Фонетика, орфоэпия, графика, орфография буенча ?телг?нн?рне гомумил?штереп кабатлау


Башкортостан Республикасы Әлшәй районы Раевка авылы гимназиясе
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсеФонетика, орфоэпия, графика, орфография буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау
(5 нчы сыйныф)
Татар теле һәм әдәбиятыукытучысы
Насырова Ләйлә Марат кызы

Максат: 1) фонетика бүлегендә өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау; орфографик кагыйдәләрне аңлы рәвештә үзләштерү;
2)сөйләм һәм язма телне үстерү;
3) туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү, хезмәт сөючәнлек сыйфатларын булдыру.
Җиһаз: сигнал карточкалар, вагоннар, ребуслар, алмагач,перфокарталар.
Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар! Бүген бездә татар теле дәресе.
Мин сезнең белән, уртак тел табып, оешкан рәвештә дәресебезне үткәрербез дип ышанам.
Укучылар, нинди тиңсез шатлык та соң,
Белмәгәннәрне белү.
Парта артында көенчә,
Дөньяны гизеп йөрү.
Бүгенге дәресебез гадәти генә түгел, ә сәяхәт-дәрес. Сәяхәтчеләр юлга чыгар алдыннан татар халкының гореф-гадәте буенча нәрсә эшлиләр? (укучылардан көткән 0аваплар: икмәк тешләтәләр – икмәге, иле үзенә тарта; ак юл, изге юл телиләр; юлга озаткач, өйгә кергәндә буш кермиләр; тулы чиләк очраса юл уңа диләр; кайбер якларда суга көмеш тәңкә, йөзек салалар икән).
Юлга чыкканда кирәк-яракларны төйниләр.
Ә без фонетика иленә сәяхәткә барганда үзебез белән ниләр алырбыз?
Әйе, фонетика бүлегендә туплаган белемнәребезне үзебез белән алырга һәм гомумиләштереп кабатларга кирәк. Бу безнең дәреснең төп максаты.
Сәяхәткә паровозларда чыгарбыз.
Алга таба барабыз
Тик-так-так! (2)
Гөрләп чаба паровоз
Юл тап-тап(2).
“Зирәкләр бакчасы” тукталышына килеп җиттек. Ай бик кызыклы урын шикелле. Карагыз әле алмагач үсеп утыра. Ә алмалары соң бик тәмлегә ошаган. Кемнең алмалар белән сыйланасы килә. Артында бирелгән сорауларга җавап бирсәгез алма агачы сезгә алмаларын тәмләтер. Кем үзенең белемнәрен –“5” билгели кызыл төстәге алмаларны ала. “4” – сары, “3” – яшел.
Нәрсә ул фонетика?
Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез: болыт, өмет, төнбоек.
Хәреф саны белән аваз саны туры килмәгән сүзне күрсәтегез: куян, китап, бала.
Сузык авазларны әйтеп китегез.
Яңгырау һәм саңгырау авазларны парлаштырып әйтегез.
Парсыз яңгырау тартыкларны санап чыгыгыз.
Парсыз саңгырау тартыклар ниндиләр.
Бик яхшы! Афәриннәр!
Шулай укучылар агач җимеше белән, кеше эше белән данлыклы. Киләсе бирем “Мәкальне дәвам ит!” дип атала.
Ялкаулык –хурлык, тырышлык – (зурлык).
Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи).
Авыр эшкә беләк, кыю эшкә (йөрәк кирәк).
Хезмәт турында тагын нинди мәкальләр беләсез?
Хәзер дәфтәрләне ачып бүгенге дата, теманы язып куябыз. Дөрес итеп утырыгыз.
Эшне төркемнәрдә алып барачакбыз. Фонетик анализ эшлибез.
1нче төркем- ялкаулык(көчлеләр өчен)
2 нче төркем- яфрак (уртача белемлеләр өчен)
3 нче төркем – кыю (артта калучылар өчен)

“Зирәкләр” бакчасы белән хушлашып, юлыбызда булыйк.
Ак төтен артта кала
Пух-пух-пух!(2)
Вагоннар җырлап чаба
Ах-ах-ух.(2)
Безне “Серле тартма” тукталышы каршы ала. Тартма эчендә ниләр бар икән? Бу , балалар, чынлап та серле тартма. Эчендә бик кызыклы биремнәр бар икән. (таратам, укучылар эшлиләр). Тикшерер өчен тактага җавабын элеп куям.
тартма эчендә хат та бар.
Дуслар!
Дәреслек – сезнең юлдашчыгыз, киңәшчегез! Анда да бик кызыклы биремнәр бар.
Ачып карагыз әле.
Әйдәгез, укучылар дәреслектән 164 нче күнегүне эшлик. Бирелгән сүзләргә күрсәтелгән кушымчаларны ялгап күчереп языгыз.
Сорау: сайрау, тормау, абайлау сүзләренә -ы кушымчасын нинди кагыйдәгә буйсынып эшләдегез?
Уңганнар, өлгерләр. Яхшы! Тартманың серләрен чишеп бетердек. Утырышыгыз җайлырак.
Бик күп җирләрне үттек.
Чың-чың-чың!(2)
Киләсе тукталышка җиттек.
Дың-дың-дың(2)
Акыллылыр авылына керәбез.
Монда акыллы, телгә оста халык яши. Алар безгә төрле сораулар, ребус әзерләп куйганнар. Ребус белән нәрсә әйтергә телиләр икән?



Авыр эшне күмәк кул җиңгән.
Әйтү максаты ягыннан бу нинди җөмлә?
Акыллылар авылы кешеләре безгә менә нәрсә дип кисәтәләр!
Афәриннәр! Бу халык авыз иҗаты жанрына караган нәрсә бар? Дөрес мәкаль. (Мәкальне аңлатып китмәссез микән?)
Әйе, балалар. Чит илләрне ничек кенә мактасалар да, туган илнең төтене дә хуш исле дигән борынгылар.
Бу авылда безнең фонетика бүлегендә алган ни дәрәҗә дә төпле, ныклы икәнлеген тикшерергә дип сораулар әзерләп куйганннар.
Әйдәгез тиз генә аларга җавап биреп китик.
Татар телендә ничә сузык аваз бар?
а. 13 ә.10 б12
2. Ничә тартык аваз?
а. 27 ә.25 б28
3. Сингармонизм ничә төргә бүленә?
а. 3 ә.4 б.2
4. Ассимиляция нинди авазларга хас?
а.сузыклар ә.тартыкларга б. сузык һәм тартыкларга
5. Иҗек төзелеше ягыннан ничә төргә бүленә?
а.5 ә.2 б.6
6. Татар телендә басым күпчелек очракта сүзнең кайсы иҗегенә төшә?
а.беренче ә.икенче б.соңгы
Яхшы, укучылар! Шулай итеп фонетик иленең авыр, сикәлтәле юлларын үтәргә тырыштык. Безнең өчен фонетика иленең ишекләре ачык дип исәпләргә була. Менә сезгә бу ишекнең ачкычы. Югалтмагыз аны. Ул сезгә алдагы дәресләрдә кирәк булыр.
Ачкычны сыйныфтагы иң зирәк, тапкыр укучының кулына тапшырам. Синең кулыңда ул, ...... , югалмас дип ышанам!
Зур паровоз уфылдый:
Пуф-пуф-пуф (2)
Бүген нинди ардым, ди
Уф-уф-уф! (2)
Сез дә бик арыгансыздыр, балалар.
Ләкин “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә” дигән бөек Тукаебыз.
Без бүгенге дәрестә тырышлыгыбызны күрсәттек. Һәрбер укучыга эшенә карап җимеше.
Билгеләр кую.
Өй эше: 1) көньяк сүзенә фонетик анализ ясарга;
2) [с] авазына башланган сүзләрдән торган хикәя төзеп киләргә;
3) Булек азагында бирелгән сорауларга җавап бирергә.