Милл?темне? кояшы син, и мо?лы, нурлы Тукай… (Г.Тукайга багышланган кич?)


Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...  (Г.Тукайга багышланган кичә)
(6-9 нчы сыйныф татар төркеме укучылары).
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Билалова Гөлүсә Тәлгат кызы
Максат.1. Укучыларның Тукай иҗаты белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын ачыклау, белемнәрен тулыландыру.2. Г.Тукай иҗатына булган ихтирамнарын арттыру, кызыксынуларын үстерү.Җиһаз.Г.Тукай турында газета һәм журнал материаллар, портреты, укучылар тарафыннан чыгарылган стена газеталары, магнитофон, аудиоязма, рәсем һәм китаплар күргәзмәсе, Тукай томнары, сораулар язылган слайдлар, дөрес җавапны әйтер өчен махсус көйләнелгән кнопкалар.
Кичә барышы.
Актуальләштерү. Кичәнең максаты белән таныштыру. Магнитофон язмасыннан “И туган тел” җырын тыңлау.- Укучылар, Тукай туган көнгә багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән бәйгебезне башлыйбыз. Сезнең алда 4 команда, укытучылар, кунаклар, жюри әгъзалары. Командаларга сүз биргәнче жюри әгъзалары белән танышып үтик. (Жюри әгъзалары белән таныштыру). Кунаклар, сыйныфташларыгыз һәрберсе үзенең яраткан командасы өчен борчыла, җиңү тели.- Команда әгъзалары, бүген сезнең Тукай иҗаты буенча белемегез, логик фикерләвегез кирәк булачак. Жюри әгъзалары сезнең җавапларыгызны игътибар белән тыңлыйлар һәм гадел бәялиләр: балл куялар. Әйдәгез, үзебезне сынап карыйк. Уенны башлыйбыз. Сезгә уңышлар телим. (Һәр команда үзенә исем, девиз уйлый һәм таныштыра. Өстәлдәге кәгазьгә исемнәрен язып куялар).- Ә хәзер сүзне команда капитаннарына бирәбез.Танышу, сәламләү.I нче тур- Хәзер бәйгебезнең беренче турын башлыйбыз. Мин сезгә 10 сорау бирәм. Һәр сорауга уйлау өчен 1 минут вакыт бирелә. Җавапны тапкан команда алдыгызда торган карточкаларны күтәрергә тиеш буласыз.. Өч сорауга җавап биргән саен бер концерт номеры булачак. (Концерт номеры җанатарлар тарафыннан башкарыла).1 нче сорау. Г.Тукайның үз тормыш юлын язган әсәренең исеме?(“Исемдә калганнар”)2 нче сорау. Тукай яшәгән урыннарның дөрес тәртибен әйтергә.(Кушлавыч-Өчиле-Казан-Кырлай-Җаек-Казан)3 нче сорау. Казанның Печән базарына китерелгәч, Габдулланы кемнәр тәрбиягә ала?(Кустарчы Мөхәммәтвәли һәм хатыны Газизә)Концерт номеры.4 нче сорау. Җаекта белем алган мәдрәсә ничек атала?(“Мотыйгия”)5нче сорау. Г.Тукай кемнәргә хатлар яза?(Апасы Саҗидәгә, туганнары Абдуловларга, Гыйльметдин Шәрәфкә, Габдулла Кариевкә, Габдрахиан Дәүләтшингә, Фатих Әмирханга, Гайнетдин Туприевка, Сәгыйть Сүнчәләйгә, Сәгыйть Рәмиевкә, Әхмәт Урманчиевка, Кәбир Бәкергә һәм башкаларга)6 нчы сорау. “Пыяла баш” шигырендә Г.Тукай кемнәрне тәнкыйтьли? Бу кеше башында нинди уйлар, күренешләр бар?(Безнең хәзрәт, дип тәнкыйтьләп башлый. Кызлар, бәлеш, тәңкә, тиен, бөтен зиһне ашап-эчмәктә. Ә милләт турында уйламый да).Концерт номеры.7нче сорау. Республикабызда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе беренче тапкыр кайчан, кемгә бирелә?(1958 елда, Ә.Фәйзигә “Тукай” романы өчен)8 нче сорау. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы ничәнче елда языла?(1908 елда языла)9 нчы сорау. Тукай – татар теленең кайсы диалекты вәкиле?(Казан арты)Концерт номеры.10 нчы сорау. Татар композиторлары Г.Тукай әсәрләре сюжетына ничә балет иҗат итәләр?(Ф.Яруллин “Шүрәле”, Ә.Бакировның “Су анасы”, Р.Гобәйдуллинның “Кисекбаш” әсәрләре).II тур
Шигырьнең исемен әйтергә һәм төшеп калган сүзләрен язып, укып күрсәтергә (карточкалар өләшенә). - Сезгә карточкалар өләшенә. Г.Тукай шигырьләреннән алынган өзекләрнең кайбер сүзләре төшеп калган. Сез төшеп калган сүзләрне язарга һәм шигырьнең исемен дә атарга тиеш буласыз.Халыкка дәрсе гыйбрәттер ..., (театр)...дәртне уятыр. (Күңелдә йоклаган)... яктылыкка, нурга илтә, (театр)Кире юлга җибәрми, уңга илтә. (“Театр”)
Иң бөек максат безем: - хөр мәмләкәт, хөр ...! (Русия)Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ...! (русияһ) (“Китмибез”)
Ишеттем мин кичә: берәү ... (җырлый)Чын безнеңчә матур, ... ...; (милли көй)Башка килә уйлар төрле-төрле,-Әллә нинди зарлы, ... ... (моңлы көй). (“Милли моңнар”)
..., (Еллар үтеп) бара торгач картайсам да,Бөкерем чыгып бетсә дә, хәлдән ...,- (тайсам да)Күңелем минем япь-яшь калыр, һич ... ; (картаймас)Җаным көчле булып калыр, хәлдән ... .(таймас) (“Шагыйрь”)
...Яз , ... ...(газиз углым), кара тактаны сыз акбур белән!Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән” ( “Ата илә бала”)III турҺәр команда Г.Тукайның бер шигырен сәхнәләштерә.- Укучылар, һәр командага да өй эше итеп, Г.Тукайның бер шигырен сәхнәләштереп килергә кушылган иде. Әйдәгез, сүзне сезгә бирәбез.Концерт номеры.IV тур
Һәр команданың капитаннары белән ярыш. Иң күп балл җыйган капитан билгеләнә һәм командага очко өстәлә. – Ә хәзер командирлар ярышы. Һәр команданың да командирын өстәл янына чакырабыз. Экранда сораулар чыгачак, кем алдан җавапны таба, тиз генә махсус куелган кнопкага баса. Жюриләр игътибар белән сезне күзәтәләр.1 нче сорау. Казанга кайту хыялы тасвирланган шигырен атагыз?(“Пар ат”)2 нче сорау. Ничәнче елда Казанга кайта? (1907 елда)3 нче сорау. Ф.Әмирхан белән нинди газета чыгара?(“Әльислах”)4 нче сорау. Г.Тукайның гимн урынына кулланылган шигыре?(“Туган тел”)5 нче сорау. Г.Камал белән берлектә чыгарылган журналлар ничек атала? (“Ялт-Йолт”, “Яшен”)6 нчы сорау. “Тукай бәете”нең авторы кем? (Халык)7 нче сорау. Кырлайдагы Тукай мемориаль комплексының авторын атагыз (Б.Урманче).8 нче сорау. Халык иҗатыннан файдаланып язылган нинди әсәрләрен беләсез?(“Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Су анасы”, “Таз”).V турГ.Тукайның “Туган тел”е халыкның рухи гимны, иң яраткан җыры булып китте. Шагыйрьнең бик күп шигырьләренә халкыбыз, композиторларыбыз көйләр яздылар. Чираттагы бәйгебез дә җырга кагылышлы. Аудиоязмадан Тукай сүзләренә язылган җыр яңгырый, ә сез җырны дәвам итәргә тиеш буласыз.Аудиоязмада яңгыраячак җырлар:1.”Әллүки” (татар халык көе)2.”Туган авыл”3. “Тәфтиләү”4. “Пар ат”Йомгаклау.Жюрига сүз бирү.Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү.
Алып баручы. Укучылар, бүген бөек шагыйребез Тукай иҗаты буенча белемнәребезне сынадык. Үз халкының иҗатын өйрәнүче, яратучы һәм саклаучы укучылар булып калыгыз! Сәламәтлек, уңышлар сезгә.Бәйге “Туган тел” җыры белән тәмамлана.