Презентация на тему Р?хм?т си?а,?лифбам.


Рәхмәт сиңа,Әлифба! Әлифба бәйрәме Мин укучы булдым! Зәңгәр күктә кояш елмайгандаЧакырдың син, мәктәп, үзеңә Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк, Кереп калдың минем күңелгә. Мәктәпкә килдем, мәктәпкә, Аңа кем килми калган?Әти- әни дә яшь чактаМәктәптә белем алган. Балачак истәлекләреКүңелләрдә мәңге сакланыр.Мәктәптә алган белемнәрИзге эшләр белән акланыр. Безнең өчен юк хезмәтнеңАгы яки карасы.Җитмеш төрле һөнәр дә аз...Без- замана баласы! Без- замана балалары,Шаярабыз, көләбез.Кирәк чакта җитди, уңганГорур була алабыз. Туган телем – татар теле Туган тел (Г. Тукай)И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! Исемдә алтын сукмакка Тәүге аяк баскан көнем. Һәм тормышым китабының Тәүге битен ачкан көнем. Кояш нуры иркәли.Шат йөзле һәркем, кара:Кайсы эштә, хезмәттә,Ә без мәктәптә,кара. Кызыклы, күңелле дәресләр, Керттеләр тылсымлы дөньяга. Күп төрле чаралар, кичәләр Илттеләр чиксез киң дәрьяга. Балачактан аерып безне Бүген үзгә чыңлый кыңгырау. Шул тавышка тик кушылсын бары Шат тавышлар, серле яңгырау. Безнең девиз:сынатмыйчаҺәрчак алга барасы.Киләчәк безнең кулларда.Без – замана баласы. Хәрефләр белгәч,сүзләр язармын,Каләмем кулда,дәфтәрем алда.Яшә,диярмен,туган Ватаным,Мине өйрәтте,дустым-Әлифба. Рәхмәт сиңа мәктәбем,Дуслашырбыз,серләшербезБелем алып үтәр безнеңТуачак һәр көнебез. Сау бул, Әлифбам!