Б?йр?м кич?се — Хуш кил?се?, Я?а ел!
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“Село-Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы: Николаева Серафима Максимовна
Башлангыч сыйныфлар өчен яңа ел кичәсе эшкәртмәсе.
Катнашалар:
Будильник
Җәй
Кар кызы
Дию
Убырлы.
Җен
Пәри
Йолдызсанар малай 1
Йолдызсанар малай 2
Кыш бабай
1 ук. Ел тәмам. Түгәрәк ябылды.
Тирә-якта кабат кыш.
Карлар җемелди кояшта
Балаларның шат авазы
Елмаю- көлү катыш.
2 ук. Кабат бизәнде чыршылар
Тиздән бит бәйрәм җитә.
Тиздән Яңа ел бәйрәме
Һәркем зарыгып көтә.
3 ук. Төрле-төрле төсләр белән
Кар җемелди кояшта
Ә төнен бүрәнә шартлый
Суыкка түзми тышта.
4ук. Өебездә мөләем гына
Чыршы уты күз кыса.
Җырлап әйләнегез, әйдә!
Дип йолдызы ыскыта.
5 ук. Яңа еллар котлы булсын!
Һәркем өчен зур бәйрәм.
Җыр – биюләр тынмасыннар
Уйныйк без әйлән-бәйлән.
Моңсу көй яңгырый. Сәхнәгә будильник керә. Ул елый һәм нидер эзли.
Балалар.
1укБез шатланабыз , көләбез. Ә кемгәдер бер дә көлке түгел икән!
2ук. Әй, кем син?
Будильник. (бик моңсу гына) Мин – Будильник.
Балалар.
1ук. (көлемсерәп) Нинди будильник ди инде син .Синең бит хәтта укларың да юк! Ялкаулар өчен, алар иртә тормасын дип ясалган махсус будильниктыр әле.
Будильник аның саен катырак елый.
2.ук. Тукта, дустым! Кирәкми мыскыл итәргә. Бәлки аның белән чыннан да берәр күңелсез хәл килеп чыккандыр.
Будильник. Әйе шул. Кичә кич мин һәрвакыттагыча йокы алдыннан юындым, укларымны –телләремне чистарттым һәм йокларга яттым. Иртән торсам, харәп эш- укларым юк! Эзләмәгән җир калмады, бер җирдән таба алмадым. Ә бит бүген барлык сәгатьләр өчен иң мөһим, җаваплы эш – Яңа ел килсен өчен 12 тапкыр сугасы бар. Сәгатьнең нәкъ 12 икәнен кайлардан белим инде хәзер. Әле бит минем укларымнан башка вакыт бөтенләй кирегә китәргә мөмкин ич. Я, ходам, нишлим соң?
1ук. Ярый , зинһар өчен елама. Без сиңа хәзер ярдәм итәрбез. Дуслар, тирә-якны караштырып карагыз әле, юкмы икән берәр җирдә сәгать уклары?
(Бар да эзли. Җәйге көй яңгырый. Җәй керә.)
Җәй. Ай-яй нинди матурлык! Салкын да булмаса икән! Ярый бераз танышыйм да, тагын үземнең кояшкайлы җәемә китәрмен.
Будильник. Кем син, нигә шулкадәр шатланасың? Нинди сөенечең бар?
Җәй. Мин – җәй. Ә шатлануымның сәбәбе кинәт кенә шундый матурлыкка килеп чыгуымда .Будильник. Син хәзер табигатьтә җәй түгел , ә кыш икәнен беләсеңме соң?
Җәй. Чынлапмы? Менә бәхет! Минем гомеремдә дә кыш күргәнем юк ич. Ә күрәсе килә иде. Әнә минем сеңлекәшләр – Көз белән Яз кыш белән гел очрашып тора. Ә мин кышның ни икәнен белә дә алмый идем. Бервакыт миңа Яңа елның җәй көне килүе турында төш тә кергән иде. Уянгач та байтак татлы хыялларга чумып яткан идем шул чакны.
Будильник. Әйе , бар да буталып бетте минем телләрем югалу аркасында. Яңа ел алдыннан Җәй килсен әле, әйтергә генә ансат! Кыш бабай бит миңа вакыт җиткәч уятырсың дигән иде. Инде нишләргә соң?
Җәй. Телләрең югалдымени? Ярар кайгырма. Без хәзер телләрсез дә сәгатьне көйләрбез.Бу балалар әйдәгез “Тик” “Так” дип кычкырыгыз. (балалар кычкыра). Нишләптер барып чыкмый әле бу.
Будильник. Безнең берни барып чыкмый, укларымны табарга кирәк.
Җәй. Ярый, эзләргә икән, эзлик инде алайса. Балалар, иң элек сез мине кыш белән таныштырып китегез әле.
(җырМузыка астында Кар кызы чыга.
Кар кызы. Исәнмесез балалар! Сезне кабат күрүемә мин бик шатмын.
Будильник. Исәнме кар кызы!!
Җәй. Әллә бу чып-чын кар кызымы??
Тавыш. Юк. Чын түгел. Менә мин чын Кар кызы.
Музыка астында кар Кызы костюмы элементлары белән Убырлы керә. Мин ул иң чын Кар кызы.
Җәй. Үләм! Кайсысы чын соң моның. Балалар ничек итеп аерыйк?
Убырлы. Нәрсә сез алардан сораган буласыз соң? Бер ел үтте бит инде, алар бит хәтта тапкырлау таблицасын да оныталар! Каян белсеннәр соң алар чын Кар Кызының нинди икәнен?
Җәй. Ә нишлибез соң инде хәзер?
Будильник. Мин беләм!!! Әйдә, һәр Кар кызы берәр Яңа ел җыры җырлап күрсәтсен.
Убырлы. Бик дөрес. Мин ул җырларны менә моннан беләм. (муеныннан күрсәтә)
Кар кызы. Ярар. Алайса берсен булса да җырлап күрсәт инде.
Убырлы. Хәзер ,хәзер. Ә сез кушылыгыз. (берәр төртмәле такмак җыры)
Җәй. Юк..!!! Безгә андый җыр кирәкми..
Кар кызы. Ә менә хәзер минем яраткан җырны тыңлап карагыз.
(Балалар кушыла һәм чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр)
Убырлы. Әй, исегез киткән икән икән җырга! Чыршыгызны карагыз! Шарлар асып куйганнар, ә утлары янмый. Шулмыни сезнең ёлка! (эче катып көлә)
Җәй. Чыннан да, ничек бу турыда уйлмаганбыз соң без?
Убырлы. Алар янмаслар да. Ни өчен дисезме? Чөнки аны Кыш бабай кабыза, ә ул йоклый, будильник бит телләрен югалткан.
Кар кызы. Шулаймы әллә, Будильниккаем? Кайгырма, синең укларың һичшиксез табылыр. Ә чыршыбыз утларын Кыш бабай гына түгел, минем ярдәмчеләрем- йолдызсанар малайлар да кабыза ала ич!
Җәй. Урра!!! Минем әле бер тапкыр да чыршы утлары кабынганын күргәнем юк иде.
Кар кызы. Менә хәзер күрерсең. Әй, малайлар!!!
(Йолдызсанар малайлар чыга)
1 й.с.- Ай-хай суык!Йолдызларны кабызганчы, катып үләрсең.
2 й.с.- Аның каравы йолдызлар нәкъ чыршы утлары кебек балкый.
Кар кызы. Ә менә безнең чыршыбызда утлар янмый шул!.1 й.с.- Хәзер мин аны кабызам.
2 й.с.- Ничек әле син, ди. Мин кабызам ...
1 й.с.- Минем дә кабызасы килә. (Сугышып китәләр. Ә ялган Кар кызы шатланып кулын угалап тора)
Убырлы. Менә бу безнеңчә . Бир берне, тагын, тагын! Ныграк сук!
Кар кызы. Малайлар алай ярамый. Чыршыдагы утларны тату булсаң гына кабызып була..Йолдызсанар малайлар бию башкаралар. Бию ахырында елка янына килеп могҗизалы таяклары белән җилпиләр. Чыршыдагы утлар кабына.
Кар кызы. Рәхмәт сезгә йолдызсанар, дускайларым!.
Җәй. Менә хәзер аңлашылды, кемнең чын Кар кызы икәнлеге. Шулаймы , балалар? Ә моның кем икәнен белдегезме соң? (Балалар убырлы икәнен әйтәләр)
Убырлы. Мине барыбер белдегез, инде кем икәнлегемне чын-чынлап күрсәтермен. Әле сез минем турыда күп ишетерсез!!! (Китә ).
Кар кызы. Ой бик курыктык инде?! Менә Кыш бабай килгәч , күрсәтер әле балаларны алдап, куркытып йөргәнең өчен.
Будильник. Кар кызы , ә Кыш бабабыз ничек килер соң? Мин бит аны уята алмыйм. Укларым юк ич.
Кар кызы. Кайгырма, дускай. Алар бит тылсымлы уклар, бары тик яхшы күңелле кешеләр өчен генә хезмәт итәләр. Шулай булгач алар тиздән үзләре табылыр.
Җәй. Чыннан да. Уклар табылыр минемчә.
(Куркыныч көй яңгырый. )Кар кызы. Ой ... кем безнең бәйрәмгә килә икән? Әйдә, качыйк һәм күзәтик!
Кар кызы, Җәй һәм Будильник балалар арасына кереп басалар
Җен. Яхшы эш башлап җибәрдек әле, ә!.Пәри. Әйе , дию бик канәгать булыр инде.
Җен. Карыйбызмы?
Пәри. Әйдә! (Һәрберсе кесәсеннән берәр сәгать угы чыгара).
Будильник. Минем уклар бит болар!!!!
Җәй. ТС-с-с-с! Алга таба нишләрләр икән, тавышланма!!!
Җен. Кара әле. Никтер минеке синекеннән кечерәк бит! Кыскарак шул ! Бир тизрәк! Мин будильниктан салдырдым аларны, мин күбрәк тырыштым.
(Сугыша , талаша башлыйлар . Убырлы керә.)
Убырлы. Әй!!! Туктагыз әле хәзер үк! Сезгә сәгать укларын урларга һәм бәйрәмгә әзерләнергә кушылды бит!
Пәри. Ә без ни эшләдек соң?
Җен. Кирәкмәгән җиргә тыгылма , яме!!!
Убырлы. Күп лыгырдамагыз . Менә дию килер , арт сабагыгызны укытыр сезнең . Бәйрәм программасын төзедегезме әле
Пәри. Хәзер әзерлибез аны.
Җен. Безнең өчен мондый эшләр чүп бит ул!
Убырлы. Башта әйлән- бәйлән уены күрсәтергә кирәк.
Пәри. Монысы, ә дигәнче аның. Тиз генә тезелегез әле!Равняйсь, смирно! Сулга борыл! ! Атлый башла! (“Солдат булдым көе”нә балалар атлый башлый).
Җен. Бу булдымы инде әйлән-бәйлән. Бегом марш! Тизрәк. Тизрәк!
Убырлы. Ярар. Монысы булган! Хәзер инде бәйрәмдәге иң мөһим нәрсәгә күчик.
Җен. Ә!!! Кемне дә булса алдаргамы?
Пәри. Кемне дә булса куркытыргамы ?Убырлы. Юк! Яңа ел бәйрәмендә иң мөһиме- тылсым. Могҗиза күрсәтү була. Наданнар!
Җен. Тылсым!!!!
Пәри. Могҗиза!!!
Җен. 3 башлымы??
Пәри. Юк. 12 башлы!!!
Убырлы.Юк инде, бернинди башлар кирәкми? Могҗиза искиткеч булырга тиеш!!!
Җен. Пәри. Икесе бергә. Бар ул безнең могҗиза! Бер- ике -өч. (җеннәр биюе башкарыла)
Убырлы. Ярый, яңа ел программасы әзер бугай! Әйдә, Диюгә барып әйтик.
Будильник. Менә күрдегезме ни эшләделәр алар? Минем укларны урладылар. Бәйрәмне үзләренчә уздырмакчы булалар.
Кар кызы. Аның каравы без сәгать укларының кайда икәнен беләбез. Ә бәйрәмне бозмасыннар өчен безгә аны үзебезгә оештырырга кирәк.
Җәй. Дөрес. Алар бәйрәмне план буенча төзеделәр. Димәк , беренче булып безгә чыршы тирәли җыр җырлап әйләнүне оештырырга кирәк. Әйдәгез, әле балалар, бер җыр- җырлап әйләник әле.
Җәй. Ә хәзер иң авыры инде- могҗиза күрсәтергә кирәк бит! Ә менә минем могҗизам бар инде. Кыш уртасында чәчәкләр үсү, бал кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып йөрү могҗизаның да могҗизасы бит!!!
(Чәчәкләр һәм бал кортлары биюе башкарыла.)
Кар кызы. Балалар без сездән үтенәбез.Тегеләр үз программаларындагы номерны башкарырга кушсалар ,сез риза булмагыз яме.
Музыка астында тегеләр керә.
Җен. Нәрсә сөмсерләрегез коелды. Хәзер күңел ачабыз. Игътибар! Дию килә!!!
Музыка астында Дию чыга.
Дию. Бу нинди каршы алу тагын? Мине патшаны каршы алган кебек каршыларга кирәк.
Пәри. Дию галиҗәнәпләре. Хәзер эшлибез аны. (Балаларга карап) Әйдәгез, әле ныклап кул чабыйк әле!!!
(Балалар тыңламый, Дию. Монысы нәрсә тагын? Барып җиттек!!! Бернидән курыкмыйлар. Хәтта миннән дә. Ә сез миңа бәйрәмгә бар да әзер дигән идегез. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән күрәсем килә. Башлагыз!
Убырлы. Тәк, бастык барыбыз да! (балалар тыңламый).
Дию. Нәрсә тагынмы? Могҗиза күрәсем килә.
Убырлы. Хәзер булыр могҗиза.Балалар тиз булыгыз (балалар тагын тыңламый).
Дию. Әхә, әле сез шулаймы? Әйдә. әле хезмәтче- чегәнем. Алда әле шушы балаларны. Бак әле шуларга, каникул буена начар һава торышы.
( Чегәннәр биюе башкарыла.)
Җәй. Балалар! Куыйк әле шушы чегәнне моннан (аяклар белән тыпырдыйлар.чегән китә)
Дию. А монысы нәрсә тагын?
Җәй. Ә бу ямьле җәй.
Дию. Нәрсә? Җәй? Кыш көнеме?
Җәй. Әйе , кышны күрәсем, яңа елны каршылыйсым килгән иде. Ә сез сәгать укларын урлагансыз. Хәзер инде кыш бабабыз йокысыннан уяна алмый.
(Тегеләр көлә..)
Кар кызы. Уяныр кыш бабай. Уяныр . Аңа будильник та кирәкмәс. Балалар. Сезне иртән кем уята соң? ( Әни)
Кар кызы. Менә шул-шул. Әйдәгез, без дә будильниксыз уятыйк аны!
Кыш бабай! Уян тизрәк!
Бәйрәмгә бит син кирәк!
(Балалар берничә тапкыр кабатлыйлар)
Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар, матур кыз һәм егетләр!
Кар кызы.Исәнме бабакай! Их яңа елны каршылый алмаячакбыз шул! Менә болар сәгать укларын урлаган бит. Димәк, сәгатебез 12 не суга алмаячак. Яңа ел да килә алмый инде.
Кыш бабай. Менә ничек икән??
Дию. Шулай шул. Ха-ха-ха!!!
Кыш бабай. Әле шулаймыни? Мин сезгә хәзер буранымны җибәрәм.
(Җил тавышы ишетелә. Тегеләр бер читкә китәләр. Кар бөртекләре биюе башкарыла. Тегеләр өши. Аларга ак простынялар каплана. )Дию:ай-й-й й Кыш бабай булды җитәр,бураннарыңны туктат ,без туңдык
Кыш бабай. Туктатыйммы балалар. Бәлки яхшы якка үзгәрерләр. Яңа ел бәйрәме бит ул татулык, дуслык бәйрәме.
Дию: Балалар безне зинһар гафу итегез,яңадан алай эшләмәбез.Менә сезгә сәгать укларын кире бирәбез
Яңа ел : Таныш булыйык
Мин яңа ел -, өр яңа ел
Бу ел миннән башлана
Яңа ел белән сезне
Минем ел котлы булсын
Кырларда иген уңсын
Табыннар мул булсын
Яңа ел белән , яңа бәхетләр белән.
Кыш бабай. Ә хәзер салкын бураннан соң җылынып алыр өчен, бер биеп алыйк!
1.Чыршы тирәли бию.
2.Кыш бабай һәм кар кызы бүләк өләшә
3.”бер яшькә үстем” җыры
4.”Чыршы яшел тунын киеп” җыр
5”Үз җырыбыз” җыр
Кыш бабай һәм кар кызын озату
-Сау бул кыш бабай,сау бул кар кызы