Бай кия? — ?нил?р к?не у?аеннан ?тк?релг?н чара


“Бүләк өчен”( “Бай кияү”)
Бөек классигыбыз Г.Камалның “Бүләк өчен” комедиясен шаблон итеп мин хәзерге заманга яраклаштырып үзгәрткән вариантны сезгә дә тәкъдим итәм. Без сәхнәләштердек. Тамашачылар җылы кабул итте.
Беренче мәҗлес.
Әхмәтҗан, Хәмидә күренә.
Әхмәтҗан. Теләсәң нәрсә диген, хатын, мин бер дә төшенмим.
Хәмидә. Бер дә төшенәсе-нитәсе юк, егете – менә дигән егет! Ул- матур, ул- сылу, күрсәң – исең китәр! Урта бармак шикелле егет инде.
Әхмәтҗан. Тукта әле, хатын, мин тагы да төшенмәдем; үзең әйтәсең: “Бик матур, бик сылу”, - дип, ә үзең тагы әйтәсең: “Урта бармагың төсле”,- дип. Синең урта бармагың төсле буынтыклы, буынтыклы булса, бер дә матур булмый инде ул.
Хәмидә. Җә, ярар инде. Мыскыл итеп утырган булма. Бар кеше дә синең шикелле итеп сөйләшә белми. Син генә ул бик матур итеп сөйләшәсең. Алай мыскыл итмә. Урта бармак шикелле дигәнне яратмасаң, шәм шикелле инде, алайса.
Әхмәтҗан. Монысы инде тагы да начар булды. Шәм шикелле иелми, бөгелми торган, үргә каткан нәрсә булгач, безгә бер дә лаек кеше түгел икән. Ул, алай булгач, мине дә, сине дә, Зөһрәне дә искә-санга алмас.
Хәмидә. Бар икән, Ходаем! Мине һаман мыскыл итәсең, мин сиңа чынлап сөйлим, ә син һаман миннән көләсең.
Әхмәтҗан. Бер дә көлмим, бары тик син шәм шикелле дигәч, иелми, бөгелми торган бер егеттер дип әйтәм.
Хәмидә. Юк, юк, атасы, бик чибәр, бик әйбәт егет, бөтенләй менә каймак шикелле бер егет инде.
Әхмәтҗан. Чәйгә салып эчәргә дә яраклы икән, алайса.
Хәмидә. Тагын көләргә тотындың инде! Каймак дигәнне яратмасаң инде, алайса, кәләвә шикелле, бал шикелле, кәнфит, прәнник шикелле.
Әхмәтҗан. Хатын, инде алай булгач, мин бернәрсә дә әйтә алмыйм. Ул кадәр баллы нәрсә булгач, бик төче нәрсә булып, безне бөтенләй үтләтеп бетермәсә ярар иде дип куркам.
Хәмидә. Бер дә хафаланма, атасы, килешерләр әле. Зөһрә дә бик яратыр. Менә үзебез бит әле 25 елдан бирле бик әйбәт, бик килешеп торабыз.
Әхмәтҗан. Торса бит, син алай кәнфит шикелле баллы гына түгел идең, синең әчкелтем-төчкелтем чакларың да бик күп буладыр иде.
Хәмидә. Анысы өчен бер дә хафаланма,дөнья булгач, аларның да әче вакытлары булыр әле. Озак торгач, бал да чымырдап әчи, безнең Зөһрә үзе дә әче суганнан бер дә ким булмас.
Әхмәтҗан. Җә, сүзем бетте инде, алайса, үзегез Зөһрә белән теләсәгез ничек килешегез. Әле тик беркөннәрдә үзең, Хәйриләрдән хайван суеп кайткач: “Хисаминың малаен күрдем, бигрәк конарсыз нәрсә икән – үзе озын, үзе чыра шикелле, шадра, авызы кыек, чепи күзле, кәкре аяклы, шулай булса да, тагын әллә кем булган булып, бүксәсен киереп утырган була”, - дип сөйләгән идең. Үзең шулай дип сөйләгәнгә күрә генә, безгә яраклы кеше булмас дип куркам.
Хәмидә. Юк, юк, атасы, бер дә курыкма! Бик әйбәт, бик сылу, бик уңган, җиләк шикелле бер егет. Эшкә-кешкә дә оста, бик булган, бик чибәр, бик купшы, ди. Вәгъдә бирнәсенә дә, туйдан соңгы бирнәгә дә, актык бирнәгә дә алтын, бриллиант кашлы йөзек бирмәкче булалар ди. Тагын кодагыйга норка тун, сина дигән кәләпүшне дә чит илдә эшләткәннәр ди. Производство Ямаширма ЧОП та. Вәгъдәгә дә өч төрле как-төш бирәчәкләр, ди. Кызга дигән алканы мыскалы егерме бишәр мең тәңкәлек кырык мыскал алтыннан эшләтәчәкләр, ди. Ә туй күлмәген Хисами кода үзе...
Әхмәтҗан. Тукта әле, Хисами безгә әле кода булып җитмәгән.
Хәмидә. Карават чаршаулары да плүштән булачак. Караватын да Хисами кода, әй, ялгыш әйтәм, Хисами бай, Мәкәрҗәгә барганда, йөз мең тәңкәгә алып кайткан. Ул савыт-саба, урын-җир, түшәк-ястык, сөлге, эскәтер, тастымал, намазлык, чаршауларның да иге-чиге юк, ди.
Әхмәтҗан. Уф! Йә, зинһар, җитәр инде, тыңлап торып та арып беттем. Ул әйткән нәрсәләрнең бары да булса, зур кибет ачарлык мал булыр. Без аны кайда куеп бетерербез?
Хәмидә. Аның өчен бер дә кайгырма, малы булгач, куярга урын табылыр. Хисами кода...
Әхмәтҗан. Кода түгел әле!
Хәмидә. Ялгыш әйтәм, Хисами бай безнең Зөһрәне бик яраткан, ди. Шуңа күрә бер сүз дә әйтмәенчә килен итмәкче була, ди.
Әхмәтҗан. Йә, ярар, хәерле булсын. Әнә үзең теләсәң ничек итеп Зөһрәне күндер дә, ул үзе риза булса, бирербез. Зөһрәне чакырт та үзең сөйләш. (Чыгып китә)
Икенче мәҗлес
Хәмидә ялгыз,үзалдына сөйләнә.
Хәмидә. Безнең өйдә бер дә акыллы кеше юк. “Егете матур түгел”,- диләр. Матур да булса, буе-сыны да кешенеке төсле булса, андый бай кешеләр, шулкадәр бүләкләр бирә-бирә, малайларын безгә этеп-төртеп бирмәсләр иде. Баланы егерме ел үстереп тә, бер җүнле, яхшы бирнә дә киеп калмагач, дөньяда торганың ни дә, тормаганың ни! Кая йөри торгандыр әле. Тагы шул китабына багынып утыра микән? Әллә тотып селкесәң сукыр бер тиене дә төшмәгән студент кисәге бн телефоннан такылдыйдыр? Кая карыйм әле. (кереп китә)
Зөһрә керә.
Зөһрә. Каникулларда авылда әти-янында бик рәхәт булса да, Айнурым бик сагындырды шул. Җыр: “Ромашкалар”
Кая кереп карыйм әле, смс килмәде микән? (йөгереп кереп китә)
Өченче мәҗлес
Хәмидә, Зөһрә.
Зөһрә. Әни, аш тиз буламы? Минем дискотекага барасым бар.
Хәмидә (артына борылып карап). Әйдә, кил әле монда, дискәтикәгә барырга аннан ары да өлгерерсең. Шайтан куып йөрергә син кечкенә бала түгел инде. Кил әле, утыр менә монда, без сине кияүгә бирмәкче булабыз.
Зөһрә. Кемне?
Хәмидә. Сине.
Зөһрә. Кит аннан, мин кияүгә чыкмыйм. Син ни сөйлисең әни?? (Чыга башлый)
Хәмидә. Тукта, кая барасың?Мин сиңа уйнап сөйләмим., син бит инде бала түгел.
Зөһрә. Әле беркөн генә үзең, Гыйльми Бәдриләреннән яучы килгәч: “Әле кызыбыз бик яшь, бала гына әле, кияүгә бирмибез”,- дигән идең.
Хәмидә. Йә, күп телеңә салынып торма, кил, утыр! Менә хәзер яучы киләчәк, вәгъдә куеп җибәрәбез. Атаң да бик ошатты.
Зөһрә. Кемнән киләчәк?
Хәмидә. Хисами байдан. Хисами бай сине күреп бик яраткан да сиңа бик зур придан белән кызын бирмәкче булган.
Зөһрә. Мин ул егетне бер дә күргәнем юк бит.
Хәмидә. Җүләр, егеткә күреп баралар мени аны? Менә мине дә атаң күреп алмады.
(Әхмәтҗан керә)
Хәмидә. Менә атасы мин әйтәм,атаң да мине бер дә күреп алмады диим...
Әхмәтҗан. Күреп алмадым шуул. Ә менә күреп аласы калган да.
Габдуллаҗан. Алай да буламы ул? Ошаткан кызың да юк идемени, әтием?
Әхмәтҗан. Бар иде, ник булмасын? Әле дә кайчак төшләремдә күреп уянып китәм аның зәңгәр күзләрен, дулкын-дулкын чәчләрен. Аны да әти-әнисе кияүгә биреп куйды шул газпром начальнигы малаена.
Әхмәтҗан җырлый (җыр: “Әйләнеп карамадың”)
Зөһрә. Мин беркөн “Өйләнү” дигән бер китап укыдым. Анда булачак иреңнең ни төсле икәнен, холкын-фигылен белеп барырга кушкан.
Хәмидә. Җә инде, күп сөйләнеп торма, адәм фәрештә булмый. Кеше кешедән артык булмый. Син дә атасы әйләнеп карамадың дигән булып торма. Дулкын булмаса да, барып химия ясатып кайтырмын. Аны ник сразу әйтмәгәнсендер!
Алайга китсә, карткаем, мин синең гармуныңа үлеп китеп гашыйк булдым бит ул чакларда. Ээй, син сыздырып уйнап җибәрсәәң, гырлап, тынычлап йоклап китә идем. Әткәйләр синнән яучы килә дигәч, гармунын да үзеннән калдырмаса гына барам кияүгә дидем. Әйее. Мә әле әтисе, уйнап җибәр әле булмаса гармуныңны.
(Җыр: Уйна гармун”) Хәмидә башкара
Мәхәббәт кызым туйда гына кирәк ул. Син бигрәк, нәрсәләр бирәләр, дип сора. Сиңа дигән машиналарын 2 млиунга алганнар, ди. Сиңа бик һәйбәт бриллиант йөзек бирәчәкләр, ди. Ул башка приданнарның исәбе дә юк, ди. терәлеп торма, тизрәк риза диген, тинтәк!
Зөһрә. Иии,әни юкны сөйләмә әле! Кулы бн битен каплап кереп йөгерә.
Дүртенче мәҗлес
Әхм. Нихәл, килештегезме?
Хәм. Килештек, килештек. Зөһрә дә риза ди.
Әхм. Бик күп акча чыгып, кыйммәткә төшәрлек булса, нишләрбез?
Хәм. Инде акча күп чыга дип, кызыңны кияүгә бирми тора алмассың. Дус-иш, туган-тумача арасында йөзгә кызыллык китерерлек итмәбез. Аннары өс-башларыбызны да яңартмый булмас,атасы. Кешелеккә кияргә бер дә рәтле күлмәгем калмады.
Әхм. Кая киткән ди ул? Шифонерда урын да юк бит инде. Кая карама синең чүпрәк-чапрак. Аннары хатын, уртачарак кеше малае беткәнмени?Тотарбыз да Гыйлми Бәдриенең малаена бирербез.Ул укымышлы да, йөзгә биткә дә ничава күренә.
Хәм. Алды ди,алмый ни?Ул хәерчеләргә кыз бирергә ди?Аның анасы да дөняда бер ямсез хатын. Килен төшерергә җүнле машиналары да юк.
(ишек шакыйлар. Хәмидә тегеләрне куып чыгара)
Х. Барыгыз бар, әнә Мәхүпҗамал абыстай килә.
БИШЕНЧЕ МӘҖЛЕС.
(Бу мәҗлестә яучы карчык Мәхүпҗамал килә. Хәмидә һәм Мәхүпҗамал икесе бергә кызны мактауларын дәвам итәләр. Габдуллаҗан исә ризалыгын бирергә ашыкмый.)
М. Исәнмесез!
Х. Мәхүпҗамал җаным, исән-сау килдеңме?Әйдә түргә уз. Әй кайсыгыз анда, чәй куеп җибәрегез!
М. Хәмидә җаным, бер дә мәшәкатләнмә. Бер дә эчәсем килми. Әле менә Гөлсемнәрдән килешем. Аларда биик озаклап чәй эчтек. Инде алар эшне башларга торалар. Сездән вәгдә алуга гына терәлеп тора. Мин сезнең нәрсәләр бирмәкче булганыгызны аларга сөйләдем, биик яраттылар. Кодагый ул...
Әхм. Әле кодагый булып җиткәне юк.
Хәм. Кешенең сүзен бүлмә әле. Кодагый булмыйча кем булсын?Кызыңны биргәч, кодагый була инде. Әйдә сөйлә Мәх. Җаным, адңа карама.
Мәх. Гөлсем кодагыең әйтә...
Әхм. Гөлсем дә кодагый түгел әле...
Хәм. Җә индее, комачаулап утырма.
Мәх. Я, синеңчә булсын, Гөлсем әйтә, Хәмидә ул биик булган, биик мәнле кеше,Алла боерса, кеше арасында битебезгә оят китермәс әле,-ди. Вәт. Мин инде Алла боерса иртәгә вәгдә бүләге итәргә килермен. Бүген шуны кереп белешеп чыгыйм дидем. Ии, Хәмидә җаным, барыбыз да балаларга яхшылык кына телибез инде. Бай кияүләргә бирәсе килә кызларны. Малайларга да квартиралы кәләшләр эзлибез. Әнә улым Мансурны Казанда 4 бүлмәле квартирасы булган бер шәһәр кызына димләп өйләндергән идем бит әле. Менә малай җаным, өч кайтканнары да юк әле. Бик сагындым улымны.
Җыр: Балаларга фатиха. Мәхүпҗамал башкара
Зөһрә. Минем әле һаман да риза булып җиткәнем юк. Мәхүпҗамал апа, чибәрме соң ул егет?
Мәх. Чибәр, кызым, бик чибәр. (Халыкка карап) Күрсәң гайрәтең чигәр.
Зөһрә. Укыган егетме соң ул?
Мәх. Укыган, кызым, укыган, бик күп укыган. Әлифне таяк дип тә белми.
Хәмидә. Мин ул егетне кече-кечедән беләм. Бик инсафлы, укымышлы бала иде. Кайларда гына укымады?
Мәхүп. Бу җүләр дә инде, минем шикелле, бүләккә кызыгып, егетнең начар икәнен белә торып, бергәләшеп мактый.
Хәмидә. Шул инде менә, алайса, Мәхүпҗамал абыстай, иртәгә вәгъдә бүләге алышырбыз диген.
Әхмхтҗан. Мин дә күп акча тотарга риза түгел.
Хәмидә. Җә,җә, Мәхүпҗамал абыстай, аларның сүзләренә карама, риза, риза, иртәгә алардан да вәгъдә бүләге китерерсең.
Мәхүп. Алар инде күптән әзер. Ходай боерса, вәгъдә бирнәләрен дә бик һәйбәт итәчәкләр, сиңа көмеш ципучка, киленгә...
Хәмидә ( урыныннан сикереп торып). Нәрсә дисең?
Мәхүп. Сиңа көмеш ципучка, киленгә..
Хәмидә. Саф алтыннан зур кулонла ципочка диген!
Мәхүп. Ялган булмасын, миңа көмеш дип әйттеләр. Хәтта ялгыш булмасын дип, кайтарып-кайтарып сорадым, көмеш диде.
Хәмидә (авызын бүлтәйтеп, бик ачу белән бер торып, бер утырып). Ишкәннәр икән, вәгъдә бүләгендә үк алай итеп мыскыл иткәч, башкаларында алар тагын да изәрләр. Көмеш муенса булгач, Хисами малаена кыз бирәләр иде, ди. Аның карачкы шикелле малаен кияү итеп алмасам, дөньяда егет беткән иде, ди.
Зөһрә (үзалдына). Аллага шөкер, әни үзе дә егетнең күркәм сыйфатларын саный башлады.
Әхмәтҗан. Ходайга шөкер,кыйммәтле туйдан котылам, ахры.
Хәмидә (сүзендә дәвам итә). Аның тилиграм баганасы шикелле озын, шадра, кыек авызлы, кәкре аяклы малаен кияү итмәсәм дә, дөньяда кияүсез калмам әле.
Зөһрә.
Әхмәтҗан. Һәй, бәрәкаллаһ!
Бәдриҗамал (ишектән кереп). Мәхүп абыстай, сезне Хисами байларның кызлары чакыра, монда гына чыгып керсен әле, ди. (Мәхүп чыгып китә.)
Алтынчы мәҗлес
Әүвәлгеләр, соңра Мәхүп.
Хәмидә (сүзендә дәвам итеп). Бай дигәч тә, бик исләре киткән, аның кеше чыкмаган өрәк шикелле малаен, бүләге дә булмагач, шайтаныма кирәкме. Аңгыралар, эш башламас борын ук үзләренең мәнсезлекләрен белдерделәр, мәнсезләр, эштән чыккан шыр тилеләр!
Мәхүп (ишектән ашыгып кереп). Менә сиңа ә, харап булдым бит! Зөһрә, үзенең каушавыннан зиһеннәре таралып, сиңа көмеш ципочка дип сөйләп җибәргән. Көмеш түгел икән, йодрык кадәрле ае булган алтын ципучка икән. Әле кызларын шуны әйтергә җибәргән. Кодагый, зинһар, үпкәли күрмәсен, дигән.
Әхмәтҗан (кулларын җилпеп). Очты инде ул кодагый булулар. (Көлә.)
Зөһрә (мыскыл итеп). Үтүт инде хәзер кодагый булырга! (Көлә.)
Хәмидә (уынгалап). Менә син, ә мин дә ашыгычлык белән ачуланып ташладым, оятлы булдым, оятлы булдым.(Ялынганрак кыяфәттә) Карагыз әле, атасы, кызым, әле дә эш узмаган бит, мин ул сүзләрне ачуымнан гына ялгыш сөйләп җибәрдем. Кодагый – эшнең җаен белә торган кеше, малае да ямьсез түгел, бик сөйкемле егет...
Зөһрә. Кодагыең эшнең җаен белсә, мин дә бик яхшы белдем инде. Син, үзеңә асыл бирнәләр килсен өчен, минем башымны колга, тилиграм баганасы, белмим, тагы әллә нәрсә шикелле озын, ямьсез, шадра, кыек авызлы, кәкре аяклы бер егеткә бәйләмәкче булган икәнсең. Юк инде, хәзер торып тор, ул эшләр бик тиз эләкмәс! Хуш, сау булыгыз! (чыгып китә)
Әхмәтҗан. Рәхмәт, анасы, рәхмәт, мине дә бик күп акча тотудан коткардың. (чыгып китә)
Хәмидә (югары карап, елаган тавыш белән). Әй, Раббем, нинди гөнаһ шомлыкларым булды икән? Тәмам булган эшне тараттым.
Мәхүп (халыкка карап, елаган тавыш белән). Монда иң бәхетсез кеше – мин! (Хәмидәне төртеп күрсәтеп.) Шушы җүләрнең тиктормас теле аркасында, ничә күлмәкләрдән, ун мең сәдакадан, 5 йолдызлы коньяктан коры калдым.
Пәрдә төшә.

“Алтын – көмеш” җыры хор белән башкарыла