Разработка урока на тему: Сорау ??мл?л?р. Сорау ??мл?л?рне с?йл?мд? кулланышы.(Вопросительные предложения. Употребление вопросительных предложений в разговорной речи))
Ачык дәрес конспекты
(6 нчы сыйныф, рус төркеме.)
ТЕМА:Сорау җөмләләр. Сорау җөмләләрне сөйләмдә кулланышы.
Максат:
1.Белем бирү максаты(дәреснең предмет нәтиҗәсе):
-сорау җөмләләр төшенчәсе кертү;
-сорау җөмләләр белдерүче чаралар.
2. Үстерү максаты (дәремнең метапредмет нәтиҗәсе):
- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
-нәтиҗә ясау осталыгын формалаштыруны дәвам итү.
3.Тәрбияви максат( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
-хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау;
-олыларга ярдәм итүомтылышы тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек(Р.З. Хәйдәрова: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек), интерактив такта, компьютер, презентация, таблица, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. I. Оештыру өлеше.
1.Уңай психологик халәт тудыру Исәнмесез балалар!
Хәлләрегез,кәефләрегез ничек?
Барысы да яхшы.
Бүген сыйныфта кем дежур. (Кизү укучының рапортын тыңлау).
2.Тел разминкасы- Укучылар, без дәресне нәрсәдән башлыйбыз?
- Һава торышы турында сөйләшәбез.
- Ә бүген көн нинди?
-Кем бүгенге көннең һава торышы турында сөйләп китәр?
-Утырыгыз,укучылар.
II.Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү
Әйдәгез,укучылар өй эшен тикшереп алабыз.
III. Дәрес темасын һәм максатын ачыклау. 1.Укучылар, авазларның дөрес укылышын искә төшереп китик.
На-на – әнә бара машина
Ни-ни – аш пешерә әниТи-ти – эштән кайта әтиЫй-ый – укудан кайта абыйСә-сә – җил исәГа-га – су ага
Ва-ва – яңгыр яваЛы-лы – урамда җылы.
Укучылар, Урамда җылы җөмләсенә нинди сорау куеп булыр икән?
Урамда җылымы?
Дөрес, укучылар, димәк без бүген нинди тема кабатлыйбыз?
Сорау җөмләләр.
Әйе, укучылар, без бүген сорау җөмләләрне кабатлыйбыз.
2. Рәсемнәргә карап, үрнәк буенча диалоглар төзү.
- Супермалай утын кисәме?
-Әйе, теләсә, супермалай утын кисә.
( утын кисә, китап укый, кар көри, кибеткә бара, идән себерә, чишмәдән су алып кайта, утын яра, урындык төзәтә)
3. Текстны кабатлау. (8 дәге иптәше белән очрашалар.Бер-берсенә “Супермалай” текстын тәрҗемә итәләр.КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.
Текстан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.
а) индивидуаль төзиләр; б) “ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.
в) Сыйныфтан “4нче №лы” укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. “3 нче №лы” укучы җавап бирә. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.
.4. ФизминуткаНемного отдохнем. Я буду говорить, а выполняйте действия.
Матур утыр, ят, йокла, уян , юын , аша, бас, сикер, чүгәлә,бас,урында йөгер , тукта,тәрәзәгә кара, ишеккә кара, укытучыгы кара, матур утыр
(Укучылар укытучы артыннан боерык фигыльне фигыль+ алам формасына куеп кабатлайлар, һәм күрсәтәләр)
Матур утыр – матур утыра алам, ят – ята алам,...5. Сөйләм телен үстерү.
Мәкальләр белән эш. 3 командага бүленеп эшләнелә. Мәкальнең башы һәм ахыры табыла. Рус телендә эчтәлеге аңлатыла.
”Раунд робин”. Структурасының “Подумай-запиши-обсуди в команде”--“Финк-райт-раунд робин”. Өстәлдә һәр команда өчен ике төстәге икегә бүленгән эш турында мәкальләр. Башы бар-ахырын тап. Һәр төркем әзер булгач, “Тим чир”девизын кулларын бергә куеп әйтәләр.
1 команда өчен:
Эше барның-ашы бар.
Агач -җимеше белән, кеше- эше белән.
Башланган эш-беткән эш.
Эш сөйгәнне-ил сөйгән.
( 1 нче команда көчлерәк, шуның өчен 4 мәкаль тикшерәләр)
2 команда өчен:
Тырышкан табар- ташка кадак кагар.
Ялкауга көн дә бәйрәм.
Эше юкның-ашы юк.
3 команда өчен:
Эшсез гомер-утсыз күмер.
Уку кешене күзле итә.
Аз сөйлә-күп эшлә.
7. Дәреслек белән эшләү.
Күнегү эшләү.
Бирелгән фигыльләрне кулланып сорау җөмләләр төзегез.
Кайта,төзәтә, юа, укый,эшли.
V. Йомгаклау.
Укучылар, хәзер командаларга бүленәбез. Тактада җөмлә язылган. Шул җөмләгә нинди сораулар куерсыз икән? Кайсы команда күбрәк һәм дөрес җөмләләр төзер. Һәр команда үрнәккә карап үзенең җавапларын тикшерә.
Чишмәдән су алып кайта ала.
Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Укытучы: Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек инде балалар?-ответ:“Супермалай нишли ала?” хикәясе белән таныштык. Әгәр теләсә төзелмәсен өйрәндек.
Хәтердә калдыру өчен, рәсемнәргә карап кем өйдә нишли ала, шул турыда әйтеп китик.
( дәрестә күрсүтелгән рәсемнәр буенча)
Укытучы: Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек инде балалар?-ответ:“Супермалай нишли ала?
Өй эше
Хәтердә калдыру өчен, кем өйдә нишли ала, шул турыда язып килик.
Билгеләр кую. ( Билгеләрне дәрес барышында укучылар бер-берсенә үзләре куялар, дәрес ахырында искәртмәләп кенә үтелә)
Дәресебез тәмам, сау булыгыз.