Выступление на тему: Халык педагогикасы – т?рбия чыганагы.


Халык педагогикасы – тәрбия чыганагы.
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта. Үземнең мәкаләмне шундый сүзләрдән башлап җибәрәсем килде. Әйе, чыннан да, бу сүзләр безне тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә.
Хәзерге заманыбызда, кызганычка каршы, рәхимсезлек, шәфкатьсезлек -кеше талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбызның гасырлар буена туплаган рухи хәзинәсен яңадан кайтару - безнең өчен бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәрберебезне дә борчый. Халкыбызның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру - һәрберебезнең изге бурычы. Моннан чыгып, мин алдыма шундый максат куйдым: укучыларымны ничек итеп бу эшкә җәлеп итәргә? Әйе, сыйныфтан тыш үткәрелә тоган чара – түгәрәк белән. Һәм мин үземнең түгәрәгемне “Халкым йолалары, гореф- гадәтләре ” дип атадым. Бу түгәрәккә 6 нчы сыйныф укучыларын алдым.
Түгәрәкнең эш программасына татар халкының гореф - гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладым. "Сабантуй", " Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен керттем. Җырлы - биюле уеннар, табышмак, мәкальләр өйрәнүне максат итеп куйдым. Халык йолалары, традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.
Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштырабыз. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият-сәнгать аша. Әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була. Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.
Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп - әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби - бабаларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан, сынмавы, сабыр, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре, йолалары - шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.
Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә. Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.
Татар халык уеннары укучыларымның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый. Укучылар мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырышалар. Уеннар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл, аралашу үсешенә йогынты ясый. Мин үзем уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү, таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тотам.
Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп, һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.
Хәзергесе вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып, никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы соң?