Презентация по татарской литературе на тему Нардуган


Нардуган(крәшен татарлары бәйрәме) Керәшеннәрнең буыннан-буынга тапшырырлык матур бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе ─мәҗүси бабаларыбыздан килгән ─ Нардуган бәйрәме. Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнар. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә "нар" кояш дигәнне аңлата. Нар туган, икенче төрле әйткәндә, яңа ел башланган дигәнне аңлата. Чуаш телендә Яңа елны каршылау бәйрәмен "Нартаван" дип йөртәләр. Нардуган, хуҗалар,Котлы, мөбәрәк булсын,Тормыш түгәрәк булсын,Мал-туарыгыз артсын,Колыннарыгыз чапсын,Игеннәрегез уңсын,-Күкәй кебек тук булсын,Нардуган, Нардуган.Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән. Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.