РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРДА ТЕЛГ? КАРАТА М?Х?ББ?Т УЯТЫП УКЫТУ МЕТОДЛАРЫ


ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЧЕ
33 НЧЕ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
«РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРДА ТЕЛГӘ КАРАТА МӘХӘББӘТ УЯТЫП УКЫТУ МЕТОДЛАРЫ»
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әһлиуллина Мәдинә Ибраһим кызы
2014 нче ел
Рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы – укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү. Шул бурычларны тормышка ашыру максатында кайсы укытучы үз алдына «Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?», «Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга?» дигән сорауларны куймый икән. Әлбәттә, балаларда телне өйрәнүгә теләк уяту өчен, иң беренче чиратта, дәрескә карата кызыксыну уятырга кирәк. Бала мәктәпкә укырга килгәндә бик зур теләк белән килә. Укучыны мәҗбүриләп түгел, ә кызыксындырып, эмоциональ, эчтәлекле, эш формалары күптөрле булган дәресләр үткәрү - әнә шул теләкне сүндермәскә, белем һәм күнекмәләрне кызыксынып, актив үзләштерергә мөмкинлек бирә.
Рус телле балаларга татар теле укытуның метод һәм алымнары күп төрле. Шулар арасыннан сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, тикшерү, стимуллаштыру методларын файдалану телгә өйрәтүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Билгеле, метод һәм алымнарны укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытуның максаты һәм бурычларыннан, тәкъдим ителгән материалның эчтәлегеннән, укучыларның белем дәрәҗәсеннән, тел һәм сөйләү материалын үзләштерә алу мөмкинлегеннән чыгып файдалану тиешле нәтиҗә бирәчәк. Болар белән беррәттән дәресне үткәрү формалары да балаларның игътибарын җәлеп итүдә зур әһәмияткә ия: лекция, экскурсия, уен-дәресләр, ярыш-дәресләр, һ.б. Шулар арасында мин үз дәресләремдә уеннарга зур урын бирәм, чөнки рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда уенның роле зур. Ул чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.
      Балалар дәресләрдә үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә. “Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота, - дип яза үзенең балаларны тәрбияләү хакындагы лекцияләрендә А.С.Макаренко, - зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай.”
Уен- тел үзләштерү өчен мотив та, чара да. Башлангыч классларда дәрестә куллану өчен уен төрләре бик күп, мәсәлән : сюжетлы- рольле уеннар, әкиятләрне, хикәяләрне сәхнәләштерү җырларны, шигырьләрне өйрәнү.
Мин үз дәресләремдә рольле уеннарны актив кулланам. Рольле уенда балалар парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Уен вакытында балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Мәсәлән, “Кибеттә” уенын “Кыргый һәм йорт хайваннары” темасында уенчыклар кибетендә, “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр”, “Киемнәр”, “Уку-язу әсбаплары” темаларын өйрәнгәндә бик еш уйныйбыз.Укучылыр бер үк җөмлә калыпларын төрле темаларны өйрәнгәндә кабатлыйлар: ”Сездә бармы?”, “Сиңа нәрсә кирәк?”, “Миңа кирәк”, “Миңа бирегез әле” төрле темаларны өйрәнгәндә кабатлыйлар. “Кибеттә” уенын карап китик. (Видеоязма карау)
“Серле тартма” уены логик фикерләү, күзаллау күнекмәләрен үстерә. Сыйфатларны сөйләмдә куллану максатыннан бу уен бигрәк тә отышлы. Мәсәлән, тартмага җиләк-җимеш рәсеме салына. Укучы сораулар ярдәмендә тартмада нәрсә икәнен белергә тиеш. Ул сарымы? Ул яшелме? Ул түгәрәкме? Ул баллымы? һ.б.
Сәхнәләштерү дә балалар өчен рольле уен. Мондый уен баланы белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята, татар язучылары, аларның әсәрләрен уку теләге уята. Әсәрне сәхнәләштерү өчен бик зур эш төрләре эшләнә:
текстны өлешләргә бүлү;
төп геройларны билгеләү;
сәнгатьле сөйләм өстендә эш;
текст буенча диалог, микродиалоглар төзү, ситуатив күнегүләр эшләү.
4 нче сыйныф укучылары белән Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен өйрәндек. Хикәя 3 кисәккә бүлеп бирелгән.Хикәянең эчтәлеген аңлау өчен күп төрле биремнәр эшләнелде: тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр, ике раслауның кайсы дөрес, бу җөмлә хикәядә бармы, үзеңә ошаган өлешне табып укы. Аннан соң сыйныфта рольләргә бүлеп укыдык, сәнгатьле уку өстендә эш алып барылды, рольләр бүлеп бирелде. Балалар бу дәрескә бәйрәмгә әзерләнгән кебек бик теләп әзерләнделәр. Аларның уйнаганын карап китик.
Өйрәнелгән лексик материалны тикшерү өчен ребуслар, кроссвордлар чишү, тестлар үткәрү дә балаларда кызыксыну уята. Мондый төр эшләр укучылар өчен дә кызыклы, укытучыга да эш алымнарын төрләндерергә ярдәм итә, укучының уйлау – фикерләү сәләтен үстерә,хәтерне ныгыта, игътибарлылыкны арттыра. Укучылар үзләре дә бик теләп ребуслар, кроссвордлар төзиләр. Шул ук “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе буенча укучылар мондый кроссворд төзеделәр:
Гөлшатның әтисе фронтта кем? (танкист)
Гөлшатның дус кызының исеме. (Ләлә)
Күзләре ачыла да йомыла.Ул нәрсә? (курчак)
Гөлшатның әтисе кайда танкист?(фронт)
Башмакларның хуҗасы. (Гөлшат)
Башмакларны әтисе кайдан җибәрде? (Мәскәү)
Ләләгә өченче дус кызы нәрсә бирде? (чәчәк)
Гөлшат белән Ләлә кемнәр? (дуслар)
Башмаклар нинди төстә? (сары)
Идәннән түшәмгә кадәр сикерә.Ул нәрсә(туп)
Уен формаларын куллану дәресне кызыклы, аңлаешлы итә, балаларның активлыгын арттыра, белемнәрне үзләштерергә, уңай эмоциональ фон тудырырга, балаларга дәрестә үзләрен иркен тотарга мөмкинлек бирә.Укучылар дәрестән тыш чараларда да актив катнашалар, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Ел саен уздырыла торган предмет олимпиадасында, республикакүләм “Зирәк тиен” конкурсында катнашалар. 2012-2013 нче уку елында уздырылган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр конкурсында 3 нче сыйныф укучысы Игнатьева Катя “Татар теленә мәхәббәт” номинациясендә җиңү яулады. 4 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Аделя 2013-2014 нче уку елында уздырылган республикакүләм “Туган телем – серле тел” шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашты.
 “ Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул, “ – ди В. А. Сухомлинский. Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.
,