“Каюм Насыйрины? тел гыйлеме ?лк?сенд?ге хезм?тл?ре”. Региональ конференцияг? ?зерл?нг?н эш.
Муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе –
“17нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: “Каюм Насыйриның тел гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләре”
Эшне башкарды: 8 “А” сыйныфы укучысы
Абдуллин Ранэль Рәшит улы.
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Абдуллина Гөлнара Вәзир кызы
Әлмәт, 2016нчы ел
Хәзерге заманда балалар күп вакытларын социаль челтәрләргә һәм компьютер уеннарына багышлыйлар. Кулларында яхшы китап урынына кәрәзле телефон яисә планшет. Туган як тарихы, онытылмас китап, мәдәни кыйммәтләргә карый йолдызлар турында яңалыклар, кызыктыргыч рәсемнәр, дуслар белән челтәр аша аралашу мөһимрәк бүген.
Китап укуның әһәмиятен бүгенге заман яшьләре аңлап бетерми шикелле. Китап бит информация бирүдән тыш бик күп төрле талантлы авторларның фантазия дөньясына чумдыра.
Китап – белем чишмәсе. Китаптан мәхәббәт, бәхет, чит ил һәм башка бик күп нәрсәләр турында мәгълүмат аласың. Ә энциклопедия белән сүзлекләр үзләре бер хәзинә. Аларда бөтен сорауга да җавап әзер. Китап – ул буш вакытыңны файдалы үткәрү өчен менэ дигән чара. .
Балалардан Каюм Насыйри кем ул дип сорасаң барысы да җавап бирүләренә шикләнәм. Хәзерге укучылар андый бөек шәхесләрне белеп бетермиләр шул.
Мин үземнең фәнни эшемдә әдипнең биографиясен, иҗатын һәм тел белеме гыйлемендәге эшләрен өйрәнүне бурыч итеп куйдым. Куйган бурычтан чыгып, мин иң әүвәл Каюм Насыйриның иҗаты белән, башка галмнәрнең, язучыларның аның турында язган әсәрләре, хезмәтләре белән таныштым. Аннары Каюм Насыйри үзе хезмәт куйган өлкәләрне карадым. Бик күп тармакларда хезмәт куйган ул: математика, география, тел гыйлеме, тарих, педагогика, тәрбия медицина һ.б.
Каюм Насыйри үзенең бөтен тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетып, безгә бик бай мирас калдырган.
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров – Каюм Насыйри – 1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында туа. Каюмның бабалары һәм атасы ул заманның укымышлы кешеләре була.
К.Насыйри балалык вакытларын әнә шундый укымышлы кешеләре булган гаиләдә, туган авылы Шырданда уздыра. Башлангыч белемне атасыннан ала. 1841 елда аны Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр шул мәдрәсәдә укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, яшерен рәвештә русча укый, шәкертләрнең күпчелегеннән аермалы буларак, җәмгыятькә файдалы, белемле кеше булып җитлегә.
1855 елда К.Насыйрины, христиан руханилары әзерли торган Духовное училищега, татар теле укытучысы итеп чакыралар. Аның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башланып китә. Соңрак ул шул ук училищеның дәвамы булган Духовная семинариядә татар теле мөгаллиме булып эшли. Анда укытучылар белән нык аралаша, рус телен өйрәнә. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
1829 елдан башлап К.Насыйри, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, барлык гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның зуррак күләмле фәнни, әдәби хезмәтләре шул вакытларда туа. Әдип барлык көчен китаплар, дәреслекләр язуга, акчасын аларны бастыруга сарыф итә.
Укучы яшьләр, рус галимнәре, беренче нәүбәттә тюркологлар, К.Насыйри хезмәтләрен үз вакытында ук таныйлар. 1885 елда К.Насыйри Казан Университеты каршындагы “Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте” әгъзасы итеп сайлана.
Каюм Насыйриның эшчәнлеге, крепостной строй яшәгән вакытларда башланып, Россиядә капитализм үскән чакларга туры килә. Аның беренче әсәрләреннән “Мәҗмәгыл-әхбар” (“Хәбәрләр җыентыгы”) 1859 елда языла. Басылып чыккан беренче әсәре – “Кыскача нәхү китабы”. Бу китап, русча өйрәнүче татарларны күздә тотып, рус телендә языла, “Краткая татарская грамматика” исемендә 1860 елда басыла.
Балаларга һәм башлангыч белем алучыларга табигать күренешләре турында кыскача мәгълүмат биргән “Буш вакыт” әсәре дә шул ук елда басыла. Ул татар телендә язылган әдәби-фәнни популяр әсәрләрнең беренчесе. 1868 елда К. Насыйри “Буш вакыт”ның икенче вариантын бастыра. 1860 елгы басма 12 битле генә булса, икенчесе 87 биткә җитә.
К.Насыйри 1871 елда ярым журнал характерында, “Казан календаре” исемендә, еллык өстәл календаре чыгара башлый. Газета вазифасын өлешчә әнә шул календарьлар үти. Аның егерме дүрт ел дәвамында чыгып килгән календарьларында, ел саен кабатлана торган гадәти материалларында фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Насыйри татарлардан беренче журналист-энциклопедист та булган.
Каюм Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәте “Кырык вәзир кыйссасы” исемле мәшһүр әсәрне татар телендә эшләп, 1868 елда бастырып чыгаруы белән башлана. Эчтәлеге, сәнгатьлелеге ягыннан укучыларны кызыксындырырлык бу әсәр халык арасында тиз тарала, сигез тапкыр басыла. Әсәргә кергән хикәятләрнең күпчелеге гаделлек, намуслылык, батырлык идеяләрен яклауга юнәлдерелгән.
Әсәрнең уңай образлары – тугрылыклы, хыянәтсез кешеләр. Насыйри аларның җиңеп чыгуларын күрсәтә. Ялганчы, башкаларга яла ягарга омтылучы, мәкерле кешеләр үзләре казыган базга төшеп һәлак булалар. Хикәятләр, эчтәлеге белән бер-берсеннән аерылып торса да, “Мең дә бер кичә”дәгечә бер төп идеяне үстерүгә, чишүгә хезмәт итәләр.
1874 елда Насыйри “Әбүгалисина кыйссасы”н татарчалаштыра. Халыкның бай хыялларын гәүдәләндергән, югары художество көченә ия булган, дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән бу әсәр героеның прототибы – Урта Азиядә яшәгән бөек галиме – философ, юрист һәм врач Ибне-Сина (980-1037) була. Легендар сюжетларны К.Насыйри очраклы тәрҗемә итми. Ул аның мәгърифәтчел теләкләренә, фәнни карашларына җавап бирә. Әсәрнең баш герое Әбүгалисинаның патшалардан акыллы, белемле булуы аркасында аларны җиңүче итеп бирелүе укучыларның игътибарын тарткан. Әсәр фантастик планда язылган, нечкә иронияле, кыска диалоглар, үткен сүзләр, аерым персонажларның үзенчәлекле сөйләмнәре, хатлары әсәрнең художество көчен үстерәләр, идея эчтәлеген отышлы ачалар.
1879 елда Каюм Насыйри аеруча зур күләмле “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) исемле хезмәтен яза башлый. Аның кыскартылган вариантын, “Кырык бакча” исеме белән, 1880 елда бастыра.
Бу әсәрдә өйрәнелергә һәм сакланырга тиешле гадәтләр турында сөйләнелә, гыйбрәтле мисаллар китерелә. Аларның бер өлеше заманның социаль җитешсезлекләрен тәнкыйть итүгә, укучыларның аңын, культурасын күтәрүгә юнәлтелгән. “Кырык бакча” китабында мәңгелек афоризмнар, хикмәтле сүзләр, фикерләр байтак. Мәсәлән: “Кеше үзен-үзе таныса, камил, акыллы икәне шуннан беленер”. “Әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең үгрәт”.
1884 елда Каюм Насыйриның “Фәвәкиһел-җөләса фил-әдәбият” исемле, 609 битле әсәре Казан университеты типографиясендә басылып чыга. Тел белеме хезмәтләрендәге кебек, монда да искедән яңага омтыла, схаластик әдәбияттан арыну, халык аваз иҗатына игътибар итү кирәк дигән принципны үткәрә.
Халык әкиятләре стилендә язылган “Патша белән карт” хикәясендәге патшаны, чиновникларны әдип иң явыз кешеләр итеп сурәтли, халыкны җәберләүләрен фаш итә. Әсәрнең төп идеясе – ерткыч патшаларга һәм шул чордагы җәбер-золымнарына нәфрәт белдерү.
Каюм Насыйриның балалар әдәбиятына кергән “Тәрбия турында”, “Этика турында”, “Кырык бакча”, “Кабуснамә” һ.б. китаплары дидактик стильдә язылган.
“Әдәбият буенча әңгәмәдәшләргә китап” (1884), хрестоматия рәвешендә өлкәннәргә атап язылса да, аны балалар да уңышлы файдаланган. Халык шагыйре Г.Тукай да 8-9 яшьлек вакытында бу әсәрне авыл кешеләренә укуын искә төшереп язган.
К.Насыйриның “Җәвәһирел хикәят” китабы халык зирәклегенә, тапкырлыгына нигезләнгән, анда күптөрле мәсәлләр һәм хикәяләр тупланган (“Эт һәм сөяк”, “Ана һәм бала”, “Челән һәм чыпчык” һ.б.)
Каюм Насыйриның халыкка аңлаешлы әсәрләрен яратканнар, кулдан кулга йөртеп укыганнар. Мәдрәсәләрдә рөхсәт ителмәсә дә, шәкертләргә дә әлеге китаплар таныш булган.
Каюм Насыйриның балалар китабына таләпләре, аның үрнәкләре татар балалар әдәбиятын үстерүгә нигез булып тора.
Вакытлар, еллар үткән саен, Каюм Насыйриның тарихи урыны, хезмәте тагын да ачыла бара.
1855нче елда Каюм Насыйрины православие училищесына, соңрак Казандагы рухи семинариягә татар теле укытырга чыкыралар. Ул биредә 1871нче елга кадәр эшли. Шушы ук елда ул татар балаларына рус теле укытыр өчен мәктәп ача. Ул вакытта мәктәп ачтыру гаять авыр була.
1876нчы елда В.В. Радлов белән укыту методикасы буенча килеп чыккан фикер каршылыклары аркасында, ул мәктәптән китә һәм үзенең вакытын тулысынча әдәбиятка һәм фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлый. Шушы елларда әдип иң яхшы әсәрләрен яза. Шәхси дәресләр биреп, татар телендәге длкументларны русчага тәрҗемә итеп, китапларын сатып көн күрә.
К.Насыйри, татар телен тирәннән өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килгән: “Әгәр дә без игътибар белән үзебезнең телебезне өйрәнсәк, аның сүзләр күләме, атамалар, төшенчәләр, гомумән, төзелеше буенча гарәп, фарсы телләреннән ким түгеллеген, кайбер яктан, бигрәк тә фигыльләр өлкәсендә, баерак та булуын күрәбез”.
Татар халкына туган телен өйрәтүдә аның фәнни хезмәтләре зур әһәмияткә ия булды. 1898-1899 елларда Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән ике томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” телебезнең никадәр бай икәнен күрсәтте. Аның бу сүзлеге бүгенге көннәрдә дә зур фәнни хезмәт буларак кулланыла. Анда еш очрый торган гарәп һәм фарсы сүзләренә аңлатма бирелгән, татар теленең бәхәсле мәсьәләләре күтәрелгән, сүзләрнең килеп чыгышы күрсәтелгән.
1894 елда фонетика, сүз төркемнәре һәм берникадәр синтаксистан мәгълүмат кертеп язылган татар грамматикасы “Әнмүзәҗ” басылган. Насыйри бу китабында беренче тапкыр авазларга классификация ясап, аларны 10-сузык, 29-тартык авазга бүлеп күрсәтә.
1892 елда дөрес язу һәм орфография кагыйдәләре китабы “Кавагыйдә китабәт” басылып чыкты. Бу хезмәтендә Насыйри: “Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе – анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе – укытучыдан укыганда – гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел...”, - дип язды.
1894 елда аның “Иҗек һәм әлифба” китабы басылган. Балаларга аваз турында беренче мәгълүмат биргәндә сүзләр сайланышы белән бу әлифба бүгенге көндә дә методик кызыксыну уята әле.
Башка телләрне белү өчен ана телен белү кирәк. “... Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр”, - ди К.Насыйри.
XIX гасыр татар мәдәнияты үсешендә Каюм Насыриның әдәби-тәнкыйди эшчәнлеге мөһим этап булып тора.
Ялгызлык һәм тыныч тормыш аңа фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Ул Казанның Базар урамындагы Гали мәченең мәзинендә яши. Шул елларда тел белеме тармаклары, укыту методикасы, педагогика буенча аеруча зур әсәрләрен иҗат итә. Каюм Насыйрины Казанның фәнни берләшмәсендә бик хөрмәт итәләр. Аның фәнни тикшеренүләре Казан университетының төрле утырышларында тыңлана. Хәзерге вакытта да аның иҗат җимешләре бик зур тәрбияви мәгьнәгә ия.
Үзенең фәнни эшләре һәм күпкырлы эшчәнлеге белән әдип татар мәдәнияты тарихында тирән эз калдырды. Үзенең әдәби әсәрләре, хезмәтләре белән ул заманча татар әдәбиятының нигезенә иксез-чиксез өлешен кертте. Аның фәнни һәм әдәби мирасы татар мәдәнияты тарихында лаеклы урын алып тора.
Кулланылган әдәбият.
Гайнуллин М. Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. 2 томда/М. Гайнуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1974. – 19-23б.
Духовная культура и татарская интеллигенция: исторически портреты. Сборник статей для учителей и учащихся старших классов/Сост. Р.Мухаметшин. Казань: Магариф, 2000г.
Каюм Насыйри. Избранные произведения. Каань. Татарское книжное издательство, 1977г.
Культура, искусство татарского народа: истоки, традиции, взаимосвязи. – Казань, 1993г.