Укучыларны? татар телен ??м ?д?биятын ?йр?н? тел?кл?рен арттыруда эффектив методлар
Түбән Кама шәһәре
Тема: Укучыларның татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү теләкләрен арттыруда эффектив методлар
Ильина Зоя Евдоким кызы,
5 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
10 нчы декабрь, 2014 нче ел
Телебез – безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә, безнең бурыч – туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру.
Шул бурычларны тормышка ашыру максатында кайсы укытучы үз алдына “Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?”, “Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга?” дигән сорауларны куймый икән. Әлбәттә, балаларда татар телен өйрәнүгә теләк уяту өчен, иң беренче чиратта, дәрескә карата кызыксыну уятырга кирәк. Бала мәктәпкә укырга килгәндә бик зур теләк белән килә. Укучыны мәҗбүриләп түгел, ә кызыксындырып, эмоциональ, эчтәлекле, эш формалары күптөрле булган дәресләр үткәрү – әнә шул теләкне сүндермәскә, белем һәм күнекмәләрне кызыксынып, актив үзләштерергә мөмкинлек бирә.
Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.
Укучыларым нәтиҗәле эшләсен өчен, мин дәрестә уңай шартлар тудыруны беренче максат итеп куям. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм. Дәресләрем укучыларның бер-берсенә әдәпле сүзләр әйтүе белән башланып китә. Алар дәрес башында ук эшкә тартылалар һәм дәрес буе актив эшлиләр.
Рус мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен белү дәрәҗәсе һәм аралашу мөмкинлекләре төрлечә. Шуны исәпкә алып, дәресләремдә заманча белем бирү технологияләрен кулланырга тырышам. Иң еш файдаланыла торганнардан түбәндәгеләрне атап үтәр идем:
шәхескә юнәлтелгән технологияләр:
дифференциаль укыту технологиясе;
үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе.
укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр:
уен технологиясе;
проблемалы укыту технологиясе.
уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр:
терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;
компьютер технологияләре.
Башлангыч сыйныфларда дәресләрне уеннар, күрсәтмәлелек кулланмыйча үткәрүне күз алдына да китереп булмый. Болар белән беррәттән дәресне үткәрү формалары да балаларның игътибарын җәлеп итүдә зур әһәмияткә ия: лекция, экскурсия, уен-дәресләр, ярыш-дәресләр, һ.б. Шулар арасында мин үз дәресләремдә уеннарга зур урын бирәм, чөнки башлангыч сыйныфларда татар теленә карата кызыксыну уятуда уенның роле бик зур.
Балалар дәресләрдә үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. “Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота, - дип яза үзенең балаларны тәрбияләү хакындагы лекцияләрендәге А.С. Макаренко, - зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай”.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытында уен элементларыннан файдалану отышлы. Мин үзем “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык” темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә, укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә дип уйлыйм.
“Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: “Барам бер көнне урман буйлап...” . Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый.
Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәҗәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.
Тел дәресләрендә исә теманы аңлатканда проблемалы ситуацияләр тудырам, һәр укучым шушы проблеманы чишүдә катнаша. Проблемалы эзләнү технологияләрен кулланганда укучыларда:
проблеманы әйтеп бирә белү күнекмәләре формалаша;
иҗади сәләтләре, күзаллау үсә;
максатчанлык һәм оешканлык тәрбияләнә.
4 нче сыйныфларда “Сан” темасын өйрәнгәндә тактага сүзләр язып куям. Шушы сүзләрне 3 төркемгә (исем, фигыль, сыйфат) аерып язаргакушам. Кайсы сүзләр бер төркемгә дә кермәде, шушы сүзләрне укытам һәм аларга сорау куйдыртам.
Дәресләремдә гадәти булмаган алымнарны да кулланып эшләргә тырышам. Шул алымнарның берсе – бу проект эше. Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.
Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Балага көтелгән нәтиҗәгә ирешүгә кызыксыну булганда гына, проблеманы чишүдә уңай мотивация тудырып, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән проект-эзләнү эше алып барганда, аларның белем дәрәҗәсенең югары булмавын, дөньяны күзаллауларының, мөстәкыйль анализлау һәм игътибар туплау сәләтенең тиешенчә формалашып җитмәвен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә укытучы башлангыч сыйныф укучыларын эзләнү эшчәнлегенең беренче адымнары һәм алгоритмнары белән таныштыра. Проект методының төп өстенлеге, минемчә, укучыларның яңа белем туплап кына калмыйча, белем туплауның, бердәм хезмәтнең нәтиҗәсен булдыруда.
Башлангыч сыйныфларда түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:
тикшеренү (проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләү, көндәлек тормышта кирәк булырдай программалар тәкъдим итү);
иҗади (бәйрәмнәр яки конкурслар өчен презентация, музыкаль бизәлеш, видеоклип һ.б.);
мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, нәтиҗә ясау);
уен-проектлар.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Бүгенге көн дәресләрен компьтер технологияләре, интерактив такта, мультимедиядан башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп, урынлы итеп кулланырга мөмкин.
Компьютер технологиясе вакытны нәтиҗәле кулланырга һәм белем бирү процессын тагын да кызыклырак, җанлырак итәргә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары” на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” (anatele.ef.com) порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.
Мультимедия технологиясе слайд – иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләренең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.
Гомумән фәннәрне укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.
Бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга да нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.