Г.Кандалый и?атында м?х?бб?т темасы. «Сахиб??мал» поэмасы.


Чтобы посмотреть этот PDF файл с форматированием и разметкой, скачайте файл и откройте на своем компьютере.
Г.Кандалый иҗатын да мәхәббәт темасы . ©Сахибҗәмалª поэмасы . Гарипова Фәридә Солтангали кызы, Балык - Бистәсе муни ц ипал ь районы Зур Мәшләк урта мәктәбенең б еренче квалификацион категорияле та тар теле һәм әдәбияты укытучысы Максат: 1.Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхеснең үзенчәлекле якларын ачыклау. 2. Иҗатын да мәхәббәт темасы . 3. Г. Кандалыйның ©Сахибҗәмалª поэмасы өстендә эшләү: а) хатын - кыз шәхесенә хөрмәт, аларның авыр, фаҗигале язмышының реаль сурәттә бирелеше, чынбарлыкның гәүдәләнеше; б) лирик геройның эчке кичерешләре һәм авыл кызының лирик геройга мөнәсәбәте; в) хатын - кызның авыр то рмышының сәбәпләрен ачуы ; г) хатын - кыз образын тасвирлаудагы осталыгы, яңалыгы ; д ) т ел - сурәтләү чараларын һәм татар халкының җанлы сөйләм телендәге образлы гыйбарәләрне куллануы. 4. У кучыларны ң бәйләнешле сөйләм телен үстерү . Дәрестә куллану өчен материал: Г. Кандалый портреты, ©Татар мәгърифәтчелек әдәбиятыª (К.,1979) (16 - 29б.), Г. Кандалый ©Шигырь һәм поэмаларª (К., 1988) җыентыгы, Г.Кандалый “Сәхипҗамал” (К., 1999), мул ь тимидея проектор һә м компь ютер , http://adiplar.narod.ru/kandali8.htm © Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер, Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…ª Г. Кандалый. ©Бүген дәрестәª стенды 1. Г.Кандалый шәхесенең үзенчәлекле яклары. 2. Мәхәббәт турында язылган әсәрләре: а) кыска шигыр ь ләре б) ©С әлам язым сәңа, җаным... ª в)”Сагыну” г ) © Фәрхи ª д )”Сәхипҗамал” поэмасы. Дәрес барышы. I.Дәреснең максаты белән таныштыру. Кеше гомере ‬ уянып килүче табигатьне сизелер - сизелмәс кенә сыйпап үткән таң жиле кебек. Ул шулкадәр кыска ки , әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш дигән моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел. Әгә р шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт - шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле… Кеше гомеренең и садә, саф хисләргә бай чоры - әлбәттә, яшьлеге, ә яшьлекнең аерылгысыз юлдашы - мәхәббәт ! Мәхәббәтне каен ту зына да, тактага да, тирегә дә, ташка да язганнар. Баштагылары янып, череп бетсә, соңгылары, таш диварларга, кыяларга язылганнары сакланып калган. Таш йөрәклеләрдә дә бар мәхәббәт ялкыны! Тик мәгә генә шагыйрь аның турында болай дип язмаган булыр иде: “Мәх әббәт ул ‬ үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...” Менә бе з дә бүгенге дәрестә Г.Кандалый иҗатында төп урын алып торган тема ‬ хатын - кызга мәхәббәт темасы белән очрашырбыз. Шагыйрь кичергән хисләрне күзалдына китерербез һәм мәхәббәт турындә белгәннәребезне бер - беребез белән уртаклашырбыз. II.Үткән дәрес материалын актуальләштерү: 1. Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм шәхесенең үзенчәлекле яклары. (Укучылардан сөйләтү.) Г.Кандалый ның тормыш юлы турында сөйләнгәннәрдән нәтиҗә ясала. (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.) III. Яңа тема өстендә эшләү. Г.Кандалый иҗатында мәхәббәт темасы 6 нчы с лайдны уку: ©Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер, Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…ª Таратылган карточкалардагы һәм дәреслектәге кыска шигыр ь ләр анализлана. - Укучылар шигыр ь ләрне сәнгат ь ле итеп укыйлар һәм анализ ясыйлар. - Әсәр нәрсә турыда? Шагыйрь ни әйтергә тели? Тел - сурәтләү чаралары бармы? ©Сахибҗәмалª поэмасы өйдә укырга бирелгән иде. Укучылардан кыскача эчтәлеген сөйләтү. (3 - 4 укучы сөйли.) - Жанры ягыннан нинди әсәр? - Поэма дип, нинди әсәрләргә әйтәбез ? Кандалыйның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы бу. - Ни өчен бу яңалык? (Укучыларның фикерләре тыңлана, аннан соң нәтиҗә ясала.) - Г. Кандалый Борынгы һәм Урта гасыр әдәби традицияләргә таяна, Йосыф - Зөләйха, Сәйфелмөлек һәм Бадигылҗәмал, Ләйлә - Мәҗнүн, Фәрһад ‬ Ширин кебек образларны үрнәк итеп ала, 17 - 18 гасырларда йомылыб рак калган дөньяви традицияләрне яңарта. Ул үзенең ©Бәдигагаª, ©Фәрхигәª, ©Сахибҗәмалª поэмаларында кайнар сөю хисенең көчле тойгы булуын күрсәтергә тырыша. Аның төп герое реаль тормышның үзеннән алына. Билгеле бер авылда яшәүче кызлар. - Икенче төп герой кем? - Лирик герой төшенчәсен ничек аңлыйсыз? - Димәк, әсәрнең тематикасы нинди? (Поэмадан бүлекне уку, гашыйк булган кешенең эчке кичерешләрен күрсәтү.) ( 2, 5 , 8 ,9,14 бүлекләр.) Борнай авылы кызының язмышын сурәтләп күрсәткән урыннарын укыту. (12 бүлек.) Нәтиҗә : Яман эшкә - җәза, яхшы эшкә - яхшылык, ди. Сахибҗәмалның муллага кияүгә чыгарга ризалык бирүен яхшы эш дип бәяли. Шул яхшылыкны эшләсә, аның матур нәтиҗәләр китерүен яза. Ә яман эш ямьсез нәтиҗәләр китерер, ди. Борнай авылы кызы акыллы кеш е сүзенә колак салмаган, ди . - Поэманың идеясе нинди? Әлбәттә, бөтен гомерен авыл җирендә уздырган Кандалый хәзрәткә тормышның мондый картиналары яхшы таныш булган. Ул бар нәфрәтен, ачуын хатын - кызны бәхетле итә алмаган надан, тәрбия күрмәгән ирдән эзли. Ә ни сәбәпле ир надан һәм тәрбия күрмәгән? Шагыйрь бу турыда уйламый. Ә ни өчен ир кеше хатынын бәхетле итә алмый? Шундый авыр эштә эшләгән өченме? Авыр эштә эшләгән ир хатынын кыерсытырга тиешме? Ничек уйлыйсыз ? (Укучыларның фикерләре.) - Поэманың теле буе нча укучыларны ң җаваплары тыңлана. Ә хәзер дәфтәрдә сүзлек эше IV. Теманы ныгыту өстендә эшләү. - Поэманың төп герое кем? - Лирик геройның Сахибҗәмалга мөнәсәбәте нинди? - Лирик герой үзенең уй - хисләрен ничек белдерә? - Шагыйрь ул вакыттагы хатын - кызлар тормышын ничек сурәтли? - Хатын - кызны авырлыктан коткару юлын нәрсәдә күрә? - Үзе яраткан хатын - кызларны тормышта нинди итеп күрергә тели? - Үзенең мәхәббәтен белдерү өчен нинди сурәтләү чаралары кулана? V. Аңлау дәрәҗәләрен тик шерү. - Ни өчен ©Сахибҗәмалª поэмасын реалистик әсәр дип санарга мөмкин? - Автор реализмы монда нәрсәдән гыйбарәт? - Хатын - кыз гүзәллеген мактауда, мәхәббәткә дан җырлауда ©Сахибҗәмалª поэмасы борынгы поэмалардан нәрсә белән аерылып тора? - Г.Кандалыйның т атар әдәбиятына алып килгән яңалыгы нәрсәдә? - Кандалый иҗатының халыкчанлыгы нәрсәләрдә күренә? - Шагыйрьнең сурәтләү чараларын кулланудагы үзенчәлекле яңалыклары турында нәрсәләр белдегез? VI. Йомгаклау. Кандалый ‬ мәхәббәт җырчысы. Аның мәхә ббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. Күпчелек крестьян хатын - кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән, сәламәтлеге какшаган, аяк - куллары ярга ланган һ.б. Чынбарлыкка турыдан - туры якын килергә омтыла, крестьяннар яшәгән социаль һәм тарихи шартларны тормышның үзендәгечә дөрес сурәтләү Кандалый реализмының уңышы. Бу реализм беркатлырак, башлангычы гына. Ләкин әдәбиятка 19 йөзнең беренче яртысында К андалый алып килгән яңалык ‬ яңа тематика, яңа герой, яңача сөю хисе, шәхес бәхете. Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы.. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмар тлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә: (укучы шигырь сөйли) Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм, Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм! Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам, Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!.. Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем, Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм, Ташлама са, беләсең лә, сер генәм! Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем, Фәхри, айгыл, ничек итеп гүзәлем?! Хәтта без яшәгән чор әдибе Х.Туфан да Мәхәббәт турында, сөйгән ярын югалту ачысын кичереп “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен иҗат итә. Сүз сиңа, Энҗе.(укучы шигырь сөйли) Чыннан да, ©Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер, Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…ª VII. Өй эше: © Мәхәббәт турында шигырь яки хикәя язарга ª. Үрнәге “Мәгърифәт” газетасы , №49. 9 нчы декабр ь 2011 ел. Билгеләр кую.