Чыгыш Т?рбия бир?д? татар халык педагогикасы2
Ф.Х Гилязева
учитель татарского языка и литературы
МАОУ “СОШ №2” МО “ЛМР” РТ
г. Лениногорск
Тәрбия бирүдә татар халык педагогикасы
Һәрберебезгә дә яхшы билгеле: тәрбия кешелек барлыкка килү белән бергә, хезмәт эшчәнлеге барашында туган һәм һәрвакыт яшәп килә . Ул кешелек җәмгыятенең практик ихтыяҗларыннан килеп чыга. Шул ук вакытта тәрбия тәҗрибәсенең үзен гомумиләштерү зарурлыгы туа. Бу үз чиратында халыкта педагогик фикерләр һәм идеяләр үсүгә йогынты ясый.
Бүген күпчелек ата-аналар тәрбия мәктәп кысаларында гына алып барылырга тиешлегенә басым ясый. Ә күбесе балаларын тәрбияләүне тулысынча мәктәпкә тапшыра һәм көтелгән нәтиҗәләргә ирешелмәсә, аптырашка кала. Ә бит нигез гаиләдә салынырга тиеш. Ата-бабаларыбыз үрнәге буенча, гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибәгә таянып башларга тиеш бу эшне. Шулай итеп, тәрбиянең чыбык очы, фәнни телдә әйтсәк, халык педагогикасына барып тоташа да инде. Халык педагогикасының нигез өлешен халык авыз иҗаты, ягъни фольклор алып тора.
“Әкият сөйлә”,- дип, әби-бабасын, я булмаса әни-әнисен тинтерәтеп бетерүче балаларны очратканыгыз бардыр инде. Бу күренеш олылар тарафыннан гадәти һәм үтә дә гади хәл итеп кабул ителә. Әмма галимнәрнең, педагогларның әлеге мәсьәләгә карашлары җитдирәк. XVII гасырда яшәгән немец философы һәм мәгърифәтчесе Гердер: “Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала. Һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртеп булмаячак”,-дигән.
Әкиятне балага теле ачылгач сөйли башлыйлар. Бала яхшылык һәм яманлык төшенчәләре белән таныша башлый, ә гаделлекнең тантана итүе аның пакь күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уята. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фантазиясе байый, кешеләргә изгелек кылу, әкият геройларына охшарга тырышу теләге барлыкка килә.
Халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү , гаиләдә башланса да, мәктәптә дә дәвам итә. Бала мәктәп бусагасын атлап керү белән аны татар халык иҗатының, Тукайча әйтсәк, “тутыкмас вә күгәрмәс рәушан көзгесе” булган үрнәкләре белән таныштыра башлыйлар. Шул рәвешчә, халык авыз иҗаты әсәрләре нигезендә белем бирү белән бергә тәрбия дә алып барыла.
Татар халкы борын заманнардан тәрбиягә зур игътибар биргән. Аның гасырлар буена калыплашкан үз системасы булган . Бу ниндидер эш буларак түгел, ә бәлки тиеш нәрсә буларак кабул ителгән. Татарларның үз балаларын ничек тәрбия итүен күзәткән башка халык вәкилләре дә аларга хас булган үзенчәлекләргә игътибар иткәннәр, соклануларын да яшермәгәннәр. Мисал өчен, татарлар тормышы белән яхшы таныш булган тарихчы Петр Иванович Рычковның шундый сүзләре бар: “Нигездә татар авыллары буйлап йөргәндә, мин бик тырышлык белән аларның балаларын тәрбияләүләренә игътибар иттем. Аларның бала тәрбияләгәндә үтәгән йолалары бик хаклы рәвештә мактауга лаек: чөнки алар кече вакыттан ук балаларына үз кануннарын һәм кешелеккә хас булган барлык вазифаларны белдереп үстерергә тырышалар.” Автор татарларның балаларын кече яшьтән үк үз кануннары нигезендә тәрбияләвен ассызыклый.
Татар халык педагогикасында өлкән абыйлар турында аеруча горурланып әйтелә. Бу — борынгыдан килгән гадәт. Өлкән туган һәрвакыт үзенең кече туганнарына ярдәм итә, кирәк вакытта саклый да, ягъни башкалардан кыерсыттырмый. Өлкән балалар кечкенәләрне карый беләләр. Бу гадәт аларга шулай кечкенәдән күчә килгән, чөнки әти- әниләре башка хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгәндә, кечкенәләрне өлкән балаларына карарга кушканнар. Бу вазифаларны олырак яшьтәге балалар бер дә авырсынмыйча, шулай булырга тиеш дип башкарганнар. Алар кечкенәләрне карый, еласа — юата, ачыкса — ашата һәм тирбәтеп йоклата белгәннәр. Бу эшләрне алар җиренә җиткереп, үзенә бер осталык белән башкаралар. Өлкән балалар кечкенәләрне үзләренә җәлеп итә беләләр, аларга төрле кызыклы һәм маҗаралы, мавыктыргыч әкиятләр сөйлиләр. Әниләреннән ишеткән бишек җырын җырлап, кечкенә энеләрен яки сеңелләрен тирбәтеп йоклаталар.
Мәкаль һәм әйтемнәрне татар халкы сөйләмдә еш куллана,чөнки ул аларны балачактан ишетеп күңеленә сеңдерә бара. Мисал өчен мәкальләрне генә алыйк. Кайсы гына мәкальдә педагогик фикер юк дип әйтеп була? Мәсәлән: “Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер”, “Надан кеше сукырдан яман”, “Күпне өмет итсәң, аздан коры калырсың”, “Сабыр төбе – сары алтын”, “Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын”, “Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда калмас”, “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, “Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә, халык белер”, “Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла” һ.б. Шуңа күрә халкыбыз үзе дә әхлаклы, шәфкатьле, мәрхәмәтле, хезмәт итә белүе белән танылган.[2:3]
Халык педагогикасында кешеләрнең хайваннар дөньясы һәм аларның характерларын, файдалы һәм зарарлы якларын күзәтүләре, йорт хайваннарын дәвалавы, аларны тәрбияләве, бөҗәкләргә, кимерүчеләргә һәм ерткыч җәнлекләргә каршы көрәше турындагы материаллар зур урын алып тора. Халыкның һава торышы турында озак еллар буена күзәтүләрдән чыгып тупланган, ышандырырлык сынамышлары да бар. Татар халык педагогикасында математик белем һәм хисаплау алымнарын, ысулларын балаларның аңына математик табышмаклар аша җиткерү, сеңдерү киң таралган. Сыер, кәҗә, сарык, аларның аяклары, мөгезләре, колаклары турындагы табышмаклар математик хисаплауга, аңны үстерүгә юнәлдерелгәннәр. Санап кителгәннәр,һичшиксез, һәр татар гаиләсендә кулланыла торгандыр.
Матур гаилә – тормышыбызның нигезе. Гаилә кору- тормышыбызда иң әһәмиятле адым. Бу адымның гаять җаваплы икәнен искәртеп:”Ир-атны кеше иткән дә хатын, хур иткән дә хатын”,-ди. Бу мәкальне кабатлаган гаиләләрдә егетләр моңа колак салмый калмыйлардыр, минемчә.
Халык авыз иҗаты әсәрләрендә экологик тәрбиягә дә игътибар бирелгән. Халкыбыз төрле табынулар, ырымнар ярдәмендә кешеләрнең табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен эшләгән. Мәсәлән, “Кош оясын туздырсаң, башың авыртыр.” Кем инде башының авыртуын теләсен? Халкыбыз суны ятып эчүдән тыйган: “Суга ятып эчмә, эчеңә елан керер.” “Ишек алдында үскән агачка балта чапма, бәхетеңне чабасың.” Аңласаң аңларлык. Ай,хәтәр кисәтә.[1: 188]
Шул тыю-табуларыбызны сөйләмгә кертсәк, озын-озак нотыкларыбызны шулар белән алыштырсак, гореф-гадәтләребезне кире кайтарсак, табигать сакчылары тәрбияләүдә зур эш булыр иде.
Гаиләдә тәрбия бирүдә йола фольклоры да зур әһәмияткә ия. Гаилә бәйрәмнәре, алар белән бергә йөри торган әсәрләр күптөрле һәм әдәби яктан матур һәм катлаулы. Өлкән буын вәкилләре оныкларына үзләренең яшь чакта уйнап үскән җырлы-биюле уеннарын өйрәтәләр. Аларны боз агызу, орлык чәчү , яңгыр теләү такмаклары белән таныштыралар. Моның белән алар туган телне, туган җирне, халыкны хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтәләр.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең педагогик кыйммәте андагы гади һәм образлы үрнәкләрнең балалар тарафыннан җиңел үзләштерелүендә, аларда беренчел әхлакый күзаллаулар булдыра алуларында. Олы яшьтәгеләрнең дә көндәлек тормышта фольклор әсәрләрен еш кулланулары аларның безнең тормышыбыздагы ролен ачык күрсәтә. Нәтиҗә ясап шуны гына әйтәсе килә: фольклор әсәрләре халыкның педагогик яктан зирәклеген, алдан уйлап эш йөртүен, аның тәрбияви потенциалын ачып салалар, шулай итеп, татар педагогик фикер үсешендә дә мәңге җуелмаслык эз калдыралар. Күп гасырлар буенча үз әһәмиятен югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән бу педагогик мирасыбызны югалтмый сакларга, белем бирү һәм тәрбия процессында дөрес кулланырга тиешбез. Халкыбызның зирәк акылын, тапкыр фикерләрен, үзенчәлекле тәрбия алымнарын, әхлак нормаларын, яхшы гамәлләрен тормышыбызда бала тәрбияләүдә юлдаш итик.
Кулланылган әдәбият:
1. Милләт өчен алар көрәшәләр, дәверләргә ялгап дәверне. Казан: РИЦ “Школа”, 2009.-220б.
2.Мортазина Л.Р. Татар халык иҗаты һәм педагогик фикер. www.tatfolk.ru