Эссе Я воспитатель (на татарском языке)
Эссе «Минем педагогик эшчәнлегем”
“Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең.”
В.Гюго.
Мин – тәрбияче... Уйларыма чумам. Ни өчен соң әле мин нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладым? Әлеге сорау яңгыраганда, үзем йөргән балалар бакчасы күз алдына килә. Минеке генә булган кием шкафының ишегендәге җиләк рәсемен дә, караватыма җәелгән кызыл одеялны да, уенчыклар шкафында “мине дә уйнарга алыгыз инде” дигән кебек утырып торучы кап-кара чәчле чегән курчагын да аермачык хәтерлим. Тәрбияче апалар белән бергәләп пластилиннан әвәләп фигуралар ясау, төсле карандашлар белән ак кәгазьгә рәсем төшерү, яшьтәшем Гөлия белән беребез бала, икенчебез күбәләк булып җырлауларны искә төшергәндә, ирексездән елмаеп куям. Бакчада йөргән вакытлар миңа балачагымның гүзәл мизгелен сагынып сөйләрлек хатирә, киләчәк тормышка өмет, ышаныч биргән. Әлеге сихри әкият дөньясында тылсымчы ролен үтәүче тәрбияче апаларыма карап, үземнең киләчәктә кем булачагымны төгәл билгеләп куйган идем инде. Мин тәрбияче булачакмын!
Мәктәптә уку еллары дәверендә әлеге теләк үзгәрмәде. Әмма язмышым башка юнәлеш алып, әлеге һөнәрне сайлый алмасам да, нәниләр белән эшләүче тәрбиячеләргә карата күңелемдә ниндидербер соклану, яшерен кызыгу хисе торып калган иде... Ләкин тормыш юлы бормалы икән, минем язмышыма да тәрбияче булып эшләргә язган Ходай. Нәкъ менә хыялымдагыча, чынлап торып атлый да белмәүче балаларны тәрбияли торган эшем булды. Кыскача әйткәндә, хыялым тормышка ашты. Кешеләрнең “Кем булып эшлисең?” дигән сорауларына да мин хәзер горурлык белән “Тәрбияче!”, дип җавап бирәм. Әлеге җавабым белән мин берәүләрне көлдерсәм, икенчеләре үземне кызгана, өченчеләре исә йөзгә карап “Тапкансың икән һөнәр!”, диеп әйтеп куя.
Ә тәрбияче кем соң ул? Шигырь юллары искә төшә:
Тәрбияче беләсезме кем ул?
Җанын, күңелен биреп эшләүче.
Аналардай, йөрәк җылысы белән,
Балаларны назлап сөюче.
Мин тагын уйга калам... Әлеге һөнәрне сайлап эшкә кергәндә мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен көннән-көн төшенә барам һәм хәйран калам... Барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгән көннәрем дә юк түгел. Дөресе шулай. Ул бетмәс-төкәнмәс язу-сызулар, тиктормас, тыңлаусыз балалар, таләпчән әти-әниләр һәм игътибарга сусаган үз балам!
Группа ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, тәрбияче һөнәренә мәхәббәт! Бүгенге тормышымны инде мин шушы балаларсыз күз алдына да китерә алмыйм. Нәниләрнең өмет тулы күзләре, артымнан һәр сүзне, һәр җөмләне кат-кат кабатлап өйрәнергә тырышулары, “апа” дип өзелеп торулары, хезмәттәшләремнең ихтирамы мине чын-чынлап тәрбияче һөнәренә гашыйк итте. Мин һәр көнне иртән балалар белән очрашу мизгелен көтеп бакчага йөгерәм. Һәм менә ишек ачыла, аннан кечкенә генә кулларын миңа сузып, сорау тулы күзләрен төбәп балалар керә. Алар тыныч кына артымнан балачак дөньясына үтәләр. Ишек бусагасынан ук: ”Ә без бүген нишлибез?”, “Ничек уйныйбыз?” кебек сорауларын яудыра башлыйлар һәм шунда ук үз сорауларына җавап, елмаю, ягымлы сүзләр көтәләр. Монда без – тәрбиячеләрдән сабырлык та сорала. Чөнки көне буе балалар белән эшләү ардыра. Беренчедән - тавыш, икенчедән, сөйләп арасың. Кечкенәләр бит әле, алар белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Әз генә игътибарыңны читкә юнәлттеңме, көйсезләнә, уенчыкларын ата башлыйлар. Төрткәләшеп алырга да күп сорамыйлар. Гел яннарында булып, юатып торсаң гына үзләрен тыныч тоталар. Аларның һәрберсенең үз характеры. Кемнедер аркасыннан сөеп юатырга, кайсындыр шелтәләбрәк торырга, берәүләрен күтәреп, я булмаса уенчыклар белән алдап юатырга кирәк. Шуңа күрә тәрбияче ул – һәр яктан камил шәхес – берүк вакытта педагог, судья, табиб, актер, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
Балалар бакчасында педагогик эшчәнлек нәниләргә хезмәт, акыл, физик, әхлак, эстетик тәрбия бирүне үз эченә ала. Бу эшчәнлекне нәтиҗәле оештыру тәрбиячеләр алдында торган төп бурычларның берсе.
Балалар мине көннән-көн үзләренең үзенчәлекле тотышлары, кызыксынучан, һәвәс, сәләтле, булдыклы булулары белән шаккаттыралар. Ике бертөрле бала булмый, хәтта игезәкләр дә бер-берсеннән аерылып торалар. Ә укыту-тәрбия мәсәләләре, бурычлары һәр бала өчен дә бер үк. Аларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр булдыруга юнәлдерү өчен ничек якын килергә? Кылган эш-гамәлләрен аңлау өчен нинди ачкыч табарга? Нәкъ менә шушы очрак өчен нинди педагогик алымнар кирәк?
Индивидуаль якын килү – педагогиканың иң мөһим принцибы булып тора һәм мәктәпкәчә тәрбия программасының бурычларында чагылыш таба. Тормышның барлык очраклары өчен дә әзер рецептлар биреп булмый, чөнки индивидуаль якын килү – ул иҗади эш. Ләкин балага дифференциаль якын килгәндә төп нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне әйтә алам: баланы ярата һәм аңлый белү; аны аңлау өчен кирәкле теоретик белем багажы булу;белемеңә нигезләнеп фикер йөртә белү һәм баланы өйрәтү сәләте кирәк. Игътибарлы, кайгыртучан, миһербанлы булу – баланың шәхес булыпформалашуына тәэсир итә торган көч, чишмә. Бала шул чишмәдән үзенә көч ала, шәхес булып формалаша. Мин үзем дә шул чишмәне саектырмаска, үземнең мәхәббәтем белән баланы җылытырга, авыр чакта аңа булышырга тырышам.
“Шөгыльләрдә белем алу – һәр баланың индивидуаль эше дә ул. Монда акыл яки физик хезмәтне һәр бала индивидуаль башкара, шәхси көчен сарыф итә”, - дип яза күренекле педагог А. Усова. Шуңа күрә шөгыльләрдә коллектив белән эшләгәндә индивидуаль якын килү барлык балага да программа материалын үзләштерергә ярдәм итә.
Ә шөгыльләрне уен рәвешендә уздыру тагын да отышлырак. Уен барышында нәниләр үзләре дә сизмәстән яңа материалны җиңел үзләштерәләр, көтелмәгән хәлләр аларда уңай тәэсир калдыралар. Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уен аша баланың сөйләм теле үсә, аралашуга ихтыяҗ туа.
Үземнең кыска сроклы эш тәҗрибәсеннән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли-эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлында дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде...
Миңа сорау бирсәләр:
Сөенечең ни? – дисәләр,
Сөенечем таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
Шатлыгың ни? – дисәләр,
Шушы бакча сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Татарстан РеспубликасыАпас муниципаль районы
“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе
МИННУЛЛИНА ЛЮЦИЯ ӘМИР КЫЗЫ