Муса ??лил и?аты безг? таныш


Тема: ”Муса Җәлил иҗаты безгә таныш”.
Максат: Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен кабатлау, яттан сөйләү, ныгыту.
Тәрбия бурычлары: балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: балаларны Муса Җәлилнең тормышы белән таныштыру.
Төп белем бирү өлкәсе: аралашу,социальләштерү, иҗади сәнгать.
Методик алымнар һәм чаралар: күрсәтмә материал, сораулар, әдәби тел, уен, үсендерү, мактау.
Җиһазлау: рәсемнәр,магнитлы такта, кисмә рәсемнәр.
Сүзлек өстендә эш: һәйкәл.
Алдан үткәрелгән эш: Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләре белән танышу, берничәсен яттан өйрәнү, ролләргә бүлеп сөйләп карау.
Эшчәнлек төзелеше:
Кереш әңгәмә.
М. Җәлилнең “Сәгать”, “Куян”, “Карак песи” шигырьләре белән эш.
Уеннар.
Тәрбияче сөйләве.
Өстәл уены.
Йомгаклау
Эшчәнлек барышы
Тәрб. Балалар, без бүген сезнең белән бер шагырьнең шигырьләренә иллюстрацияләр карап китәрбез. (Тактага “Сәгать” шигыренә рәсемнәр эленә). Я, балалар, бу рәсемнәргә карап сез кайсы шигырьне искә төшердегез?
Б-р. “Сәгать”.
Тәрб. Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара әле?
Бала. Бер малай озак йоклап бакчага соңа калган.
Тәрб. Әйдәгез әле Мәликә, Асилә һәм Азамат безгә бу шигырьне сөйләп күрсәтсеннәр.
(Өч бала “Сәгать шигырен рольләргә бүлеп сөйлиләр).
Мәликә. Сәгать суга: "Даң-даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә - эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.

Асилә. Сәгать йөри “Келт-келт,
Тиз бакчага кит-кит!
Мәликә Марат аңа дәшә:
Азамат “Тукта, мине көт-көт!”

Асилә Сәгать җырлый “Диң-диң,
Мин бит туктый белмим.
Моннан ары зиң-зиң,
Миңа карап йөр син!”
Тәрб. Балалар, Марат нинди малай булган?
Б-р. Күп йокларга, соңа калып йөрергә ярата торган малай. Бакчага бит вакытында, соңа калмый йөрергә кирәк. Соңа калып килгән балалар иртәнге зарядкага да җитешмиләр.
Тәрб. Шулай шул, бик дөрес. Әйдәгез әле балалар зарядка ясап алабыз.
Барыбыз да торышабыз
Физкультура ясарга. Балалар урыннарында атлыйлар.
Бер-ике, бер-ике,
Физкультура ясарга.
Кулларыңны киң итеп җәй,
Аннан алга таба суз.
Бер-ике, бер-ике, кулларын як-якка җәяләр, аннан соң кул чабалар
Аннан алга таба суз. һәмалга сузалар.
Кулларың югары күтәр.
Аннан төшер түбәнгә.
Бер-ике, бер-ике, кулларынюгары күтәрәләр, аннан соң түбән
Аннан төшер түбәнгә. Төшерәләр.
(Тәрбияче тактага “Куян” шигыренә рәсемнәр куя.)
Тәрб. Ә бу рәсемнәр кайсы шигырьгә туры килә?
Б-р. “Куян” шигырьенә.
Тәрб. Ә бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
Бала. Балалар бер туңган куянны табып алганнар. Аны бакчага алып килеп җылытканнар. Ә куян җылынгач качып киткән.
Тәрб.Әйдәле, Сөмбел, безгә шигырьне сөйләп күрсәт.
Сөмбел:
Куян салкыннан
Туңган, куырылган;
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикереп урманга
Чабып югалды.
- Куян, син кайда?
- Яшел тугайда.
- Куян, син кайда?
- Ерак чүлләрдә.
- Куян, син кайда?
- Калын урманда.
- Куян, син кайда?
- Карлы буранда.
Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.
Тәрб. Балалар куянны тапканнар, әйдәгез шул куян белән уйнап алабыз.
Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала. Ул- “Куян”. Ул балалр алдында уйнап, сикергәләп йөри. Балалар түгәрәк буйлап йөриләр һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Куян, куян, куянкай,
Әйдә уйна, күңел ач,
Алдыңны, яныңны күрсәт,
Кача алсаң бездән кач!
Куян шул сүзләрдән соң түгәрәктән чыгып китмәкче була. Балалар туктап калалар, чыгармас өчен кулларын җибәрмичә чүгәлиләр.
(Тәрбияче балалар алдына “Карак песи” шигыренә рәсемнәр элә).
Тәрб. Ә бу рәсемнәр сезгә кайсы шигырьне искә төшерде?
Б-р. “Карак песи”.
Тәрб. Ә ул шигырь нәрсә турында?
Бала. Песигә чыландагы майны сакларга кушалар. Ә ул шул майны үзе ашап бетергән.
Тәрб. Балалар шулай эшләргә ярыймы соң?
Б-р. Юк! Сүз биргәч, сүзеңдә торырга кирәк.
Тәрб. Балалар, әйдәгез әле бу шигырьне дә без Ясмилә, Айзат сөйләвендә тыңлап үтик.
. Ясмилә. Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:

Мияу, мияу пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
Айзат. Песи күргәч күселәр,
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
Мияу, мияу пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә.
Иртә белән майга дип
Чыксам күзем акайды.
Явыз песи бер үзе
Ялт иттергән ак майны!

Мияу, мияу пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны,
Үзең ашап киткәнсең.
Тәрб.Балалар, песи майдан башка тагын нәрсәләр ярата әле ул?
Б-р. Ит, тычканнарны.
Тәрб. Әйдәгез “ Тычканнар һәм песи” уенын уйнап алабыз.
Балалар түгәрәккә басалар. Алар-тычканнар, ә уртада “песи” йоклап утара.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Матур итеп җырлыйбыз.
Уртада песи утыра-
Балалар, тын булыгыз.
Түгәрәктә әйләнүдән туктыйлар һәм
Песине уятмагыз.
Бик сак кына атлагыз!
Соңгы сүзләрне әйткәндә песи уяна һәм тычканнарны куа башлый. Балалар тиз генә үз урыннарына утырырга тиешләр.
Тәрб. Балалар, бу шигырьләрне без сезнең белән укыдык та, яттан да өйрәндек, ә кем язган соң безнең өчен аларны?
Б-р. Муса Җәлил.
Тәрб. Менә мин сезнең алга аың фото сурәтен куям. Муса Җәлил сезнең кебек кечкенә вакытта үзе дә әкиятләр, шигырьләр тыңларга бик яраткан. Ә инде зур үскәч балалар өчен шигырьләр язган .(М. Җәлилнең язып утырган рәсеме куела)
Балалар, безнең илебезгә дошманнар хөҗүм иткәч ул аларны куып җибәрү өчен сугышка китә һәм бик нык яралана. (Мылтык тотып йөгерүче солдатлар рәсеме куела).

Аны дошманнар төрмәгә ябып куялар, ул анда да шигырьләр язуын дәвам итә. Дошманнар аны җазалап үтергәннәр.(Конслагерда солдатлар рәсеме куела).
Безнең халык Муса Җәлилне беркайчан да онытмас. Аңа куелган һәйкәл безнең шәһәрдә дә бар. (Шәһәребездә М. Җәлилгә куелган һәйкәл рәсеме куела).
Тәрб. Балалар, әйдәгез әле бераз уйнап алабыз. М. Җәлил шигырьләренә ясалган рәсемнәрне өлешләрдән җыябыз.(Ике балага, өлешләргә бүленгән, бер рәсем бирелә. Балалар шуларны җыялар).
Тәрб.Балалар, без бүген кайсы шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп үттек?
Б-р. Муса Җәлилнең.
Тәрб. Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?
Б-р. “Карак песи”, “Куян”, “Сәгать”, “Әтәч”, “Күке”.
Тәрб. Булдырдыгыз балалар, алга таба да әле без шагыйрнең шигырьләре белән танышуны дәвам итәрбез.