Презентация по татарскому языку на тему Существительное (6 класс)


Мусина Җәүһәрия Хәниповна -Саба муниципаль районы Түбән Шытсу урта гомум белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәреснең формасы: эшлекле уен ( редколлегияутырышы) "Хатлар бүлеге"."Хәбәрләр бүлеге"."Яңалыклар бүлеге". ."Исем-мөстәкыйль сүз төркеме" рубрикасына материал әзерләү. " "Хәбәрләр бүлеге "нә бирем Уртак билгеләре буенча исемнәр уйлап язарга.Предмет исемнәре:Зат исемнәре:Хайван, кош-корт исемнәре:Үлчәү берәмлекләре:Эш—хәл исемнәре:Табигать күренешләре:Географик атамалар: Күк җисемнәре атамалары: "Яңалыклар бүлеге "нә бирем Җәяләрне ачып, кыш турында хикәяне язып бетерергә.Салкын (кыш) килде. Бөтен (җир) ак (кар) каплады. Суык (битләр) чеметтерә. Агачлар ак (бәс) төренде. Тиздән Яңа ел (бәйрәм) җитәчәк. . "Исемнәрнең төзелеше һәм төрләнеше" рубрикасын әзерләү "Хатлар бүлеге"нә бирем Редакциягә килгән хаттан исемнәрне табып, нигез һәм кушымчага аерып язарга.Һәр җәйдә мин авылга кайтам. Анда минем әбием һәм бабам яши. Мин аларга өй эшләрендә булышам, елгада су коенам, балык тотам "Хәбәрләр бүлеге"нә бирем Тексттан исемнәрне сайлап алып килешләрен һәм нинди санда килүләрен билгеләргә.Минем гаиләм зур түгел. Гаиләмдә дүрт кеше: әни, әти, абыем һәм мин. Әтием мәктәптә эшли, ул укучыларга белем бирә. Әнием авыруларны дәвалый. Абыем тугызынчы сыйныфта укый, ә мин - алтынчы сыйныф укучысы. "Яңалыклар бүлеге"нә бирем Бирелгән исемнәрне тартым, ә аннары килеш белән төрләндереп языгыз (апа, эш). Физкультминут Язганда туры утырам.Тигез тора иңсәләр.Баш иелми,баш бармаклар Күз читенә тисәләр "Исемнәрнең ясалышы һәм төрләре" рубрикасын әзерләү "Хатлар бүлеге"нә бирем Кроссвордны дөрес чишсәгез, вертикаль баганада башкалабыз исемен укырсыз. (Исемнәрнең язылышларын аңлатырга).    1.Башкалабыздагы күл.2.Алсу битле кыз үсте, туп итеп сикереп төште.3. Кызлар исеме.4.Татарстандагы район. 5. Ак багана, яшел чатыр, Эчең пошса, безне дә чакыр. "Хәбәрләр бүлеге"нә бирем Бирелгән сүзләр белән җөмлә төзергә, исемнәрнең ясалышларын аңлатырга.Сүзләр: Татарстан, КДУ, аң-белем, башкала, яшьләр . "Яңалыклар бүлеге"нә бирем Бирелгән мисаллардан омоним, синоноим, антоним исемнәрне билгеләргә.1.Маһирә апаның сүзләрендә моң, сагыш бар иде.2.Көн дими, төн дими - эшли дә эшли ул. З.Кәрзиндә бар биш алма, Рөхсәтсез алма алма. 4. Әллә кая киткән таба, Я, кайсыгыз эзләп таба? "Исемнәрнең җөмләдәге функциясе" рубрикасын әзерләү. "Хатлар бүлеге"нә бирем Хикәяне укыгыз һәм исемнәр җөмләнең кайсы кисәге булып килүен әйтегез:Апрель киче иде. Кояш җылысыннан эреп, көне буена тып-тып тамып утырган боз сөңгеләре хәрәкәтсез калган, һавада кар катыш дымсу җир исе. Сыерчыклар сайравын уздырып, чыпчыклар чыркылдаша. "Хәбәрләр бүлеге"нә бирем Түбәндәге җөмлә кисәкләре нинди килештәге исемнәр белән белдереләләр?Таблицаның ике баганасын бер-берсенә тәңгәлләштереп куегыз. Чыгыш килеш аергыч Иялек килеш тәмамлык Баш килеш хәл Төшем килеш ия Урын-вакыт килеше "Яңалыклар бүлеге"нә бирем Түбәндәге исемнәр кайсы җөмлә кисәге булып киләләр.  ия Урмандакитапны аергыч ӘтиТәрәзәнеңКояш Тәмамлык МәктәпкәУрманда хәл ӘбигәКибеткә Эшлекле уенга нәтиҗә ясау Укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп түбәндәге план буенча реклама тексты әзерләргә:План1. Газета кемнәргә багышлана?2. Аны укып нәрсәләр белеп була? тест А1.Баш килештәге исем җөмләнең кайсы кисәге? Кичен чәй эчкәндә Хәлим үзенең бүлмәдәшләре белән якынрак танышты.а)ия;б)хәбәр;в)тәмамлык;г)аергыч.А А2. Исем нәрсә белән төрләнгән? Мин китапны укырга яратам. Абыем да миңа бик күп китап бүләк итте.а)килеш белән;б)тартым белән;в)сан белән. А3.Кушма исемнәр ничек языла?а)тезү юлы белән,б)кушылып,в)сызыкча аша. А4.Тезмә исемнәр ничек ясала?а)ике тамырны кушу юлы белән,б)тезү юлы белән,в) ясагыч кушымча ярдәмендә. А5. Тартым кушымчалары нинди мәгънә белдерә?а)предметның нинди затка караганлыгын;б)җөмләдәге сүзләрне бәйләү өчен башкаручыны белдерә;в)күплек яки берлек мәгънәсе. А6.Болар мәгънә ягыннан нинди парлар: бәләкәй-кечкенә, көч-куәт, гөл-чәчәк?а)синонимб)антоним Өй эше 1) 88 нче күнегү."Туган ягым" темасына инша язарга2) "Туган ягым" темасына рәсемнәр ясарга.