Урок , Д. Аппакова «Икенче хик?я»сен уку. Класс: 6 нчы сыйныф, рус т?ркеме (?д?бият)


Дәреснең темасы: Д. Аппакова «Икенче хикәя»сен уку.
Класс: 6 нчы сыйныф, рус төркеме (әдәбият)
Дәреснең тибы. Яңа тема
Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты сөйләмдә сүзләрнең кушымчаларын дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру, сөйләмнәрен баету.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: тема буенча карточкалар, комп-тер, тыныч көй, сүзлек дәфтәре Р.З.Хәйдәрова Татар теле 6 сыйныф өчен дәреслек
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телен.сөйл. балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2007.
Дәрес технологиясе: коммуникатив.
Метод: өлешчә эзләнү.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше:
Укытучы:
- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, укытучылар!
1) Исәнләшү,дәрес девизы.
2) Дежур җавабы
У:
- Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди яхшы! Әйдәгез басып, без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)
2.Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
72 б. 6 нчы күнегү (сорауларга җавап)
Беренче хикәядә сүз кем турында бара? (Фәрит һәм бабай турында)
Фәрит кемгә ярдәм итә? (бабайга)
Бабай Фәритне ни өчен мактады? (чөнки ул аңа ярдәм итте)
Фәрит нинди малай? (ярдәмчел, яхшы, мәрхәмәтле, игътибарлы)
Рәхмәт җавапларыгыз өчен!
3. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
Лексик күнегү эшләп алу
-Укуччылар тыңлагыз әле, фамилиясендә “ф” хәрефе булган кызлар басыгыз.
- Синең фамилияң ничек, исемең?
- Минем фамилиям ...
- Дәрҗия Аппакова кем ул? Әйт әле
- Ул балалар язучысы. Ул балалар өчен бик күп пьессалар һәм хикәяләр язган .
- Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә “в” хәрефе бар басыгыз. Синең Фамилияң ничек, исемең?
- Минем фамилиям ...
- Балалар язучысы дигәнне ничек аңлыйсың, русча тәрҗемәсе ничек була?
... (детский писатель)
Укучылар, димәк, без Д.А-ң нинди хикәясен өйрәнә башладык ?
... (“Сөяк саплы пәке” хикәясе)
Бик яхшы, бүгенге максатыбыз дәрестә аның хикәясен өйрәнүне дәвам итү.
Тактага языла: 73 б. 4 нче күнегү Икенче хикәя
Аңлашылмаган сүзләр өстендә эш
Сүзлек дәфтәрләрен ачабызэ, яңа сүзләрне шунда язарбыз.
югалткан – потерялл(-а)
ике очы - два конца
тапкан – нашел
карагыз әле – посмотрите-ка
кычкырган – закричал
тапкач – если нашел
кесәңә- в твой карман
киңәш – совет
әйбер – вещь
үрмәли-үрмәли – ползая
чыккан –вышел
кәгазь – бумага
табылды – нашелся
сөенә-сөенә – радуясь
сикергәли - подпрыгивая
-У. сәнг.укый, укучылар карап баралар.
- укуч-р үзләре пышылдап укыйлар, аңлашшылмаган сүзләр өстендә мөст.эшлиләр
- бер у. сәнг.укый башлый, аннан чылбыр буенча
- сүз нәрсә тур.икәнлеген белү өчен, ничек аңлауларын белү максатыннан сорауларга җавап бирү:
1) Я әйтегез әле, сүз кемнәр турында? (Заһид , кечкенә кыз тур.)
2) Заһид ни өчен карандашны бирергә уйлады? (чөнки ул тәрбияле,намуслы малай)
3) Кыз ни өчен сөенде? ( Чөнки аңа каранд-ны таптылар)
Һәрберсеннән соң күмәк кабатлату
Физминутка (тыныч кына муз .тыңлату) “Минем артымнан кабатла” (я показываю, а ты повтори)
Кулларны өскә күтәрдек, як-якка куйдык,тәрәзәгә карадык,ишеккә. Сикергәләп алабыз, 1-1гә елмаябыз һәм утырабыз
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Ә хәзер Куиз-Куз-трейд структурасын эшләп алыйк (сораулар белән әзер карточкалар) Аңлату эше:
- Сезнең алдыгызда биремле карточкалар. Алып укыгыз. Соравы аңлашыламы? Җавабын укыгыз, аңлашыламы? ( У.йөри, тикшерә, ярдәм итә) 1 укучы минем яныма чыга. Сейчас объясню на русском, но на остальных уроках буду говорить уже на тат.языке. Ко мне выйдет 1 ученик для примера. Когда я скажу, вы встанете, задвинете стулья, подняв руку ищете себе пару из ближайшей группы. Даете ему рукой пять. Встаете с ним рядом. Держите карточку в руках, показываете ему вопрос, но ответ закрытый. В это время сами определяетесь кто будет первым читать. Первый ученик читает вопрос, а второй отвечает. Если правильно отвечает на данный вопрос, то первый показывает ответ и хвалит его за правильный ответ.
Если не правильно отвечает на данный ответ, то нужно задать наводящие вопросы. Если итак отвечает не правильно, то первый показывает ему ответ сам, второй читает правильный ответ. Первый заново задает ему вопрос, переспрашивает и второй отвечает, хвалит его и обмениваются карточками. Находите себе пару три раза. Даю вам 3 минуты. Потом садитесь на свои места. Хәзер басыгыз, урындыкларны кертеп куегыз, ...
Бик яхшы! Ә хәзер 74 бит , 9 нчы күнегүне таптык , биремен .... укый.
Ничек аңладыгыз? Вы с данными мнениями согласны?
Әйдәгез башта укыгыз үзегез 1 мәртәбә, тәрҗемә итик. (һәр җөмләне )
Болай эшлибез: мин фикерләрне укыйм, ә сез килешәсез икән – басыгыз, юк икән –күзләрегезне кул белән ябыгыз.
5 Йомгаклау
Сорауларга җавап бирү
Димәк, укычылар, Заһид нинди малай (намуслы, мәрхәмәтле, ихтирамлы, гадел, нык фикерле) 10 нчы күнегүнең биремен укый ... , тәрҗемә итәбез
Берсен генә сайлыйсыз
Өй эше бирү: 1,2в- текстның эчтәлеген сөйләү (отрывок), 75 б.12 нче күнегү (биреме)
Укучыл-ның белемнәрен бәяләү
Үзегезне бәя ләгез.
Дәрес бетте, сау булыгыз!
Мин 6 нчы сыйныфларның татар төркемендә татар теленнән дәрес күрсәттем, бу төркемдә 19 укучы укый. Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.
Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.
Дәреснең максатлары: ...
Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.
Җиһазлау: ...
Дәреслек: ...
Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.
Шулай ук сингапур курсларыннан да алган материаллар күрдегез.
Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:
- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.
- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.
Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында укучыларның сорауларга җавап бирүендә; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә, дәрес проектын төзүендә, карточка белән эшли алуларында күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирүендә, текст эчтәлеген аңлау алуында, нәтиҗә чыгара белүләрендә һәм бик отышлы гына, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык.
Коммуникатив уку күнекмәләрен без өй эшен кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының җавапларын күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен истә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.
Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар мөстәкыйль рәвештә эшли белүләрендә, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез. Укучылар үз эшчәнлекләренә тикшерү ясадылар, кирәкле өстәмәләр керттеләр һәм корректировка ясадылар.
Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.
Өй эше 2 вариантта бирелә: укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган биремне сайлап алу мөмкинлеген бирәм.
Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, парларда эшләү.
Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә бара. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм телне өйрәнүне җиңеләйтә. Дәрестә кулланылган барлык материал максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән бәйләнгән.
Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга ирештек.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!