Самоанализ к уроку по теме Табын янында
Дәрескә үзанализ Без бу дәрестә “Минем туган көнем” дигән циклга кертелгән (9 сәг.) “Табын янында” тексты, андагы яңа сүзләр белән таныштык. Тематик план буенча бу дәрес циклның бишенче дәресе. Дәрестә табын янында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре турында сөйләштек.
Дәрескә куелган максатлар:
1. Белем бирү максаты: “Табын янында” тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.
2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: сингапур укыту алымнарын, тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын кулланып, укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
3. Тәрбияви максат: Табын янында утыру кагыйдәләренә өйрәтү.
Җиһазлау. Ноутбук, экран, проектор, карточкалар.
Материал. Дәреслек (Татар теле: Рус урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен) / Р.З.Хайдарова – Тулыл. 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2012. – 99 бит.).
Дәрес тибы: тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча: текст белән эш (лексик күнекмәләр камилләштерү).
Кулланылган структуралар: Микс-фриз-груп, мэнэдж-мэт, Таймд-раунд-робин.
Тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча: рольле уен, Блум таксономиясе сораулары.
Эш төрләре: тәрҗемә итү, телдән сөйләм, сүзлек эше, текст өстендә эш.
Укыту принциплары: күрсәтмәлелек, коммуникатив, тормыш белән бәйләнеш, предметара бәйләнеш, аңлаешлылык, активлык, фәннилек.
Эш режимы: укытучы-сыйныф, укучы-укучы, укытучы-укучы.
Предметара бәйләнеш: рус теле, татар теле.
Дәрестә кулланылган методлар:
Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым (сингапур методикасының структураларын, тәнкыйди фикерләү технологиясе элементларын, коммуникатив технология, информацион технология).
Дәрес исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру белән башланып китте. Иртән комплимент ишетү, көн буена күңел күтәренкелеген тәэмин итә. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.
Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә эшләргә тырыштым.
Дәреснең темасын һәм максатын балалардан әйттердем. Дәрескә куелган максатларга дәреснең төрле этабында ирешелде. Өйрәтү максаты – актуальләштерү, яңа тема аңлату этабында.
Куелган максатларга тулысынча ирештем дип уйлыйм, чөнки укучылар дәрес буена үзләренең кызыксынуларын күрсәттеләр.Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.
Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләп, рольле уен керттем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеяләр булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.
Дәрес тиешле югарылыкта узды, чөнки материаларны сайлап алганда балаларга аңлаешлы булырлык мәгълүматлар гына сайларга тырыштым. Җиңелдән авырга барган катлаулыктагы күнегүләр материалны үзләштерергә ярдәм иттеләр.
Текст өстендә эшләгәндә тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр, Б. Блум таксономиясе сораулары алдым. Шул рәвешле, укучыларның ишетеп аңлау, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү өстендә эш алып бардым. Балалар дәрестә актив булдылар. Минем уйлавымча, эш төрләреннән булган телдән сөйләм дәрестә уңышлы булды. Балалар бу эш төре ярдәмендә табын янында утыру кагыйдәләрен сөйләделәр, үз фикерләрен җиткерделәр, 70% күнегү сөйләмне имитацияләде.
Тәрҗемә итү шулай ук дәреснең башыннан азагына кадәр булды. Бу шулай ук уңышлы булды дип уйлыйм, чөнки рус балалары белән эш вакытында телгә өйрәткәндә тәрҗемә итү беренчеләрдән булып тора. Дәрестә бу алым башта сүзлек эше өстендә эшләгәндә, аннары текст белән танышканда кулланылды, дәрескә уңай халәт тудырырга, дәреснең темасын ачыкларга ярдәм итте.
Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга 2 үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.Балаларның җавапларын молодец, дөрес кебек сүзләр белән хуплап тордым.
Дәрес дәвамында укучыларның кызыксынуларын киметмәү өстендә эш алып барырга тырыштым. Моның өчен төрле эш төрләрен кулландым. Дәрес барышында укучыларның элек, яки алдагы дәресләрдә алган белемнәренә таяндым. Дәрес материалы, минемчә, актуаль.
Узган дәрестә бирелгән өй эше тикшерелде. Дәрес барышында җибәрелгән хаталар төзәтелде.
Дәреснең йомгаклау өлешендә дәрестә үтелгән материалны аңлауны тикшерү максатыннан сораулар бирелде (таймд-раунд-робин) һәм укучыларның тулы җавабы дәреснең максатына ирешкәнлекне исбатлады.
Икенче дәрес өчен бирелгән өй эшенә аңлатма бирелде. Көндәлеккә язып куюлары тикшерелде.Укучыларның белемнәре бәяләнде.
Дәреснең психологик атмосферасына килгәндә, хезмәттәшлек педагогикасына корылган.
Планнан читкә тайпылыш булмады.
Предметара бәйләнеш булды. Бу –рус теле, татар теле, тарих (“этикет” терминының килеп чыгышы). Балалар укылган текст белән уенны берләштереп, дәрескә нәтиҗә ясадылар.
Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үстерү максаты ягыннан әһәмияте зур.