Конспект урока литературного чтения(тат) Тема: «Яхшылыкка- яманлык» ?киятен сингапурча укыту структураларына корып ?йр?н?.
Хуҗиәхмәтова Раушания Җәүдәт кызы
Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Тема: «Яхшылыкка- яманлык» әкиятен сингапурча укыту структураларына корып өйрәнү.
Максат: Әкиятне өлешләргә бүлү, өлешләр арасындагы “каршылыкны” күрә белергә өйрәтү;
•шәхескә кагылышлы – анализ, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә, башкаларның фикеренә уңай караш, төркемдә үзара ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен булдыру;
•предмет нәтиҗәләре – сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;
•метапредмет нәтиҗәләре – уку мәсьәләсен чишүнең килеп чыгу-чыкмавын билгели белү.
Җиһазлау: дәреслек (Әдәбият А.Г.Яхин 2нче сыйныф, Казан, 2010 ел, 81-83 бит) халык әкиятләре, проектор, ноутбук, презентация, биремле карточкалар, татар халык бию көйләре , таймер.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.
Кулланылган структуралар:
ТАЙМД ПЭА ШЭА ,СИНГЛ РАУНД РОБИН, МИКС ПЭА ШЭА,
ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН, ТИМБИЛДИНГ, ТИМ ЧИР.
Дәрес барышы:
Дәрес этаплары Этапның эчтәлеге Кулланылган структуралар
1 Оештыру моменты 1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2.Оештыру моментының төп максаты- балаларда яхшы кәеф , эшлисе килү халәте тудыру.
-Хәерле иртә, балалар!
-Кәефләрегез әйбәтме?
Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, -диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне сәламлик.
3. Өй эшен тикшерү.
а) ярым иҗади- А.Алишның “Чукмар белән Тукмар”әкиятен дәвам итәргә;
б) иҗади эшләрне тикшерү.
Укучылар иҗади эшләре белән таныштыралар. Нәтиҗә ясала.
Яхшы булырга, сугышмаска, әләкләшмәскә, сүз тыңлаучан булырга. ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану
ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН
Кәгазь битенә җавапла рын язалар. Круг буенча бер укучы укый, калганнар яңа фикерләр не өстәп язалар.II Актуальләштерү. Белемнәрне актуальләштерү.
1). Әдәби әсәр белән эшләү алымнарын искә төшерегез. ( Төркемнәрдә иңгә –иң утыручы партнерлар бергә эшли)
Уку
Катнашучыларны табу
Катнашучыларның сыйфатын табу
Өлешләргә бүлү
Өлешләрне гомумиләштерү.
2).Мәҗбүри өй эшенә тагын нәрсә бирелгән иде?
(“ Яхшылыкка-яманлык “ әкиятен укып килергә).
Нәрсә соң ул әкият?
Әкиятнең нинди төрләре була? (тылсымлы, көнкүреш, хайваннар турында.)
-Без бүген дәрестә нәрсә эшләрбез, кем ничек уйлый?
( Фикерләр тыңлана һәм дәфтәргә әкиятнең исеме язып куела.)
-Хәзер әкияттән чыгып уку мәсьәләсен куегыз. СИНГЛ РАУНД РОБИН
(иңгә –иң утыручы партнерлар бергә эшли)
III Уку мәсьәләсен кую.
-Без бүген дәрестә “Яхшылыкка- яманлык” әкиятен өлешләргә бүләргә өйрәнербез.
1нче бирем. Әкиятнең эчтәлеген кем сөйләп күрсәтергә тели?
(укучыларның җаваплары тыңлана.)
2 нче бирем. Катнашучыларны табыгыз.
Бүре ----------------бабай
Ат, сыер-------------төлке
-Бүре бабай белән ничек бәйләнешкә керә?
(Аучылар килә, ярдәм итә күр ,-ди бүре.)
-Бүре нишли? (ярдәм сорый, ялына.)
-Бүре нинди? (тыныч, куркак, ягымлы. -Бабай нишли? (бүренең сүзен тыңлый, аучылардан яклый, гомерен саклап кала.)
-Бабайның бу яхшылыгына бүре ничек җавап кайтара? (Җавапны дәреслектән табып укып күрсәтегез. -Бүрегә хас сыйфатлар сыйфатларны әйте гез. ( явыз, усал, үзе турында гына кайгыр тучы.)
Нәтиҗә : Башта бүренең үзенә куркыныч яный, ә соңыннан ул кыюланып китә, усал, явыз бүрегә әйләнә, үзенең коткаручысына яный.
3 нче бирем. -Икенче өзектәге вакыйгалар арасында нинди охшашлык бар? ( Бүре, сыер, ат - кешене гаеплиләр.)
Дәреслектән табып укып күрсәтегез. (Алар гомерләре буена кешегә хезмәт иткәннәр,явызлык эшләү турында уйламыйлар.)
-Бүре нишли? (Сыер белән атның үзе яклы булуына шатлана, аларның кайгысына сөенә генә.)
Нәтиҗә: Кеше кайгысыннан файдаланып , үзең турында гына уйларга ярамый.
ТАЙМ РАУНД РОБИН
( түгәрәк буенча уку мәсьә ләсен бер-берсенә билгеле бер вакыт эчендә әйтәләр)
СИНГЛ РАУНД РОБИН
Һәр сорау алдыннан укытучы вакыт бирә. (30 сек) . Укучылар уйлыйлар, язалар, фикер уртаклаша лар. Фикерләр тактага языла.
Укытучы тарафыннан бәяләнә, мактау сүзләре яңгырый.
ТИМБИЛДИНГ (алдан эшләп бетергән төркем “ Фейерверк” ясый.
ТИМ ЧИР.
IV Физкультминут“ “Әпипә” көенә биеп йөриләр. 4нче бирем. Соңгы өзектә катнашучылар кемнәр? Аларның үз-үзләрен тотышы нинди?
Бүре нишли? (Үз сүзендә нык тора.) Дәреслектән табып укып күрсәтегез.
Ә төлке нәрсә ди?(Ышануы кыен, син ул капчыкка сыймыйсың,- ди)
Төлке нинди? (Хәйлә кора, алдый, котырта, бабайга ярдәм итәргә тели)
Әкиятне нинди өлешләргә бүләрбез? Моның өчен нәрсәләргә игътибар итәрсез? (Катнашучыларның гамәлләренә карап әкиятне өлешләргә бүләрбез.) 1өлеш Бүре белән килешүчеләр 2 өлеш Бүре белән килешмәүчеләр
Каршылык
(Ике өлеш арасында каршылык күрәбез.)
ГОМУМИ НӘТИҖӘ: Яхшылыкны онытырга, бер-береңне рәнҗетергә, алдарга ярамый. Авыр вакытта ярдәм кулы сузарга кирәк. Бер-береңә игътибарлы, шәфкатьле, миһербан -лы булырга. Һәр көн игелекле эшләр кылырга, кылган эшләрең белән мактанып йөрмәскә. МИКС ПЭА ШЭА музыка туктый, парла шып басалар һәм сорауга кыскача җавап бирәләр.
ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану
V Рефлексия. -Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
-Дәрес сезгә ошадымы?
Шигырь юллары белән дәресне йомгаклыйсы килә .
Дога белмим дисең нигә? Яхшылык – үзе дога! Бар кеше игелек кылса
Яктырыр иде дөнья.
Изгелек ул- беркайчан да
Тузмый торган хәзинә,
Яхшылык эшлик һәрвакыт
Ул – үзе изге дога. ТИМ ЧИР укытучы белән бергә нәтиҗә ясала
V I Өйгә эш. Мин кылган изгелекләр - язарга;
Яхшылыклар – рәсемнәрдә, мәкальләрдә;
Иҗади эш.