Эссе. Минем педагогик осталыгым


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗЕЛЕНОДОЛ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“КАРПОВ В.В. ИСЕМЕНДӘГЕ ЛИЦЕЙ”
«Минем педагогик осталыгым»
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Шәймуллина Гөлнара Миннехан кызы
2017 нче ел.
Урамда ап-ак кар ява…..Башымда дәрес планнары, укучыларым ничек җавап бирерләр,биремнәрне башкарып чыга алырлар микән....дип уйлый-уйлый,шул кар өстеннән,эзләр калдырып,мәктәбемә чабам...Ә анда мине,күзләре уттай янып: “Апа безгә бүген тагын нинди кызыклы,мавыктыргыч уеннар,биремнәр алып килгән икән “-дип укучыларым көтә.Ничек инде мин аларның өметен өзим ?
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Үз өстемә никадәр бурыч йөкләнгәнен аңлап эш иткәндә генә уңышка ирешәчәкмен. Ә бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – барлык укытучылар өчен төп максат булса, ана теле укытучысына үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы да өстәлә.
Мәктәп-ул могҗизалы ил.Монда бер нәрсә дә кабатланмый,үткән көн белән киләчәк көн бер төрле була алмый.Моңаерга да,ачуланышырга да вакыт юк.Бу илдә һәр укучы-киләчәкне төзүче.Монда гел ашыгырга кирәк,чөнки тирә-яктагыларга энергия,белем бирү бик мөһим.Шуңа күрә монда иң җаваплы,акыллы,тирән белемле,балалар күңелен аңлаучы искиткеч кешеләр эшли.Алар –укытучылар.Алар өчен бу илдә иң мөһим кешеләр-балалар.
“Укытучылар...Кемнәр соң алар? Алар – безне беренче булып белем юлына бастыручы тырыш кешеләр. Аларның тырышлыклары алтынга тиң, чөнки гыйлемсез кеше – юк кеше, минемчә. Гыйлем алга киткән гасырда яшәгәнгә, без аны булдыра алганча тулы рәвештә алырга тиеш. Ә ул белемне безгә түкми-чәчми җиткерүче – укытучы. Алар – гүзәл затлар! “-дип язганмын мәктәптә укыган вакыттагы иншамда.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, матур хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.
Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. “Укыта алырмынмы?” дигән шикләрем балаларның күңел җылысыннан эреп юкка чыккан кебек булды. Минем мәктәп тормышым шулай башланып китте. Беренче укытучылык адымнарымны ясаганда остазларым ярдәмнәрен һәрдаим тоеп, аларның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым. Алар мине укытучылар дөньясына әкрен генә, җайлап кына алып керделәр. Мин аларга бик рәхмәтле.
Үземә гел шундый сораулар бирәм: “Мәктәптә мине нәрсә тота: укучыларымның якын итүләреме,минем аларга карата яратуыммы,әллә иҗади,дус,тату коллективмы,мәктәпнең профессиональ,грамоталы администрацияме...Эйе, әлбәттә шулар, Һәм тагын укучыларыма үземне кирәк дип санавым.
Бүген, әлбәттә, укытучы һөнәренә караш төрлечә. Тик шулай да, минемчә, әгәр син бу эшкә алынгансың икән, аңа ахыргача тугъры булып калырга тиешсең. Укытучылык – ул минем һөнәрем. Мәктәптә алты ел эшләү дәверендә,кечкенә генә булса да,үз эш тәҗрибәм, үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешләрем бар.
Тел ул – байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә, мин һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам. Минем бурычым – белемле, туган җирен, илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү, укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң булдыру. Әйе, югарыда китерелгән максатларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа һәм туачак! Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына шаблоны булмаган һөнәри мәсьәләләрне чишә ала. Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда замана сулышын эләктерергә тырышасың. Булган кадәр тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту, минемчә, дөрес булмас. . Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, чамасын һәм урынын белеп кенә заманча техниканы файдаланам.Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр, укытучы һөнәренә игътибарның артуы күңелдә киләчәккә ышаныч уята.
Мин – укытучы! Бу минем һөнәрем генә түгел, Туфан Миңнуллин әйткәнчә, бу - үзем сайлаган язмыш та.
Укытучы булу-зур бәхет ул
Ул-яраткан минем хезмәтем.
Канатларым минем ныгый бара,
Күргән саен хезмәтемә күрә хөрмәтен.