Презентация на тему Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый хыялы Әлмәт һөнәри көллияте Интерактив дәрес эшләнмәсе Татар теле һәм әдәбияты Дәреснең максаты Әсәрне тирәнтен өйрәнү; патша хөкүмәтенең чукындыру сәясәтенең асылын күрсәтү; 1 Әсәр белән мөстәкыль эшләү һәм образлар аша өлешчә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү; студентларның фикер йөртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау сәләтен үстерү; 2 Әдип иҗатына кызыксыну уяту, милли узаң тәрбияләү 3 Кем ул?Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?Кем ул телле һәм тавышлы иткән?Хайваннардан безнең аермабызны күрсәткән кем?Вәхишәлекне хөкем иткән кем?Кемлегебезне дошманнарга аңлатып биргән кем?Кайгылы милләтне юаткан кем?Караңгыда идек, аттырды “ Таң” кем?Безне бер көлдергән,бер аглашкан кем?Узган көннәребез турында уйлаткан кем?Һәм безгә “инкыйраз”ны аңлаткан кем?Безнең өчен күп зәхмәт чиккән кем?Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем? Габдулла Тукай Гаяз Исхакыйның гаиләсе Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән.1931 Хатыны Мәрьям, Суфия белән. 1928. Г. Исхакый укыган “Күл буе” мәдрәсәсе. Чистайда Г.Исхакыйны төрмәгә утырту турында карар. Яүширмәдә ачылган музей күренешләре Акыл ияләренең – тормыш максаты турында Чын тормышның төп максаты – гаделлекне аңлау, гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу А.Платон Г.Исхакыйның иҗаты 27 – проза 21 –драматургия 6 – тәрҗемә әсәр 1 – сәяси әсәр 1 - әдәбият белеменә багышланга 1 – мемуар – истәлек характерындагы әсәр 1918-1939 – хатирә дәфтәре Гаяз Исхакый турында олы шәхесләр фикере. Гаяз Исхакыйның иҗаты, бигрәк тә аның эмиграция елларына караган өлеше, әле җитди өйрәнүне таләп итә. Әмма бу юнәлештә моңарчы башкарылган эшләр дә Гаяз Исхакый XX йөз башы татар мәдәниятендә үзәк фигура һәм бу чор татар әдәбиятына нигез салучыларның иң күренеклесе иде дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ибраһим Нуруллин* * *Кичән көнләри уйга алдырган кем,Вә без “инкыйраз”ы аңдырган кем? Габдулла Тукай * * * Бу әсәрдә (“Ике йөз елдан соң инкыйраз” хакында әйтелгән) ялкынлы автор бөтен татар тормышын рәхимсез рәвештә тәнкыйть итә. Ул миңа бик тә көчле тәесир ясады. Фатих Әмирхан * * * Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәтле вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализм кертүче иде. Галимҗан Ибраһимов АКЫЛ ИЯЛӘРЕ – КЕШЕНЕҢ ТОРМЫШ МАКСАТЫ ТУРЫНДА Тормышта үзеңә гаять зур максатлар куеп яшәргә кирәк. А.Блок Яшәү – көрәш, эзләнү һәм борчылулар утында яну ул. Э. Верхарн Иҗат иткән әсәрләре “Ике йөз елдан соң инкыйраз”“Зиндан”“Алдым-бирдем”“Тартышу”“Теләнче кыз”“Кыямәт”“Мулла бабай”“Сөннәтче бабай” Гаяз Исхакый “Зөләйха” драмасы Зөләйха җилкәсенә нинди авырлыклар төшә?(Аерылу, кайда икәнен белмәү, гаиләсе турында бернинди мәгълүмат булмау)Зөләйхага авырлыкларны җиңәргә нәрсә булыша?(Ходайга ышану.) Ислам дине – нинди дин? Ризаэтдин бине Фәтхетдин Ислам дине – Адәм балаларын үз ихтыярлары белән хәерле эшләргә күндерүче илаһи бер канун булып, Аллаһы тәгалә хәзрәтеннән Мөхәммәд галәйһис-сәллам аркылы җир йөзендәге халыкларга ирештерелде вә шуны кабул кылулары белән Адәм балалары тәклиф ителделәр, ягъни аларга йөкләтелде Ислам һәм хатын-кыз – Хатын-кызлар гаиләдә бала тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Ана белән бала арасындагы элемтә, ананың бала алдындагы абруе – яшь буында ислам диненә ышаныч тудыруның мөһим шарты. Шуңа күрә Коръәндә, шулай ук шәригатьтә хатын-кызның гаиләдәге хәле, гаилә-никах мөнәсәбәтләре җентекләп эшләнгән. Шәригать тарафыннан никах ир белән хатын-кыз арасында килешү дип билгеләнә. Ләкин бу килешү законлы булсын өчен, никах догасын уку һәм өйләнешүчеләрнең үзара ризалыгын сорау мәҗбүри. Шәригать хатын-кызны күп нәрсәдән тыя. Гаилә мәсьәләсенә килгәндә, ул кяфиргә тормышка чыгуны тыя, ә шул ук вакытта ир-атка башка диндәге хатын-кызга өйләнергә рөхсәт итә, тик аны Ислам диненә кертү шартын куя. Ислам йолалары – мөселманнарда буыннан-буынга күчеп килә торган эш-гамәлләр җыелмасы. Дини культның аерылгысыз өлеше булган бу йолалар дингә ышанучыларның акылларына гына түгел, хисләренә дә көчле йогынты ясый.Дога кылу – (гар.- ялвару, үтенү) – дингә ышанучы кешенең табигатьтән өстен көчләргә (Аллага) сорау, үтенеч белән мөрәҗәгать итүе яки аларга рәхмәтен белдерүе. Дога кылу ул – илаһи көчкә билгеле бер тәртибкә салынган сүзләр белән мөрәҗәгать иткәндә, аның игътибарын үзеңә тартырга һәм мәрхәмәтен, шәфкатен казанырга була дигән ышануга нигезләнгән. Мөселман өчен ул гарәп телендә булырга, кабул ителгән тәртиптә генә әйтергә тиеш. Аның тексты “дога” дип атала. Гөнаһ (фарс.- җинаять, язык эш) – дине-әхлакый кануннарга каршы килә торган гамәлләрне, сүзләрне һәм фикерләрне бәяли торган дине төшенчә. Алла исеменнән игълан ителгән кануннарны үтәмәү “Алла теләгенә” каршы килү булып санала һәм моның өчен тәмүг җәзасы бирелә.Кяфир, көфер (гар.-дингә ышанмаучы, Алланы бер дип танымаучы, мөселман динендә булмаган кеше) – Ислам дине белемендә һәм фикыһта барлык башка диндәгеләргә һәм атеистларга тагылган атама. Тәмуг (гар.- җәһәннәм) – дин әйтүенчә, кеше үлгәч, аның җаны яши торган урыннарның берсе. Коръәндә ул “ут”, “ялкын”, “упкын” кебек синонимнар белән дә атала. Бәндәне төрле явызлыклардан тыеп тору өчен кыямәт көне, сират күпере, ахырзаман алдыннан Мәһди килү, тәмуг һәм оҗмах турындагы өйрәтүләр бик җентекләп эшләнгән. Ислам дине өйрәтүенчә, дини йолалар өлкәсендә генә түгел, социаль мәсьәләләрдә дә руханилар куйган таләпләрне үтәүчеләр, “Алла тәкъдиренә” баш имәүчеләр, хосусый милеккә кул сузучылар тәмугка керәчәк. Н.Островский Кешенең иң кадерле нәрсәсе – аның гомере. Гомер аңа бер генә тапкыр бирелә һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән көннәр өчен хурлык утында янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң изге нәрсәгә - кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтерлек булсын. Н.Островский Өзек: Гыймади Әсәр буенча сораулар Татар халкы ни өчен көрәшә?(Дин өчен)Дин белән халкыбызның нинди рухи байлыклары бәйләнгән?(Теле, гореф-гадәтләре)Боларның барысын бергә нинди сүз белән атап була?(Милләт) Димәк, татар халкы нәрсә өчен көрәшә?(Милләтне саклау өчен)Ә патша хөкүмәте нәрсә учен көрәшә?(Татар милләтен бетерү өчен) Татар халкы → ← патша хөкүмәте гореф-гадәт Дин тел↓ милли сыйфатлар Милләтне саклау → ← милләтне бетерү Өзек: Зөләйха Сорау Әсәрдә ни өчен Зөләйха – хатын – кыз – төп герой итеп алынган? (Чөнки хатын – кыз гаиләдә динне саклаучы, милли хисләр тәрбияләүче, ягъни милләтне саклаучы зат.) Сорау Карт рус образы буенча нәрсәләр әйтә аласыз?(Көчләп чукындыруны дөрес эш түгел дип әйтә.)Димәк, IIIпәрдәдә нинди каршылык та бар икән? (Руслар белән руслар арасында. Руслар арасында да чукындыруның кирәкмәгән эш икәнлеген аңлаган кешеләр булган.) 1917 елның 17 нче марты. Казанда “Сәйяр”труппасы тарафыннан Г. Камал режисерлыгында Зур драма театры сәхнәсендә куел. Зөләйха ролен зур осталык белән Гөлсем Болгарская башкара.1917 елның 27 нчемарты. Спектакль кабатлана. Гаяз Исхакый үзе дә чакырылып, әсәр тулысы белән куела.1917 елның 4 нче мае. “Сәйяр” труппасы “ Зөләйха”ны Мәскәүгә алып Бара һәм Корш театры сәхнәсендә куя. 1917 нче елның ноябре. Бераз үзгәртелеп, Казанда тагын күрсәтелә.1918 нче елның җәе. “Зөләйха”га композитор Солтан Габәши махсус музыка да язып, “Сәйяр”труппасы спектакльне Идел буе, Кавказ, Төркестан төбәкләренә гастральләргә алып чыгарга планлаштыра, әмма ният гамәлгә ашмый кала...1918 нче елның июле. Зәйни Солтанов режисерлыгында Әстерхан театрында куела. Зөләйха ролен С. Байкина чын мәгънәсендә аңлап башкара. Чит илләрдә: 1921 – Харбиндә, 1937 – Токиода, 1937 – Тампереда (Финляндия). Әсәр белән фильмны чагыштырып нәрсә әйтә аласыз? Сорау. Чукындыру сәясәте татар халкының язмышына нинди йогынты ясаган? (Татарлар сан ягыннан кимегән, рухи байлыгыбызга зур зыян килгән, милләт бетү куркынычы астына куелган.)Димәк, без кемнәргә бурычлы? (Зөләйхаларга, Гыймадиларга, хәзрәтләргә). Киләчәге бар милләт без,Шәхесләргә бай милләт без,Тарихта эзле өмет без,Җиде дәүләтле милләт без,Вәлиевләр, Шәймиевләр, Булган чагында Гата,Алсуланып, Җир йөзендә Татарның таңы ата.Туфаннары, Бәшировлар,Сафиуллин, Таһировлар Барында безнең татар,Барча кыенлыкны җиңеп,Якты көннәргә атлар. Гомәр Саттар – Мулилле. Өй эше. Сочинение язарга. “Дин өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.”“Милләтемнең киләчәге.” Игътибарыгыз өчен рәхмәт!