Татар теленн?н 4 сыйныфта Сыйфатны? ??мл?д?ге функциясе темасына ачык д?рес.


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“Село-Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

(4 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес)
I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Николаева Серафима Максимовна
Тема: Сыйфатның җөмләдәге функциясе.Максат: 1. Белем бирү максаты: Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе, сыйфатка хас – дәрәҗә катеориясе һәм ясалу үзенчәлекләре өйрәнүне дәвам итү.2. Үстерешле максат: Укучыларның сөләм телен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү, Җөмләләрнең баш кисәкләрен дөрес таба белү күнекмәләрен формалаштыру.3. Тәрбияви максат: Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт, туган телгә мәхәббәт, игътибарлылык, чисталык, дус булу, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.Дәрес төре: белмнәрне ныгыту.Предметара бәйләнеш: физ-ра, әйләнә-тирә, әдәби уку.Танып – белү универсаль уку гамәлләре:Аңлап уку, мәгълүматларны аеру, фкерләрне логик чылбыра салу.Коммуникатив универсалҗ уку гамәлләре: тңлый белү, диало төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу; үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; бердәмлекне булдыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:Гомумиләтерелгән анаиз ясый белү, кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үз эшчәнлегеңне контрольгә алую Шәхси унивесаль уку гамәлләре: Уку барышында үз фикереңне төгәл әйтә белү, үз уңышларың, уңышларың, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йортү.Материал: Дәреслек “Татар теле” И. Х. Мияссарова, К Ф. Фәйзрахманова 4 сыйныф, 2014 ел, 2 нче кисәк, 12- 13 битләр.Җиһазлау: Компьютер, презентация, карточкалар, тестлар.Куллаылган сингапур структуралары:КУИЗ - КУИЗ - ТРЭЙД, ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, КОНЭРС. Дәрес барышы.1. Омтылу – мотивлаштыру.Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.- Кыңгырау шылтырады, дәрес башланды.- Кара – каршы басып исәнләшегез- Кунакларга елмаеп, тыныч кына утырабыз.- Күзләребезне йомып, без булдырабыз дип кабатлыйбыз!- Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим. Бүген безнең гадәти дәрес түгел. Без алдан өйрәнгән белемнәрне кабатларбыз
2. Үткәннәрне актуальләштерү.а) Өй эшен тикшерү. “Минем дустым” хик. Укыту.- Укучылар, хкәяләрегезне бик матур язгансыз, килешле сыйфатлар тапкансыз. Барыгызның да хикәяләре миңа ошады. Ә хәзер дәфтәрләрне җыеп бирәбез. Хикәяләрне тикшергәч, билге куярмын.Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны язабыз, матур язу өстендә эшләп алабыз. - Дәфтәргә нинди сүз язылган? Матур итеп язабыз.б) Сораулар буенча эшләү.Сораулар (өч карточкада)- Сыйфат нинди соауларга җавап бирә?- Сыйфат нәрсәне блдерә?- Сыйфатның кагыйдәсен яз, әйт. - Укучылар, сезнең алда карточкалар. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга кхрсәтмәгез. Карточканың өске өлешендә сорау җөмлә язылган. Сез шул соауга карточканың аскы өлешендә дөрес җавапны язарга тиеш буласыз. - Мин әйткәч, барыгыз да торасыз, урындыкларны этеп куясыз. Кулларыгызда карточкалар була. Янәшәдәге иптәшегез белән басасыз һәм аңа “биш” бирәсез. Үз соравыгызны укыйсыз, аңа күрсәтәсез, әмма җавабын ябасыз. Ул җавап бирергә тиеш тырыш. Җавап бирә алмаса, ипәшегезгә булышасыз. Аннары ул сезгә үзенең соравын укый. Җавап биргәннән соң, карточкаларны алмашабыз.
(биремне эшләү) эшләп карау)- Игътибар! (Укучылар кулларын күтәрәләр) Рәхмәт (Кулларын төшерәләр).Иптәшегезгә рәхмәт әйтеп, урыннарга утырабыз. Бу сорауларга җавап бирү өчен, без сезнең белән КУИЗ – КУИЗ – ТРЭЙД структурасын кулландык.3. Уку мәсьәләсен кую.- Укучылар, искә төшерик әле, без сезнең белән кайсы сүз туркемен өйрәнәбез әле? (сыйфатны)- Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып киләләр? - Ә менә сыйфат илендә елның кайсы фасылы дип уйлыйсыз? (кыш)Миңа сыйфт иленнән хат килгән иде. Менә хатның өзеген укыгыз. Бу хатны мин Сзгә дә яздым. Ул сезнең авылыгызда.Салкын кыш килде. Җирне ак кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизәде. Биек кар таулары өйде. Шома шугалаклар ясады.- Бу хат сезгә ошадымы? (ошады, чөнки сыйфатлар күп.- Әйдәгез әле укучылар, сыйфатларны исемнәре белән бергә сайлап языйк. Дәфтәрләргә язабыз. Сезгә 2 мин вакыт бирелә. Башладык.
(Салкын кыш, ак кар, ак шәлгә, көмеш боз, матур бизәкләр, биек кар таулары, шома шугалаклар)- Озынрак буйлы укучы җавап бирә.- Сез бу фикер белән килешәсезме? Кем дә кем бу фикерне дөрес дип уйлый, ул матур итеп баса, ә кем дә кем дөрес түгел дип уйлый ул утырып кала.- Рәхмәт. 2. Карточкалар белән эшләү (мәкальл. уку) - Сүз – чәчәк, мәкаль букет. Сүз мәкаль белән матур, - дигән халык. (Икенче) 3 карточкаларны алабыз. Анда мәкальләр язылган. Мәкальләрне укыгыз, исегездә калдырыгыз.Ай якты, кояш җылы. Көйдерсә дә көн яхшы. -Әйдәгез укучылар, бу җймләләрнең баш кисәкләрен ия белән хәбәрне табып асларына сызыйк. Сезгә 2 мин вакыт бирелә. Ия белән хәбәрне әйтәбез.Ай якты. Кояш җылы. Көн яхшы.- Хәбәр кайсы төркеме белән белдерелгән.- Моннан нинди нәтиҗә килеп чыга? ........ үзенең җавабын әйтә. ( Сыйфатлар җөмләдә хәбәр булып та килә алалар) - Сез бу фикер белән килешәсезме?Кем дә кем бу фикерне дөрес дип уйлый, ул матур итеп баса, әгәр дөрес түгел дип уйласа утырып кына тора. Рәхмәт. Бу биремне эшләү өчен без сезнең белән ТЭЙКОФ – ТАЧДАУН структурасын кулландык.
4. Ял итү.- Ә хәзер барыбыз да бастык. Ял итеп ялабыз.
- Ап-ак күбәләкләр оча (кар очу хәрәкәтләре)Уйный кайак җил – буран (гәүд.уңга, сулга бору) Салкын кыштан һич курыкмыйм (баш кагу хәрәкәтләре) Көн саен чаңгы шуам (шуу хәрәкәтләре белән)
- Молодөы, утырабыз.- Укучылар игътибар иттегезме, без ясаган физкультминутка да сыйфатлар бар иде. Нинди сыйфатлар исегездә калды: ап-ак, салкын.- Бик дөрес. Ә сыйфатлар нәрсәләр белән төрләнәләр (дәәҗәләр белән) Бу сыйфатлар нинди дәрәҗәдә килгәннәр? (ап-ак – артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат, чөнки ул сызыкча аша чзылган; салкын – гади дәрәҗәдәге сыйфат, аның кушымчасы юк.5. Уку мәсьәләсен чишү.- Укучылар, хәзер дәреслек белән эшләп алабыз. Дәреслекнең 12 нче битен ачыгыз. 12 нче күнегүне табыгыз. Анда Роберт Миңнуллинның “Торам менә елмаеп” исемле шигыре бирелгән. Әйдәгез, шигырьне сәнгатьле итеп укыйк. - Шигырьдән ия белән хәбәрне генә сайлап язабыз, асларына сызабыз.- Хәбәр кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?- Сыйфатларны табабыз, дәрәҗәләрен билгелибез. Алар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?
(шаянрак, наянрак, кирерәк – характерны, эрерәк – күләмне белдерәләр).- Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк. Сыйфатлар җөмләдә хәбәр булып та килә алалар.- Ә сыйфатлар нәрсә белән төрләнәләр? Сыйфатның ничә дәрәҗәсе була һәм ниндиләр? (гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе).- Укучылар карагыз әле, мин бө дәрәҗәләрне классның 4 почмагына язып куйдым.
5. Алган белемнәрне ныгыту, системага салу.- Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Бө карточкаларга сыйфатлар язылган, аларның дәрәҗәләрен ачыклагыз. Сезгә 30 с вакыт бирелә. - Ә хәзер барыгыз да бастык, урындыкны этеп куйдык. Үз карточкадагы сыйфат дәрәҗләренә карап, тиешле почмакка барыгыз, узегез белән карточкаларыгызны алыгыз. Карточкалардагы сыйфат. укыйбыз, ни өчен бу дәрәҗәне, бу почмакны сайладыгыз, аңлатабыз. Уйлар очен сезгә 30 с вакыт бирелә. Төймәсе күбрәк булган укучы башлый. (Һәрберсе карточ. сыйфатларын укып, ни өчен бу дәрәҗәне сайлаганын аңлатып чыга, һәрберсе кагыйдәне әйткәч, әгәр кагыйдә дөрес булса, балалар кул чабып торалар) дөрес булмаса, урыннарында басып калалар.
- Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.Бу биреме үтәү өчен без КОНЭРС ысулын кулландык.6. Рефлексия.1. Тест эшләү һәм бәяләү.
- Ә хәзер укучылар, сыйфат буенча өйрәнгән барлык белемнәрне искә төшереп тест эшләп алабыз.- Сезнең алда карточкалар. Карточкаларда тестлар. Карточкаларны алдык, шул биттә үк тестны эшлибез. Башладык! Сезгә......мин вакыт бирелә.а) Тест сорауларына җавап бирү.1. Сыйфат нәрсәне белдерә?а) предметның билгесен.б)предметныв) предметның хәрәкәтен.2. Сыйфат нинди сорауларга җвап бирә?а) нинди? нишләгән? б) нинди? кайсы?в) кем? нәрсә?3. Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?а) существителҗноеб) прилагательноев) глаголг) местоимение4. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?а) 5б) 6в) 4г) 35. Бу сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез?Саргылт, әчкелтем, күгелҗем, зәҗгәрсу, аксыл, җылымчаа) гади дәрәҗәсеб) чагыштыру дәрәҗәсев) артыклык дәрәҗәсег) кимлек дәрәҗәсе6. Бу сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез?Кып-кызыл, сап-сары, иң акыллы, дөм сукыр, тип-тигез, шыр ялангач.а) гади дәрәҗәсеб) чагыштыру дәрәҗәсев) артыклык дәрәҗәсег) кимлек дәрәҗәсе7. Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең кушымчасы юк?а) гади дәрәҗәсеб) чагыштыру дәрәҗәсев) артыклык дәрәҗәсег) кимлек дәрәҗәсе8. Сыйфатлар төмләдә нәрсә булып килә алалар? а) ияб) хәбәрв) фигыль - Укытучы: Сыйфатлар җөмләдә хәбәр генә түгел, ә аергыч булып та килә алалар. Без аергыч темасын алдагы дәреслрдә аерым бр тема итеп өйрәнербез.б) Тестларны тикшерәбез ( 1 укучы сорауны укый, җавап дөрс булса, барысы да басалар, дөрес булмаса утырып кына торалар.в) бәяләү.
г) ө/э. бирү. Ә хәзер көндәлекләрне ачтык, өй эшен язабыз. 13 нче күнегүне язарга ( шигырьдән сыйфатларны гына сайлап язасыз, өсләренә дәрәҗәләрен билгелисез. Бүгенге дәрестә кемне мактарга була?Кем бүген барысын да аңладым, “5” лелек беләм дип уйлый, матур гына басалар)Кем “4” лелек беләм дип уйлый? (матур итеп басыгыз). урнында утырган килеш кала. - Бугенге дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз, шуңа күрә барыгызга да “5” ле куям. Бүген алган билгеләрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. – Сау булыгыз? Рәхмәт Сезгә!