Махсус курс. 11 с?г. Яшь т?р?ем?чел?р
Аңлатма язуы.
Хәзерге көндә рус төркемендә белем алучы укучының тәрҗемә итү, сөйләмне аңлау, аралаша белү сәләте татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүгә бәйле. Иң мөһим нәрсә: әңгәмәдәшеңне аңлап, җавап кайтара алу. Шуңа күрә мин әзерлек курсын “Яшь тәрҗемәчеләр” (“Начинающие переводчики”) дип атадым. Бу курс укучыларның сәләтләрен ачарга, белемнәрен тирәнәйтергә, уй-хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, иҗади эшчәнлекне баета.
“Яшь тәрҗемәче” электив курсы өчен 11 сәгатьлек махсус программа төзелде.
Курс максатлары:
Укучыларның сөйләмне аңлау, аралаша белү күнекмәсен үстерү;
Укучыларның иҗади кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерү;
Укучыларның сүзлеген баету һәм активлаштыру;
Укучылар арасында үзидарә булдыру, дуслык,татулык тәрбияләү;
Татар теленә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар
- укчыларны тәрҗемәчелек осталыгы турында мәгълүмат бирү;
- укучыларны татар телен кызыксынып өйрәнүгә тарту;
- сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү;
- сөйләм телен үстерү;
- укытучы билгеләгән темага фикер йөртү һәм тасвирлама формасында текстлар төзү;
- эстетик тәрбия бирү;
Көтелгән нәтиҗәләр
Иркен аралашуга уңышлы чыгу өчен укучыларның белемнәрен һәм сәләтләрен ныгыту, киңәйтү, үстерү.
Программа эчтәлегенең төзелеше:
-Кереш.Тәрҗемә тарихы турында әңгәмә.
-Тәрҗемә итү серләренә өйрәтү.
-Тәрҗемә эше.
-Тәрҗемә ителгән әсәрләр уку
-Йомгаклау
Темаларны өйрәнү 11 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.
№ Дәрес темасы Үткәрү вакыты Искәрмә
план факт 1 Тәрҗемә тарихы турында әңгәмә. 2 Тылмач һөнәре нәрсәне аңлата. Һөнәрләр турында фикер алышу. Һөнәрләр турында фикер алышу. Тәрҗемәче нәрсә белергә тиеш соравына җавап табу.
3 Тәрҗемә әсәрләр белән танышу Слайдлар карау: татар язучылары.
4 Сүзлекләр белән танышу һәм эш итү. Орфографик, фразеологик, синонимнар, омонимнар, русча-татарча сүзлекләр .
5 Төрле сүзлекләрнең үзенчәлеген һәм мөһимлеген билгеләү. Аңлатмалы сүзлекләр.
Он-лайн сүзлекләр.
6 Төрле темага караган текстлар туплау (рус һәм татар телендә). Группаларда тәрҗемә эшен башкару. Әдәби, фәнни, публицистик текстлар туплау. Аңлау һәм тәрҗемә итү . Текстларны чагыштыру. Кулланылган лексиканы анализлау.
7 Татар теленнән рус теленә тәрҗемәләр белән танышу . Г.Кутуй, Г.Бәширов һ б. язучыларның оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләреннән өзекләр белән танышу. Г.Кутуй, Г.Бәширов әсәрләреннән өзекләрне уку. Рус телендәге вариант белән чагыштыру.
8 Синхрон тәрҗемә турында төшенчә бирү. Практик эш. Синхрон тәрҗемәнең 3 төре. ВикепедиЯ-ирекле энциклопедия.
9 Аудирование. Сөйләмне аңлау буенча эш төрләре. Нигъматуллина Р.Р., Солтанова Р.М., Юнысова Р.Ә. “Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар”, 32нче бит. Аудирование тцрлщре буенча11 Фәнни әдәбиятта тәрҗемә эше. Тәрҗемәчеләрнең сайтлары белән танышу. Тәрҗемәчеләрнең сайтларына къзщтъ ясау. translations.web-3.ru,http://medicibloggnrb.ru/tatarskii-yazyk, һ.б.
Әдәбият
Укучылар өчен:
Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.- Казан: Гыйлем, 2008
Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
Г.Бәширов “Туган ягым- яшел бишек”, Казан, 1994.
Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”, Казан, 1992.
Укытучы өчен:
Нигъматуллина Р.Р., Солтанова Р.М., Юнысова Р.Ә. “Татарча да яхшы бел. Контролҗ тестлар һәм текстлар”, Мәгариф,2007
Абдуллина Р.С.Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе-Казан: Мәгариф, 2009
Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты. Теория.Тарих. -Казан: Мәгариф, 2004.
Хисамова Ф.М.Татар теле морфологиясе.- Казан: Мәгариф, 2006
Г.Бәширов “Туган ягым- яшел бишек”, Казан, 1994.
Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”, Казан, 1992