Класс с?гате Дус яш?? серл?ре
Татарстан Республикасы Азнакай районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Чубар - Абдул “ гомуми белем бирү мәктәбе
I категорияле укытучысы Вадигуллина Р.М.
Класс сәгате: “Дус яшәү серләре”
Максат:. Дуслык турында күзаллауны булдыру.
Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.
Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү.
Дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру.
Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Бурычлар: 1. Чын дус турында төшенчә бирү.
2. Дуслык кагыйдәләре белән таныштыру, дуслыкның тормышта мөһимлеген аңлату.
3. Әйләнә-тирәдәгеләргә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Оештыру формасы: класс сәгате
Җиһазлау: проектор, ноутбук, дуслык кагыйдәләре, “Когда мои друзья со мной” җыры.
Класс сәгате планы:
Оештыру моменты.
Төп өлеш.
Кереш сүз.
“Дуслык” төшенчәсе буенча эш.
Дуслык турында мәсьәләләр чишү.
Дуслык төрләре буенча эш.
Мәкальләр буенча эш.
Әкияткә нәтиҗә чыгару.
Дуслык аланы ясау.
“Когда мои друзья со мной" караокега җырлау
Йомгаклау өлеше.
Класс сәгате барышы:
1 слайд.
Оештыру моменты.
-Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!Мин- Азнакай районы Чубар –Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы , класс җитәкчесе - Вадигуллина Р.М.
Сезнең белән очрашуыма бик шатмын.
Без бүген сезнең белән “ Дус яшәү серләре “ темасына фикер алышырбыз.
2 слайд.
-Нәрсә ул дуслык?- төшенчәсенең мәгънәсен ачыклау.
Дуслык-кешеләр арасында бер-береңә ихтирам,рухи якынлык, карашлар берлеге аркасында туган үзара мөнәсәбәт
3 слайд.
-Балалар, дуслыкның нинди төрләрен беләсез? (туганнар дуслыгы,табигать, хайваннар белән дуслык, халыклар дуслыгы)
4слайд.
Рәсемнәр буенча фикер алышулар.
5слайд.
Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз.(Татарстан халкы дуслыгы хакында сөйләү)
6-7 слайдларны карау
Ситуация
Хәзер “Чын дус нинди булырга тиеш?”- дигән соравга җавап эзләгез.
“....Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп “өч мушкетёр” диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага да, машина модельләрен дә бергә карыйлар, “Спартак” командасы өчен дә бергә болеть итәләр иде. Әмма алтынчы сыйныфта аларның дуслыклары чатнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайласы икәнен аңлады. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил беләнме?
Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримне дә үзе белән чакыра һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта кафеда туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы урынында, уен автоматында уйнарга керәләр иде. Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек “бер куллы бандитны” дер селкетәләре һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде.
Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде.
Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы – ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел критиковать итте.
Менә нәрсә өчен Кәримгә ике дус арасында сайлау ихтияҗы туды. Камилме, әллә инде Шамилме?
Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсысын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган?
9 слайд.
Малайлар дуслыгына кагылышлы мәкальләр әйтү.
Элек-электән дуслык - бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр- мәкальләр әйтеп кадырган. Без аларны дәресләрдә өйрәнәбез.
Бүген шуларның дуслык турындагыларын искә төшереп үтәрбез.
100 сум акчаң булганчы ...(100 дустын булсын). (Әйе,акча ул була да бетә,ә дуслар, дуслык гомерлек)
Дустың булмаса – эзлә ... (тапсаң-югалтма) (Әйе, берьялгызың, дусларсыз гына яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.)
Кешенең иң зур байлыгы – ... (чын дусты). (Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.)
Дус-кайгыда ... (сынала) Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш. Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән, ул чын дусмы? Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый.
10слайд.
–Әйдәгез хәзер әкият тыңлап , сорауга җавап бирик. (Сез кемне өйгә беренче итеп кертерсез ?)
11слайд.Тагын нинди дуслык төрләрен беләсез? Сезнең нинди дусларыгыз бар?( кызларһәм малайлар арасында дуслык)
Чулпан үзен дөрес тотты микән?
1. Чулпан белән Ләйсән арттагы партада утыралар. Чулпан буген математика китабын өйдә калдырган. Алар, Ләйсәннең китабын уртага куеп, мәсьәлә чиштеләр. Шул вакыт укытучы Чулпанны такта янына китаптан мисаллар эшләргә чакырды. Ләйсән китапны Чулпанга бирде, үзе китапсыз калды. Укытучы, Ләйсәннең китапсыз һәм эшсез утырганын күреп, аны шелтәли башлады. Ләйсән бер сүз дә дәшмәде. Ә Чулпан билге алып урынына утыргач, аңа:
-Чулпан, син икенче вакыт китабыңны оныта күрмә инде,-диде.
2. -Бу дуслык турында сез ни дияр идегез?
Рәмис белән Илназ бик дуслар.Икесе бер партада утыралар. Рәмиснең өендә уенчыклары бик күп. Ул аларны мәктәпкә алып килә һәм алар белән уйнарга бары тик Илназга гына рөхсәт итә, чөнки Илназ аңа диктантын да күчертә, контроль эш вакытында мәсьәләләрен дә эшләп бирә.Хәтта рәсем ясарга да булыша.
Сораулар :
1.Кайсы дуслык чын дуслык дип уйлыйсыз?
2.Сез дустыгызны ни өчен яратасыз?
3.Дустыгызның нинди сыйфатларга ия булуын теләр идегез?
Дуслык нык булсын өчен үзебездә дә яхшы сыйфатлар булдыру өстендә эшләргә кирәк.
Күмәк уен уйнау: “ Без икебез бер кан” ( Мы с тобой одной крови”) , ягъни үз парыңны тап уены. Класстагы укучылар үз парларын охшашлыклар белән табалар. Мәсәлән: бер яшьтә, чәчләребез бер төстә , бер озынлыкта, бер йортта яшәү, бер төстәге кием һәм башкалар.Нәтиҗә ясау.
-Ә хәзер, балалар, парталарыгыз өстендә яткан чәчәкләргә үзегездә булган яхшы сыйфатларны языгыз , без алар белән “Дуслык аланын” бизәрбез.
-Бик зур рәхмәт! Сезнең яхшы сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә аланыбыз чынлап та бик матур булды. Бу сыйфатларыгызны җуймагыз, тагын да арттыру өстендә эшләгез.
Йомгаклау.
Караокега кушылып “Когда мои друзья со мной" » җырын башкару. Дустың бар икән- таянычың бар дигән сүз. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез! Барыгызга да зур рәхмәт!