Исследовательская работа Марсель Гыймазетдинов и?атында милли характерлар чагылышы…


Марсель Гыймазетдинов иҗатында милли, рухи - әхләкый кыйммәтләр һәм милли характерлар чагылышы
Эшне башкарды: Менделеевск шәһәренең
4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кашапова Гөлфирә Хәмәт кызы

Эчтәлек
Кереш 3-4 нче бит
II. Төп өлеш 5-11 нче битләр
Балачагы,мәктәп еллары, институт, хезмәт эшчәнлеге.
Иҗат –ләззәтле газап.
Җырчы шагыйрь.
Җәмәгать эшлеклесе.
Көрәшче шагыйрь
Йомгаклау 12-13 нче битләр
Кулланылган әдәбият исемлеге 14 нче бит
Күрсәтмә материал 15 нче бит
I.КЕРЕШ.
Менделеев җире алты Советлар Союзы Герое гына тәрбияләп үстермәде, бу төбәк әле күп кенә җырчы һәм шагыйрьләр дә бирде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда без районыбызның күренекле шәхесләрен, шагыйрьләрен искә төшерәбез, өйрәнәбез, аларның иҗат һәм тормыш юллары белән танышабыз. Менә аларның кайберләре: Вафирә Гыйззәтуллина, Егор Уткин, Илгиз Абдуллин, Марсель Гыймазетдинов,Фәния Шакирова, Дифгат Сирай һәм башкалар. Шулар арасыннан мин туган якның моңлы җырчысы, күпкырлы сәләт иясе, авыл рухы белән сугарылган шигырьләре белән бөтен республикага танылуга ирешкән Марсель Гыймазетдиновның тормыш һәм иҗат эшчәнлеген тирәнрәк өйрәнү һәм эзләнүе үз алдыма максат итеп куйдым.
Эшем аның бертуган апасы Римма апа Гыймазетдинова, яшьтәше Тәскирә апа Галиева һәм Бәзәкә урта мәктәбенең ветеран укытучысы Рәмзия апа Мөхетдинова сөйләгән материалларга нигезләнеп эшләнде....Радиодан бүлмә эченә талгын гына моң ишетелә.
...Туган як кырларын сагынып,
Әйләнеп авылга кайт әле.
Җыр агыла да агыла. Моңы күңелгә якын, сүзләре җанга ятышлы, сагышлы –якты көе йөрәкне назлый, иркәли. Кем соң шулай туган якларыннан кайчандыр чыгып киткәннәрне кире авылга кайтырга чакыра? Кем үзенең җырга әверелгән шигъри юллары аша авылны терелтергә, яңартырга, аның язмышына йөз белән борылырга дәшә, чакыра, өнди, үтенә? Бу сорауларны мин болай гына бирдем. Чөнки бу җырны белмәгән авыл кешесе юктыр Татарстанда. Әйе, җыр сүзләренең авторы – Марсель Гыймазетдинов(1 нче рәсем). Кемдер үз гомерен тыныч кына, ә кемдер метеоритка тиң булып, кыска гомерен дә башкалар өчен янып үткәрә. Марсель Гыймазетдинов та шундыйлардан. Кешеләргә булган хөрмәтен, туган җиргә булган мәхәббәтен шигырләрендә тирән итеп чагылдыра ул. Үзе дә авыл баласы, җир кешесе, колхоз рәисе, шулар өстенә, шигъри җанлы кеше дә булганга, туган як, туган авыл, кешеләр язмышына һич кенә дә битараф булмый. Кайчандыр туган төбәкләреннән чыгып киткән якташ – милләттәшләргә авылларны бетермәү, киресенчә, күтәрү, үстерү өчен аларны авылга кире кайтару максатыннан Казан телевидениесеннән мөрәҗәгать итүче дә. Марсель Гыймазетдинов үзенең чыгышы белән халыкны туган авылларын, җирләрен ташламаска, җир хезмәтеннән курыкмаска өнди. Бу – бүгенге тормыш, киләчәк яшәеш өчен көрәшнең бер ысулы, юлы була. Ул шушы юлдан соңгы минутына кадәр туры һәм нык бара.
II. ТӨП ӨЛЕШ
1. Балачагы, мәктәп еллары, инсититут, хезмәт эшчәнлеге .
Марсель Гыймазетдиновның тормыш юлын һәм иҗатын мин бер кечерәк кенә китапчык итеп күз алдына китерәм. Шагыйрьнең шигырьләрен укыганда, мин китапчыкны да күңелемнән актарам. Китапчыкның беренче битләрендә – гади генә биография. Марсель Гыймазетдинов Менделеев районы (элеккеге Бондюг районы) Бәзәкә авылында 1943 нче елда туган. Әтисе Гыйлфан абый – авыл советы рәисе, әнисе – Газдә апа – йорт хуҗабикәсе. Җылы мөнәсәбәтле гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Балалар бакчасыннан соң Марсель 1951нче елда Бәзәкә урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәп елларында ул үзен тырыш, зиһенле, фәннәрне җиңел үзләштерүе, физик яктан нык, көчле(чөнки спортны бик яраткан), шул ук вакытта шук, бик хәрәкәтчән, туры һәм үткен сүзле булуы белән аерылып торган. Шушы сыйфатлары аның укытучылары хәтерендә истә калган. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Ул укытучы булырга хыяллана. Аның теләге – татар халкының тарихын, телен, мәдәниятен, культурасын өйрәнү тормышка аша. Белгечлеге буенча Марсель Гыйлфан улы армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң гына - 1962 нче елда башлый. Башта Тойгуҗа (Тойгузино) мәктәбендә гади укытучы, аннан Ык Тамагы (Икское Устье- рус авылы) мәктәп директоры булып эшли. Бераздан Тихоново (рус авылы)мәктәбендә, Менделеевск махсус мәктәп- интернатында җитәкче була. Укыту-тәрбия эшләре аңа бик ошаса да, аны тагын да җаваплырак эшкә тарталар. Менә шулай итеп, ул “Тойма” совхозы партия оешмасын җитәкләргә алына. Бераз 1976 -1981 нче елларда 543 нче төзү- монтаж поезды начальнигы урынбасары булып эшли. Менделеевск районы кабат төзелгәч, 1985 нче елда Марсель Гыйлфан улы «Батыр кул» колхозына партия оешмасы секретаре булып эшләргә килә. Тиздән аны Тукай исемендәге колхоз рәисе, ә 1990 -1991 нче елларда Менделеев районы халык депутатлары советының председателе урынбасары итеп билгелиләр. Әмма ул җылы креслога ябышып ятмый, үз теләге белән артта калган “Бондюг” совхозына директор булып китә. Аның рекомендациясе буенча бу хуҗалык икегә бүленә һәм ул “Татарстан” дип аталган колхозга җитәкчелек итә. Яшьлек елларындагы теләген – заманга лаек , кешелек сыйфатларына ия булган буын тәрбияләү – җитәкче булып эшләгәндә дә дәвам итә. Ул һәр кешегә: механизатормы, игенчеме, интеллигенцияме, гади бер кешеме – кем булуына карамастан, һәркайсына шәхсән якын килә, тыңлый, алар белән аралаша, киңәшләшә. Үзен беркайчан да зурга куймый. Марсель Гыймазетдинов шәһәр һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша. Халык депутаты итеп сайлана. Гадилеге, игътибарлы, кешелекле булу сыйфатлары белән бик күпләрдән аерылып тора.
2. Иҗат – ләззәтле газап.
Китапчыкның иң зур өлеше – аның иҗат җимешләре. “ Шигырь язу минем һөнәрем түгел” дисә дә, аның кулыннан каләм төшми. Көнозын иген кырлырында хезмәт куеп, кичкә җеп өзәрлек хәле калмаса да, ул иҗат эшенә керешә.Татарстан радиосыннан ясаган бер чыгышында ул үзенең иҗаты турында болай дигән: ”...Минем ярты гомерем басу – кырларда үтә. Яз уянып килгән бер мәлдәме, яисә иртә – кичләрдәме, йә булмаса көзгә кергәчме – кырлар түренә карап уйланып торасың да ирексездән күңелгә шатлык хисләре тула һәм үзең дә сизмәстән: “ Матур бу дөнья!”- дип куясың. Мондый чаклдарда тормышның, вак мәшәкатьләре бердән онытылып китә, иркен сулыш белән яшисе килә башлый. Һәм мин шул уй – хисләремне, үземчә, кәгазьгә төшереп барырга тырышам.”
Марсель Гыймазетдинов республикабызда колхоз рәисе дип кенә түгел, ә танылган шагыйрь, берничә китап авторы буларак та билгеле. Беренче шигырьләрен ул 5 нче сыйныфта укыганда яза һәм район газетасында бастыра. Беренче китабы “ Аккош канат кагына “ исеме астында”Беренче карлыгачлар” циклына кергән “Туган як җыры“ исемле төрле авторларның шигырьләр җыентыгында 1987 нче елда басылып чыга. 1990 нчы елның гыйнвар аенда Татарстан китап нәшрияте шагыйребезнең “Яшәү мәгънәсе” дип исемләнгән икенче китабын бүләк итте. Өченче китабы 1992 нче елда дөнья күрә. Ул “Язлардан алалмыйм күземне “дип атала. Шагыйрьнең тематикасы күп төрле күп төрле. Ул туган як, аның гүзәллеге, кешееләре, Ана, мәхәббәт, тынычлык турында яза. Шигырьләр, шигырьләр...Шагыйрьнең бөртекләп җыйган иҗат җимешләре. Һәрберсе кадерле, изге, үзенчәлекле, ачык хисле. (2,3,6 нче рәсем)
Яз Кояшы җирдә
Гөрләвекләр
Язгы ташкын булып йөгерә.
Якты көннең якты бизәкләрен
Алып була хәтта өлгегә...
“Якты шигырь”
Марсель Гыймазетдинов шигырьләрендә туган як табигатенә, җиргә, авыл кешеләренә – икмәк үстерүчеләрнең күңел матурлыгына дан җырлый.
Чыгам да кырларга , сокланам, Чыгам да кырларга, уйланам:
Башаклар тирбәлә саф җилдә. Игенче, син изге, хикмәтле.
Игенче , горурлан, хезмәтең,- Туган ил сүзенә тиң сүзләр:
Иң бөек, иң даһи бу җирдә. ТЫНЫЧЛЫК, ИГЕНЧЕ, ИКМӘКТЕР.
” Игенчегә”
Табигать белән бер сулышта яши автор, андагы матурлыкны, сафлыкны кеше күңеленә күчерергә омтыла. Халыктагы күркәм гореф – гадәтләрнең башлангычын – туган җирендә, кеше җаны белән бердәмлегендә тоя ул.
Җырчы шагыйрь
Марсель абый шигърият дөньясына аяк басучы һәр яшь талант өчен сөенә. Каләм тибрәтүче авылдашы Фәния апа Шакированың, райондашыбыз Илгиз Абдуллинның иҗатларын даими күзәтеп бара һәм үзенең киңәшләрен әйтеп тора. Яшь шагыйрьләр белән генә түгел, ул композиторлар белән тыгыз элемтәдә яши, чөнки күп кенә шигырьләренә җырлар язылган: ”Язлардан алалмыйм күземне”, “Юксынам дисең син”, “Аккош канат кагына”, “Туган җирнең китмәс кошлары без”, “Сагышларым туган якта” һәм башкалар. Аларны дулкынланмый уку һәм хисләнмичә тыңлау мөмкин түгел. Һәвәскәр композиторлар Луиза – Батыр Болгари, Илгиз Закиров, Зөфәр Хәйретдинов, Сафьян Ибраһимов, Фирзәр Мортазин, үзешчән композитор Владимир Мироваев Марсель абыйның иҗади дуслары булалар. Бу инде аның әсәрләренең бик музыкаль булуын, аларның үз – үзләрен көйгә салуны сорап торуын, ә үзен - җырчы-шагыйрь икәнен күрсәтә! (4 нче рәсем)
Җәмәгать эшлеклесе
Марсель Гыймазетдинов күпкырлы талант кешесе. Ул педагог та, җир кешесе – икмәк үстерүче дә, шагыйрь дә һәм тагын җәмәгать эшләрен башкаручы да. Менделеевск районында ул “Ядкарь” исемле әдәби – музыкаль берләшмәгә нигез сала, аны җитәкли. Бу берләшмә район күләмендә Вафирә Гыйззатуллина катнашында “Ана һәм бала”, “Җырлыйк әле”, “ И туган тел”, керәшен татарларының фольклорына багышланган “Ялгыз яшәп кара” дигән әдәби кичәләр, татар халкының бәйрәмнәрен, кичке уеннарын, төрле очрашулар оештыра. Үзе дә, һәр кич репетицияләргә йөреп, спектакльләрдә катнаша. Һәрчак ачык күңелле кеше була. Берләшмә яшь талантларга иҗади ярдәм күрсәтә. (Кызганыч, бу берләшмә, җитәкчесез калгач, тарала.) 1991 нче елның декабрендә яңа оештырылган крайны өйрәнү җәмгыяте Менделеевскида дәүләт музеен төзү кирәклеге турында белдергәч, Марсель Гыймазетдинов моны берсүзсез яклап чыга. Ул вакытта Марсель абый район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән була. Бүгенге көндә туган якны өйрәнү музее Татарстан Дәүләт музее филиалына әверелә. Аның турыдан-туры катнашы белән районда һәм шәһәрдә күп истәлекләр ачыклана. Марсель Гыйлфан улы туган якны өйрәнү буенча зур белемле кешеләрне, вакыйгаларны, фактларны яхшы белә, тикшерү-эзләнү процессына ярдәм итә. ”Кайда гына эшләсә дә, җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куя. Җитәкче кеше булгач, төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Ләкин ул нечкә күңелле шагыйрь булгандыр, күрәсең, кешеләр белән уртак фикер, аларның йөрәгенә үтеп керерлек сүзләр табучы, кешелекле, олы җанлы, тормышны нык яратучан кеше иде”- дип искә ала элеккеге хакимият аппараты җитәкчесе Тәскирә Галиева.(5 нче рәсем)
5. Көрәшче шагыйрь
Кызганычка каршы Марсель Гыймазетдиновның тормышында һәм хезмәтендә бар да ал да гөл булмый. Ул күп төрле каршылык-киртәләргә, тормышыбыздагы ямьсез һәм күңелсез, тискәре күренешләргә каршы ашкынып һәм туктаусыз көрәшә. Мәсәлән, туган телебезне саклау һәм торгызу буенча күп эшли. Мәктәпләрдә татарча укытуны беренче планга куя. Район үзәгендә үткәрелә торган чараларның, Сабантуйның татарча алып барылуына ирешә. Районда татар иҗтимагый үзәге оештыру, алты авылда мәчет салу өчен рөхсәт алу, Менделеевск шәһәрендә төзеләчәк дүрт манаралы мәчетнең проектын булдыру, урамнар,зиратлар чистарту буенча өмәләр оештыру һәм аларда үзе дә катнашу – болар барысы да бер кешенең тырышлыгы нәтиҗәсе, көрәше. Боларның барысы да килеп чыксын өчен ул эзләнә, сөйләшә, киңәшләшә, шалтырата, хәтта ачуланыша да... . Марсель абыйның шундый тынгысыз булуы .уңыш-табышлары, халык арсында хөрмәтле һәм популяр булуы, иҗат күгендә якты йолдыз булып кабынуы күпләргә охшамый, билгеле. Аңа аяк чалырга, аның дәрәҗәсен төшерергә, исемен каралтырга тырышалар, хәтта аңа матди зыян салудан да курыкмыйлар. Бервакыт, Марсель Гыймазетдинов колхоз рәисе булган чакта, аның өстеннән шикаять хаты (жалоба) язалар, Комиссия килә, тикшерүләр китә. Менә шул чакта, рәис кулына каләм алып, газетага мәкалә яза. “Анонимчыга хат” дип атала ул. “Куркак җан , сиңа хат язарга булдым. Бәлки бу хатым синең намусыңны, вөҗданыңны уятыр. Синең шикаятьләр минем һәм белгечләрнең омтылышына аяк чала, колхозның үсешен тоткарлый. Әгәр синең чыннан да колхоз үсешенә файда китерәсең килә икән, син күргән, белгән эшләр дөрес икән, нигә дип чын исемеңне атамыйсың? Яисә безнең янга килеп турыдан-туры әйтмисең? Уйлан әле, вөҗданың газапламас микән? “- дип эндәшә ул кара йөрәкле кешеләргә. Ә икенче түбән җанлы һәм куркак теш кайраучылар бөтенләй этлек эшлиләр: шагыйрьнең дача өен ут төртеп яндыралар. Менә шундый көнче һәм кара эчле бәндәләр тынгысыз, эзләнүчән, туры сүзле кешегә аяк чалырга, аны бөтенләй туктатырга тырышалар. Ләкин бу артык мәшәкать кенә була. Марсель Гыйлфан улы эшлисен - эшли , әйтәсен - әйтә. Тел, сүз белән әйтеп бетермәгәнен шигырьләре аша җиткерә.
Дөреслекнең гел күзенә карап, Куркыттылар,
Күпме гомер яшим дөньяда. Майлап карадылар,
Бюрократны кистем, Янадылар карап күземә.
Ялагайны ярдым, Бирешмәдем. Түздем. Көрәшәмен.
Ришватьчегә көн юк мин барда.Шул пычракны түгәм бу җирдән.
Күпме түздем яла ягуларга,Тавышымны минем ишетерләр
Ябырылды алар үземә. Үлгәчтен дә тирән кабердән, - дип яза ул үзенең “Тынгы бирмәм” шигырендә. Чыннан да, Марсель Гыймазетдинов менә шулай, күп киртәләрне җимереп, колхоз йөген тарта – тарта иҗади хезмәткә дә вакыт таба. Татар халкындагы булган күркәм сыйфатларны: тыйнаклылыкны, чисталыкны, аклыкны эшчәнлекне, дөреслекне, тырышлыкны һәм башкаларны алгы планга куя, ә кайбер кешеләрдәге битарафлык, табыш - байлык артыннан куу кебек тискәре сыйфатларга ия булганнар белән аусыз көрәшә. Моңа мисал итеп ”Шәфкатьлерәк кирәк булырга”, “Әй, кешеләр”, “Йа, ходаем, берүк арала” һәм башка шигырьләрен әйтеп китәргә була. Аның тынгы белмәс йөрәге начар хәлләргә борчыла, үртәлә, сызлана... Кызганычка каршы, аның йөрәге түзми – язның бер матур көнендә кинәт туктап кала...
Авылыбызның бер улын югалттык Иҗатыңда саф йөрәгең белән
Бик вакытсыз китте арадан. Саф мәхәббәт, яшәү, дәрт бирдең.
Шигърияттә йөзек кашы идең, Хезмәтеңдә бар көчеңне куеп
Кайталмассың инде яңадан. Халкың өчен икмәк үстердең.
Киттең, ләкин исемең, даның калды,
Син бу җирдә мәңге балкырсың.
Хезмәт иттең сөйгән халкың өчен –
Балкыр өчен җирдә хаклысың,-
дип яза “Хаклысың” шигырендә аның авылдашы, дусты шагыйрә Фәния апа Шакирова.

III. ЙОМГАКЛАУ
Бу тынгысыз йөрәкле Кеше озак яшәргә, берсеннән -берсе матур, гүзәл эшләр башкарырга тиеш иде... Ләкин язмыш барысын да үзенчә хәл итә... Марсель Гыймазетдиновның җирдән, туган туфрактан шыткан шигырьләре безнең телләрдә, аның китаплары - өстәлләрдә, җанга якын җырлары сәхнә, радио һәм зәңгәр экраннардан көнаралаш яңгырый, безнең күңелләребезне иркәли, тынычландыра. Ә “Әйләнеп кайт әле авылга” җыры татар иленең авыл кешеләре өчен гимнга әверелде дип уйлыйм:
"...Кайгырма, моңайма, юксынма,
Әйләнеп кайт кына авылга...”
Марсель Гыйлфан улы Гыймазетдинов тормышта көчле язгы ташкын кебек. Яз турында ул күп яза, яратып яза. “Язлардан алалмыйм күземне”, “Язларны көтә күңел”, “Язлар белән китәрмен” һәм башкалар. Язлар белән туган якларга аккошлар кайта. Аккошлар –мәхәббәттә иң тугры кошлар, парларын гомерлеккә берне генә сайлыйлар... Әйе, бүгенге авыр, болгавыр заманда, бик күпләр акча, затлы әйбер, югары постлар белән саташканда, аккошларга хас сыйфатларны үзеңдә булдыру ай –һай авыр шул. Аклык, чисталык, тугрылык кебек югары сыйфатларга ия булган аккошларны Марсель Гыймазетдинов үз иҗатына тиккә кенә кертмәгән, күрәсең. Ул үзенең шигырьләрендә, хисләрендә чиста, якты, ак, саф була һәм туган ягына гомерлеккә бирелгән, туган җиренә мәңге тугры булып яшәгән Кеше булып кала.
“Туган җирем, синдә гомер буе
Яшәдем мин тугры ул булып” - дип яза ул үзенең “Язмышларым –иген кырлары”шигырендә.
Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Әгәр ул исән булып, аның белән очрашырга туры килсә, мин мондый сүзләр җиткерер идем: “Марсель абый! Сезнең тормыш юлыгыз, шигырьләрегез сокланырга, уйланырга мәҗбүр итәләр. Тәрбияле, фикерләүгә сәләтле, үз хокукларын, телен, милләтен яклый белгән чын Кеше булырга өндиләр. Рәхмәт Сезгә!” Мин кемнәрдән генә Марсель Гыймазетдинов турында сорасам да, кайдан гына аның турында укысам да, аның чын ир, хезмәт кешесе, кешелекле, намуслы булуын ишетәм, укыйм, күрәм. Бүгенге көндә мондый кешеләргә сокланмыйча, алар белән горурланмыйча мөмкин түгел! Аның күркәм эшләре, сокландыргыч шигырьләре безнең күңелләрдә сакланыр, безнең өчен һәрчак үрнәк булыр!





Кулланылган әдәбият исемлеге
М. Гыймазетдинов. Яшәү мәгънәсе
М. Гыймазетдинов. Язлардан алалмыйм күземне
М. Гыймазетдинов . Син мине белмисең
4. Наис Гамбәр “Туган якның китмәс кошы”. “Казан утлары” журналы
5. “Менделеев яңалыклары” газетасы. 1993, 1995, 1998 еллар
1

6
5
4
3
2