Белем б?йр?ме
Белем бәйрәме
Алып баручы :
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә – көтә арып беткәнем.
Әйе, бу җыр безне барыбызны да матур, бәхетле, шаян, шук, гамьсез балачак елларына алып кайта. “Кайчан мәктәпкә укырга барырмын икән” – дип өзелеп көткән беренче сентябребезгә инде күп еллар узган. Хәзер инде без бу ямьле көнне балаларыбыз белән бергә көтәбез.
Язга хәтле сау булыгыз,
Урманнар, кырлар,- дидек.
Зур дәрт белән мәктәпләргә
Тагын укырга килдек.
Бишкә генә укыр өчен
Көтеп алдык без көзне.
Мәктәп! Якты залларыңа
Каршы ал инде безне.
Ял иттек без лагерьларда,
Җырлап уйнадык, көлдек.
Чыныгып, тәнгә көч җыеп
Тагын укырга килдек.
Гөлләр кебек үсәр өчен
Бакча син безгә, мәктәп!
Безнең туган илебездән
Бүләк син безгә, мәктәп!
Укытучы:
Саумы, мәктәп! Менә ничә еллар инде 1 сентябрь җиттеме, зур дулкынлану белән шушы сүзләрне кабатлыйм. Хәер, мин генә түгелдер, һәркем мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көнне хәтеренә мәңгегә сеңдерә торгандыр.
Г.Рәхим “Мәктәпкә барасы бар”
Туйганчы уйнар идем дә,
Минем шул вакытым тар:
Иртәгә “бишле” алырга
Мәктәпкә барасым бар.
Әтәчебез сизәр микән –
Бик иртә торасы бар.
Сез дә озак йокламагыз –
Мәктәпкә барасы бар.
Алып баручы:
Тәүге адымнар ясау кебек үк, мәктәптәге беренче көннәр дә һәр бала өчен дулкынландыргыч, җаваплы вакыт, шул ук вакытта кешенең язмышы беренче укытучыга, белем бирүчегә, гыйлем өйрәтүчегә дә бәйле.
Укытучы, мәктәп –
Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
Мәктәбем,- дип
Әйткән чакта телем,
Йөрәк “Укытучым”, - дип дәшә.
(“Буген белем бэйрэме” жыры.)
Алып баручы:
Мәктәп еллары мавыктыргыч, күңелле булып, кызыклы вакыйгалары белән истә кала. Шундый мизгелләрнең кайберләре турында шигырьләр дә язылган.
Ф.Яруллин. “Ни бар аннан татлырак?”
Баш та авырта кебек,
Эч тә авырта кебек.
Кай җиремнең авыртканын
Булмый гына бит белеп.
Тәнем кайнар да кебек,
Кайнар түгел дә кебек,
Хәлем авыр да кебек,
Авыр түгел дә кебек.
Өйдә каласы да килә,
Мәктәпкә барасы да.
Йоклап аласы да килә,
Урамга чабасы да.
Нишләргә дә белгән юк,
Беттем инде аптырап.
Әй, ятып йоклыйм әле,
Ни бар аннан татлырак?
Алып баручы:
Ядкарь исемле зур үскән малайның Айназ исемле бик кечкенә энесе бар. Шулар турында шигырь тыңлыйк әле.
Алты яшь тик әле Ядкарьгә,
Бик йөрисе килә мәктәпкә.
Кайчан җиде яшькә җитәм? – ди,
Тиз-тиз генә үссәм икән, ди.
Улым, ашыкма, -ди әнисе,
Кечкенә бит, яшь бит әле син.
Бер елдан соң йөри башларсың.
Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?
Иртәгәме? Берсекөнгәме?
Көннәр салкынайгач, көзгәме?
Әйт тә, әйт – ди Ядкарь. Я, ничек
Җавап бирсен инде әнисе?!
Айназ тәпи йөри башлагач
Укырсың – ди, җавап тапмагач.
Бер ел үтәр, бәбкәм, шул чакта
Озатырмын сине мәктәпкә.
Айназ, Айназ, тор инде,
Тизрәк тәпи йөр инде!
Алып баручы:
Ядкарьнең бик укыйсы килгәнен белеп аны да быел мәктәпкә чакырганнар. Бүгенге көннән ул да укучы исемен йөртәчәк. Ә хәзер сүзне иң нәни укучыларыбызга – 1 нче сыйныфларга бирик.
Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык олы юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумканы.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.
Әтием дә, әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр,
Балалардай дулкынланып
Безне озата килделәр.
Х.Халиков. “Иң шатлыклы көнем”
Яңгыр яуса ява бирсен –
Чалт аяз күк миңа бүген.
Минем кебек көләч йөзле
Гүя бөтен дөнья бүген.
Сумкамны да ничә ачып,
Ничә тапкыр яптым бүген.
Мин үземә никадәрле
Яңа дуслар таптым бүген!
Белмим кая басканымны,
Бии-бии йөрим бүген.
Барысы да котлый мине,
Иң шатлыклы көнем бүген:
Мин укырга кердем бүген!
Хор: Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга.
Бирегезче безгә ачкыч,
Белемнәр сараена.
Исәнмесез, минем шаян дуслар,
Хуш килдегез, рәхим итегез,
Кулга тотып белем ачкычларын
Я, әйдәгез, түрдән үтегез! (“Белем ачкычын” тапшыра)
1 сыйныф укытучысы:
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Безнең нәни дусларыбыз чын укучылар булдылар. Бүгеннән алар 1 сыйныф укучылары исемлегенә керделәр. Иң кайнар котлау сүзләре бүген алар хөрмәтенә яңгырый. Аларның киләчәкләре матур булсын. Мәктәп еллары күңелле дә, файдалы да үтсеннәр.
Кадерле укучыларым, белем иленең юлларыннан без бергәләп барырбыз. Әлбәттә, анда кыен вакытлар да булмый калмас. Ләкин серле ачкыч булганда безгә берни куркыныч түгел.
Җир йөзендә төрле-төрле
Никадәрле китап бар!
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Беләмсез, ул нинди китап?
Хор: Ул – Әлифба китабы! (Әлифба китаплары тапшыра)
( “Әлифба” жыры)
Алып баручы:
Бала беренче кабат мәктәпкә килгәндә аның әти-әниләре үзеннән дә ныграк дулкынланалар. Чөнки балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау. Баланы уятып кирәкле әйберләрен барлап мәктәпкә озату гына түгел, әти-әни аның белән бергә үзе дә яңадан укырга кергән кебек була. Беренче елларында әти-әнисе ярдәменнән башка балага укуы бик авыр була. Хәзер сүзне әти-әниләрнең үзләренә бирәбез. (Әти-әниләр сөйли)
Алып баручы:
Әти-әниләр сүз бирде сезгә ярдәм итәргә,
Хәрефләрне өйрәтергә, мисалларны чишәргә.
Шулай булгач, сезгә кирәк тик тырышып укырга,
Артык шаярмыйча дуслар зирәк,тапкыр булырга.
Горурланып, һәрбер әни: - Бу минем балам!- дияр.
Чын күңелдән алар сезгә хәерле юл телиләр.
Алып баручы:
Кеше өчен иң изге сүзләр – әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.
(“Туган як” жыры. Регина Гарайшина башкара.)
Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Яңгырый балаларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Яңгырый бүген һәр төбәктә
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит әйдә,
Яңа уку елы! (Беренче кынгырау янгырый)