Конспект урока татарского языка для русских групп по теме Кыш. Фигыль заманнары
Сыйныф: 6
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, З.Р.Нәҗипова .Татар теле .
Тема: Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.
Максат:
1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;
2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру;
3.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, дәреслек, таратма материаллар.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
а) Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, укучылар. Минем исемем Әлфия Мөнировна. Бүгенге дәрестә сезнең белән бергәләп эшләячәкбез.
Минем кулымда серле тартма, анда карточкалар, сез аларны сайлап алыгыз әле.
Хәзер үз ел фасылыгызга барып утырыгыз.
Рәсемнәрегезне күрсәтегез әле, дөрес утырдыгыз микән?
Бик әйбәт.
Эшебезне дәвам итәбез.
-Хәерле көн. Кәефләрегез яхшымы?
“Көнне матур сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, -диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә хәерле көн телик.
(балалар бер-берсенә хәерле көн телиләр.)
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә.
-Кызлар, утырыгыз. Малайлар да утырыгыз.
Үткән грамматик материалны кабатлау.
-Укучылар, Әйдәәез минем сорауга җавап биреп карагыз әле.
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил – буран,
Бу кайчак, туган? КЫШ анимашка
Укытучы-укучы диалогы.
КЫШ РӘСЕМЕ
-Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш.)
-Кыш көннәре нинди була? (Салкын, җилле, карлы, буранлы, матур, ак.)
КЫШ РӘСЕМЕ (балалар тауда чана шуалар)
-Балалар кайда? Урамда, тауда, шугалакта)
-Алар нишлиләр? (чана, чаңгы, тимераякта шуалар, кар бабай ясыйлар)
-Ә сез кыш көне нинди уеннар уйныйсыз?
Әйдәгез, уйнап алыйк әле.
“КАР АТЫШУ”
(ситуатив күнегүләр формасында)
А) Скажи, что ты катаешься на санках
Б) Скажи, что она катается на лыжах
В) Скажи, что вы катаетесь на коньках.
Г) Спроси, усть ли у него лыжи
Д) Спроси, есть ли у них санки
Е) Прогласи ее на горку
Ж) Пригласи их на улицу.
-Җөмләләрдәге фигыльләр кайсы заманда?
(Хәзерге заманда)
Белемнәрне актуальләштерү.
-Укучылар, сез кабинетка кергәндә белдерү күрдегезме?
-Әйдәгез аны кабат карап китик әле.
БЕЛДЕРҮ
Кадерле укучылар!
Тиздән Яңа ел җитәчәк. Мәктәптә Яңа ел бәйрәме узачак. Ул 30нчы декабрьдә, сәгать 11дә үтәчәк. Килегез, күңелле булачак!
Кыш бабай һәм Кар кызы.
(бер укучы кычкырып укый)
-Сез белдерүне аңладыгызмы?
-Кемнәр язган? (Кыш бабай һәм Кар кызы)
-Кемнәр өчен язганнар? (Укучылар өчен)
-Нинди бәйрәм җитәчәк? (Яңа ел)
-Кайда узачак? (Мәктәптә)
-Кайчан үткәреләчәк? (30 нчы декабрьдә)
-Сәгать ничәдә булачак? (сәгать11дә)
-Кайда булачак? (Актлар залында)
-Хәзер белдерүне русчага тәрҗемә итеп карыйбыз.
Дорогие ученики!
Скоро наступит Новый год. В школе пройдет новогодний праздник. Он состоится 30 декабря, в 11 часов в актовом зале. Приходите, будет весело!
Дед мороз и Снегурочка.
(1 җөмләне укучы тәрҗемә итә)
-Җөмләләрдән фигыльләрне табыгыз әле.
(җитәчәк, узачак, үтәчәк, булачак)
-Алар нинди сорауга җавап бирәләр?
(НИШЛӘЯЧӘК?)
-Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?
(-ЯЧАК, -ЯЧӘК, -АЧАК, -ӘЧӘК)
-Ничек уйлыйсыз, бу фигыльнең кайсы заманы?
(КИЛӘЧӘК)
-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
(фигыль, заман, ……..- төрле җаваплар)
-Дөрес. Бүгенге дәреснең темасы:
КИЛӘЧӘК ЗАМАН
(укытучы теманы тактага яза, укучылар число, сыйныф эше һәм теманы дәфтәрләренә язалар)
-Ә теманы ачыкла өчен без тагын нәрсәләр эшләрбез икән, кайсыгыз әйтә?
(күнегүләр эшлибез, укыйбыз, язабыз, тәрҗемә итәбез, сөйләшәбез .... – укучыларның төрле җаваплары. Рус телендә булса да ярый.)
-Тактадагы фигыльләргә карагыз әле, һнче баганадагы сүзләрне киләчәк заманга куеп карыйк:
БАР БАР + АЧАК
КИЛ КИЛ+ӘЧӘК
ТЫҢЛА ТЫҢЛА+ЯЧАК
СӨЙЛӘ СӨЙЛӘ+ЯЧӘК
-Димәк, киләчәк заман фигыльләре ничек ясала?
( 1) если основа оканчивается на согласный звук
-АЧАК, -ӘЧӘК
2) если основа оканчивается на гласный звук –ЯЧАК, -ЯЧӘК)
3) ели в слове мягкие гласные
4) если в слове твердые гласные
ТАБЛИЦА
Билгеле киләчәк заман
Определённое будущее время
Тартык аваздан соң
После согласных Сузык аваздан соң
После гласных
калыннечкә калын нечкә
-АЧАК
Шатлана+чак
(обрадуется)
-ӘЧӘК
Үткәр+әчәк
(проведёт) -ЯЧАК
Уйна+ячак
(будет играть) -ЯЧӘК
Сөйлә+ячәк
(расскажет)
-Кагыйдщне карагыз. Истә калдырыгыз. Ул сезнең дәреслекләрегезнең 68 нче битендә бар.
-Мине тыңлагыз. Үрнәк буенча сүзләрне үзгәртегез. (измените по образцу)
ҮРНӘК:
УЙНАДЫ- УЙНАЯЧАК
ҖЫРЛАДЫ Җырла ЯЧАК
КИЛДЕ Кил ӘЧӘК
КАРШЫ АЛДЫ Каршы ал АЧАК
ӘЗЕРЛӘДЕ Әзерлә ЯЧӘК
БАРДЫ Бар АЧАК
ЧАКЫРДЫ Чакыр АЧАК
УЗДЫ Уз АЧАК
БҮЛӘК ИТТЕ Бүләк ит ӘЧӘК
КОТЛАДЫ Котла ЯЧАК
(1нче баганадагы сүзләрне укытучы укый, укучы үзгәртеп киләчәк заманда әйтә )
ФИЗМИНУТКА
(күзләрне ял иттерәбез)
-Укучылар, сезнең өстәлләрдә белдерү формасында биремнәр. Сез бирелгән җөмләләргә тиешле кушымчаларны сайлап алырга һәм ябыштырырга тиешсез.
Төркемнәрдә эш.
(1нче төркем – экранда күренә
2нче төркем – күз белән тикшерәбез
Сезнеке дә шулаймы? Дөрес булмаса, кул күтәрегез.
3нче төркем - укый)
-Әлеге җөмләләрне чиратлап тәрҗемә итәбез.
(җөмләләрне төркемнәр 1-2-3-2-1 чиратлап, тәрҗемә итә )
-Минем сезнең игьтибарыгызны да тикшерәсем килә.
Беренче җөмләгә һәм рәсемнәргә таянып, текстны дәвам итегез.
ТИЗДӘН КЕШЕЛӘР ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕН КАРШЫ АЛАЧАК.
-Биремне язмача дәфтәрдә эшлибез.
(кайсы төркем беренче эшләп бетерә, шул укый
Йомгаклау.
-Сез әлеге текстта кайсы заман фигыльләрен кулландыгыз?
(киләчәк заман)
-Киләчәк заман фигыль кушымчаларын әйтегез әле?
(-ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк)
-Нинди сорауга җавап бирә?
(нишләячәк?)
-Миңа берегез тулы итеп, җавап бирә аламы?
(Киләчәк заман фигыле нишләячәк? соравына җавап бирә һәм –ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк) кушымчалары була)
-Рәхмәт. Бик әйбәт.
-Сез бүгенге дәрестә ничек эшләдегез? Әйдәгез үзегезгә бәя бирик әле. Алдыгызда өч төсле карандаш. Берәр төсне сайлап, күрсәтегез.
(ЯШЕЛ – аңладым, аңлата алам
САРЫ – аңладым, ләкин аңлата алмыйм
КЫЗЫЛ - аңламадым)-Мин бик шат. Без дәресебезгә куйган максатларга ирештек. Рәхмәт.
Өй эше.
Дәреслектәге кагыйдәне өйрәнеп килергә.
Әлеге кагыйдәдә биоерлән сүзләр белән җөмләләр төзеп килергә.
Яңа ел бәйрәме турында киләчәк заман фигыльләрен кулланып, сөйләргә.
ДӘРЕС ТӘМАМ, САУ БУЛЫГЫЗ!