Концпект на тему: Татар театр сэнгате. Сэхнэ теленен эхэмияте


Тема: Татар Театр сэнгате. Сэхнэ теленен эхэмияте.
Халыкка дэрсе гыйбрэттер театр,
Кунелдэ йоклаган дэртне уятыр.
Театр- яктылыкка, нурга илтэ,
Кире юлга жибэрми, унга илтэ.
(Г.Тукай)
Театр- ул хэрвакыт табышмак, котелмэгэн хэллэр, могжизалар…Сэхнэдэ кечкенэ генэ булса да, роль уйнарга телэмэгэн кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без, билгесез режиссер язган пьесада, узебезнен рольлэрне башкарабыз бит. Гадэттэ, театр тугэрэгенэ яхшы укучылар, хис-акыл дэрэжэсе нык усеш алган балалар йори. Алар сэхнэдэ чыгыш ясауны узлэренен кочлэрен сынау итеп карыйлар. Бу анлашыла да, чонки театр- ул тавыш «куелышын»,хэтер,мимика,хэрэкэт байлыгын, яхшы реакция кебек купьяклы сэлэтлэрне берлэштеруче сэнгать торе булып санала.
Драма театры артисты хэм режиссеры очен тел- мохим эш кораллы. Сэхнэ теле гади тормыштагы телдэн бик нык аерыла. Тормышта кеше уз тавышы белэн анлатып бирэ. Э сэхнэдэ сузне кычкырып эйткэнче бик катлаулы ижади процесс бара. Артист хэрвакыт кеше сузе белэн, ягъни автор сузе, авторнын идеясе,уе, фикере белэн эш итэ. Бары кунегулэр, бертуктаусыз уз остендэ эш алып бару артистны лаеклы дэрэжэгэ кутэрэ. Дикция ул- авазларны, ижеклэрне, сузлэрне дорес,ачык, анлаешлы эйту дигэн суз. Дикция остендэ эшлэунен телне устерудэ эхэмияте бик зур. Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга хэм аларнын хэрэкэтлэнучэнлеген устеру очен кирэк. Димэк, артист сойлэгэндэ мэгънэле итеп, сойли торган эйберне куреп, йорэге белэн тоеп, узенен карашы белэн сойлэргэ тиеш.