:— Туган көнең белән! — дигән сыманЕлмаялар кебек бу гөлләр. Килә, килә... Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә, Бетми торган гомерен кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә. Ераклардан, йөзләп сукмаклардан Килеп меңнәр һәйкәл каршына, Еллар саен арта бара торган Сәламнәрен сиңа тапшыра. Әбиләр дә килә синең янга, Ил улының хәлен белергә: «Еллар үткән... ләкин син һаман яшь, Син һаман сау безнең күңелдә...» Туган илнең тирән ихтирамын Әверелдереп гөлгә, чәчәккә,Туган көнең белән котлап килү Керсен иде гомум гадәткә. Без чәчәкләр аша тапшырырга Тиеш тә бит сиңа сәламне... Ел буена тик бер генә тапкыр Күрәсең син, Тукай, аларны. Ник кырларда чәчкә өзгән чакта, «Тукай өчен бусы» димәскә? Ник кырлардан кайтып килгән чакта, Синең янга керә китмәскә? Ял көнендә кырлар-болыннардан, Урманнардан кайткан уңайда, Ел эчендә тик бер генә тапкыр Килеп китсә һәркем Тукайга, — Синең янда — яздан кышка кадәр — Гөлләр балкыр иде көн саен... Әйтер иде илләр: — Күрче, ничекСөя халык үзенең Тукаен... Килер илеңМеңләп сукмаклардан, Килер иртән, килер кичләрдә, Сәламнәрен чәчкәләре аша, Гөлләр аша тәкъдим итәргә.
Фоат Садриев һәм “Бәхетсезләр бәхете” китаплары.
style.rotation
style.rotation
“Мәйдан” журналы № 2, 2006
ppt_xppt_y