Конкурс чтецов Муса Джалиль Красная ромашка


Герой шагыйрь Муса Җәлилнең“Кызыл ромашка” шигыре. Иртәнге таң нурыннанУянды ромашкалар.Елмаеп, хәл сорашып,Күзгә-күз караштылар. Назлады җил аларны,Тибрәтеп ак чукларын,Таң сипте өсләренәХуш исле саф чыкларын. Чәчкәләр, кәефләнеп,Җай гына селкенделәр.Һәм кинәт шунда гаҗәпБер яңа хәл күрделәр. Ерак түгел моңаеп,Утыра ромашка кызыТик чуклары ак түгел,Кан шикелле кып-кызыл. Ромашкалар бар да ак,Аерылмый бер-береннән;Ничек болай бер үзеУл кызылдан киенгән? Әйттеләр:”Син, сеңелкәй,Ник үзгәрдең? Нишләдең?Нидән кызыл чукларың?Нидән алсу төсләрең?” Әйтте кызыл ромашка:Төнлә минем янымаЯтып батыр сугышчыАтты дошманнарына Ул берүзе сугыштыУнбиш укчыга каршы.Чигенмәде, тик таңдаЯраланды кулбашы. Аның батыр ал каныТамды минем чукларга.Минем кызыл күлмәгемБик охшады Чулпанга. Егет китте, мин калдымКанын саклап чугымда,Көн дә аны сагынып,Балкыйм мин таң нурында. Коткаручы сугышчыларга дан!