Конспект занятия по лепке на тему Кояш чык, чык, чык (младшая группа)
Тема: Кояш чык,чык,чык….
Максат: Балаларны пластилин кисәген ике өлешкә бүләргә өйрәтү,пластилинны ике уч арасында туры хәрәкәтләр белән әвәләргә өйрәтүне дәвам итү;балаларның кул моторикасын үстерү,түземлелек тәрбияләү,салфетка белән файдалану күнекмәләрен үстерү.
Материал: Картоннан ясалган кояш (бер ягы-күңелле,икенче ягы-моңсу), сары төстә кыстыргычлар, сары пластилиннан ясаган кояш рәсеме (нурларсыз), сары төстә пластилин, әвәләү өчен такталар,юеш салфеткалар,ноутбук,такта.
Барышы:
Балаларның игътибарын тәрәзәгә юнәлтү:
-Хәзер елның кайсы вакыты?(көз)
-Көн нинди?(салкын)
-Көн кояшлымы? (кояш болыт астына кереп киткән)
-Әйдәгез,балалар,кояшны чакырыйк әле:
Кояш чык,чык,чык,
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка ашарга
Тәти кашык бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда,
Әти китте базарга
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын...
Кояш чык.чык,чык...(Тактада кояш чыга)
-Менә,балалар кояш чыкты. Балалар ,кояш нинди төстә? Формасы нинди? Нәрсәләре бар?
-Балалар,карагыз әле минем кулдагы кояшка, нигәдер ул моңсуланган? (нурлары юк).
-Дидактик уен “Кояшны шатландырыйк”(кыстыргычлар белән нурлар ясагач ,кояшның икенче ягын күрсәтү).
Физкультминутка:Без бик кечкенә идек,
Үсә- үсә зур булдык,
Менә нинди зур булдык...
-Ә хәзер балалар өстәлләр артына утырабыз. Дөрес итеп утырдык.(«Дети солнца» җырының музыкасын куям)
Без сезнең белән кояшка нурлар ясарбыз.Менә кояш. Ләкин аның нурлары юк. (Пластилинны 2 әлешкә бүләбез.Туры хәрәкәтләр белән ике уч арасында әвәлибез.Ясаган нурларны кояшка куябыз).Менә нинди матур кояш килеп чыкты. Миңа бик ошады. Булдырдыгыз.Менә безнең бүлмәбез тагын да җылынып, яктырып китте. Әйдәгез, кулларыбызны кояшка куеп җылытыйк әле.
- Балалар, бүген без сезнең белән нәрсә ясадык? Сезгә ошадымы? Булдырдыгыз рәхмәт сезгә.