Сценарий национального праздника Н??р?з
“Нәүрүз” бәйрәме.
Максат: Балаларны милли мәдәнияткә якынайту, Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру;бәйрәмгә карата хисси яктан уңай мөнәсәбәт тудыру; бәйрәмнәрдә актив катнашырга теләк булдыру.
Малайлар һәм кызлар төркем бүлмәләренә кереп хуҗаларга такмак-такмазалар әйтеп, аларны бәйрәм белән котлыйлар, күчтәнәчләр җыялар, хуҗаларны Нәүрүз бәйрәменә чакыралар.
Балалар: -Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хуҗалар: -Керегез,керегез балалар,
Без сезне күптән көтәбез,
Нәүрүз котлы булсын!
Балалар: -Нәүрүз котлы булсын!
(Балалар такмак-такмазалар әйтәләр).
Алып баручы: -Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын,
Яз саен кабатланып торсын!
Без сезне музыка залына
Кунакка чакырабыз.
(Борынгы татар халык көе яңгырый, балалар бәйрәмгә җыела.)
Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Здравствуйте, дети! Здравствуйте,дорогие гости!
Вот холодная зима прошла, на нашу землю пришла весна. С весной вместе пришла и “Науруз” байрам.
Праздник “Науруз” встречают 21-22 марта, когда наступает Новый год по восточному календарю, в день весеннего равноденствия. Праздник предвещает приход настоящей весны и пробуждение природы.
В этот день с самого раннего утра молодёжь обходила дома с песнями-пожеланиями. Их угощали сладостями,дарили подарки.
Праздник продолжался с песнями, плясками,с народными играми до самого вечера.
Перед Наурузом прекращались все споры и распри, а на празднике люди прощали друг-другу обиды и дарили, в знак примирения, подарки.
-Наши дети тоже обходили все группы......
Алып баручы:- Чү,әнә үзләре дә киләләр бугай!
Күч безнең күңелгә,
Җыр яме, җир яме!
Рәхим ит, түрдән уз,
Нәүрүз бәйрәме!
(“Шома бас”көенә бүлмәгә кызлар һәм малайлар керәләр.Бер малай гармун тотып алда бара. Барысы да җырлыйлар).
-Уйнат,уйнат гармуныңны
Авазлары чыңласын.
Нәүрүз бәйрәменең җырын
Иптәшләрем тыңласын.
Эх,шома басабыз,
Биеп күңел ачабыз.
Балалар җыйган күчтәнәчләрен зур табакка бушаталар.” Күңел ачканнан соң сыйланырбыз!”-диләр. Алда төркем бүлмәләрендә йөргәндә әйтелгән такмак-такмазаларны әйтәләр.
Балалар: -Ач ишегең,керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез!
Әмир: Торыгыз,тор хуҗалар!
Нәүрүз җитте,беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?
М.Маша:Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Лена:Табакка кабак кирәк,
Май,күкәй,калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә,сызланма!
Алина:Дуслар,эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын,
Күңелегез хуш булсын,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар:Нәүрүз мөбарәк булсын!
Миша:Әй,Ишбабай, Ишбабай,
Мич башыннан төш, бабай.
Мич башыннан төшсәң,бабай,
Әзрәк акча бир,бабай,
Өч тиен бирсәң,аз булыр,
Ун тиен бирсәң,күп булыр,
Биш тиен бирсәң – таман булыр.
Арина:Казанга бармак кирәк,
Балыкка кармак кирәк.
Ә безгә бәйрәм кирәк,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар:Нәүрүз мөбарәк булсын!
Даша:-Кыш китте,яз килде,
Үрдәк белән каз килде,
Былбылдан аваз килде-
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар:-Нәүрүз мөбарәк булсын!
Алып баручы:-“Нәүрүз”бәйрәме мөбарәк булсын,
Яз саен кабатланып торсын!
(“Кошлар,гөрләвек тавышлары”на бүлмәгә карга костюмыннан балалар керә).
Алып баручы: -Балалар,карагыз әле,кара каргалар килгән, алар бит тиздән яз киләсен хәбәр итүчеләр.
Кара каргалар: - Исәнмесез,балалар!
Алып баручы: -Кая таба очасыз?
1 нче кара карга: - Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә.
Без кайтабыз сагындырган
Туган,үскән җирләргә.
2 нче кара карга: - Көннәрне юлда үткәреп,
Куанышып сезгә очтык.
Канатларга күтәреп,
Сезгә язны алып кайттык.
Бергә кара каргалар: - Яз кызы – Нәүрүзбикә – тиздән сезгә килеп җитә!
(Кара каргалар бүлмәдән очып чыгып китәләр).
Әлфинә: - Әнә яз яшелләнә,
Җир- анабыз гөлләнә,
Бозны тишә ак чәчәк,
Көнгә бага саф чәчәк!
Бүген көн тиң төннәргә
Урын юк һич көнләргә,
Без дә тиң, без дә тигез!
Нәүрүз мөбарәк! – дибез.
Каролина: -Тамчы тама,тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тамса,матур язлар
Килеп җитә түгелме?
Лия: -Туктап сана,тамчы тама:
Тып,тып,тып.
Төшә,төшә,бозны тишә:
Тып,тып,тып.
Яз бу,ишет,кага ишек:
Тып,тып,тып.
Руфинә: -Нәүрүз килә,Нәүрүз!
Бу тәмле сүз,
Яз дигән сүз,
Матур дигән сүз!
Барысы да: - Нәүрүз килә,Нәүрүз!
Маша: -Снег последний сметает и тает,
Рвы водою полны до краёв.
Отступает зима отступает,
Истекают мгновенья её.
Ульяна: - Җылы җил сирпәп үтте,
Агачларны селкетте.
Уяныгыз, уян тизрәк,
Яз килә,әй яз килә. -
Әлмирә: - Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
(Кошлар сайраган тавыш ишетелә, балалар “Яз килә”җырын башкаралар)
1.Бүген бик җылы тышта,
Карый алмыйм кояшка.
Кояш бик юмарт көлә,
Җиргә яз килә.
Кушымта:
Чык-чык – ди кояш,
Уйнарга чык - диде яз,
Ля – ля – ля – ля,
Уйнарга чык – диде яз.
2.Нинди матур көн бүген,
Ачты яз көләч күген.
Чыпчыклар черелдәшә,
Бергә көлешә.
3.Кем шакый тәрәзәгә,
Тип,тип,тип хәбәр бирә.
Зур тамчы тама икән,
Җылы яз килә.
(Җыр ахырында бүлмәгә кара каргалар һәм башка кошлар белән бергә Яз – Нәүрүзбикә керә).
Нәүрүз: - Исәнмесез ,балалар!
Балалар: - Исәнме,Нәүрүзбикә!
Нәүрүз: - Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар: - Нәүрүз мөбарәк булсын!
Данияр: -Яз килә, яз килә.
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән көлә,
Кар суында йөгерә,
Яз ләйсән булып ява,
Яз кошлар белән кайта,
Язны һәркем ярата.
(Балалар “Яз килә” җырын башкаралар ).
1.Җил җылы һәм иркә,
Кояш та елмая.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта:
Яз килә,яз килә,
Чәчәкләр уяна.
Йөрәккә яз килде,
Бар дөнья куана,
Яз килә (2 тап.)
2.Канатлы җырчылар,
Моңлана талларда.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Нәүрүз: - Сыерчык сайрап үтте,
Һавалар зыңлап китте.
Чыгыгыз балалар, чыгыгыз,
Яз җитте,әй яз җитте!
Алып баручы: - Әй, балалар, килегез,
Күңел ачу көнебез.
Татарча матур итеп,
Бер биеп күрсәтегез!
(Малайлар һәм кызлар татар биюе бииләр).
Алып баручы: -Балалар,әйдәгез әле Нәүрүзгә мәкаль
һәм табышмаклар әйтик. Мин башлыйм,сез тәмамлагыз.
Алып баручы: -Яз яме чәчкә белән,...
Балалар: -Көз яме көлтә белән.
Алып баручы: -Язгы көн ...
Балалар: -Ел туйдыра.
Алып баручы: -Яз сөрсәң,
Балалар: -Көз урырсың.
Алып баручы: -Язгы хезмәт-.....
Балалар: -Көзге хөрмәт.
Алып баручы: -Яз кайгысын кыш кайгырт,....
Балалар: -Кыш кайгысын яз кайгырт.
Алып баручы: -Язның байлыгы – кояш,....
Балалар: -Көзнең байлыгы – уңыш.
Алып баручы: -Лампа түгел – яктырта,
Балалар: -Мич түгел – җылыта. (Кояш)
Алып баручы: -Ул булса, көн була,
Балалар: -Ул булмаса, төн була. (Кояш)
Алып баручы: -Өй артында...
Балалар: -Дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
Алып баручы: -Әй,балалар, килегез,
Күңел ачу көнебез.
Әйдәгез, бергәләшеп,
“Түбәтәй” уенын уйныйбыз!
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән,
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең,
Менә кемдә тукталды.
Алып баручы: -Әй, малайлар, килегез,
Җыр җырлап күрсәтегез!
(“Бииләр итек-читекләр” –Ш.Галиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари музыкасы).
1.Гармун уйныйм, гармун уйныйм,
Һаман гармун уйныйм мин.
Остарып җиткәч барсын да,
Биетергә уйлыйм мин.
Кушымта:
Учларыңны шапылдатып,
Чәчләреңне сыпыр да,
Тыпыр-тыпыр-тыпыр-тыпыр,
Тыпыр-тыпыр-тыпырда.
2.Әй,бии итек-читекләр,
Әй,уйныйм мин,уйныйм мин.
Минем кебек шәп гармунчы,
Юктыр диеп уйлыйм мин.
Уеннар. 1.Капчык киеп йөгерү.
2.Боҗрага шакмак атыш.
3.Йомырка ташу.
4.Ат чабышы.
5.”Күрсәт әле үскәнем” –күмәк уен.
Нәүрүз:Кадерле балалар һәм олылар. Минем сезгә зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз,елгаларның суы саекмасын,урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсыннар.
(Нәүрүз күчтәнәчләр өләшә).
Нәүрүз: -Асейчас я поспешу на поля,
На луга тепло я несу,
Чтоб стояли хлеба, зеленела листва,
Расцветала родная страна.
Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Тагын бер тапкыр Нәүрүз бәйрәме белән сезне.
Сезгә бәхет,шатлык,сәламәтлек,зур уңышлар телим!