Рабочая программа по татарскому языку 7 класс русскоязычные учащиеся


«Рассмотрено»
Руководитель ШМО
_______ /Л.Г.Мухаметшина/
Протокол №1
от « » августа 2015г. «Согласовано»
Заместитель директора
МБОУ «СОШ №16»
________/ Л.Р.Мухаметшина/
от « » августа 2015г. «Утверждено»
Директор
МБОУ «СОШ № 16»
_________ / И.А.Коновалова /
Приказ №
от « »августа2015 г.
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА
учебного предмета«Татарский язык» для 7б класса
Шарифуллиной Эльмиры Фаризовны, учителя татарского языка и литературы
Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения
«Средняя общеобразовательная школа № 16»
Чистопольского муниципального района Республики Татарстан
Принята на заседании
Педагогического совета
Протокол №1
от« »августа 2015 г.
2015-2016 учебный год
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законына (2012 елның 29нчы декабрендә273/ФЗнче номерлы боерыгыбелән расланган);
Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законына(2013нче елның 22 июнендә ТР68нче номерлы боерыгы беләнрасланган);
Татарстан Республикасының “Дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр” турындагы законына; ( 8.07.1992 N 1560-XII(ред.3.03.2012));
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар телен дәүләт теле буларак укыту турында методик хатына ( 13.08.12 ел №1291520/1);
Рус телендә (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар”, Казан: Татар китап нәшрияты,2011ел;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа 1 - 11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова;
Чистай шәһәре МБГББУ “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2013нче елның 20нче августында 224нче номерлы боерыгы белән расланган төпгомуми белем бирү программасына;
Татарстан Республикасы Чистай шәһәре МБББУ “16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2015 елның 21нче августында 229 нчы номерлы боерыгы белән расланган 2015 – 2016 уку елына укыту планына;
Татарстан Республикасы Чистай шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең.2014 елның 28нче августындарасланган 2 нче номерлы «Эш программасы нигезләмә»се локаль актына;
Укыту предметына гомуми аңлатма
Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылу мөмкинлекләренә туры китереп билгеләнә.Аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә һәм шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне күз уңында тота;
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә өйрәнәләр
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү, ягъни укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп куела. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы: иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге.
7 нче сыйныфта Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.
Үстерү максатының эчтәлеге.
Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.
Программагасайланганэчтәлекнигезендәсөйләмэшчәнлегенең барлыктөрләребуенчадаэшоештыргандабумаксатларберенчеплангакуела.
Тәрбия максатының эчтәлеге.
Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
Белем бирү максатының эчтәлеге.
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. 7 нче сыйныфта укучылар башка өйрәнелгән фигыльләр янында хәл фигыль, исем фигыль, сыйфат фигыльләрне сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Җөмләләр төзегәндә кушма, парлы, тезмә исемнәрне, синоним һәм антоним сүзләрне, теркәгечләрне куллана алалар.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның бурычлары:
татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;
татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту, сөйләмдә куллану, тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;
фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү
Укыту предметының базис укыту планында тоткан урыны.
7нче сыйныфта программа буенча татар теленнән һәм әдәбияттан 168 сәгать каралган, шуның 105 сәгате татар теленә атнага 3 сәгать исәбеннән,әдәбияттан 70 сәгате атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде.
Программаның практик өлеше:
Эш төре 1 чирек 2 чирек 3 чирек 4 чирек Ел
Тест 1 1 1 3
Диктант 1 1
Контроль эш 1 1 1 3
Программаның эчтәлеге
№ Сәгать саны Тема Лексика Грамматика
1 18 Яхшы уку җиңелме? Уку-язу әсбаплары исемнәре; сәнгать,
искиткеч, килешә, аеруча, ияреп, тукталып, чатта, төгәл фән, ярыйсы гына, ашыгып язганга күрә, яратканга күрә, берничә, беркем, бернинди, максатына ирешүчән, җитди, сансыз, селтәп атты, яхшы булсын, матур булсын, тиз йөгерә, пөхтә, үзгәрәчәк, Билгеле үткән заман хикәя фигыль
Хәл фигыль
Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе
Боерык фигыль
Бәйлекләр
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
Шуларның берсе конструкциясе
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре
2 9 Мин һәм минем яшьтәшләрем Аралашу, рәнҗиләр, кимчелек, кире-сенчә,кыланыш, читләшә башлады, сәбәп, кәеф, җавапсыз, башын иде Шарт фигыль
Исем фигыль
Тезмә фигыль
3 8
Безнең ял
Үзем теләгәнчә, тик яту, шаярту, кылана,онытылмаслык, тамаша, Аныклагыч
Сыйфат фигыль
4 24 Өлкәннәр һәм без
Яшьтәшләр,үзара мөнәсәбәт, вөҗдан, газапланмас, боргалана- сыргалана Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре
Фразеологизмнар
5 13 Дүрт аяклы дусларыбыз Күз яше, сизгән кебек, ауный башлый, улый башлый,шуышып килә,хис итте, иснәде,әллә ничек,кабат, яңадан Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль
Җәенке җөмлә
6 11 Әдәбият-сәнгать дөньясында Ышанычлы, сердәш, остаз, тартылган, моңлы, хыяллана,төбәк,килешү, тәүлек, сынлы сәнгать, гашыйк, кырыс Теләк фигыль
Сүз ясагыч кушымчалар (даш, дәш)
Бәйлек һәм бәйлек сүзләр
7 5 Без Татарстанда яшибез Кешелек, терлек, үрчетә,кондыз, өйгәннәр, авырлыктан, җимерелгән,
соклангыч, төзүче, ияртүче теркәгеч Ияртүче теркәгеч
8 15 Юл йөрү кагыйдәләре Вәгъдә, күздән югала, ялтыраса, һәлакат, юл йөрү кагыйдәләре, җәяүле, игътибарлы, игътибарсыз, әдәпле Зат алмашлыклары
Шарт фигыль
Синоним, антоним сыйфатлар
9 2 Ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау
105 Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
Тыӊлап аӊлау. Эчтәлеге һәм күләме ягыннан укучыларныӊ яшь үзенчәлекләренә туры килгән бәйләнешле текстны тыӊлап аӊлау, эчтәлеге буенча укытучыныӊ сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сѳйләмне аӊлап аралаша белү һәм фикер алышуда катнашу.
Диалогик һәм монологик сѳйләм. Коммуникатив максатларны аӊлап, аралашу ситуацияләренә бәйле диалог яки монолог тѳзү, тәкъдим ителгән ситуация буенча сѳйләшү үткәрү (һәр укучыныӊ репликалар саны тугыздан ким булмаска тиеш); лексик тема буенча бәйләнешле текст тѳзеп сѳйләү (җѳмләләр саны уннан ким булмаска тиеш).
Уку. Танышу, ѳйрәнү һәм карап чыгу максаты белән уку тѳрләреннән файдаланып, текстларны аӊлап уку һәм кирәкле мәгълүматны табу; укылган текстныӊ эчәлеген кыскача яки тулы итеп сѳйләп бирү.
Язу. Актив үзләштерелгән сүзләрнеӊ язылышын истә калдыру, лексик тема буенча хикәя яза алу, укылган текстныӊ эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сѳйләү, диктантлар язу, текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү.
7 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сѳйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр:
-татар теленең башка телләр арасындагы урынын белү;
-татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;
-авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;
- тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;
-сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;
-татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны белеп, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү;
-телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;
- сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү;
- гади һәм кушма җөмләләрнең сөйләмдә кулланыш үзенчәлекләрен белү;
- татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктуацион нормаларына нигезләнеп һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен белеп, телдән яки язма дөрес сөйләм оештыруга ирешү;
- тыңланган яки укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирә белү;
- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә алу;
- тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу; - төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү.
7 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ел ахырына лексик - грамматик минимумы:
1. Хәл фигыльнең 4 нче формасы:
(-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән таныштыру; -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.
2. Исем фигыль формасы белән таныштыру.
3. Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.
4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
5. Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.
6. Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.
7. Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.
8. Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).
9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
10. Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре
№ Эш төрләре Сыйныфлар
5 6 7
1. Тыңлап аңлау 0,5-0,7 минут 0,8-0,9 минут 1 минут
2. Диалогик сөйләм 5-6 реплика 6-7 реплика 7-8 реплика
3. Монологик сөйләм 7-8 фраза 8-10 фраза 8-10 фраза
4. Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү 4 4 4
5. Уку 55-60сүз 60-70 сүз 70-80 сүз
6. Язу: сүзлек диктанты 8-10сүз 10-15 сүз 15-18 сүз
сочинение 5-7 җөмлә 7-8 җөмлә 8-9 җөмлә
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.
- Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.
- Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән , 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.
- Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелмәгән , 5 орфографик, 5пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.
- Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөресбулмаса , 6 орфографик, 6пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК Укытучы өчен методик әдәбият Укучылар өчен әдәбият
1.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.7нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен) Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2007.- 191б.
2.Хәйдарова Р.З.Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 7 нче сыйныф. Укытучылар өчен метод. кулланма/ Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова – Казан:”Татармультфильм”нәшр., 2014.-68 б. 1.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.7нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен) Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. – Казан:Мәгариф, 2007.- 191б.
2.Хәйдарова Р.З.Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 7 нче сыйныф. Укытучылар өчен метод. кулланма/ Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова – Казан:”Татармультфильм”нәшр., 2014.-68 б.
Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися.-Наб.Челны,2005
3.Сүзлекләр
Календарь –тематик план
№ Тема Сәгать
саны Укучылар эшчәнлегенә хар-ка яки уку-укытуның эшчәнлеге төрләре Көтелгән нәтиҗәләр Контроль төре Үткәрү
вакыты
План Факт
Яхшы уку җиңелме? (18 сәг.)
I чирек
1 Билгеле үткән заман хикәя фигыль 1 -Әңгәмә
-Дәреслек белән эш
-Сорауларга җавап Үткән заман формасында килгән фигыльләрне сөйләмдә куллана белү 7б – 1.09 2
Хәл фигыль
1
-Терәк схемалар
-Дәреслек белән эш
-Парларда эш Хәл фигыльнең формаларын дөрес куллана белү 7б – 3.09 3 Хәл фигыльне җөмләдә куллану 1 -Таблица белән эш
-Карточкада биремнәр
-Дәреслек белән эш Хәл фигыльнең ясалышын
искә төшерү, сөйләмдә куллана белү 7б – 4.09 4 Җөмләнең баш кисәкләре 1 -Кагыйдә уку
-Җөмләләр төзү
-Сүзлекләр белән эш
-Тәрҗемә итү Җөмләләрдә ия хәбәр белән таба белү 7б – 8.09 5 Без нинди укучы? 1 Төркемнәрдә эш Укучыларның иҗади эшли белүләренә ирешү 7б – 10.09 6 Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе 1 -Дәреслек белән эш
-Ситуатив күнегүләр
-Парларда эшләү Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибен белү 7б – 11.09 7 Боерык фигыль 1 -Карточкалар белән эш
-Сорауларга җавап
-Ситуатив күнегүләр
-Күнегүләр эшләү Сүзлек белән эшли белү, боерык фигыльне диалогик сөйләмдә куллану 7б – 15.09 8 Фигыль формаларын кабатлау 1 Индивидуаль биремнәр Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек һәм күплек сан формасын ккабатлау. Сорауларга җавап бирә белү 7б – 17.09 9 Шуларның берсеконструкциясе 1 -Сайлап алу күнегүләре
-Тәрҗемә эше
-Сорауларга җавап Орфоэпик күне- гүләрне куллана белү 7б – 18.09 10 Бәйлекләр 1 -Кагыйдә уку
-Җөмләләр төзү
-Сүзлекләр белән эш
-Тәрҗемә итү Бәйлекләрне гамәлдә куллана белү, монологик сөйләмдә куллана белү 7б – 22.09 11
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль 1
-Кагыйдә
-Таблица белән эш
-Презентация
-Күнегүләр Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышын үзләштерү 7б – 24.09 12 Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне дөрес куллана белү 1 -Кагыйдәләрне кабатлау
-Сүзтезмәләр төзү
-Җөмләләр төзү 7б – 25.09 13 “Рус теле дәресендә” лексик-грамматик материал 1 -Хикәя төзү
-Диалог төзү
-Рәсемнәр белән эш
-Ситуатив күнегүләр Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышын камилләштерү 7б – 29.09 14 Билгеләү алмашлыклары 1 - Дәреслек белән эш
-Күнегүләр
-Тәрҗемә эше Алмашлыкның килеш белән төрләнешен үз- ләштерү 7б – 1.10 15 Сан. Саннарның татарча әйтелеше. 1 - Кагыйдәләр белән эшләү
-Күнегүләр эшләү
-Сорауларга җавап Мөстәкыйль сүз төркеме буларак, сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу.Саннарны татарча әйтелешен үзләштерү 7б – 2.10 16 Цикл буенча кабатлау дәресе 1 -Индивидуаль биремнәр Алган белемнәрне гамәли кулланабелеп,уңай нәтиҗәгә ирешү 7б –6.10 17 Тест эше №1 “Белем һәм тормыш” темасы буенча 1 -Индивидуаль биремнәр Йөрәнелгән лексиканы кулланып, мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү Тест 7б –8.10 18 Хаталар өстендә эш 1 - Хаталар төзәтү эше
-Сүзлекләр белән эш
-Җөмләләр төзү Кагыйдәләр кулланып,хаталарны төзәтү, хаталарга анализ ясый белү 7б –9.10 Мин һәм минем яшьтәшләрем (9 сәг.)
19 Шарт фигыль 1 -Дәреслек белән эш
-Күнегүләр
-Тәрҗемә эше Җөмләдә дөрес куллану 7б – 13.10 20 Исем фигыль 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Күнегүләр
-Сорауларга җавап
-Сүзлек эше Фигыльләрдән исем фигыльнең барлык һәм юклык
формаларын ясый белү 7б – 15.10 21 Тезмә фигыль 1 -Перфокарта белән эш
-Сорауларга җавап
-Күнегүләр эшләү Текст һәм дәреслек белән эшли белү 7б – 16.10 22 Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре 1 -Кагыйдә уку
-Җөмләләр төзү
-Сүзлекләр белән эш
-Тәрҗемә итү Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен камилләштерү 7б – 20.10 23 Аергыч 1 -Схемалар белән эш
-Җөмләләр төзү
-Сорауларга җавап
-Күнегүләр эшләү Кагыйдәне белү. Дәреслек һәм сүзлек белән эшли белү 7б – 22.10 24 “Минем төсем яшел. Ә синеке?” текстындагы лексик-грамматик материал 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап Төсләрне белү. Сүзләрне дөрес әйтә белү 7б – 23.10 25 Тәмамлык 1 -Дәреслек белән эш
-Җөмләләр төзү
-Парларда эшләү Кагыйдәне белү. Җөмләләрдән тәмамлыкларны таба белү 7б – 27.10 26 Контроль эш №1“Әдәплелек” темасы буенча кабатлау 1 -Индивидуаль биремнәр Алган белемнәрне гамәли кулланабелеп,уңай нәтиҗәгә ирешү Контроль эш 7б – 29.10 27 Хаталар өстендә эш. 1 -Күнегүләр Хаталарга анализ ясау 7б – 30.10 Безнең ял (8 сәг)
IIчирек
28 Аныклагыч 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Таблица белән эш
-Күнегүләр Аныклагычларны белү. Күнегүләрдә бирелгән биремнәрне дөрес эшләү 7б – 10.11 29 Үз фикерне белдерү формалары 1 -Күнегүләр
-Тәрҗемә эше
-Җөмләләр төзү Сорауларга җавап бирә алу. Җөмләләрне киңәйтеп яза белү. 7б – 12.11 30 Хикәя фигыльнең заман формалары 1 -Җөмләләр төзү
-Тәрҗемә эше
-Сорауларга җавап Таблицаны дөрес тутыра белү 7б – 13.11 31 “Музыка дөнъясында”текстында грамматик материал 1 -Яңа лексиканы актив
кулланылышка кертү
-Сорауларга җавап
-Тәрҗемә эше Җөмләләрне дәвам итү һәм киңәйтеп язу 7б –17.11 32 Сыйфат фигыль 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Таблица белән эш
-Күнегүләр
-Тәрҗемә эше Сыйфат фигыльләрне җөмләләрдә дөрес куллана белү 7б –19.11 33 “Безнең музейларыбыз” текстындагы лексик-грамматик материал 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Презентация белән эшләү
-Күнегүләр Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре исемнәрен белү 7б –20.11 34
Сыйфат фигыльнең заман формаларын кабатлау 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Җөмләләр төзү
-Сорауларга җавап Сыйфат фигыльнең заман формаларын белү 7б –24.11 35 Сыйфат фигыльнең заман формаларын кабатлау 1 Дәреслек белән эш
-Диалог төзү
-Сорауларга җавап Сыйфат фигыльнең заман формаларын белү 7б –26.11 Өлкәннәр һәм без (24 сәг.)
36 Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше 1 -Хаталар төзәтү эше
-Таблица белән эш
-Җөмләләр төзү Исем фигыльнең формасын куллана белү 7б – 27.11 37 “Өлкәннәр һәм без” текстында грамматик материал 1 -Дәреслек белән эш
-Ситуатив күнегүләр
-Сорауларга җавап Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү 7б – 1.12 38 Хәл
1 -Кагыйдә өйрәнү
-Таблица белән эш
-Күнегүләр
-Тәрҗемә эше Сүзләрдән җөмләләр төзү. Җөмләнең иярчен кисәкләре – хәл турында аңлату һәм аларны танып белүгә ирешү 7б – 3.12 39 Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре эшләү 1 -Дәреслек белән эш
-Схемалар белән эшләү
-Җөмләләр төзү Җөмләнең баш кисәкләрен таба белүне камилләштерү 7б – 4.12 40 Контроль диктант . “Әни”“Өлкәннәр һәм без” темасы буенча 1 Тыңлап хатасыз яза белү Диктант 7б – 8.12 41 Хаталар өстендә эш 1 -Кагыйдә белән эшләү
-Күнегүләр Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү 7б – 10.12 42 Чөнки, шуңа күрәтеркәгечләре 1 -Хикәя төзү
-Диалог төзү
-Рәсемнәр белән эш
-Ситуатив күнегүләр Өйрәнелгән сүзләрне кулланып, хикәя төзи белү күнекмәләрен ныгыту 7б – 11.12 43 Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль 1 Тәрҗемә эше
-Җөмләләр төзү
-Сорауларга җавап Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне танып белергә өйрәтү 7б – 15.12 44 Фразеологизмнар 1 -Сүзлекләр белән эшләү
-Тәрҗемә эше
-Җөмләләр төзү Фразеологизмнарны җөмләдә куллану 7б – 17.12 45 Фразеологизмнар белән җөмләләр төзү 1 -Сайлап алу күнегүләре
-Тәрҗемә эше
-Карточкада биремнәр Фразеологизмнарны җөмләдә куллану 7б – 18.12 46 Кабатлау дәресе. 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү 7б – 22.12 47 Контроль эш №2 “Безнең ял “ темасы буенча 1 -Индивидуаль биремнәр Дөрес яза белү Контроль эш. 7б – 24.12 48 Хаталар өстендә эш. Ия белән хәбәр арасында сызык кую 1 Хаталар төзәтү эше
-Таблица белән эш
-Җөмләләр төзү Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын өйрәнү 7б – 25.12 III чирек
49 “Син табигать баласы» текстындагы лексик-грамматик материал 1 -Хикәя төзү
-Диалог төзү
-Рәсемнәр белән эш
-Ситуатив күнегүләр Укучыларны туган як турында белгәннәренә таянып, хикәя төзергә һәм дөрес дәлилли белергә өйрәтү 7б – 12.01 50 Теләк фигыль 1 -Дәреслек белән эш
-Күнегүләр эшләү
-Д\М сөйләм Теләкне белдерү формаларын истә калдыру һәм куллана белү 7б – 14.01 51 Теләк фигыль темасына күнегүләр эшләү. 1 -Диалогик сөйләм
-Аудирование
-Ситуатив күнегүләр
-Дәреслек белән эш Теләкне белдерү формаларын истә калдыру һәм куллана белү 7б – 15.01 52 Коммуникатив күнегүләр эшләү 1 -Таблица белән эш
-Ситуатив күнегүләр
-Дәреслек белән эш Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү 7б – 19.01 53 Теркәгечләр 1 -Таблица белән эш
-Ситуатив күнегүләр
-Дәреслек белән эш
-Диалогик сөйләм
-Аудирование Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне истә калдыру һәм куллана белү 7б – 21.01 54 “Урман”тексты өстендә эш 1 -Хаталар төзәтү эше
-Таблица белән эш
-Җөмләләр төзү Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү 7б – 22.01 55 Исемнәр ясалышы 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Таблица белән эш
-Күнегүләр
-Тәрҗемә эше Исемнәр ясалышын истә калдыру 7б – 26.01 56 “Табигать һәм без» тексты өстендә эш 1 -Дәреслек белән эш
-Кагыйдәне өйрәнү
-Сайлап алу күнегүләре Табигать турында кызыклы фактларны истә калдыру 7б – 28.01 57 “Табигать серләре” текстында грамматик материал 1 -Карточкада биремнәр
-Җөмләләр төзү
-Текст белән эш Сорауларга җавап бирү 7б – 29.01 58 “Өлкәннәр һәм без ” циклы буенча кабатлау дәресләре 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү 7б –02.02 59 “Өлкәннәр һәм без ” циклы буенча кабатлау, күнегүләр эшләү. 1 -Индивидуаль биремнәр Сорауларга җавап бирү 7б –04.02 Дүрт аяклы дусларыбыз (13 сәг.)
60 “Соңгы саубуллашу” хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 -Күнегүләр эшләү
-Карточкалар белән эш
-Дәреслек белән эш Өйрәнелгән сүзләрне кулланып, хикәя төзи белү күнекмәләрен ныгыту 7б – 05.02 61 Үткән заман хикәя фигыль 1 -Күнегүләр эшләү
-Җөмләләр төзү
-Аудирование
-Диалог төзү Үткән заман хикәя фигыльләрнең төрләнешен өйрәнү 7б – 09.02 62 Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль 1
-Хикәя төзү
-Диалог төзү
-Рәсемнәр белән эш
-Ситуатив күнегүләр Тәмамланган үткән заман хикәя фигыльләрнең төрләнешен өйрәнү 7б – 11.02 63 Җәенке җөмлә 1 -Дәреслек белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Җөмләләр төзү Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү 7б – 12.02 64 “Караборын шәһәргә бармады” әсәрендәге лексик-грамматик материал 1 -Кагыйдә белән эш
-Фигыльләрне төрләндерү
-Җөмләләр төзү Хикәянең идея-эчтәлеген ачу күнекмәләрен ныгыту 7а – 15.02
7б – 16.02 65 “Юлдаш” хикәясеөстендә эш 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Җөмләләр төзү
-Сорауларга җавап Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру 7б – 18.02 66 “Юлдаш” хикәясе буенча күнегүләр эшләү 1 -Дәреслек белән эш
-Диалог төзү
-Сорауларга җавап Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру 7б – 19.02 67 “Дүрт аяклы дусларыбыз” тексты буенча яңа төшенчәләр бирү 1 -Диалог төзү
-Тәрҗемә эше
-Хикәя төзү Хикәянең идея-эчтәлеген ачу күнекмәләрен ныгыту 7б – 23.02 68 “Дүрт аяклы дусларыбыз” тексты 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап 7б – 25.02 69 “Дүрт аяклы дусларыбыз “ циклы буенча кабатлау дәресләре 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Җөмләләр төзү
-Сорауларга җавап Таблицаны дөрес тутыру 7б – 26.02 70 “Дүрт аяклы дусларыбыз “ циклы буенча кабатлау , күнегүләр эшләү 1 -Дәреслек белән эш
-Диалог төзү
-Сорауларга җавап Күнегүләр эшләү 7б – 01.03 71 Тест эше№2“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча. 1 -Индивидуаль биремнәр Тыңлап хатасыз яза белү Тест. 7б – 03.03 72 Хаталар өстендә эш 1 Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру 7б – 04.03 Әдәбият-сәнгать дөньясында (11 сәг.)
73 Теләк фигыль 1 -Җөмләләр төзү
-Тәрҗемә эше Теләк фигыль хәбәрләрне танып белү һәм рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру 7б – 08.03 74 Сүзясагыч кушымчалар (даш, дәш) 1 -Кагыйдә өйрәнү
-Таблица белән эш
-Күнегүләр
-Тәрҗемә эше Сүз ясагыч кушымчалардан яңа сүзләрне ясый белү 7б – 10.03 75 “Сара Садыйков” тексты өстендә эш 1 -Күнегүләр эшләү
-Дәреслек белән эш Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү 7б – 11.03 76 “Илһам Шакиров” хикәясендәге лексик-грааматик материалов 1 -Перфокарта белән эш
-Текст төзү Укылган текстның эчтәлеген сөйли белү 7б – 15.03 77 “Ирек Мөхәммәдев” хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 Инфинитив формасы белән таныштыру һәм җөмләләрдә куллана белү 7б – 17.03 78 “Харис Якупов” тексты өстендә эш 1 Сыйфатларны һәм саннарны искә төшерү һәм сөйләмдә куллана белү 7б – 18.03 IV чирек
79
Цикл буенча кабатлау дәресләре 1 -Кагыйдәләр белән эшләү
-Күнегүләр эшләү
-Сорауларга җавап Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү 7б – 31.03 80 Күнегүләр эшләү 1 -Таблица белән эш
-Җөмләләр төзү 7б – 01.04 81 Тамырдаш сүзләр 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап Тамырдаш сүзләрне табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү 7б – 05.04 82 Синоним сүзләр 1 -Индивидуаль биремнәр Сүзләрнең синонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү 7б – 07.04 83 Кабатлау, ныгыту күнегүләре эшләү 1 Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру 7б – 08.04 Без Татарстанда яшибез (5 сәг.)
84 Татарстан Республикасы турында сөйләшү 1 -Хаталар төзәтү эше
-Сүзлекләр белән эш
-Җөмләләр төзү Җөмләләр төзү эшен активлаштыру, аларны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү 7б – 12.04 85 “Туган ягым – Татарстан” хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 -Хикәя төзү
-Диалог төзү
-Рәсемнәр белән эш
-Ситуатив күнегүләр Укучыларны туган як турында белгәннәренә таянып, хикәя төзергә һәм дөрес дәлили белергә өйрәтү 7б – 14.04 86 “Лачын кыз” хикәя
сендәге лексик-грамматик материал 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап Сан (төп сан һәм тәртип саны) белән танышу 7б – 15.04 87 Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау 1 -Индивидуаль биремнәр Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру 7б – 19.04 88 “Ватан өчен “ шигырендәге лексик-грамматик материал 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап Сүзләрнең синонимнарын табу 7б – 21.04 Юл йөрү кагыйдәләре (15 сәг.)
89 Бәйлек һәм бәйлек сүзләр 1 -Хаталар төзәтү эше
-Кагыйдәләр белән эшләү
-Тәрҗемә эше Бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне җөмләләрдә табарга һәм бәйлекләр белән җөмләләрне төзи белү 7б – 22.04 90 Зат алмашлыклары 1 -Җөмләләр төзү
-Диалогик сөйләмгә чыгу
-Сайлап алу күнегүләре Сүзләрнең зат-сан белән төрләнешен камилләштерү 7б – 26.04 91 Зат алмашлыкларын тартым белән төрләндерү 1 -Күнегүләр эшләү
-Текст белән эш
-Тәрҗемә эше 7б – 28.04 92 “Светофорның матур кызга күзе төшкән” хикәясен
дәге лексик-грамматик материал 1 -Сорауларга җавап
-Схемалар белән эшләү
-Җөмләләрне тикшерү Синоним сыйфатларны искә төшерү һәм сөйләмдә куллану 7б – 29.04 93 Контроль эше№3 “Светофор – минем дустым” темасы буенча 1 -Индивидуаль биремнәр Үзлектән эшләү Контроль эш. 7б – 03.05 94 Хаталар өстендә эш 1 -Җөмләләр төзү
-Диалогик сөйләмгә чыгу
-Сайлап алу күнегүләре Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру 7б – 05.05 95 Шарт фигыль 1 -Кагыйдә
-Таблица белән эш
-Презентация
-Күнегүләр Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүен истә калдыру. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзергә өйрәтү. 7б – 06.05 96 Синоним сыйфатлар 1 -Кагыйдәләрне кабатлау
-Сүзтезмәләр төзү
-Җөмләләр төзү Синоним сыйфатларны искә төшерү һәм сөйләмдә куллану 7б –10.05 97 Антоним сыйфатлар 1 -Хикәя төзү
-Диалог төзү
-Рәсемнәр белән эш
-Ситуатив күнегүләр Антоним сыйфатларны искә төшерү һәм сөйләмдә куллану 7б –12.05 98
“Солтания белән күбәләк” хикәясе 1
-Сайлап алу күнегүләре
-Тәрҗемә эше
-Сорауларга җавап Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү 7б –13.05 99 “Солтания белән күбәләк” хикәясендә
коммуникатив күнегүләр 1 -Кагыйдә уку
-Җөмләләр төзү
-Сүзлекләр белән эш
-Тәрҗемә итү 7б –17.05 100 Җыючы,каршы куючы,бүлүче теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру. 1 -Хаталар төзәтү эше
-Кагыйдәләр белән эшләү
-Тәрҗемә эше Кагыйдәләрне белү
7б –19.05 101 Контроль тест №3 Еллык материалны кабатлау 1 -Күнегүләр эшләү
-Карточкада биремнәр Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү 7б – 20.05 102 Хаталар өстендә эш.Кабатлау дәресе 1 -Карточкалар белән эш
-Сайлап алу күнегүләре
-Сорауларга җавап Кагыйдәләрне куллана белү, үткәннәрненыгыту, кабатлау Тест. 7б – 24.05 103 Коммуникатив күнегүләр эшләү 1 -Җөмләләр төзү
-Диалогик сөйләмгә чыгу
-Сайлап алу күнегүләре Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру 7б – 26.05 Ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау (2 сәг.)
104 “Юл йөрү кагыйдәләре” циклын кабатлау 1
1 -Күнегүләр эшләү
-Текст белән эш
-Тәрҗемә эше Җөмләләр төзү эшен активлаштыру, аларны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү 7б – 27.05 105 “Юл йөрү кагыйдәләре” циклы буенча монологик – диалогик сөйләмгә чыгу 1 -Сорауларга җавап
-Схемалар белән эшләү
-Җөмләләрне тикшерү Йөрәнелгән лексиканы дөрес куллана белү 7б – 31.05 Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:
өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);
контроль эшләр (сүзлек диктанты, хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).
Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш.
Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрне бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга һәм дәрестә аңа махсус тукталырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга тиеш. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.
Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү
Сыйныфлар Сүзләр
V
VI
VII
VIII
IX
X
XI 12-15
15-17
18-20
22-25
25-28
28-33
33-35
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Диктантның күләме һәм аны бәяләү
Сыйныфлар Уку елы башында Уку елы ахырында
V
VI
VII
VIII
IX
X
XI 35-40
4-50
55-60
65-70
80-90
95-105
110-120 40-45
50-55
60-65
75-80
90-100
105-115
115-125
Пөхтә, төгәлязылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2”ле куела.
Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложенияләр һәм сочиненияләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү, рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү, укылган яки тыңлаган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение), бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б. язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе - эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.
Изложениеләрне бәяләү
Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләрнеә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.
Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.
Сыйнфлар Уку елы башында Уку елы ахырында
V
VI
VII
VIII
IX
X
XI 55-65
70-80
90-95
110-120
130-140
150-160
175-180 65-75
85-95
100-110
120-130
140-150
165-175
190-210
Тыңлаган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тыңлаган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тыңлаган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тыңлаган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган,6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Сочиненияләрне бәяләү
Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерне күздә тотып үткәрелә.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлекялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталраы булган эшкә “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2”ле куела.