«?ни диеп ?йтер кешем булгач, мин бу ?ирд? бик т? б?хетле!..»


Тәрбия сәгате
«Әни диеп әйтер кешем булгач,
мин бу җирдә бик тә бәхетле!..»
Максат: әниләргә карата ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Тәрбия сәгатенең барышы.
Укытучы:
- Балалар, карагыз әле, сез бүген нинди бәхетле. Сезне күз карашыгыздан ук аңлый торган, авыр чакта юата, дөрес киңәшләрен бирә, ә шатлыклы минутларыгызда сезнең өчен ихластан сөенә торган кешеләрегез – әниләрегез бар сезнең. Менә бүген дә аларга монда килү өчен сезнең бер сүзегез җиткән. Кадерле әниләр! Сезне әниләр көне белән котлап, шушы чарабызны башларга рөхсәт итегез.
Укытучы:
- Балалар, аңлагансыздыр инде, бүгенге тәрбия сәгатебезне без әниләргә багышларбыз. Иң элек әйтегез әле, кем соң ул әни кеше?
(балаларның җаваплары тыңлана)
Укытучы:
- Бик дөрес. Әни кеше ул безне бу дөньяга тудырган, безне иркәләп-кадерләп баккан, безнең өчен янып-көеп яшәгән һәм яшәячәк бөек зат ул. Коръәндә менә нинди сүзләр бар: «Онытмагыз, җәннәт әниләрнең аяк асларында, әни суккан җир җәһәннәм учагында янмас, әниләргә күрсәткән кадер - хөрмәттән җәннәткә баскыч үрелер». Ләкин бу кадер - хөрмәтне һәрберебез әниләренә күрсәтә микән? Әйдәгез бер риваять тыңлап китик әле: «Бик борынгы заманнарда яшәгән икән ди ялгыз анасы белән бер егет. Яшьлек юләрлек дигәндәй, егетебез бер кызны яратып йөри икән. Егет мәхәббәтен белдереп, кызга тәкъдим ясагач, кыз: «Әгәр әниеңнең йөрәген алып килсәң, ризалыгымны бирермен», - дип шарт куя. Нишләсен егет, кайтып анасының йөрәген ала һәм йөгерә - йөгерә кыз янына барырга чыга. Ул шулкадәр нык йөгерә, хәтта юлда яткан ташка да игтибар итми, абынып егыла. Шул чак егетнең кулындагы ана йөрәге телгә килеп: «Аягың авыртмадымы, улым?» - дигәч, егет айнып китә, ләкин инде соң була…» Димәк, балалар, бу риваятьтән чыгып нинди нәтиҗә ясап була инде? (балаларның фикерләре тыңлана)
Укытучы:
- Ә хәзер безнең заманга якынлашып, бергәләп бер солдатның авыр сугыш чорында әнисенә багышлап язылган хатын укып китик.
Солдат хаты:
«Сөекле әнием! Сиңа булган мәхәббәтемне әйтер өчен җир йөзендә булган барлык сүзләр дә җитмәс төсле.. Әни! Бу сүздән дә кадерле, татлы сүз юктыр ул. Син беркайчан да кире какмас, үпкәләтмәс, яратудан туктамас бердәнбер кеше! Хәзерге минутларда синең йомшак кулларыңны тою, «улым» дип назлап эндәшкән тавышыңны ишетү өчен мин барысын да бирер идем. Әнием, сине үпкәләткән, аңламаган чакларым да булгандыр, алар өчен мине гафу итсән иде. Синнән дә кадерлерәк кешем юк икәнен мин шушында гына аңладым. Ут эченә кергәндә, үлем белән күзгә - күз очрашканда мин һәрвакыт күңелем белән сиңа эндәшәм, ярдәм сорыйм, чөнки мин беләм, син беркайчан да мине кире какмассың. Ходайдан мин бер генә нәрсә турында ялварам: тизрәк бу сугыш бетеп, исән-сау килеш, җиңү байрагын җилфердәтеп синең яныңа әйләнеп кайтсам иде. Көт, әнием, өметеңне өзми көт газиз улыңны.»
Укытучы:
- Балалар, бу хатны укыгач, сез нинди уйларга бирелдегез, нинди фикерләрегез барлыкка килде?
Укытучы:
- Дөрестән дә, әниләрнең кадерен, аларның иң якын кеше икәнлеген без күп очракларда соңлап аңлыйбыз. Күп вакытларда без аларга карата тиешле дәрәҗәдә игътибарлы була белмибез, алар безгә биргән мәхәббәт һәм җылылыкның кечкенә генә өлешен дә кире кайтара алмыйбыз. Ә авыр минутларда һәрвакыт аларны искә төшерәбез, ярдәм, киңәш сорыйбыз…
Укытучы:
- Нинди генә халык иҗаты булмасын, әниләргә багышланган язмалар – җырлар, шигырьләр, хикәяләр, мәкальләр, әкиятләр - һәрвакытта да әниләргә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре белән язылган. Ә хәзер әйдәгез әниләр турында шигырь укып китик.
Әниемнең җылы кочагы.
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы,
Еласам, юаткан,
Иркәләп уйнатканӘниемнең җылы кочагы.
Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда,
Ял сорагач керфек очларым,
Җыр көйләп, тирбәтеп,
Йоклаткан изрәтеп
Әниемнең җылы кочагы.
Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән,
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән,
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагыУкытучы:
- Ә сез әниләр турында шигырьләр беләсез микән?
(укучылар үзләре белгән шигырьләрне сөйлиләр)
Бик яхшы. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, кеше йөрәгенең иң жылы түрдәге урынында әни булырга тиеш, иң беренче мәхәббәт тә әнигә, иң беренче кайгыртыр, кадерләр кеше дә әни булырга тиеш. Алар безнең белән янәшә булганда иркәләп, назлап калыйк аларны. Ә сезгә, кадерле әниләр, шуны телисе килә, яраткан газиз балаларыгыз сезгә карата игелекле булсыннар, йөзегезне кызартмасыннар, алдагы көннәрегездә терәк булсыннар. Исән – сау яшәгез!