Статья на тему: «Системно-деятельностный подход как основа организации урока по родному (татарскому) языку».
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе
Тема: “Татар телен тирәнтен өйрәнүдә системалы
педагогик эшчәнлеккә нигезләнү”
Эшне башкарды:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангәрәева Тәнзилә Рәхимҗан кызы.
2015 – 2016 уку елы
Татар телен тирәнтен өйрәнүдә
системалы педагогик эшчәнлеккә нигезләнү
Соңгы елларда уку-укыту процессына күп яңа технологияләр тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгәннәрдән үземә кирәген сайлаганда, педагогик эшчәнлегемә ике бурыч билгелим: 1) яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү; 2) нинди алым-ысуллар белән, нинди генә инновацияләрне файдаланып эшләсәм дә, эшемнең нәтиҗәсе бер – укучы бала татар телен тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә, яхшы белергә, ягъни, белемле булырга тиеш. Моннан тыш, татар телен туган тел буларак укыту эшчәнлегем өч төрле мөһим аспектны исәпкә алып системага салынган: үстерелешле укыту, эшне укучының кызыксынулары һәм шәхси мөмкинлекләрен искә алып планлаштыру, ныклы белем бирү.
Хәзерге заманның информацион бай мәгълүматлы, коммуникатив шартларында үстерелешле укыту алымнарын кулланып эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Әмма моны укучы шәхесенең мөмкинлекләре белән яраштырып эшләү мөһимлеген аңлап эш итәм. Эш барышында, уртача үзләштерүче баланың, халык сүзе белән әйткәндә, “канаты салынмаслык” булырга, шул ук вакытта, теманы тирәнтен үзләштерергә әзер бала да стимулсыз калмаска тиеш. 8нче сыйныфта татар теле дәресендә гади генә күнегү мисалында карап үтик. Мәкальләргә нигезләнгән күнегү сыйныфтагы берничә укучыга катлаулы булып тоелды, күпчелеге эшне тагын да дәвам итү теләген белдерде. Дәрестә беренче төркемдәге азчылыкка икенче төркем балалар мәкальләргә салынган күчерелмә мәгънәләрне аңлата алды. Өй эше итеп, мәкальләр тупларга бирелде. Эшне бар укучы да үтәгән. Ә бер бала аерым бер тематикага караган мәкальләр җыйган. Дәрестә эшләнгән гади генә бер күнегүне шәхси мөмкинлекләрне искә алып оештырылган үстерелешле укыту алымы кулланып катлауландыруның нәтиҗәләре күркәм булды. Ут сүзе кергән мәкальләр туплап килгән укучының мисалларын тыңлангач, мин алдагы дәрестә балаларга татар милли лингвокультурологиясе белән бәйләп, ут сүзенең мәгънәви төсмерләре хакында аңлаттым. Һәм без шул укучы белән бу темага эшләүне дәвам иттек. “Татар телендә “ут” сүзе кергән мәкальләр” дигән фәнни эш укучы өчен бик кадерле хезмәт булды. Ул республика конференциясендә чыгыш ясады.
Яңача эшләргә омтылу - уңай күренеш. Шәхсән үзем, максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу яңа системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнәм. Әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышам, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшәм, аларның эш тәҗрибәсен күзәтәм. Үзем өйрәнеп, системага салып, уңышлы гына башкарып килә торган эәшләрнең берсе – проект эшчәнлеге. Проект эшчәнлеге максаты – укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.
Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Укучыларны теоретик һәм гамәли эзләнүләргә этәрә торган эш. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә. 5нче сыйныфтан ук башланган системалы эшнең уңай яклары күп. Укучыларның хезмәте дә, укытучы эшчәнлеге дә эзлекле үстерелештә бара.
Проект эшчәнлеген түбәндәге тәртиптә оештырам.
Проект биреме укытучы тарафыннан әзерләнә. Әмма монда теманы әзер итеп бирү бик отышлы булмаячак. Теманы укучылар кызыксындырырлык итеп, биремнәр аша ачыклау уңышлы булачак. Укучыны кызыксынырга этәрү, кызыктыра алу “хәйлә”сен куллану зарур. Бу алым Бердәм Дәүләт стандартлары буенча (ФГОС) әзерләнгән дәресләргә максат куюда да кулланыла.
Эшнең максатын билгеләү эше укучылар белән бергә башкарыла. “Нәрсәләр эшли алабыз?”, “Ничек күзаллыйсыз?” кебек сорауларга җаваплар тыңлана.
Эшнең темасы һәм максаты ачыклангач, эш тәртибен планлаштыру башлана. Проектлауның тәртибе белән танышу, укучылардан план төзетү, ул планнарны тыңлау һәм берләштерелгән план кабул итү кебек эшләр үтәлә.
Эзләнү-тикшерү этабында материаллар җыела, чыганаклар өйрәнелә. Бу этапта күзәтүләремнән чыгып, ассызыклап әйтәсе килгән проблема шунда: бала ничек кенә кызыксынмасын, эзләнү-тикшерү этабында укытучы аның эшчәнлеген күзәтеп, контрольгә алып, әйдәп торырга тиеш. Тәҗрибәдән күренгәнчә, бу этапны мөстәкыйльлеккә калдырырга ярамый. Балага гарантия дә биреп бетереп булмый, я, ул онытылып китә, стимуллаштырып тормаган очракта, сүрелеп тә китәргә мөмкин... Эзләнү-тикшеренү этабында укытучы процессны күзәтә, киңәшләр бирә. Җыелган материалны системага салырга өйрәтә, төзәтмәләр кертә.
Проектны яклауга әзерләү. Балалар проектка куелган таләпләрне өйрәнәләр. Материал текст формасына кертелә. Укытучы проект яклау тәртибен аңлата. Чыгыш әзерләнә. Чыгыштан соң тыңлаучылар тарафыннан туарга мөмкин сораулар тикшерелә. Әлбәттә, 5-6нчы сыйныф укучылары фәнни текстны үзләре төзи алмый, бергәләп эшләү кирәк. 7-8нче сыйныфларда укучылар үзләре эшли алалар, әмма, аларда фәннилек җитеп бетми. Югары сыйныфка таба барганда, проектлау эше дәвамында фәнни стиль таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләргә өйрәтү мөһим.
Проект яклау. Төркемләп эшләгәндә проектны һәр бала яклап карый. Сораулар бирелә. Чыгыш ясау авырлыгын, җаваплылыгын укучылар үзләре тоеп карарга өйрәнәләр. Үзтәнкыйть, башка укучылар фикере тыңланыла. Киңәшләр бирелә. Проектны камилләштерү эше башкарыла. Укытучы проект эшенә бәя бирә.
Үзара тәҗрибә туплаган укучыларым мәктәп, район, республика конкурс-конференциядә катнаштылар. Бала үзе генә бер проектны уңышлы башкарып чыккан очрак булды. 5нче сыйныфтан 8нче сыйныфкача бер проект өстендә эшләп, аны камилләштереп әзерләделәр. Бер теманың төрле тармаклары буенча тикшерүләр үткәргән балалар фәнни конференцияләрдә катнаштылар. Әлеге система белән эшләнгән эшләремнең, укучыларым катнашкан бәйгеләрнең нәтиҗәләре зур куанычлар китерде. Мисалга, шундый проектларыбыз республика һәм Бөтенрәсәй бәйгеләрендә призлы урыннарны алдылар. Ә иң мөһиме – укучыларым үз эшләреннән тәм табалар, тагын да күбрәк өйрәнүләргә омтылалар, үзләренең яңа идеяләре барлыкка килә. Бу эшләрдән әти-әниләр дә читтә калмый, ярдәм итәләр. Монысы да бик уңай йогынты – ата-ана бала тормышында актив катнаша башлый.
Сүз башында телгә алынган системалылык, укучыларны белемле, кызыксынучан, максатчан итүгә юнәлтелгән эш алымнары – проектлар технологиясенең аерылгысыз өлешләре. Проектлау барышында педагогик юнәлешем итеп алынган үстерелешле укыту, эшне укучының кызыксынулары һәм шәхси мөмкинлекләрен искә алып планлаштыру, ныклы белем бирү аспектлары да тулысынча үтәлә.