1 нче кечкен?л?р т?ркеменд? татар теленн?н к??ел ачу кич?се “?би кунакка килде”


1 нче кечкенәләр төркемендә татар теленнән күңел ачу кичәсе
“Әби кунакка килде”


Максат : Матур табигатле авыл күренеше турында белемнәрне баету. Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән тукланулары турында аңлату, аларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Балаларның матур итеп сөйләшүләренә, дөрес фикерләүләренә ирешү. Уен – җырга балаларда мәхәббәт тәрбияләү. Олы кешеләргә ихтирамлы булырга өйрәтү.
Материаллар: татар орнаменты белән чигелгән сөлге, кәрзин, маскалар, уенчыклар (әтәч, песи, куян).
Барышы .
Алып баручы: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Хәерле иртә. Бүген без сезнең белән “Әби кунакка килде” күңел ачу кичәсенә җыелдык. Сез бүген балаларның нәрсәгә сәләтле, нәрсәгә игътибарлы итәргә кирәклеген күрерсез, бик күңелле ял итәрбез дип уйлыйм.
Алып баручы: бүген безгә балалар бик кадерле кунак килергә тиеш. Нишләптер соңлады, күренми. (ишек шакыйлар. Залга кәрзин тотып әби керә. Кәрзин өсте татар орнаменты чигелгән сөлге белән капланган).
Әби: Исәнмесез балалар. Мин сезнең янга ерак авылдан кунакка килдем.
Алып баручы: Әйдә, әби, түрдән уз. Алҗыгансыңдыр, бераз утырып ял ит. Әй, әбекәй, беркайчан да буш йөрмәссең, безнең балаларга син тагын бүләкләр алып килдеңме әллә?
Әби: Әйе, балакайларым, бик күп нәрсә алып килдем. Ә кәрзинемдә ниләр барын сез үзегез әйтегез.
“Башы тарак, койрыгы урак.
Кычкыртып быргысын, уята барысын”.
Балалар җавабы (әтәч).
Әби: Әйе, дөрес әйттегез (кәрзиннән әби уенчык әтәч чыгара). Ә, сез, балалар әтәч турында шигырь сөйләп күрсәтмәсезме? Әтәч тә тыңлап торыр иде.
Әтәчем, әтәчем
Нигә иртүк торасың?
Торасың да иртүк,
Кычкырасың бик күп
Кик – ри – күүүк!
Әби: Бигрәк матур итеп шигырь сөйли беләсез икән. Кәрзинемдә тагын бер бүләк бар. (тастымалын күтәрә төшеп, бераз иелә, сиздермичә генә “мияу” – ди). Балалар белдегезме? (әби песине кәрзиннән ала). Балалар минем песием турында җыр җырлагыз әле. (“песием” җыры җырлана).
Песи, песи, песием
Мияу, мияу, мияу, - ди.
Сөт бирмәсәң, мияу, - ди.
Бер тычкан да тотмыйм - ди.
Әби: Ай – яй балалар бигрәк матур итеп җырладыгыз.
Әби: Менә, балалар сезнең янга кунакка куянымда килгән бит.
Алып баручы: Хәзер без сезнең белән балалар “куяннар” җырын җырлыйбыз.
Ап – ак куян утыра
Колагын селкеп тора
Менә шулай, менә шулай
Колагын селкеп тора.
Аңа тик тору кыен
Җылыта ул тәпиен
Менә шулай, менә шулай
Җылыта ул тәпиен.
Куян тик торса туңа
Сикергәли ул шуңа
Менә шулай, менә шулай
Сикергәли ул шуңа.
Әби: Оста итеп биедегез, җырладыгыз, шигырь дә сөйләдегез, рәхмәт сезгә. Балалар инде миңа авылыма кайтып китәргә кирәк, менә сезгә алып килгән күчтәнәчләремне калдырам, саубулыгыз балалар.
Алып баручы: Әйдәгез балалар, безгә кунакка килгән әбигә рәхмәт әйтеп, саубуллашабыз.
Алып баручы: Бүгенге ял кичәбез тәмам.

Азнакай шәһәре №3 нче “Айсылу” балалар
бакчасы тәрбиячесе: Кирамова Г. Р.