План-конспект урока по татарскому языку Минем дустым бар (5 класс) 
5 нче сыйныф рус төркеме өчен“Минем дустым бар” темасына дәрес эшкәртмәсе
Төзүчесе:  Казан шәһәре Идел буе районы 83 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Иманкулова Гөлчирә Рөстәмовна
Тема: «Минем дустым»
Дәрес тибы: ЛКФ
Дәрес максатлары:
Укытучы өчен:
“Минем дустым бар” темасына караган  сүзләрне искә төшерү һәм кабатлау. Түгел сүзенең кулланылышын, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кабатлау. Дустыңның барлыгын, аның ничәнче сыйныфта, кайда укуын, кайда яшәвен сорый бел-не искэ тошер-гэ
Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтен үстерә белү. Ситуатив биремнәрдә үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен үстерү.
Дуслыкка карата унай  караш тудыру.
   Укучы өчен:
Үзеңнең дустың барлыгын, аның кайсы сыйныфта, кайда яшәвен әйтә белү.
Дуслык турында сөйләр өчен сүзләр өйрәнү.
    Җиһазлау: дәреслек (105-106 нчы битләр); укытучылар өчен кулланма (37 нче бит), дәрескә әзерләнгән рәсемнәр; Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.
Дәрес барышы:
I.Оештыру.
1) Уңай психологик халәт тудыру;
2) дежур укучы рапорты;
3) укучыларның бер-берсенә комплементлар әйтүе.
II. Яңа теманы аңлату.
Тактада траскрипция билгеләре белән язылган  сүзләр:
дус – [дус]
чын дус – [чын дус]
дуслаштык - [дуслаштык]
дус түгел – [дус түгэл]
риза-  [ риза]
Тактада язылган сүзләрне тәрҗемә итү, мәгънәсен ачыклау.
Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлана):
- сүзне кабатлау- сүтезмәләр әйтү .(Давайте составим словосочетания)
- 2-3 сүздән торган җөмләләр әйтү: (Давайте составим предложения)
К.ж: 
III. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.
1. 105 нче бит, 2 нче күнегү буенча эш. Рәсемгә карап җөмләләр төзү. (Давайте продолжим предложения: Кызлар дуслармы?... )2. Таблица ярдәмендә  тартымлы кушымчаларны кабатлау ( 8 нче бит)
3.Послушайте и попробуйте повторить все слова.
Дус, шәһәр, урам, җәй, кыш, дәрес, сыйныф, мәктәп. 
4.Переведи эти слова и запиши в тетрадь.
Настоящий друг, подружились, друг, согласен, не друг.
5. Яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегүләр эшләү.
Как ты скажешь:
Коля  твой друг;
Мы подружились в школе;
Он настоящий друг;
Маша не твой друг
 106 нчы  бит,  4нче күнегенең беренче өлеше   буенча эш.  Диалогларны парларда эшлэу
4 нче күнегүнең  икенче өлеше буенча  диалогны укырга- Маша, предложи ей подружиться.
- Спроси у друга в каком классе он учиться.
- ты в каком классе учишься?
(Давайте ребята поговорим с соседом. Вы знакомитесь. Спроси как его зовут, предложи ему подружиться. Спроси где он живет, в каком классе учиться)
Көтелгән җавап
- Исәнме!
- Исәнме!
- Синең исемең ничек?
- Минем исемем Коля.
-  Ә мин Саша.
- Әйдә, дуслашабыз!
- Мин риза, әйдә.
- Син кайда яшисең?
- Мин шәһәрдә яшим.
-  Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
- Мин бишенче сыйныфта укыйм. 
V. Өй эше. Диалог төзергә (106 нчы бит, 6 нчы күнегү)
 VI.
 - Ребята, мы сегодня поставили задачу  научится спрашивать:
- есть ли у тебя друг;
- в каком классе он учиться;
- где он живет.
 Научились мы все это спросить?