Презентация по ИЗО на тему Татар халык ашлары


Татар халык ашларыАмосова Люция Камилевнапедагог дополнительного образованияМАУДО «Детский Морской Центр №9»г. Набережные Челны, 2016 год Кыстыбый-КыстыбыйТөче камыр басып 75 г-лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар. Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Бөкләгән җирдә сынмасын өчен, кыстыбыйны кайнар килеш ясарга кирәк. Кыстыбыйның өстен эреткән май белән майлап. Табынга кайнар килеш бирәләр.   Кыстыбый эче: бәрәңге боламыгы әзерлиләр, кайнар сөт, эреткән май, турап майсыз кыздырган суган салып, барысын бергә болгаталар.   1 өлешкә: камыр 75г, бәрәңге 120г, сөт 25г, май 5г, башлы суган 15г. Гөбәдия -ГубадияМай, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Эченә эреткән атланмай яисә сары май сибәләр. Гөбәдиянең өстенә җәйгән камыр каплыйлар, кырыйларын табадагы камыр чите белән сырлап, чеметеп ябыштыралар. Өстен берничә җирдән тишкәлиләр, майлыйлар, он белән май катнашмасыннан гыйбарәт балчык сибәләр һәм духовкада пешерәләр. Әзер гөбәдияне кисәкләргә бүлеп, кайнар килеш чыгаралар.   Он 170г, май 25г, йомырка 40г, сөт 30г, шикәр комы 6г, чүпрә 5г, су 30г, дөге 150г, йөзем 50г, йомырка 120г, май 80г, корт 170г. Өчпочмак-ТреугольникБашта камырны 50 г лы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары җәяләр. Җәймәләр уртасына әзерләнгән эчне салалар, камырның кырыйларын 3 җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын азрак ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп бераз кабарталар. Мичкә куярга 5-10 минут кала өсләренә йомырка сөртәләр. 180-220 градуста 25-30 минут пешерәләр. Әзер өчпочмакларны эреткән май белән майлыйлар.Эчлек әзерләү: сыер итен, бәрәңге, суганны шакмаклап турыйлар да, тоз, борыч сибеп, эреткән сыер мае өстәп, барысын бергә болгаталар.1 өчпочмакка: әче камыр 50г, сыер ите 23г, бәрәңге 30г, сыер мае 6г, башлы суган 9г, тоз, борыч. Бавырсак-БаурсакСөткә йомырка сытып, май, шикәр комы өстәп изгән әче камырны 100-150г лы кисәкләргә, бүлеп бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр турыйлар. Аннары кайнап торган майга салалар, болгата-болгата кызарганчы пешерәләр. Сөзәләр, мае агып беткәч, өстенә шикәр оны сибәләр. Бавырсакны чәй янына чыгаралар.   1 кг онга: йомырка 10 данә, сөт 130-140г, шикәр комы 30-35г, май 30г, чүпрә 5г, тоз, көнбагыш мае 180-200г. Бәлеш-БалишТөче камыр әзерләп, аны ике өлешкә бүләләр. Камырның зуррак өлешен 4-5мм калынлыгында җәяләр дә майлы табага салалар, уртасына бәлешнең эчен салалар. Аннары камырның кечерәк өлешен җәеп өстенә ябалар, кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең капкачында тишек тишәләр, шулпа өстиләр, камырдан бөке ясап каплыйлар, өстен майлыйлар да духовкага куялар. Бәлеш 1,5-2 сәгать пешә. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, өстенә оннан басып җәймә яисә дымлы кәгазь ябалар. Бәлешне табынга бөтен килеш чыгаралар.    Бер бәлешкә: он 600г, су яки сөт 150г, май 120г, бер йомырка, тоз, ит 900г, бәрәңге 1500г, май 150г, башлы суган 180г, шулпа 200г, тоз, борыч.Бәлеш эче: ит белән бәрәңгене ваклап шакмаклап турыйлар, вак кына турап суган өстиләр,тоз борыч сибеп, май салып болгаталар. Вак бәлеш-вак балишӘче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге бүрттереп саркыталар. Чи итне вак итеп турыйлар, бүрттергән дөге, вак итеп туралган суган, эреткән май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар. Һәр җәймәнең уртасына эч салалар, кырыйларын күтәреп, бөреп куялар, өстен аз гына ачык калдыралар, йомырка сөртәләр. Вак бәлешне духовкада пешерәләр, әзер булгач, өстен майлыйлар. Табынга кайнар килеш чыгаралар.    Бер вак бәлешкә: он 55г, йомырка 5г, сары май 5г, сөт 10г, су 15г, шикәр комы 2г, тоз 1г.Эченә: сыер ите 45г, дөге 11г, башлы суган 15г, сары май 15г, тоз, борыч. Чәк-чәк - Чак-чакКатырак итеп басылган татлы камырны кисәкләргә бүләләр һәм бер сантиметр калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр, аннары вак кына турыйлар, кайнап торган майда саргыт төскә кергәнче болгата-болгата пешерәләр. Балга шикәр комы салып аерым савытта кайнатып алалар. Балның әзерлеген белү өчен, кайнап торган массаны кашык белән алып салкын суга тамызалар, әгәр ул оешса, җәелеп китмәсә, бал әзер була. Әзер төшләрнең өстенә бал сиробы салып болгаталар, киң савытка өеп куеп чәй янына бирәләр.   Он 400г, 4 данә йомырка, сөт 67г, шикәр 10г, тоз 22г, көнбагыш мае 210г, бал 370г, шикәр комы 90г. “Таркалган сүз” уеныхәрефләрдән сүзләр төзергә.БеләшПрәчәмәКәч-кәчПөчкамочБыскытыйбөгәяди