?д?биятта атлар образы. Г.Ибра?имовны? Алмачуар ??м Ф.Абрамовны? О чем плачут лошади? хик?ял?рен? чагыштырма анализ


Башкортстан Республикасы
Туймазы районы муниципаль районының
Туймазы шәһәре 2 нче санлы урта белем бирү мәктәбе
муниципаль бюджет белеем бирү учреждениесеФәнни – тикшеренү эше
“Әдәбиятта атлар образы”
(Г.Ибраһимовның “Алмачуар” һәм Ф.Абрамовның “О чем плачут лошади?” әсәрләренә чагыштырмача анализ)
“Лингвистика. Татар теле һәм әдәбияты” номинациясеБашкарды: Туймазы шәһәре 2 нче санлы урта мәктәбе укучысы Булатова Әдилә
Җитәкчесе: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Эльвира Хаҗинур кызы
Туймазы 2017
Эчтәлеге
I. Кереш .................................................... ................................................ 3-6 бит
II. Төп өлеш
II.1. Г.Ибраһимов һәм Ф.Абрамовның тормыш юлы, иҗаты белән
танышу .................................................................................................... 7-8 бит
II.2.”Алмачуар” һәм “О чем плачут лошади?” әсәрләренә чагыштырмача анализ ........................................................................................................ 9-12 бит
III. Йомгаклау............................................... ........................................ .....13бит
IV. Кулланылган әдәбият.......................... ................................................. 14 бит
Кереш
Борынгы заманнардан ук атлар һәрвакыт кеше белән янәшә яшәгәннәр.Әгәр   тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган.Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.
Татар, башкорт халкының тарихы, гомумән, яшәеше, ат белән аерылгысыз бәйләнгән. Ат кешене борын-борыннан туйдырган, киендергән, сугышларда саклаган. Борын-борыннан халкыбыз атка изге хайван дип караган, аны үзенең иң якын дусты, уң канаты дип санаган. Көнкүреш - яшәешне атсыз күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән, һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә. Атларның кешегә китергән файдасын бизмәнгә салып кына үлчәрлек түгелдер, мөгаен. Башка йорт хайваннары белән чагыштырганда, кеше тормышында аларның роле бигрәк зур. Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле. Күп кенә йортларның ишек башында тимердән ясалган ат дагасы күрергә мөмкин. Бу дага бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора. Атлар-бик тугры дуслар. Мәсәлән, бер тарихи документта шундый язма сакланган...”... 1890 елны Дунай елгасы буенда барган сугышларда бер француз гусары каты яралана. Ул атының аяк астына егыла. Аты хуҗасы янына беркемне дә якын җибәрми. Озак вакыт рус һәм француз сугышчылыры атның йөрәк өзгеч кешнәвен ишеткәннәр”.
Эзләнү эшемнең темасы: “Әдәбиятта атлар образы” . Г.Ибраһимовның “Алмачуар” һәм Ф.Абрамовның “О чем плачут лошади?” әсәрләренә чагыштырмача анализ.
Актуальлеге: Без катмарлы техника заманында яшибез. Көннән-көн башкорт, татар халкының ярдәмчесе- атларның саны кыскара бара, колхозлар күптән таралып бетте. Хәзер авылларда алар бик сирәк очрый, шулай да ат-кешенең тугры дусты, ярдәмчесе булып кала. Эшемдә атның әдәбиятта, халык иҗатында төп урыннарның берсендә торуын билгеләүне, “Алмачуар” һәм “О чем плачут лошади?” хикәяләренә чагыштырмача анализ ясауны максат итеп куйдым. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны алдым:
-Г. Ибраһимов һәм Ф. Абрамовның тормыш юлы, иҗатына кыскача күзәтү ясау; әсәрләренең уртак һәм аермалы якларын билгеләү;
- атлар турында әсәрләр уку, аның халык иҗатында, әдәбиятта тоткан урынын ачыклау;
Эшнең структурасы: кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган әдәбияттан тора
Тикшерү объекты: Г. Ибраһимовның “Алмачуар” һәм Ф. Абрамовның “О чем плачут лошади?” хикәяләре тора..
Практик әһәмияте: бу эзләнү эшен башкорт, татар, рус теле һәм әдәбияты буенча катнаш дәресләр үткәргәндә файдаланырга мөмкин.
Атлар-кешеләрнең горурлыгы, ир кешенең таянычы. Бөек Ватан сугышында Миңлегали Шайморатов командалык иткән 112 нче Башкорт атлы дивизиясенең даны турында белмәгән кеше юктыр.Атлар халык авыз иҗатының барлык жанрларында, әдәби әсәрләрдә бик күп телгә алына.
а).Мәкаль-әйтемнәрдә :
Эт- кешенең дусты, ат-иптәше
Татар ат өстендә туа, ат өстендә үлә, дигәннәр борынгылар.  
Ашарга карт алаша, тартырга - тай.
Карт алашаны камыт сукмый.
Бия каян юртса, колын да шунда.
Бия эштә тирли, колын бушка тирли.
Алашасы колынлады- эшлэре алга китте дигән мәгънәдә
Аргамак егылса, алдына егылыр.
Аргамакның билгесе – эчен эчкә тартканы.
Колын асрасаң, ат менәрсең.
Колыннан елкы булыр.
Ат чыраена кизәнү атаңа кизәнү белән бер саналган..
Авыр йөкне ат тартыр.
Азыклы ат арымас.
Аксак булса да – үз атың.
Алама атка менгәнче, йөгер кеше күргәнче
Арканлы ат казыгына уралыр.
Арыган атка йөгән дә йөк.
Арык атка камчы авыр, көр атка таш та җиңел.
Ат алмас борын йөгән эзләмә.
Җигә белгән айгыр җигәр.
Ике айгырны бер сарайга япмыйлар.
Ат үлсә-ит, арба ватылса-утын.
Тумаган тайга атланма, билен сындырырсың.
 Башыма тай типмәгән.
б). Табышмакларда:
а). Дүрттер аның аягы.
Түбәсендә колагы;
Илдән-илгә җиткерер,
Таштыр аның тоягы...
б).Балтачы да, сабанчы да түгел,
Авылда иң беренче эшче...
в).Әдәбият, поэзия, халык авыз иҗаты әсәрләрендә: М.Кәрим “Минем атым”, Г.Гатин “Атлар килә”, Г.Хөсәенов “Һуңгы тарпан”, Ф.Кәрим“Гармунчы аю белән җырчы маймыл, Р. Мәхәдиева “Ат белән сыерга исемне кем кушкан?(В.В. Маяковский "Хорошее отношение к лошадям", Б. Слуцкий "Лошади в океане", А.П.Чехов «Тоска», П.П. Ершов “Конек-горбунок”,А.С. Пушкин “Песнь о вещем Олеге”,“Сивка-Бурка”, “Мужик и медведь», Н.А.Некрасов «Мороз,Красный нос»?, И.С. Тургенев «Бежин луг») һ.б.
г).Җырларда:“Бәхет дагасы”, Атлар чаба”, “Озак торды атым чапмады..”, “Кара юрга” һ.б.
д).Кинофильмнарда:“Өч аяклы ат”(Бамбук кушаматлы ат), “Смелые люди”(Буян кушаматлы ат), “Боевой конь” (Джоуи кушаматлы ат) һәм башка бик күп кинофильмнарда;
“Алмачуар” әсәре сәхнәләштерелеп, спектакль куелган (2004 елда, 2013 елда яңа варианты күрсәтелә,режиссеры Ренат Әюпов);
Бүгенге көндә дөньяда 200 дән артык ат токымы бар дип санала. Куелган бурычы буенча аларны түбәндәге төрләргә бүленәләр:
Йөк атларыАдымлы атҖигүле атларЮртакларАргамаклар
Галоплы ат (атланып йөри торган)
Гарәп чиста канлы атыЧиста канлы атланып йөри торган атлар
Татар һәм рус телендә “ат”-“конь”, “лошадь”сүзенең эквивалентлары күп. “Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә” түбәндәге аңлатмалар бирелә:
Ат- кешеләр йөртү һәм йөк ташу өчен кулланыла торган йорт хайваны, эре терлек
Колын- жеребенок (приплод, детеныш)
Тай- 1-1,5 яшьлек печтерелмәгән ата җенестәге ат
Бия-ана җенестәге колынлаган ат
Алаша- печтерелгән айгыр
Айгыр -ата җенестәге печтерелмәгән ат
Елкы-эшкә җигелмичә, иркендә, көтүдә йөри торган ат
“Русско- татарский словарь”дә шундый аңлатмалар бирелә:
Конь – это самец любой породы, вида,домашняя лошадь. Словом «конь» может быть обозначен лишь самец.
Лошадь– это род животных, принадлежащих к отряду Непарнокопытных, лошади – это все кобылы, жеребцы всех видов рода Лошадей.
Жеребец-самец лошади, достигший половой зрелости; кастрированные жеребцы-мерины.
Кобыла- самка лошади.
Кляча-тощая, слабая, больная лошадь.
Атлар белән бәйле кызыклы фактларны да искә алып үтәргә була:
Ат басып йоклый;
Бер ат үз гомеренә 19 тапкыр колынлый ала;
Ат төшне төсле күрә;
Атның “биокыр”ы кешегә депрессия, арыган вакытта бик уңай тәэсир итә;
Автомашиналарның двигатель көче “ат көче- лошадиная сила” белән үлчәнә;
Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала;
Ат күз,  борын, ирен, ияк,колак тирәсендә урнашкан озынтөкләре (антенналары) ярдәмендә сизә;
Әгәр ат алдына бер чиләк кофе һәм какао куйсаң, ул кофелы чиләкне сайлый;
Атлар 360 градуска кадәр тирә-якны күрә ала; якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала.Әмма ерактан начар күрә.Ат алда, артта, уңда,  сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә.Кояш яктысы аның күзен чакмый;
“акыл-интеллект” буенча, этләрдән кала, атлар 5 урында тора, ешрак песиләр белән дуслашалар;
Атның иң курыккан җан иясе-умарта корты. Әгәр  берьюлы  дистәләп умарта корты һөҗүм итсә,ул үләргә мөмкин;
Иң кыска ат-пони, яки кәрлә- буе 100см, аргентина фалабелла токымлы атның буе бары 70 см, кайбер илләрдә алар сукыр кешеләрнең иң якын ярдәмчесе -“поводыре” булып хезмәт итә;
Дөньяда иң зур ат- буе 2 метр - инглиз шайр токымыннан;
Атларның авырлыгы 100кг-1400кг тиклем җитә;
Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр-төрки халык, татарлар. Без аны «Ат» дибез. Иң озыны- Көньяк индеецлары телендә — «Оквилаупаракламарукоаллунакланата»;
Атлар уртача 20-25 ел яши, 5-6 яшькә тиклем үсәләр;
Тәүлегенә 30-60 литр су эчәләр, кышын- 20-25 литр; суда батмый, йөзә алалар;
1,5 метр якынлыкта атлар ашарга яраклы һәм яраксыз үләннәрне аера алалар;
Эклипс кушаматлы ат 23 ел буе чабышларда катнашып, бер дә җиңелмәгән, үлгәннән соң эчен ярып карагач, йөрәгенең авырлыгы 6 кг 300 гр булган;
Кымыз- иң шифалы һәм дәвалаучы ат сөте;
Ат сөягенең катылыгы гранит ташына тиң, ләкин шулай да сынган очраклар була һәм ат сөяге бик озак төзәлә.
II.Төп өлеш
II.1. Г.Ибраһимов һәм Ф.Абрамовның тормыш юлы, иҗаты
Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында хәзерге Башкортстан республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылында өченче бала булып дөньяга килә. Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый. Әтисе – Гыйрфан озак еллар мәдрәсәдә укый, аннары Троицк шәһәрендә укытучылык итә. Соңнан Солтанморатка кайтып, мулла була. Картайгач, муллалыгын ташлап, игенчелек белән шөгыльләнә. Ул укымышлы, заманының алдынгы карашлы кешесе булган. Иң яраткан шөгыльләреннән берсе – чабышкы ат үрчетү.“Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк” дип искә ала ул. Әнисе – Бибихәсәнә, чыгышы белән шәһәр кызы була. Үз чоры өчен алдынгы карашлы була. Яхшы белем һәм тәрбия алган. Балаларын укырга үзе өйрәтә.1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Оренбургтагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла. Аннары ул Уфага китә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» басылып чыга. «Галия» дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый. Белемен күтәрү өчен һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. «Татар хатыны ниләр күрми», «Диңгездә», «Йөз ел элек», «Карак мулла «Яшь йөрәкләр»,«Карт ялчы», «Көтүчеләр» , «Табигать балалары» һ.б. бик күп әсәрләре бер-бер артлы дөнья күрә.. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши.1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда «Аң» журналында эшли. 1914 елның февралендә яңадан Киевка китә. 1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли. Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә. Каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам итә.Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә.
Федор Александр улы Абрамов 1920 елның 29 февралендәАрхангель өлкәсе Пинеж районы Веркола авылында крестьян гайләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Федорга 2 яшь булганда, әтисе үлеп китә. Әнисе-Степанида Павловна берүзе барлык хуҗалыкны тарта. Дүртъеллык белемне башта үз авылында ала, аннары Карпогор урта мәктәбендә, арытаба Ленинград университетының филология факультетына укырга керә, ләкин укуын бетерә алмый, өченче курста Бөек Ватан сугышына китә.1941 елда бик каты яралана, ике аягы да пуля белән тишкәләнеп беткән була, үлгәннәр арасыннан очраклы рәвештә генә бер солдат табып ала. 1941—1942 елларны блокадалы Ленинград госпиталендә үткәрә, аннары эвакуировать ителеп, туган ягына кайта.1942-43 елларда Архангель хәрби округында командир урынбасары булып билгеләнә, контрразведка бүлегендә тикшерүче, 1944 елдан-Тикшерү комитетының өлкән следователе булып эшли. Беренче язмалары тәнкыйтьче һәм әдәбиятчы буларак басмада күренә башлый. «Кем ул?» дигән автобиографик әсәре үзе үлгәннән соң бастырылып чыга. Хрущев заманнарында авыл темасын яктырткан “Колхоз авыл кешеләре” мәкаләсе өчен чак эштән куылмый кала, һәм бу мәкаләнең “хата” икәнлеген танырга мәҗбүр була. “Абыйлар һәм апалар” исемле беренче романын 6 ел яза, ләкин бастырылуга бик озак вакытлар кул куелмыйча, бары тик 1958 елда гына укучыларга барып җитә.Ф.Абрамовның күп әсәрләренең төп тематикасы – авыл тормышы, колхоз, колхозлашу. «Вокруг да около» исемле повесте өчен аны редактор вазифасыннына бушаталар, һәм берничә еллар буена аңа әсәрләрен бастырырга тыялар.Ф.Абрамов 1983 елның 14 маенда Ленинград шәһәрендә үлә, кабере туган авылы Верколада, Пинега елгасының уң ярында күмелә. Аның исеме мәңгеләштерелгән: Архангельскида, Веркола, Карпогор авылларында урамнар, мәктәпләр, Үзәк китапханә һәм Төнъяк Двина елгасы буенча йөргән теплоход аның исемен йөртәләр. Шулай ук Веркола авылында мемориаль-музей комплексы ачылган.
II.2.”Алмачуар” һәм “О чем плачут лошади?” әсәрләренә чагыштырмача анализ:
Г.Ибраһимов «Алмачуар» Ф. Абрамов «О чем плачут лошади?»
жанры – автобиографик характерда язылган хикәяләр
Төп герой –Закир Төп герой-автор үзе
Бу хикәядә автор үзенең балачак елларын чагылдыра;
«Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. Алмачуар дигән хикәям үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була. «Әти ат чабыштыруны бик ярата иде. Үзе дә чабышкы атлар асрый». Хикәянең исеме астына автор «Бер мәхәббәт тарихыннан» дип язып куя.
В основу рассказа Ф.Абрамова «О чем плачут лошади?» легли воспоминания автора о прежней доколхозной жизни,жизни северной деревни 20-х, 30-х и 40-х годов. Повествование начинается событиями последних десятилетий, а затем автор возвращается к жизни северной деревни 20-х, 30-х и 40-х годов. После войны, вернувшись в родную деревню Верколу, он вспомнил своего Карька, который «на лесном фронте богу душу отдал». В годы войны северные области обеспечивали страну лесом, потому крестьяне не знали отдыха ни зимой, ни летом.[1-258]
Герой атларны ашата  «…Я частенько брал с собой хлеб и подкармливал лошадей»
Татар язучысы өчен табигать һәм хайваннар матурлыкның иң биек ноктасы булып торадыр. Шулай булмак, Алмачуарның яшьтәшләре Рыжуханың иптәшләренә караганда бәхетлерәк һәм уңышлырак күренәләр. “Шәп маллар аякланып туа, диләр. Ахрысы, бу сүз дөрестер. Без барып җиткәндә, колын үзенең, әле бик ныгып бетә алмаган, нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде. Бичаракаем, бик ачыгып туган күрәсең: әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана. Колын чыннан гаҗәеп бер нәрсә иде: аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган ефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка үзәк турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче, кара ефәк йон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка - бу колынны мең миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз дип күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе, әйтерсең, ходайның үз кулы белән, фирештә-ләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый... сылу, шундый асыл сөяк булып яратылганнар. Төсе хакында аптырап калдым. Кара түгел, күк дип тә булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел - ничектер, күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап тора.” «Рыжуха была тех  же статей...«...выгодно отличалась от своих сородичей». «Кобылка чистая, она сохранила веселый, неунывающий характер, нервность молодости. У нее звонкий голос, умеет выражать чувство радости». Какими предстают перед нами сородичи Рыжухи? Какие детали помогают понять авторское отношение к лошадям? Автор с сочувствием пишет о лошадях: «...Неряшливые, с невылинялой шкурой, гноящимися глазами, тупой покорностью и обреченностью во взгляде»-такоеописание не может не вызвать сочувствия к лошадям, лишенным доброго человеческого внимания. «Рыжуха была тех же статей и тех же кровей, что и остальные кобылы и мерины. Из породы так называемых мезенок, лошадок некрупных, неказистых, но очень выносливых и неприхотливых, хорошо приспособленных к тяжелым условиям Севера. И доставалось Рыжухе не меньше, чем ее подругам и товарищам. В четыре-пять лет у нее уже была сбита спина под седелкой, заметно отвисло брюхо и даже вены в пахах начинали пухнуть... И все-таки Рыжуха выгодно выделялась среди своих сородичей».[1-261]
Ат образын төшергәндә нинди сүрәтләү чаралары кулланганнар соң язучылар үз әсәрләрендә? Ике әсәрдә дә авторлар осталарча, тере һәм тетрәндергеч ат образларын сүрәтли белгәннәр. Г. Ибраһимов һәм Ф.Абрамовның атлары гади генә хайваннар түгел, ә бәлки, берникадәр мифик җаннардыр: алар уйлыйлар, сизәләр, исләренә төшерәләр, сөйләшәләр. Өстәп шуны да әйтергә кирәк: алар белән диалог һәм монологлар бик урынлы кулланылган. Зур рольне монда эпитетлар, антитеза уйный,атларның портреты, уй-кичерешләре, аларның холкын сүрәтләү, башка атлар һәм сөйләүче белән мөнәсәбәтен күрсәтү, Рыжуха белән сөйләшү-ат образын ачырга ярдәм итүче тагын бер сүрәтләү чарасы.
Беренче карашка, Алмачуарның язмышы Рыжуханыкына караганда бәхетлерәк . Ни өчен дигәндә, ул, Рыжуха һәм аның иптәшләре кебек, колхозлашу “коллективизация” чорына эләкмәгән, шәхси хуҗалыкта яшәгән,хуҗалары бик яхшы кешеләр булган, кадерләп кенә тотканнар, авыр эшкә җикмәгәннәр, чабышта катнашкан. Ә Рыжуха иптәшләре белән кешеләрнең аларга карата салкын мөнәсәбәтен, үзләренең кирәкмәгәнлеген, файдасызлыгын аңлаганнар. Әсәрнең финалы берләштерә - атларның трагик язмышы белән бетә: Алмачуар яшьли үлә, Рыжуханың да язмышы аянычлы...Хикәянең азагын автор ачык калдыра: укучыларга монда “безнең кечкенәдусларыбыз”ның язмышы турында уйланырга урын бар.
Авторларның атларга һәм авыл тормышына карата мөнәсәбәтләрен чагылдыру чарасы булып, әсәрләрнең композициясен анализлау тора: табигать күренешләре, геройларның эчке дөньясы, уй- кичерешләре.
Әсәрләрдән мисаллар:
Г.Ибраһимов «Алмачуар» Ф. Абрамов «О чем плачут лошади?»
“Тотар өчен икмәк катысы да алып барган идем. Элек ул, аз гына кул сузып чакырсаң, үзе үк килә торган иде... Бу арада әллә ничек үзгәреп тора: юк-барга ачулана, якын барсаң, өстеңә йомылып килә. Әле дә бардым. Икмәкне күрсәтеп чакырдым. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үз алдына холыксызланып, кызып тора. Мин, анны тота алмыйча, елап кайттым да әтигә ялына башладым; Мин күздән югалганчы, биягә борылып карый-карый бардым. Ул һаман шул хәлендә: ашамый, урыныннан кузгалмый, башын бераз аскарак салган да тик кенә тора…» «...Я на ходу стал отламывать от буханки большой кусок...»; «...но тут кобыла вовсе озадачила меня: отвернула голову в сторону...»; «Все мое существо, весь мой слух были обращены назад, к лошадям...»; «Я ждал... когда же они начнут грызть хлеб, с обычным лошадиным хрустом... Ни малейшего звука не доносилось оттуда» и др.
Атны югалту кайгысы да охшаш бирелә:
“Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте...” “..и тоска, тяжелая лошадиная тоска навалилась на меня, пригнула к земле….»[1-262]Закирның йөрәк өзгеч халәте фигыльнең –ма-мә - юклык кушымчасы формасы һәм билгесезлек алмашлыклары белән күрсәтелә: “Елый алмадым, йөрәгем таш булып катты. Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым”. В рассказе «О чем плачут лошади? » впечатляют следующие строки: «И казалось, все пространство на лугу, под горой—сплошь лошадиные глаза. Все, и живые, на привязи, и те, которых давно уже не было, — все лошадиное царство, живое и мертвое, вопрошало сейчас меня».
Ике хикәядә дә геройларның моңсу кәефе күрсәтелә
“Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел....Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр...” «Всякий раз, когда я спускался с деревенского бугора на луг, я как бы вновь и вновь попадал в свое далекое детство»
Хикәяләү 1 заттан булгач, язучыларның атларга карата мөнәсәбәте, аларның крестьян тормышындагы ролен ачыклауда зур ярдәм итә:
“Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга, Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерәм. Исән, бик исән!...”
“...башкортның бурлы биясе безнең йортка муллык китерде...”
“...бу хәзер, алдан караганда, рус боярларының матур кызлары кебек күренеп тора.....Ялны да, башкалар кебек, бөтенләй бетертмәдем: бер чирек кадерлерәк калдырып, үзеннән-үзе дулкынланып, күперенеп тора торган итеп төзәттердем генә. Әнидән алып, ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тактым..» «...лошадью дышали и жили, ей скармливали самый лакомый кусочек... вся семья, от мала до велика, выбегала встречать ее, и сколько же ласковых слов она выслушивала... сколько раз хозяева поднимались за ночь, чтобы проведать свое сокровище...»; «...лошадей жалели и берегли пуще всего на свете», «...лошадей называли кормильцами, холили и ласкали, украшали лентами»
III.Йомгаклау
Мин үземнең эзләнү эшемдә рус, татар, башкорт әдәбиятында, фольклорда ат образының чагылышын күрсәтергә тырыштым, ике язучының хикәяләренә чагыштырмача анализ ясадым, ике хикәягә дә хас булган уртак якларын һәм аермалы якларын ачыкладым. Анализдан чыгып, йомгаклап шуны әйтергә була: татар, башкорт, рус халкында ат борын-борыннан кешенең иң якын,тугры дусты, ярдәмчесе булган һәм булып калачак та.Моңа раслау булып, әкият, эпос, легенда-риваятьләр, хикәяләрдә сүрәтләнгән ат образлары тора.
1.Төрле халыкларның фольклорында кайчандыр канатлы,бер мөгезле атлар булуы турында телгә алына.
2. Атлар тылсымлы көчкә ия булганнар: татарда- очкын атлар; ат дагасы ишек башына эленгән булган.
3. Рус, татар әкиятләрендә- Конек – Горбунок, Сивка –Бурка,җирән Алтын, күксел таплы Алмачуар үз хуҗаларын үлемнән коткаралар, кешечә сөйләшә беләләр, киңәшләр бирәләр.
Төрле типтагы автотранспорт кулланышка кергәч, әлбәттә, атның кеше тормышындагы роле кәмеде. Шулай да, бүгенге көндә, кайбер авыл хуҗалыкларында ат терлекчелеге яңадан күтәрелеп килә, ат сөтеннән кымыз ясау терлекләнә. Татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме- Сабантуй- ат чабышларсыз үтми. Татарстан һәм Башкортстан республикасында ат спорты белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. Татарстан республикасында иң хөрмәтле һәм кадерле кунакка бүләккә ат тапшыралар.
Атсыз Рәсәйнең тарихын күз алдына китереп булмый. Ат- безнең милли мәдәниятебезнең бербөтен өлеше булып тора. Шуңа күрә, бу искиткеч хайваннар образы безнең язучыларыбызның әсәрләрендә читтә калмас дип ышанабыз.Сүземне француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпериның “Маленький принц” исемле хикәясеннән Лисның фикере белән тәмамлар идем.... “ ...иң мөһимне күз белән күреп булмый...Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы..”(...самое главное глазами не увидишь…Мы в ответе за тех, кого приручили…»)IV. Кулланылган әдәбият
Ибраһимов Г.Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 2002.
“КоНиКи.Ру”-атлар турында сайт
Русско-татарский словарь.Русча-татарча сүзлек. 3-е издание. Ф.А.Ганиева. М, 1991.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1977.
Хөсәенов Г.И. Һуңгы тарпан. Башкорт теле: Рус мәктәптәренең 8-се класы өсөн дәреслек. Тикеев Д.С.-Өфө: Китап, 2003.
Хрестоматия 7 класс. Автор-составитель В.Я. Коровина.
М, Просвещение. 1993. -261 б.
14