Открытый урок по математике на тему Икеурынлы санга баганалап б?л?не сынау юлы бел?н ис?пл??(4 класс ).
Математика дәресе 4 сыйныфТема : Икеурынлы санга баганалап бүлүне сынау юлы белән исәпләү.
Латыпова Р.А.
1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысыМаксат : Икеурынлы санга баганалап бүлүне сынау юлы белән исәпләргә өйрәтү;
Төрле мәсьәләләрне анализлау һәм аларны чишү;үзконтроль формалаштыру ;
Исәпләү күнекмәләрен ,мөстәкыйльлекләрен үстерү.
Җиһазлау:Слайдлар, карточкалар,Ю.Гагаринның портреты,проектор,компьютер.
Дәрес тибы: М.И.Моро дәреслеге “математика” буенча яңа теманы өйрәнү.
Дәрес барышы :1.Оештыру.
Исәнмесез ,хәерле көн укучылар, килгән кунаклар.
Балалар тышта хәзер яз , язгы кояш безгә ничек карый ?
Сез дә иптәшләрегезгә язгы кояш кебек бер елмаеп карагыз да дәрескә эшкә утырыгыз.
2.Телдән исәпләү:Без кичә сезнең белән илебезнең беренче космонавты Ю.А.Гагарин турында сөйләштек.
.
Ул ничәнче елда туган? (1934 елның 9 мартында)
Кайчан галәмгә очкан?(1961 нче елның 12 апрелендә)
Гагаринның туган елын, галәмгә очкан елын разрядлы кушылучылар суммасында әйтегез әле. .(телдән җавап бирәләр ,укытучы тактада язып күрсәтә )
Бирелгән мисалларның җавапларын үсә бару тәртибендә языгыз.Җавапларга туры килгән хәрефләрне куегыз .Нинди сүз килеп килеп чыкты.?
Ю.А.Гагарин шушы “Восток “ корабле белән галәмгә очкан
3.Дәфтәрдә эш.
А) числоны ,сыйныф эшен язу.
Б) матур язу Нинди сан ? 51 саны ,ничә дистәсе һәм берәмлеге бар? Ю.Гагаринның галәмгә очуына быел 51 ел булды.
В) Мин сезнең дәфтәрегезгә үткән дәреснең темасы буенча икеурынлы санга баганалап бүлүгә мисаллар бирдем.Айгөл мисалны үзе дәфтәрендә эшли бара һәм мисалны ничек чишүен аңлата.
9 512 : 29 =328 1 428 : 42 = 34
4.Тема өстендә эш.
Сез ничек уйлыйсыз космонавтларга математика фәнен белү кирәкме ?
Менә без дә бүген математиканың иң кирәкле фән икәненә ышанырбыз.Бүгенге дәрестә икеурынлы саннарга бүләргә өйрәнүне дәвам итәбез.Алдагы дәресләрдә дә бу темага мисаллар , мәсьәләләр эшләгән идек,ләкин бүгенге дәрес башкачарак.Шуңа күрә игътибарлырак булыгыз.
282 : 47 = 6
Мисалның чишү алымын тактада аңлатам.
282 не 47 гә бүлү өчен 282 не 40 ка бүләм .Моның өчен 28не 4кә бүләм, һәм 7 не табам . 7- сынау өчен алынган цифр .7 цифры туры киләме тикшереп карыйм.47 не 7 гә тапкырлыйм,392 чыга.Бу 282 дән зуррак .Димәк өлештә 7 дән кечерәк сан булырга тиеш.6 цифры туры киләме тикшереп карыйк. 47 не 6 га тапкырлыйм,282 чыга.Өлеш - 6.
5.Дәреслек буенча эш.
Мис .243(укучылар тактада һәм дәфтәрдә эшлиләр)
216 : 36 = 6296 : 37 =8 329 : 47 = 7
910 : 26 = 35 168 : 28 = 6 174 : 29 = 6
184 : 23 = 8 162 : 27 = 6 (2 мисалны мөс.эшлиләр )
Физкультминутка6.Хәзер дәреслектән 244 нче мәсьәләне чишәбез.
Мәсьәләнең шартын ничек төзербез.(таблица ярдәмендә)
1
17 066 : 23 = 742 (сыер)
10 176 : 12 = 848 ( бозау)
Җавап: 742 сыер , 848 бозау.
7.Исегезгә төшерегез әле .Мин нинди кагыйдәләрне күрсәтәм ? Сезгә таблица күрсәтелгән җентекләп карагыз һәм түбәндәге аңлатмалар нәрсә белдерүен әйтегез.
8.Тигезләмәләрне аңлатып чишегез.
Мис247.
540 : х = 380 : 19 3480 - с = 2 190 : 3
540 : х = 20 3 480 - с = 730
х = 540 : 20с = 3 480 - 730
х = 27 с = 2 750
--------------------------------------------------
540 : 27 = 20 3 480 – 2750 = 730
20 = 20730 = 730
K ∙ 6 = 18 000 + 24 d + 2010 = 3001 ∙ 4
K ∙ 6 = 18 024 d + 2010 = 12 004
K = 18 024 : 6 d = 12 004 - 2 010
К = 3 004 d = 9 994
9. Дәресне йомгаклау.
Бүген мисалларны чишкәндә нинди юлны файдаландык?( Сынау юлы .)
Карточкалар буенча эш.
156 : 26 = 6216 : 54 = 4
10. Өй эше.
мис 248.мәс. 245 Математика фәне кирәкле фән икәненә тагын бер кат ышандыгызмы.? Дәрестә катнашучыларга билгеләр кую.