Публикация на тему: Т?рбия бир?д? халык педагогикасы
«Тәрбия бирүдә халык педагогикасы» Халык педагогикасы – ул тормышта сыналып, буыннан буынга күчеп камилләшкән, халыкта киң кулланылган тәҗрибәләрдән килеп чыккан укыту-тәрбия турындагы тәгълимат – фикерләр, киңәшләр, тәрбия алымнары һәм чаралары җыелмасы.
Бүгенге көн балалар бакчасы тәрбиячеләр алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе – югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету.
Акыл-фигыль нәкъ менә балачактан тәрбияләнә. Моны безгә, өлкәннәргә, һич кенә дә истән чыгарырга ярамый. Баланы тәрбияләү һәрвакыт, иң элек тәрбияченең, олы кешенең үз-үзен тәрбияләвеннән башлана. Педагогик белемнәребезне даими рәвештә тирәнәйтү, тулыландырып тору, югары культуралылыкка омтылу, үзеңне кешеләр белән дөрес аралаша белергә күнектерү менә ни өчен кирәк.
Әти-әни, әби-бабайларның роле һәм җаваплылыгы елдан ел арта, һәр тәрбияченең, педагогның эше иҗади эшкә әверелә бара. Чөнки тәрбияче һәрчак тикшерүче, эзләнүче тирән акыллы кеше, хыял чыганагы һәм уйлап чыгаручы ул.
Милли педагогика яшь буынны тәрбияләү җыелмасына түбәндәгеләрне кертә: ана телен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын, милләтнең тарихын, динен, һөнәр нәсебен, тәрбия максатын, чараларын һәм ысул-алымнарын, гомумән, халыкның матди һәм рухи мәдәниятен.
Халкыбызныж иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре – бишек җырлары. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары ягыннан бишек җырлары тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырырләк түгел.
Халкыбыз җырлары – күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья.
Мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлекләре дә бик гыйбрәтле. Аларны өйрәнгәндә яттан белү генә җитми, бу мәкальләрдә әйтелгән үрнәккә омтылырга, гыйбрәт алырга кирәк.
Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Татар халык әкиятләрен педагогик күзлектән карау халкыбызның әле бик борынгы дәверләрдә үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә.
Халык ир балага да, кыз балага да бертигез итеп карауны, аларга тигез тәрбия бирүне яклый. “Бармакларның кайсысы да газиз һәм кадерле” – ди олылар сүзе.
Мәкаль дип телдән телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен туплаган, кыска һәм образлы сөйләмнәргә әйтәләр. Мәкальләрнең идея – тематик эчтәлеге гаҗәеп дәрәҗәдә киң. Мәкальләрнең төп максаты – кешеләргә, бигрәк тә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирүгә багышланган.
Табышмаклар – мәкальләр һәм әйтемнәр кебек үк халык иҗатының бер төре. Ул балаларга өстәмә мәгълүмат биреп кенә калмый, аларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә, тел байлыгын арттыра, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Мәгълүм булганча, шәхеснең формалашуы бишектән үк башлана. Биредә гаиләдәге гомуми тәртип, андагы үзара мөнәсәбәтләр гаять зур роль уйный. Әгәр ата-ана, гаиләнең башка әгъзалары бер-берсенә ягымлы, кайгыртучан булсалар, тәртип һәм хезмәт яратсалар, балада бу сыйфатлар җиңел үзләштереләчәк.
Бүген яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә җитди бурычлар булып киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып, халкына карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү тора.
Җыеп кына әйткәндә, халкыбызның гасырлар буе тупланган авыз иҗатында уңай әхлакый сыйфатлар, рухи матурлык чагыла, алар балаларның тирә-юнь турында белемнәрен киңәйтүдә, акыл һәм сөйләм телен үстерүдә алыштыргысыз чара булып тора.