Конспект итоговой организационной образовательной деятельности по развитию речи на тему: «?киятл?р илен? с?ях?т»
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей
№ 113 « Непоседы»
Конспект итоговой организационной образовательной деятельности
по развитию речи на тему:
«Әкиятләр иленә сәяхәт»
для первого дошкольного возраста
Подготовила:Идиятуллина Расиля Гависовна-
воспитатель,педагогический стаж в ДОУ-6 года
г.Набережные Челны,2015
Максат.
1. Балаларны “Теремкәй”, “Чуартавык”, “Шалкан” әкиятләрен кабатлау, балаларның сөйләм телен үстерү, бердән бишкә кадәр санный белүләрен ныгыту, балаларда дуслык, татулык хисен, әкиятләргә кызыксынучанлык тәрбияләү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: социализация, коммуникация, таныпбелү, әдәби сүз, сәләмәтлек.
Инд/эш: Айзилә, Алмаз белән әкиятгеройларының үзенчәлекләрен хәтердә .Сүзлек өстендә эш: әкият, могжизалы, теремкәй.
Җиһазлау: әкият йорт, зур яулык, уенчык геройлар: әби, бабай, тычкан, бака, куян, бүре, төлке, аю, тавык, алтын hәм ак йомырка , магнит такта , рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе.
Алдан алып барылган эш:
– “Теремкәй”, “Чуар тавык” әкиятләре белән танышу, уку, театралләштерү;
– дидактик уеннаруйнау: “әкият геройлары”;
– “Чуар тавык” әкияте буенча рәсемнәр ясау.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунака апа килде. Әйдәгез, апа белән исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: Балалар, карагызәле, апаянындатагынбер кунак утыра, кем ул?
Балалар: Алтын балык
Алтын балык: Исәнмесез, дусларым.
Балалар: Исәнмесез.
Алтын балык: Хәлләрегез ничек?
Балалар: Яхшы.
Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Алтын балык безне әкият иленә сәяхәткә чакыра. Барабызмы?
Алтын балык: Сәяхәткә без сезнең белән менә бу яулык ярдәмендә барырбыз. Ягезәле, килегез минем яныма, яулык астына. Күзләрегезне йомыгыз, бишкә кадәр санагыз.
(Музыка яңгырый)
Балалар: 1, 2, 3, 4, 5.
(Яшел аланда теремкәй, агачлар, куаклар тора; теремкәй эчендә хайваннар)
Тәрбияче: Карагыз, балалар, бунәрсә?
Балалар: Өй.
Тәрбияче: Бу “Теремкәй” әкиятендәге матур өй түгелмесоң?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әйдәгез, әле ишек шакыйк. Тук-тук, теремкәйдә кем яши?
Балалар: Тычкан-чыелдык.
Тәрбияче: Тычкан-чыелдык нинди? Ул ничек чиелдый?
Балалар: Кечкенә, пи-пи-пи.
Тәрбияче: Бака-бакылдык нинди? Ул ничек кычкыра?
Балалар: Яшел, ква-ква.
Тәрбияче: Куян-озын колак нинди? Куян нишли?
Балалар: Йомшак. Куян сикерә.
Тәрбияче: Төлке-хәйләбикә нинди? Аның койрыгы нинди?
Балалар: Хәйләкәр. Койрыгы озын, йомшак.
Тәрбияче: Аю нинди? Күрсәт, әле, үскәнем, аю ничек йөри?
Балалар: Аю зур. (Бала аюның йөрүен күрсәтә).
Тәрбияче: Балалар, сезгә бу әкият ошадымы? Бу геройлар дусмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Хайваннар белән сабуллашыйк.
Балалар: Сау булыгыз, тату яшәгез!
Алтын балык: Балалар, яулык астына килегез. Күзләрегезне йомыгыз, бишкә кадәр санагыз.
(Музыка яңгырый)
Балалар: 1, 2, 3, 4, 5.
(Авыл йорты, әби белән бабай, кәрзиндә Чуар тавык утыра, почмакта тычкан)
Тәрбияче: Карагыз, балалар, букемнәр?
Балалар: Бу бабай, әби, тавык, тычкан.
Тәрбияче: Алар кайсы әкияттән?
Балалар: “Чуартавык” әкиятеннән.
Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп әкиятнең эчтәлеген искә төшерик.
Чуар тавык. (Бармак уены)
Бабай белән әбинең чуар тавыгы булган (“ко-ко-ко” уч төбенә барма кбелән),
Ул аларга беркөнне йомырка салган (куллар белән образлы йомырка формасын күрсәтәләр).
Гади йомырка түгел,
Алтын йомырка салган.
Бабай ваткан-ваткан, вата алмаган (уң кул белән тезгә сугалар),
Әби ваткан-ваткан, вата алмаган (сул кул белән тезгә сугалар).
Йөгереп чыккан тычкан (ике учны бергә куеп образлы тычканны күрсәтергә),
Койрыгы белән болгаган,
Йомырка тәгәри-тәгәри киткән (“тәгәри” хәрәкәтен күрсәтү)
Идәнгә төшкәндә, ватылган (кулларны як-якка җәеп күрсәтү).
Бабай елый, әби елый (күзләрне сөртү),
Ә чуар тавык сөйли (бармак янау):
- Син елама, бабай, син елама, әби!
Мин сезгә яңа йомырка салырмын (куллар белән образлы йомырка формасын күрсәтәләр),
Алтын түгел, ГАДИ йомырка!!!!!
Тәрбияче: Балалар, сезгә бу әкият ошадымы? Бу геройлар дусмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Хайваннар белән сабуллашыйк.
Балалар: Саубулыгыз, дус-тату яшәгез!
Тәрбияче: Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Балалар бакчасына кайтырга кирәк. Алтын балык чакыра.
Алтын балык: Балалар, яулык астына килегез. Күзләрегезне йомыгыз, бишкә кадәр санагыз.
(Музыка яңгырый)
Балалар: 1, 2, 3, 4, 5.
Тәрбияче: Без әкиятләр өйрәнүне дәвам итәрбез. Карагыз әле бирегә, бик матур рәсемле, кызыклы әкият китаплары куелган: “Шалкан” , “Су анасы”, “Камыр малай” h.б. Киләчәктә без аларның барысы белән дә танышырбыз. Балалар , “әкиятләр иленә” сәяхәт сезгә ошадымы? Бүген нинди әкиятләргә сәяхәт иттек? Әкиятләр безне дус, тату булырга өйрәтәме?
Балалар: Бик ошады. “Теремкәй”, “Чуар тавык”.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Миңа сезнең актив, бердәм булуыгыз ошады. Һәрвакытта да дус-тату булыгыз, бергәләп уйнагыз, бер – берегезне хөрмәт итегез.