ФДББС 6нчы сыйныф татар теле. Б.с.т.?. Сочинение К?зге урман.
Тема: Б.с.т.ү. Хикәя язу. “Көзге урман” яки “Алтын көз.” (Исемнәрне гамәли куллану)
Максат:1. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
2.Исем темасы буенча теоретик белемнәрне гамәли куллану күнекмәләрен ныгыту, тикшерү.
3. План төзү һәм аның нигезендә эзлекле, дәлилле фикер йөртерә өйрәтү.
4. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.
6. Туган ягыбызның матурлыгын күрергә һәм соклана белергә өйрәтү.
Дәрес тибы: эзләнү, тикшеренү.
Җиһазлау: ярдәмлек, рәсемнәр.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге Уку-укыту гамәлләре
Мотивация Шигъри юллар белән укучыларны тәбрик итү.
Кәефегез яхшы булсын,
Гел елмаеп торыгыз.
Әгәр ярдәм кирәк икән,
Гел янәшә булыгыз.
Көн буена җитәрлек яхшы кәеф телим барыгызга. Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү. Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;
әхлакый-этик бәяләү
социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү
Актуализация 1.Алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлау рәвешендә өзекне уку, исемнәрне табып, тартымын, килешен билгеләү. (Дәрескә юнәлеш бирергә дә ярдәм итә).
Урман тын. Тиеннәр чикләвек
Җыялар шаяра-шаяра.
Яфраклар көчләрен җуялар
Саргая,саргая,саргая.
Җәй ямен эзлиләрме песнәкләр? –
Очалар куактан куакка.
Хәбәр бар кошларга китәргә
Еракка, еракка, еракка.
(Н. Мадьяров)
2. Дәреснең темасын ачыклау; максатларны билгеләү (рәсемнәр ярдәмендә).
Шигырьне тыңлыйлар, биремне телдән генә башкаралар.
Эшләү тәртибен аңлату. Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге
Прогнозлау(алдан фаразлау)
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары
Укучы нинди авырлыклар белән очраша?
Дәреснең максатларын ачу. Сочинение язу өчен план төзү күнекмәләре тиешле дәрәҗәдә түгел.
Сүзлек байлыклары җитми.
Хикәя төзү үзенчәлекләрен белмиләр. Укучылар сочинение язу тәртибен искә төшерәләр;
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;
Авырлык
тан чыгу юллары. Аңлатмалы сүзлек, ярдәмлек текстны тыңлау. Укучылар, хәзер шушы сүзләр ярдәмендә кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтәрбез:
Кайсы сүздә хата ясалырга мөмкин?
Сизелә инде көзнең урманнарга,
Басуларга килеп җиткәне.
Учак ягып йөргән малайларның
Күмерләнгән авыз читләре.
(С. Хәким) Сүзлекләр белән эшләү.
Сорауларга җавап бирәләр.
- проблеманың әйтелеше яки бирелеше;
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
Яңа материалны аңлату. Өзек ярдәмендә сочинение язу үзенчәлекләрен аңлату.
“Көзге яфрак монологы.”
Мин яраткан җылы җәй узып китте, сизми дә калдым. Көз җитү белән, күлмәгем тагын да матурланды: алтын-сары төскә керде. Аз гына җил исүгә, агачлардан минем дусларым әкрен генә җиргә төшә. Өстәрәк торган дусларым ераграк оча. Ә минем үземнең агачымнан ерак китәсе килми. Күңелдә моңсулык, аерылу сагышы... Менә минем дә очар вакытым җитте. Әкрен генә, чайкала-чайкала, мин дә җиргә таба очам. Хәзер инде мин, җирдән торып, башка яфракларны күзәтәм. Аларны җил еракка алып китә, су өстендә бөтерә. Яфраклар бирне матурлыйлар, келәм җәяләр икән ич.! Шулар турында уйланып ятканда, янымнан ике малай үтеп китте. Кечкенәсе зурысына: “Карале, абый, агачта булган бөтен матурлык җиргә төшкән, - дип, мине үз кулына алды. – мин аны көз истәлеге итеп саклармын.”
Бу сүзләрне ишетү миңа бик рәхәт иде. Димәк, әле мин яшим!
Бу юллар сезгә аңлашыламы?. Эшләрен чагыштыралар, һәрбер эшне берләштергән якларын билгелиләр.
Проектны төзү өчен нинди эш төрләрен башкардыгыз?
дигән сорауга җавап бирү. билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау
- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;
- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;
-төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;
- сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау;
Материал
ны беренчел ныгыту. 1.Укучыларга план төзергә тәкъдим итү.
- Табигать һәрвакыт үзгәрештә.
- Көзге урман матурлыгы.
- Моңсу хисләр тула күңелгә.
2. Сүзлек белән эшләү өчен нәрсәне белү кирәк?
3. Укучыларга ярдәмгә 60нчы күнегүне тәкъдим итү.
4. Телдән сочинениене өлешләрен сөйләтеп карау. Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар.
Сүзлек белән эшлиләр.
.
Биремне укыйлар, сүзләр белән танышалар.
Өлешләрне эчтәлеген сөйләп карыйлар, эзлекле текст барлыкка китерәләр. Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Телдән аңлату.
Физкультминутка Ә хәзер физкультминут, без ял да итәбез һәм сузык, тартык аваз хәрефләрен искә төшерәбез. Тартыкка бетсә, бер тапкыр сикерәбез һәм куллар белән бер тапкыр чәбәклибез; Сузыкка беткән сүз әйтелсә, ике тапкыр сикереп, ике тапкыр чәбәклибез.
Сүзләр: бармак(2), ана(1), җәя(1), әби(1), аю(1), иләк(2), мәктәп(2), Сабиров(2), урман(2), актив(2), сөлге(1), балык (2), тау (2) һ.б..
Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар. Ишетеп аңлау
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. Сүзлекләр белән эшләү, үрнәкләр эзләү.
Эпиграф турында күзаллаллау булдыру.
Сүзлекчәдән карау.
Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр,
Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,,фикерне әйтә белү
Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү
Рефлексия. Өй эше. Дәрескә йомгак ясау.
Активлыкны бәяләү. Үзбәя.
1кагыйдәләрне кабатлау.
Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.