А. Алиш Сертотмас ?рд?к.
А.Алиш “Сертотмас үрдәк”.
Максат. А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәнгатьле укырга, эчтәлеген аңларга өйрәтү, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру, балаларның сүз байлыгын үстерү; эчтәлек аркылы балаларга тәрбия бирү, әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләрен өйрәтү; логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау. А.Алишның портреты, “Салават күпере” журналы, әкиятләргә ясалган иллюстрацияләр, әкиятләрдән төзелгән китаплар күргәзмәсе, әкият г еройлары (йомшак уенчыклар), балалар язучыларына атап төзегән альбомнар, мәкальләр, хәдисләр, компьютер, презентация.
Метод һәм алымнар. Эзләнү-тикшеренү методы, әсәрне анализлау алымы, әңгәмә.
Дәрес барышы.
I.Дәресне оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.
-Балалар, без сезнең белән А.Алиш язган әкиятне укырбыз. Әкиятне укый башлаганчы, мин әзерләгән табышмакларга җаваплар табыйк.
1. Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. (Куян)
2. Бернәрсә тегә белми, Энәләр тагып йөри. (Керпе)
3. Сорыдыр төсе, үткендер теше, Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)
4. Җәен урманда патша, Кышын кардан да аста. (Аю)
5. Нечкә билле, Көянтә койрыклы. (Төлке)
6. Соскы борын бакылдык- Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)
-Яхшы, балалар, әйтегез әле, бу җәнлекләр кайсы әкият геройлары икән? Кем белә?
-“ Сертотмас үрдәк”.
-Димәк, бу әкиятне кем язган икән?
-Абдулла Алиш.
-Шулай, балалар. Бүген без сезнең белән А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте белән танышырбыз. Укый башлаганчы сер саклау турында әңгәмә үткәрик.
Әңгәмә.
-Борынгылар: “Сер саклый белә торган кеше-акыллы кеше ул, -дигәннәр. Ә нәрсә соң ул сер? -Сер ул, балалар, кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат.
-Нинди серләр була соң, белмисезме?(Укучыларның җаваплары).
-Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табиб сере. Сер тота белү гадәткә әверелергә тиеш. Сер тота белмәү күңелсез хәлләргә, фаҗигага әверелергә мөмкин. Әйтик, дәүләт серен сату-илгә хыянәт итү дигән сүз. Сер тотмаучыларны хыянәтче, гайбәтче дип атыйлар. Сер саклый белә торган кеше-ышанычлы кеше, ул илен дә, халкын да сатмый. Әйтик әгәр табиблар, Гиппократ антын бозып, авыруга: “Син якын арада яшәүдән туктаячаксың”, дисәләр, нәрсә килеп чыгар иде?
-Фаҗига, әлбәттә.
-Димәк, балалар, серне бөтен кешегә дә сөйләргә ярамый икән.
-Халык әйтемнәрендә һәм мәкальләрендә дә шул турыда әйтелгән: “Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына”.
II. Белемнәрне тигезләү.
Тест (2-4 слайд)
А.Алишның туган ягы
1. Оренбург өлкәсе Мостафа авылы. 2. Арча районы Кушлавыч авылы. 3. Спас районы Көек авылы.
А.Алишның туган елы
1. 1908. 2. 1906. 3. 1923.
Бу әкиятләрнең кайсылары А.Алишныкы?
1.Капкорсак патша. 2.Койрыклар. 3.Чукмар белән Тукмар .
“Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәккә иң беренче булып кем очрый?
1.Куян. 2.Керпе. 3.Төлке.
Керпе үрдәккә нинди киңәш биргән?
1.Сереңне сөйләмә. 2.Хуҗаңны эзләп йөрмә. 3.Йортыңа кире кайт.
Нинди сәбәпләр аркасында Хуҗаның йорты туздырылмый калган?
1.Хуҗа дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. 2.Хуҗаның йортын йорт хайваннары яхшы саклаган. 3.Хуҗа вакытында кайтып җиткән.
Үрдәк нинди гадәте аркасында харап булган?
1.Мактанычык. 2.Комсыз. 3.Сертотмас.
Музыкаль тәнәфес. “Мактанчык үрдәк” җырын җырлау.
III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
1.Аңлатмалы сүзлек белән эш. (5 слайд)
Сер-кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат. Колак салмаган-тыңламаган. Гәүһәр-җәүһәр, кыйммәтле таш.
2.Әкиятнең темасын, проблемасын, чишелешен аңлату.
Сораулар:
“Сертотмас үрдәк” әкиятендә сүз нәрсә турында бара? Әсәрдә нинди проблема күтәрелә? Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәрергә булганнар? Үрдәкнең фаҗигасы нидән гыйбарәт? Хуҗалыкка зыян килми кала. Ни өчен?
-Искә төшерик әле: әкиятләр ничә төргә бүленә? (Тормыш-көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр була).
-Ә “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төркемгә керә? (Хайваннар турындагы әкият).
Нәтиҗә ясыйк. Әкият хайваннар, кош-кортлар турында булса да, анда сурәтләнгән вакыйгалар кем тормышын тасвирлый? (Кешеләр)
Үзен әсәрдәге үрдәк кебек тоткан кешеләрне очратканыгыз бармы? Үзегезнең үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы? Әкиятнең төп темасы нинди? (Сер саклау).
Укучыларның фикерләрен тыңлау.
3.Әкиятне өлешләргә бүлү.
- Ә хәзер, балалар, әкиятне өлешләргә бүлик һәм һәр өлешкә исемнәр уйлыйк. (6 слайд)
1.Үрдәк аю янында. 2.Бүрегә үрдәк кенә аз. 3.Төлке балаларына тәмле симез ит. 4.Хуҗа уяу кеше икән.
4. Төзелгән план буенча эчтәлекне сөйләтү.
Иллюстрацияләр белән эш.
-Рәсемдә бирелгәннәрнең кайсы Алиш әкиятләреннән алынган? (7 слайд)
“Нечкәбил”, Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Койрыклар”, “Шүрәле”, “Өч кыз”, “Сертотмас үрдәк”. Бирелгән мәкальләр кайсы әкияткә туры килә? ( 8 слайд)
5. Рәсемнәрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. 1.Сертотмас – дус тапмас. 2.Азрак сөйләсәң, күп ишетерсең. 3.Кәп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы. (Алты рәсем тәкъдим ителә. Шуларны тиешле тәртиптә урнаштырырга. (9 слайд)
6. Рәсем буенча таптырып, әкиятне рольләргә бүлеп уку.
Рольләргә бүлеп укыганда укытучы диалогларны дөрес әйтеп укуларына игътибар итә, өйрәтә. –Ә хәзер, балалар, әкиятне тулысынча укып чыгыйк.
7. Дәреслектәге сораулар буенча эш.
-Әсәрнең исеменнән нәрсә белеп була? Бу әкияттән ниләр аңладыгыз? Әкият сезгә ошадымы? Ни өчен урманга үрдәкне җибәрергә булганнар? Бу әкиятне укып, без нәрсәләргә өйрәндек? (Укучыларның җаваплары)
-Әйе, балалар, пәйгамбәребез гайбәтне тыңларга да рөхсәт итмәгән. Ул бер хәдисендә болай дигән: “Гайбәт сөйләүче белән гайбәт тыңлаучының гөнаһлары уртактыр”. Сер тотмау, гайбәт сөйләү бик зур гөнаһ та, әдәпсезлек тә була икән.
Халык мәкальләренә тагын бер кат игътибар итик әле:
Сер тотмас-дус тапмас. Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең. Кәп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы.
Мәкальләрнең дөреслеген исбат иттерү.
IV. Өйгә эш бирү. (Өй эшен сайлау мөмкинлеге бирелә).
1.Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясарга. 2.Әгәр үрдәк өенә исән-имин кайткан булса, Хуҗа, хайваннар арасында нинди сөйләшү булыр иде? Шул турыда язарга. 3.Үзегезгә ошаган өлешне ятлап килергә. 4.Әкиятнең ахыры күңелсез тәмамлана: Үрдәк исән калырлык итеп, әсәрнең ахырын ничек үзгәртер идең? Шул турыда язарга.
V. Йомгаклау.
-Әйтегез әле, бу әкиятне укыгач, нинди фикергә килдегез? Әкиятне өйрәнү кирәк идеме? (Фикерләр тыңлана).
Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Матур уй-фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Сез нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз. (Билгеләр кую).
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
(Г.Тукай. “Киңәш”).
Кулланылган әдәбият:
1.”Тылсымлы хикәяләр” А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева. 2.Папка материаллары. 3.Әдәбият дәресләре өчен кулланма. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел. 4.Р.З.Биктимерова. Көч һәм рух тамырлары. Казан. 5.А.Алиш. Хикәяләр һәм әкиятләр. Казан. 6.В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы.